КамАЗның 40 еллыгы тыйнак үтте

1969 елның 13 декабрендә экскаваторда эшләүче Михаил Носков КамАЗ төзеләсе урында беренче чүмеч балчыкны күтәртә.

“КамАЗ” ширкәтенең 40 еллыгының иң зур тантанасы 16 декабрьдә узды. Көннәр салкын булгангамы, бәйрәмдә КПСС Татарстан өлкә комитетының элекке беренче секретаре Фикрәт Табиев, КамАЗның беренче директоры Лев Васильев катнашмады. Мәскәүдә яшәүче бу шәхесләрне чакырган булганнар үзе.

күләмендә мондый яңа технология, чит илләр белән уңай эшли торган бүтән ширкәт юк. Аның киләчәге бар, – ди Татарстан премьер-министры .

Татарстанга КамАЗ кирәк булганмы? Ул республикада татарны сыекландыру өчен төзелгән, дигән фикерләрне әле дә ишетергә мөмкин. Икенчеләре: “Юк, КамАЗ Татарстан сәнәгатен күтәрү өчен кирәк иде”, – дип аларга каршы төшә.

Ягъсүф Шәфыйковның “Фикрәт Табиев” дигән китабында “Дөньядагы иң зур автогигант – КамАЗны төзү урыны итеп ни өчен сайланды?” – дигән сорауга җавап бар. Шушы китапта бәян ителгән Табиев истәлекләреннән:

– Алтмышынчы еллар ахырында КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР министрлар Советы шундый комплекс төзергә карар кылды. СССР Госпланы төрле өлкәләрдә җитмешкә якын мәйданны өйрәнде. Ниһаять, чагыштырма анализ алымы нигезендә ике төбәкне: Красноярск краен һәм Татарстанны, ягъни Чаллыны калдырдылар. Барыбыз да югарыгы оешмаларның ахыргы карарын көтәбез.

Көтмәгәндә миңа мәгълүм булды: заводны Красноярск янында кору турында СССР Министрлар Советы карарына кул куелган. Яңалык минем өчен күңелсез иде. Шул көннәрдә Белоруссия СССРның 40 еллыгы хөрмәтенә юбилей тантаналарына Минскига барыр өчен партия-совет делегациясе составына керткәннәре билгеле булды.

Делегацияне Леонид Ильич Брежнев үзе җитәкли иде. Партия-хөкүмәт делегациясе утырган поезд Мәскәүдән кичен чыгып китте. Барыбыз да урыннарга урнашып, поезд көнбатыш юнәлештә чакрымнар саный башлагач, Леонид Ильич делегация әгъзаларына домино уйнарга тәкъдим итте. Башта уңышлы сәфәр өчен символик төстә берәр чәркә тоттык. Уңайлы мәлне туры китереп, сүз арасында гына әйтеп куям:

– Леонид Ильич, әйдәгез, автомобиль заводын Татарстанда төзик. Ник аны ерак Себердә салырга?

Брежнев дәшмәде. Ләкин соңыннан мәгълүм булганча, Леонид Ильичка мөрәҗәгать итүем җитди нәтиҗәләр бирде. КПСС ҮК автомобиль комплексы төзү урынын сайлау җәһәтеннән барлык материалларны соратып алды. Аларны өйрәнгәннән соң, аны Себердә төзү турындагы хөкүмәт карары юкка чыгарылды һәм Кама автозаводын Чаллы шәһәрендә кору турында КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Советының уртак карары кабул ителде”, – диелә Табиев истәлекләрендә.

КамАЗның 40 еллык тантанасында алдынгы эшчеләр, хезмәткәрләр һәм ветераннар катнашты. Ләйлә Майларова 1974 елда Казаннан КамАЗга килә. Хезмәте өчен орден-медальләр ала. Бүгенге вакытта ширкәтнең бер бүлегендә ветераннар шурасын җитәкли. “Яшереп торасы юк. Акча аз алалар. Эшләре юк. Ата-ана, әби-бабайлары булыша. Фатирсыз калучылар, бер бүлмәдә 5-6шар кеше яшәүчеләр дә бар”, – ди ул.

Гафиулла ГАЗИЗ

Сталин туган көн: кемгә бәйрәм, кемгә матәм

Русиядә Иосиф Сталинның тууына 130 ел. Берәүләр аны көчле юлбашчы дип санаса, икенчеләр миллионнарча кеше үлеме өчен җаваплы тиран буларак бәяли.

Иосиф Сталинның 30 ел дәвам иткән идарәсе чорында миллионнарча халык лагерьларда һәм сөргендә үлде. Шуңа да карамастан ул Русиядә танылган тарихи шәхесләрнең берсе булып кала. Дөнья сугышында Советлар берлегенең җиңүен халык нәкъ аның казанышы дип саный.

Русиядә коммунистлар үзәк партиясе аны искә алып, каберенә чәчәкләр куйды, төбәкләрдә маршлар үтте. Коммунистлар шулай ук танылган спортчыларга күкрәк тамгалары өләште. Партия әгъзалары юлбашчыларны тәнкыйтьләүне туктатырга кирәк, халык үзе уйланырга тиеш дип тә белдерде.

Күптән түгел уздырган сораштыру күрсәткәнчә, русиялеләрнең шактые Сталин алып барган сәясәткә уңай карый. Җәмәгать фикерен өйрәнү Бөтенрусия үзәге уздырган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, халыкның 54%ы Сталинны идарәче буларак хуплый. Һәм бары 8% халык кына моңа тәнкыйть белдерә.

Узган елны Сталин хәтта тавыш бирү нигезендә билгеләнүче “Русия исеме” телевизион тапшыруда өченче урынга чыккан иде. Беренче урында иң күп тавыш җыйган рус кенәзе Александр Невский булды. Икенче урында – 1906-1911 елларда премьер-министр вазифасын башкарган Петр Столыпин иде.

Сталин сәясәтен уңай бәяләү нәкъ Владимир Путин идарә иткән чорга туры килде. Күп кенә тәнкыйтьчеләр Кремль моны “каты куллы” идарәчеләргә карата җәмәгатьчелектә уңай караш тудыру өчен махсус эшли, ди. Бу исә кеше хокукларын яклау оешмаларын борчый. “Бу көннең Русиядә махсус көнгә әйләнүе борчу тудыра. Ул кешеләр башындагы буталчыкны күрсәтә”, – ди “Мемориал” үзәгеннән Ирина Щербакова. Сораштырулар нигезендә, 30% халыкның бүген дә Сталинны Илбашы итеп күрергә теләвен бик күңелсез хәл дип бәяли ул.

ЧЫНБАРЛЫК КҮРГӘЗМӘДӘ

Русия Президенты быел көзен Сталин чорын тәнкыйтьләп, күпләрне аптырашта калдырды. Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә видео-блогында чыгыш ясап, Медведев Сталин репрессияләрен Русия тарихындагы иң аяныч вакыйга дип атады. “Ул чорда икътисадта нинди генә уңышлар булмасын, җинаятьләргә катышы булган кешеләрне аклау мөмкин түгел”, – диде Президент. Сталин туган көне уңаеннан да хөкүмәт чаралар уздырмады. Русия телевидениеләре дә аны көн яңалыклары исемлегенә кертмәде. Ә галереяда узучы яңа күргәзмәдә Сталин ачулы, миһербансыз диктатор буларак тасвирлана.

Күргәзмәдә ХIХ-ХХ гасыр танылган рәссамнарының шәрә ирләр рәсемнәре куелган һәм алар астына Сталин үз кулы белән төрле шаян, шул ук вакытта мәкерле сүзләр язган. Әлеге сүзләр күпчелектә ир кешеләрнең бәдәннәренә сырланган. Алар арасында партиядәге хезмәттәшләренә нигезләнгәннәре дә бар. Мисал өчен, бер кеше рәсеме астына ул: “Җирән хайван Радек – син “җилгә” каршы бармасаң һәм усал булмасаң, исән булыр идең”, – дип язган. Карл Радек революция вакытында иң танылган большевикларның берсе булган. Әмма соңыннан аның Сталин белән мөнәсәбәтендә каршылыклар туу сәбәпле, ул 10 елга лагерьга җибәрелә. Тарихчылар фикеренчә, Сталин боерыгы нигезендә ул төрмәдә үтерелә.

Ландыш ХАРРАСОВА

Татарлар артыннан – чиркәсләр

Чиркәсләр автономиягә бүленеп чыкмакчы. Бу уңайдан соңгы вакытта “Адыгэ Хасэ” яшьләр оешмасы төрле пикетлар уздыра. Аларны да Татарстан бәйсезлеге өчен көрәшкән вәкилләре кебек судка тартмакчылар.

Карачай-Чиркәс Республикасында милли низаг моннан 10 ел элек чыккан иде. Ул чакта хакимияттәге урыннар бүленеше карачайлар һәм чиркәсләр арасында аңлашылмаучанлык тудырды. Әмма Президент – карачай, ә премьер-министр итеп чиркәс куелгач, әзме-күпме тынычлык урнашты. Соңгы вакытларда исә чиркәсләр хакимияттә күпчелектә утыручы карачайларны бары үз мәнфәгатьләрен кайгыртуда гаепли. Бүген Карачай-Чиркәс Республикасы парламентындагы 73 депутатның 37се карачай, 18е рус, 10ы чиркәс, 5е абазин һәм 3есе ногай.

