ГЛАМУР БӘЙРӘМ

Әле шушы көннәрдә генә бер танышым шалтыратты. “Нигә бертуктамый “ җыры”н рекламалыйсыз? Концерт – концерттыр инде. Ул кадәр сенсация ясарлык нәрсәсе бар соң аның?” – ди. Хәзер аңлатам.

НИГӘМЕ? ЧӨНКИ…

Беренчедән, “Татар җыры” – бөтен татар эстрадасының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә. Сатылган дисклар, радиода әйләнгән җырлар, матбугат чаралары игътибары, клиплар рейтингы, куелган концертлар – һәммәсен барлап, арадан иң-иң дигән җырчыларны сайлап алалар. тирәсендә кайнаучы 700ләп җырчы арасыннан быел 20 супер-пуперына гына “Алтын барс” сынын тапшырдылар. Әлбәттә, шундый “каймак”ларны гына чүпләгәч, тәмле булырга тиеш ул. Икенчедән, “Менә шулай эшләргә кирәк! Бу – татар эстрадасына үрнәк, зәвыклы тамашачы өчен куелган концерт”, – ди “Барс-Медиа” вәкилләре. Монда да хаклык бар. Ләкин “зәвыклы”ны гына “акчалы”га төзәтергә кирәк. Ышанасызмы-юкмы, тик 19 декабрьдә “Пирамида” залында биш мең сумлык урынның ник берсе буш булсын, зал шыгрым тулы иде. Президент, министрлар, район башлыклары һәм телевизордан гына күреп белгән тагын әллә никадәр җитәкчене очраттым “Татар җыры-2009”да.

УНЫНЧЫСЫ

Быелгы “Татар җыры” билет бәясе белән генә истә калмаячак, әлбәттә. Фестиваль дәвамында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Зилә Сөнгатуллинаны Дуслык ордены белән бүләкләде. Шулай ук Президент “Барс-Медиа” компанияләр группасы директорлар советы рәисе Камил Гәрәевкә – “Фидакарь хезмәт өчен” медален, ә “Барс-Медиа”ның генераль директоры Марат Гәрәевкә һәм Директорлар советы әгъзасы Наил Баһаветдиновка үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.

– Татар җыры – мәңгелек. Ә “Татар җыры” фестивале — 10 еллык. Гәрәевләрнең Камиле дә, Мараты да булганнарның булганы. Ун ел элек минем яныма кереп: “Минтимер Шәрипович, татар дискларын үзебездә, Татарстанда эшлисе иде”, – дигәннәре истә. Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта бу эшкә ышанып та бетмәдем. Менә шушы егетләр барысын да оештырып чыктылар, — диде Минтимер Шәймиев.

Әлеге Халыкара эстрада фестиваленең уздырыла башлавына – 10 ел. Аның “ветераннары” Айдар Галимов, , бу көнне инде унынчы “барс”ларын алды. Концерт программасының да төп символы “унлы” саны иде. Авторларга аерым хөрмәт күрсәтелеп, 10 ел эчендә иң популяр җырлар авторы булган биш композитор һәм биш шагыйрьгә махсус бүләкләр тапшырылды. Алар – О.Усманов, Гөлсәрвәр, З.Хәйретдинов, Р.Миңнуллин, Г.Минвәлиев, Л.Дәүләтова, Г.Әсхәдуллин, А.Хәмзин, У.Рәшитов, А.Минһаҗев.

“Татар җыры-2009”да соңгы 10 елда популяр булган җырлар һәм татар музыкасының алтын фондын тәшкил иткән җырлар гына яңгырады, 10 мегайолдыз һәм 10 йолдыз, ягъни яшь башкаручы чыгыш ясады. Резидә Шәрәфиева — “Синсез яшәү – яшәү түгел”, Хәния Фәрхи — “Әлдермеш”, “Зө-Ләй-Лә” — “Мин сине яратам”, Зәйнәп белән Зөфәр – “Син булсаң янымда”… Болары инде мең тапкыр ишеткән җырлар, мең дә беренчегә тыңладык. Аннары, башка еллардан аермалы буларак, 2004тән бирле үткәрелеп килүче “Йолдызлар фабрикасы” булмады. Бусы оештыручыларның: “Бер булсын – берәгәйле булсын!” – диюе. Гадәттә, 2-3 көн узучы фестивальне быел бер генә көнгә калдырганнар. Шулай да, ике буын җырчылары дуэтын тыңлап кайттык. Венера Ганиева белән Алинә Шәрипҗанованың “Зәңгәр томан”ны татарча-инглизчә башкаруы үзенчәлекле булды. Мондый дуэт – эстрада өчен дә яңалык. Тик зал Айдар Галимовны күргәч кенә чын мәгънәсендә җанланып китте. Халык “Син минем җанымның яртысы”н аңа кушылып җырлады, ә чәчәк бәйләмен өйделәр генә! “Сәхнәдән иң күп чәчәк белән кереп китүче җырчы” номинациясе булса, ул, һичшиксез, Айдарныкы. Тик, кызганычка, быел номинантлар һәм номинацияләр булмады. Катнашучыларның бөтенесе дә җиңүче дигән сүз бу. Марат Гәрәев әйтүенчә, әлеге үзгәреш юбилей уңаеннан искәрмә рәвешендә генә узды, киләчәктә номинацияләр булачак.

