Илдар Габидуллин: «Илләр гизү күңелне баета»

Илдар Габидуллин: «Илләр гизү күңелне баета»

Прага – Берлин – Копенгаген – Амстердам – Париж – Рим! Яшь Илдар Габидуллинның аенда узган юллары бу. Аны эш сәфәре дип тә, тынгысыз каләмдәшнең чираттагы эзләнүе, күңел кушуы буенча йөргән изге сәяхәте дип тә атарга була. Илдар 10мең чакрымнан артык юл узып, үзе аяк баскан шәһәрләрдә мөселман тормышын өйрәнеп, “Шәһри Казан” газетасына язмалар җибәреп, Европага үзенчә тәрәзә ачты. Татар журналистлары арасында беренчеләрдән булып, чит илләргә үз сукмагын салган, әле берәү дә алынмаган үзенчәлекле тема тапкан өметле каләмдәшебез белән якыннан танышу теләге туды.

– Илдар, хәзер сәяхәтләр, чит илләргә эш визитлары белән кешене шаккаттырып булмаса да, синең әлеге кызыклы проектка алынуың күп кенә каләмдәшләреңдә соклану катыш ак көнләшү уятты. Еврорамазан рухын өйрәнү теләге ничек туды?

– Редакция заказы да, иганәчеләр ярдәме белән башкарылган эш тә түгел ул. Көнбатыш цивилизациясен үз күзләрем белән барып күрү, өйрәнү, чагыштыру – күптәнге хыялым иде. Чираттагы ялым Рамазан аена туры килде. Аның ике атнасын әти-әни янында Актанышта уздырдым да, Чехиягә очтым. Әтидән башка берәүгә дә ниятемне әйтеп тормадым.

Минем көнчыгышта булганым бар иде. Төркиядә яшәп алдым. Сүриягә барып чыктым. Мисырда, Иранда да тел өйрәнү курслары үттем. Мисырдан соң дингә мәхәббәт килде, дингә тартылдым. Европада мөселман җәмәгатенең көннән-көн үсүен, киңәюен күп язалар. Гарәп дөньясы белән танышканнан соң, Европа мөселманнары тормышы белән танышасым һәм үзебезнең укучыларга шул хакта мәгълүмат җибәрәсем килде.

– Илдар энем, яшь күренсәң дә байтак илләр, җирләр күрергә өлгергәнсең. Моңа ничек ирештең дип сорамый булдыра алмыйм.

– Узган җәйдә Казан федераль университеты каршындагы шәрыкны өйрәнү институтын тәмамладым. Ә анда ел саен студентлар чит илгә тел өйрәнү курсларына җибәрелә. Холкымдагы йөремсәклек, бер урында утырырга яратмавымны, илләр гизәргә яратуымны да өстәсәң, юл йөрү мине баета гына. Исәпләп карасаң, 13 яшемнән бирле мин гел юлда. Туган ягым Актанышта 6 сыйныф тәмамлаганнан соң Чаллыга татар–төрек лицеена укырга чыгып киттем.

– Теләк, хыял бер нәрсә. Европа буйлап итү өчен кесәнең дә шактый калын булуы кирәк. Кеше кесәсен тикшерү хупланмаса да, укучыларыбызга синең алымың кызык, файдалы булыр дип уйлыйм…

– Сәфәрем кыйммәткә төшмәде. Эконом версиям белән рәхәтләнеп уртаклашам: кунакханәләргә тукталмадым. Интернет аша тапкан танышларда, Казанда ук тапкан дусларда кундым. Ураза вакыты булганлыктан, минем кебек мөсафирларны ифтар мәҗлесләренә чакыру – үзе куаныч, әҗер-саваплы гамәл. Дусларда, мәчетләрдә авыз ачулар – үзе бер кабатланмас тәэсирләр калдырды, күп мәгълүмат бирде.

Ил–җир күрергә яратучылар өчен интернетта махсус сайт бар. Анда үзең турында тулы мәгълүмат бирәсең. Шушы сайт аша син дә кемгәдер кирәк, файдалы кеше булып чыгасың. Мәсәлән, берәүнең Казанга киләсе бар, тукталырга дуслар, танышлар эзли. Сайттан сайлап алган кандидатурага шалтыратып, элемтәгә керә, аңарда 2-3 көнгә тукталырга ризалыгын сорый. Шулай, үзенә маршрут төзеп, сәяхәт итеп йөриләр. Сәяхәт яратучылар арасында бик популяр бу ысул: сиңа да ачык йөз күрсәтәләр, син дә кемгәдер игелек кыласың. Шулай дөньяң, аралашу даирәң киңәя. Сәяхәт итүнең бу алымын кайберәүләр хәзер яшьләр арасында бик популяр булган “автостоп” белән чагыштыра.

Бер илдән икенчесенә поездда бардым. Кайчак 2-3 поездга күчеп утырырга да туры килде. Европа тимер юлларында студентлар өчен ташлама бар. 26 яшькә кадәр, студент билетыңны күрсәтеп, 289 еврога 2 атналык юл йөрү билеты сатып алып, Европаның 33 илен иңли-буйлый аласың. Шул билетымны күрсәтеп, утызлап поездда булганмындыр. Кассаларда билет юнәтү мәшәкате дә юк, бик уңай.

– Илдар! Чит илләрдән юллаган язмаларыңны шатланып укыдык. Алар инде сәяхәтнамә генә түгел. Чагыштырулар, аналитик нәтиҗәләр, мәгълүмат тулы, фәннилеккә тартым саллы хезмәтләр дип кабул иттем. Европа мөселманнары тормышын күз алдына китерерлек, эчтәлекле язмалар җибәргәнсең. Язмаларыңа сыймаган, әйтелми калган ачышларың, нәтиҗәләрең дә булмый калмагандыр?

– Бәяләвегез өчен рәхмәт! Инде чагыштыруларга килгәндә, Европага чыгуга икенче дөньяга эләгәсең. Анда илләр гизү, юл йөрү, сәяхәт итү – норма, гадәти хәл дип кабул ителә. Бөтен халык тәгәрмәч өстендә дип белерсең. Зур-зур биштәрләр, үзләре зурлыгында тәгәрмәчле чемоданнар тоткан халык белән вокзаллар тулган.

Нык тәэсир иткән, кәгазьгә төшми калган ике нәрсә булды. Аллага шөкер, студент елларында телләр өйрәнү насыйп булды. Европага чыккач, гарәпчә, инглизчә, төрекчә, аралаштым. Чит телләр белүнең нинди зур хәзинә булуын үземә кабат ачтым. Аңарчы да, студент елларында ук тәрҗемә белән шөгыльләнгәндә үк тел белүнең хикмәтен, өстенлеген белә идем.

Икенче ачышым: мөселман кардәшлегенең никадәр көчле, үзара аралашуның кадерле булуын аңладым. Сәяхәтем мөселманлыкның асыл кыйммәтен аңларга булышты.

Барган җиремдә Русиядән, Татарстаннан килгән мөселман дип таныштырам бит инде үземне. Мөселман сүзен ишетүгә, үзеннән-үзе кызыксыну арта, ике арада җылылык уза, әңгәмә башлана. Копенгагенда мәчет эзлим. Карыйм, ике егет килә. Кара кучкыллар, гарәбкә охшаганнар. Аларга сүз каттым. Мәчеткә барышлары икән. Юлда танышып, сөйләшеп киттек. Шуннан болар мине кичен авыз ачарга чакырды. Матур итеп сөйләшеп утырдык. Шәһәрне күрсәттеләр, бөтен яктан ярдәм иттеләр. Велосипедлары бар иде, аны биреп тордылар. Татар егете велосипедта әби-бабайлар ишетеп тә белмәгән Копенгаген урамнарын иңләде.

Париждан Италиягә поездда барганда, шундый гыйбрәтле, кызык очрашу булды. Намаз укырга дип тамбурга чыктым. Карыйм, кара тәнле бер егет ашап тора: бер кулында коко-кола, икенчесендә тавык ите. Ашыга-ашыга ашавыннан күренеп тора – бу уразада булган. Мин фарызымны тәмамлаганчы, намаз укуымны күргән тагын бер егет яныма басып, гыйбадәткә кереште. Европада, Парижда, Русиядә моны күз алдына да китереп булмый. Бер тамбурда очраклы рәвештә өч мөселман очрашып гыйбадәт кылсын әле?! Бу Европада мөселманнарның күп булуын дәлилли. Шушында мин мөселманнарның кардәшлек хисе көчле, нык булуын тойдым. Казанга кайткач, кайберәүләр юл йөрү авыр булмадымы дип кызыксындылар. Аллаһыма шөкер, бернинди авырлыгын тоймадым.

– Бүгенге каләмдәшләрең арасында синең кебек инглиз, гарәб, төрек, фарсы телләрен белеп, ана телендә язучылар, эш итүчеләр бармак белән генә санарлык. Телләр белү– саекмас хәзинә инде ул. Журналист өчен аеруча. Шулай да сине журналистикага китергән юлларны беләсе килә.

– Шәрыкны өйрәнү институтның өченче курсында укыганда күңелемдә туган уйларымны, борчыган мәсьәләләрне уртаклашасы килү ихтыяҗы туды. Вакыйгаларга мөнәсәбәтемне, дөньяга карашымны башкаларга да җиткерәсем килә башлады. Кулыма каләм алдым. Студент яшьләргә һәрчак хәер хаклы “Шәһри Казан”га языша башладым. Журналистика факультетына читтән торып укырга кердем. Берьюлы ике җирдә укый, языша торгач, дүртенче курска җиттем. Институтны тәмамлауга мөхәррир Мансур абый Мортазин эшкә чакырды. Быел менә журналистика буенча магистратурага кердем. Ике ел Истамбулда укыячакмын. Журналистиканы фән белән бергә алып барырга исәп.

“Журналистны, бүрене аягы туйдыра” дигән бик күптәнге әйтем бар. Әмма бүгенге каләмдәшләр бик җиңел юл тапты: кирәкле мәгълүматны интернеттан савалар да, үзләреннән бер-ике җөмлә өстәп язма әвәлиләр. Син моңа ничек карыйсың? Һәм журналист миссиясен нидә күрәсең?

– Әйе, кызганычка каршы, бар җирдә күзәтелә бу хәл. Европада йөргәндә дә мәсләктәшләр, коллегалар белән бу хакта сөйләшеп алдык. Журналистика бетте, нигезле тикшерүләр, төпле, эчтәлекле язмалар юк, дип әйтәләр. Ә үз миссиямне халыкны уйларга, фикерләргә этәргән эчтәлекле язмалар аша җәмгыятьтә уңай үзгәрешләр барлыкка китерүдә күрәм. Кулыма каләмне шул нияттән алам.

Иҗат – сүз белән аңлатып бетереп булмаган кызык, үзенчәлекле тармак. Кайчак күңелдә тема туа, я бер җөмләсе язачак язманың, я мәкаләнең баш исеме күңелдә бөреләнә. Шуннан иҗат йомгагы үзеннән-үзе сүтелә. Евро сүзе бик модада бит хәзер. Евроислам, евростиль, евроремонт. Еврорамазан – минемчә кызык яңгырый. Күңелдә башта шушы исем туды. Сәяхәтем шуның белән дә бәйле. Нәтиҗәдә, еврорамазан циклында язмаларым туды.

Әңгәмәң өчен рәхмәт. Укуыңда, иҗатыңда зур уңышлар сиңа илгизәр Илдар!

Әңгәмәдәш Вәсилә РӘХИМОВА.

  Илдар Габидуллин: “Илләр гизү күңелне баета” , 5.0 out of 5 based on 8 ratings

Комментарии