“Адыгэ Хасэ” оешмасы Русия Президенты идарәсе башлыгы Сергей Нарышкин һәм Президентның Көньяк федераль бүлгесендәге вәкиле Владимир Устиновка чиркәсләрнең милли хокуклары бозылудан зарланып мөрәҗәгать юллады. Чиркәсләр әйтүенчә, бүген республиканы тулысынча карачайлаштыру сәясәте алып барыла. Һәм әгәр якын вакытта хәл үзгәрмәсә, алар үзбилгеләнү мәсьәләсен күтәрергә җыенуын әйтә. Моннан тыш, республикадагы башка халыкларны да әлеге хәрәкәткә чакырачагын белдерә.

Карачай-Чиркәс Республикасы халык җыеныннан бер төркем депутатлар интернетта басылган әлеге мөрәҗәгатьне прокуратурага шикаять итәргә тырышты. Депутат Әхмәт Эбзеев әйтүенчә, яшьләр оешмасы мөрәҗәгатен ике маддә нигезендә хөкем итәргә була: Русия Конституциясе торышын җимерүгә чакыру һәм милләтара низаг тудыру. Аныңча, чиркәс яшьләре федераль үзәкне үзбилгеләнү белән куркытмакчы. “Адыгэ Хасэ” оешмасы исә мөрәҗәгатьтә бер генә халыкны да мыскыл итү сүзләре юклыгын һәм җинаять эше кузгатылса, үз хокукларын дәлилләячәген әйтә.

Билгеле булганча, бу көннәрдә Татарстанның дәүләти бәйсезлеге өчен көрәшкән Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага карата да суд эше бара. Милли Мәҗлес утырышы карарларын, мөрәҗәгатьләрен бастырып чыгарган “Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире Дамир Шәйхетдинга да җинаять эше ачылган иде һәм 24 декабрь судында аңа соңгы сүз әйтү мөмкинлеге биреләчәк.

Ландыш ХАРРАСОВА

Чистай хәлләре мөшкел

Чистай каласында яшәгән 65 мең халыкның 20 мең чамасы –. Шуңа карамастан монда мәктәбе ачу мөмкин булмый. Ләкин 1991 елда Чистай 5нче мәктәптә татар сыйныфлары оештыра. Быел татар сыйныфлары булган бердәнбер мәктәпне таркаталар. Чистайдагы кайбер милли хәрәкәт вәкилләре, мөселманнар эзәрлекләүләргә дучар ителә.

Чистай каласында 18 ел яшәп килгән татар сыйныфлары бетерелә, балалар ана телендә укудан мәхрүм ителә. Әлеге вәзгыять белән Чистай Татар иҗтимагый үзәге () рәисе Нил Вәли көрәшкә чыга. Үзәк 1990 елларда ук балалар бакчалары, мәктәпләр белән эшләүне татарлыкны булдыруда иң мөһим юнәлеш итеп куя. Соңгы вакытта Чистай ТИҮенә хакимият тарафыннан зур комачаулыклар тудырыла башлаган.

– Без 1991 елда 5нче мәктәптә татар сыйныфлары булдыруга ирешкән идек. Монда 1нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр татарча уку мөмкинлеге булды. Хәзер аны 18нче мәктәп белән берләштерделәр, 7нче мәктәп ясадылар. Элек татарча укыган балаларны русча укучы сыйныфларга тараттылар. Директор моны, янәсе, ата-аналар таләбе белән шулай эшләдек, дип аңлатырга маташа. Ә мин татарча укыган балаларның ата-аналары өй адресларын сорадым, бу вакыйгада аларның фикерен белергә теләдем. Фикерләрен белү мөмкин булмады. Бернинди дә адрес бирмәделәр, чөнки аны бирү – шәхси эшкә тыкшыну, диделәр. Моңа кадәр миңа адреслар бернинди каршылыксыз бирелеп килде, югыйсә.

Аннан рәсми хат белән кабат мәгариф идарәсенә кердем һәм рәсми җавап-карар алдым. Җавапта террорчылык вәзгыяте белән бәйләп аңлатып, ТИҮне мәктәпләргә кертмәскә, дигән фикер әйтелгән иде. Рус сыйныфларына таратылган балаларның, аларның ата-анасы хокуклары, Конституция бозылды, дип, прокуратурага яздым, – дип борчыла Нил Вәли.

Нил әфәнде фикеренчә, бу күренешкә 309нчы канун этәргеч биргән. Чистай ТИҮе рәисе балаларның үзләре белән дә очрашып сөйләшергә теләгән. Бу да мөмкин булмаган. “Шулай итеп, ТИҮне татар халкыннан аердылар, шуңа күрә ТИҮ шундый хәлдә калды”, – ди Н.Вәли. Ул татар балалары хокукларын яклап судка бармакчы.

Чистайда да эзәрлекләнүчеләр бар

Нил Вәли әйтүенчә, Чистай ТИҮе эшендә катнашкан Рифкать Гобәйдуллинны мөселманлык өчен эзәрлеклиләр. Ул Чистайдагы “Наз” ансамбленең музыка буенча җитәкчесе икән. Рифкать берничә егет белән моннан 5 ел элек, хакимияттән рөхсәт алмыйча, пикетка чыкканнар. Кулларында “Яшь мөселманнарны эзәрлекләүне туктатыгыз”, дигән язу булган. “11 егетне судка йөртеп, штраф салып азаплый башладылар. Монда аларга эшкә урнашу мөмкин түгел, шуңа читкә китеп эшләргә мәҗбүрләр. Тормышлары юк”, – дигән фикердә Нил Вәли.

Ул үзе дә шул судларда катнашкан. 5нче судта 18 яшьлек Илгиз Гыйззәтуллинны хөкем итеп, аны 4 айга колония-поселениега җибәргәннәр. “Эзәрлекли башлаганда аңа 14 яшь чамасы иде. Илгизнең яклаучысы аның бернинди җинаяте булмавын, белдерелгән 282нче маддәнең 1нче пункты буенча ул бернинди дә партия оештырмаган, 2нче пункт буенча бу эштә катнаша алмый, чөнки партия юк, дип, аны аклауны сорады”, – ди ТИҮ рәисе төрмәгә озатылучы Илгиз хакында. Әйтелгән “Наз” ансамбленең музыка җитәкчесе Рифкать Гобәйдуллинның өеннән үзенең һәм улы Салаватның компьютерларын хокук органнары алып чыгып киткән. Ике компьютер да 1 елга якын вакыт узса да, кайтарылмаган әле.

– Тиздән суд булырга тиеш, аталы-уллы хөкем каршына басачак. ФСБ яшьләрне куркыта, Исламнан ерагайта. Судларны Чистай ТВсыннан күрсәткәннәр. Янәсе, менә карагыз, нәрсә була канунны бозсагыз. Ә аларны канун бозган итеп күрсәткәннәр, – диде “Азатлык”ка Чистай ТИҮе рәисе Нил Вәли, Чистайдагы вәзгыятьнең яхшы булмавын ассызыклап.

Гафиулла ГАЗИЗ

Башкортстан – журналистларга куркыныч төбәк

Русия Дәүләт Думасы депутатлары Андрей Назаров белән Морат Киекбаев Башкортстан җитәкчеләренең кануннарны санга сукмавын белдереп, Дума комитетына мөрәҗәгать иткән. Дума комитеты Русия баш прокуратурасыннан Башкортстан хакимиятләре гамәлләрен тикшерү барышы хакында мәгълүматлар алып торырга тиеш, дип белдерә депутатлар.

Башкортстан прокуроры Сергей Хуртин премьер-министр Раил Сарбаевка кисәтү җибәргән иде. Анда федераль кануннарны бозуга юл куймаска кушыла, БР хөкүмәте каршындагы матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идарәсе ягыннан канунсыз эшләрнең күп булуы әйтелә.

Документта билгеләнүенчә, әлеге идарә башлыгы урынбасары Артур Иделбаев, быел җәй “Башкорт яшьләре көннәре-2009” җыенында катнашкан бер егетне кыйный. Шулай да аңа җинаять эше ачылмый. Иделбаев белән бәйле чираттагы җәнҗал 11 декабрьдә журналистларның Бөтенрусия фестивалендә була. Аның эшендә катнашу өчен рөхсәтне, мәгълүмат чаралары хәбәрчеләрен вак иләк аша гына үткәреп биргәннәр. Гаризаны “Независимая Уральская газета” һәм “Тема” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре Дамир Хуҗиев белән Наталья Афанасьева да язган, әмма бәйсез журналистларга рөхсәт бирелми.

Шулай да 11 декабрьдә бу басмалар хәбәрчеләре җыен барган “Акбузат” ипподромына килә. Ләкин фойеда аларны Артур Иделбаев күреп ала һәм бер төркем таза гәүдәле егетләр белән бәйсез журналистларны кыйный. Хәтта хатын-кыз журналистка кул күтәрүдән дә тартынмый. Кыйналган хәбәрчеләрне А.Иделбаев берничә сәгатьтән соң үз машинасында йортларына кадәр озатып куя һәм аларга әлеге җәнҗал хакында телләрен тыярга куша. Шулай да журналистлар хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән.

Журналистларны кыйнауга бәйле җинаять эше ачылган. Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы да белдерү кабул итте һәм аны республика Президентына юллады. Русиянең Экстремаль үзәгенең соңгы тикшеренүләре Башкортстанның журналистлар өчен куркыныч төбәк булуын раслаган.

Фәнис ФӘТХИ

Комментарии