Раяз Фасыйховны да аерым әйтмичә булмый. Узган елны Илһам Шакиров белән җырлап шаккатырган булса, монысында Салаваттан ким куймады ул. Соңыннан сәхнә артында Раяз белән сөйләшеп торганда да җырчы Римма Ибраһимова: “Иң шәбе, Раяз, син идең. Афәрин!” – дип мактап китте үзен. Ә Зөлфәт Хәким – концертның кульминациясе, тел-теш тидерерлек түгел. Гүзәл Уразова белән икесенә “Алтын барс”ны мәдәният министры тапшырды.

– Ун ел һәм ун миллион! Чөнки бу сәләтле егетләр шушы ун ел эчендә ун миллион диск чыгарган. Аларның һәммәсендә татар көе. Ә Зөлфәт Хәкимнең һәр җыры күңелне уеп кереп, уйландыра, тормышның матурлыгына өйрәтә. Зөлфәтнең монда булуы да очраклы түгел, табигый, – диде Зилә Вәлиева.

“ФАНЕРА”СЫЗ КОЙМАК НИНДИ?

Тагын бер яңалык – “Татар җыры”нда быел фонограммадан баш тарттылар. Җырчылар Юрий Федоров җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль белән Анна Гөлишәмбәрова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” оркестрына кушылып җырлады. Матбугат конференциясендә Марат Гәрәев: “Барлык концерт һәм фестивальләрне фонограммасыз гына уздырып булыр иде. Әмма бу бик зур чыгым сорый. Быел “Пирамида”ны өч көнгә алдык, ике көн репетицияләр уздырачакбыз”, – дигән иде. “Фанера”дан котылу җырчыларга ничек тәэсир иткән икән? Сәхнә артына кереп, җырчылар фикерен белештем.

Идрис Газиев:

– “Татар җыры”ның елдан-ел яхшыруына, шушы дәрәҗәгә менүенә шатмын. Монда халык җырларын да, заманча, ретро, XX гасыр классикасын да ишетергә мөмкин. Бу – яшьләр өчен дә, олылар өчен дә әйбәт күренеш.

Илвина:

– Салкын тидергән идем, тиз арада дәваланырга туры килде. Тере тавышка бирелеп, хисләнеп җырладым. Әмма аның кыен яклары да бар. Монда үзең турында гына түгел, ә оркестр хакында да уйларга кирәк.

Раяз Фасыйхов:

– Концерт турындагы хисләрне әйтеп бетереп булмый. Аны иртәгә генә аңларбыз, мөгаен. Минтимер Шәймиевнең, Зилә Вәлиеваның шушында булуы, ун еллык эш нәтиҗәсенә үземнең дә керүем, Салават белән бергә җырлавым зур мәртәбә, әлбәттә. Фестивальнең оештыручылары, узган ел тере тавышка җырлатып карады да, уңышлы чыккач, быел фонограммадан тулысынча баш тартты. Болай җырлау тамашачының мөнәсәбәтен дә үзгәртә, бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрә. Фонограмма мәсьәләсе техник җиһазлау, матди яктан гына тора. Ә без, җырчылар, тере тавышка җырларга һәрчак әзер.

“Татар җыры-2009”да концерт, театр, хәтта цирк номерлары да күрдек. Шул ук вакытта сәхнәдә артык хәрәкәт тә юк иде, барысы да профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән, ялыктырмый. Фестивальне инде дүртенче ел рәттән алып баручы Гөлназ Сәфәрова тавышына да ияләнеп беттек, Фәрит Таишевның дебюты да шәп үтте. Артистларның киеме, сәхнә бизәлеше, биючеләр, бер сүз белән әйткәндә, миңа ошады. Авыз тутырып “Татар җыры” яңа дәрәҗәгә күтәрелгән дияргә мөмкин. Мондый бәйрәмне һәр теләгән кешенең күрә алмавы, бәяләрнең кыйммәтләнүе (быел билетлар 2,5-5 мең сум иде – Л.З), “ябык” бәйрәмгә әйләнеп баруы гына кызганыч. Хәер, озакламый дисклардан күреп булачак бит аны. Димәк, бәйрәмгә эләгә алмаучыларга сату урыннарына күз салырга гына кирәк. Һичшиксез, “Татар җыры” бәйрәм рухы өегезгә күчәр.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии