- 23.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №51 (23 декабрь)
- Рубрика: Архив
“Безнең гәҗит”нең 18 ноябрь санында басылып чыккан “Корбан кем?” исемле язманы укыдым. Фәүзия Бәйрәмованың “Төрмә ишеге төбендә басып торам”, “Ватанымнан баш тартам” дигән сүзләре бик тетрәндерде. Ул милләтебезне яклаучы, динебезне алга әйдәүче. Китапларын да бик яратып укыйм. Үземдә аның “Бәхет ачкычы”, “Исламча яшәү рәвеше” дигән китаплары бар.
Хөрмәтле ватандашларым, милләттәшләрем, дин кардәшләрем! Әйдәгез, берләшеп, татар халкының хокукларын яклап көрәшүче Фәүзия Бәйрәмованы зинданга ябып куюларыннан саклап калыйк. Ул бит барыбыз өчен дә кадерле кеше.
Олы ихтирам белән Иклимә ШӘЙДУЛЛИНА.
Азнакай шәһәре.
Кайтаваз
Фәүзия апа китмәсен!
Газетаның 18 ноябрь санында басылган “Корбан кем?” исемле язманы тыныч кына укый алмадым. Азактан утырып еладым.
Фәүзия Бәйрәмованы күптәннән беләм. Яшьрәк чакта безнең мәктәпкә укучылар белән очрашуга да килгән иде. Әйе, бик мөлаем, нурлы йөзле, чын мөселман хатыны. Аның турында газетадан укып барам. Ул бит 1990 елдан бирле көрәшә. 14 көн ач торып күтәрәмгә дә калды. Моны кемнәр булдыра ала? Тик аның гына көченнән килде.
Мин гомер буе тарих укыттым. Ялган тарих булган бит. Үкенеп ятам хәзер. Җәмгыятебезне ничек дип атарга да белмим. Татар телен, мәдәниятне – барысын кысып чыгара баралар. Мәктәпләрдә үз телеңне, әдәбиятыңны иркенләп укытырга мөмкинлек бирмиләр. Туфан абыйлар, Рәзил Вәлиев, санаулы депутатлар гына сөйләп, җиңә торган түгел.
Кем ул Президент, ни өчен бу мәсьәләгә нокта куйдырмый?! Фәрит Мөхәммәтшин, башка депутатлар нәрсә карый? Очрашабыз, көрәшәбез. Кая нәтиҗәләре? Нигә алар Фәүзия Бәйрәмованы якламый? Валерий Герасименко аны җинаятьче дип атаган. Нинди явызлык кылган ул?! Катнаш никахларга каршы булды. Бу мәсьәлә дә дөрес күтәрелде бит. Аны рәхәтләнеп хуплаучы гына булмады. Көрәш нәтиҗәсендә авыр операцияләр дә кичерде бит Фәүзия ханым. Бүгенгә кадәр аның нервысында уйныйлар. Шуңа күрә Татарстаннан баш тарту дәрәҗәсенә җиткән ул. Аны түрәләр, депутатлар якларга тиеш. Кайберләре кесә калынайтырга яраталар бит. Туфан абыйның чыгышы һәрвакыт чынбарлык турында. Ә нигә югарыдагылар колакларына да элми?
Көрәшәләр: Ф.Сафиуллин, З.Зәйнуллин, В.Гыйззәтуллина (мәрхүм, урыны җәннәттә булсын) һәм башкалар. Нәтиҗә юк бит. Барысы да игътибарсыз кала.
Кара инде, Фәүзия ханымга үлем хәлендәге абыйсы янына барырга рөхсәт итмиләр. Монысы да гаҗәп. Кеше үтергән җинаятьче диярсең. Рәнҗештән дә курыкмыйлар бит.
Суд 60ка җиткән ханымны нишләтмәкче була икән?!
Фәүзия Бәйрәмованы үзебезнең Татарстанда калдырыйк! Картайган көнендә чит илләргә китмәсен иде. Судны туктатсыннар диюем. Аңа сабырлык, сәламәтлек теләп калам.
Тәзкирә ШӘВӘЛИЕВА.
Зәй районы, Аксар авылы.
Ак ул – карамы?
Русиядә сан ягыннан икенче урында торган халыкның бер-берсен якларга аз гына да хокукы, мөмкинлеге яки яклардай кешеләре юкмыни соң?
Халкы һәм дөреслек өчен үз-үзен аямыйча эшләгән фидакарьләрне эзәрлекләү, турыдан-туры аяк чалулар кимемәс микәнни? “Татар йоклаган” дигән сүзне еш ишетәбез. Ә кем мәҗбүр итә соң? Нигә бу хакта сөйләнми?
Милләт өчен, туган тел өчен, дин өчен бар көчен биреп эшләп йөргән Фәүзия Бәйрәмовага һәр яклап ярдәм итәсе урынга, суд юлында йөрергә мәҗбүр итәләр. Болай булгач, демократия “эт өреп торыр, бүре йөреп торыр” әйтеменә генә тиң инде. Акны кара дип яшәргә кала микән?!
Хәлимә ЯМАЛИЕВА.
Әгерҗе районы, Красный Бор авылы.
Кыш бабай бүләге
Күптән түгел “Эфир” телеканалының “Город” тапшыруында быел Кыш бабай бүләкләрен бары тик башлангыч сыйныф укучыларына гына бирәчәк, дигәч күңелсез булып китте. Шул сәбәпле бер хатирә яңарды.
1947 елның бик салкын гыйнвар ае. Өебездә бик суык. 80 яшьлек дәү әтием (әниемнең әтисе) үпкәсенә салкын тиеп авырып ята. Миңа алты яшь, абыема сигез. Шулай беркөн әнием безне Менжинский клубына чыршы бәйрәменә алып барды. Чыршы янында җыр-биюләр бик истә калмаган. Ә менә Кыш бабайның бүләкләр өләшүе хәзер дә хәтердә саклана.
Пакет күчтәнәчләр белән туп-тулы, ябылмый. Озын-озын конфетлар чыгып тора. Конфетның нәрсә икәнен дә белмәгән безгә бу искиткеч зур бүләк иде. Шатлыгыбыз эчкә сыймады.
Өйгә кайтырга чыктык. Мин бүләгемне кысып тоткан килеш ашыга-ашыга атлыйм. Әнием белән абыем көлә: “Кара, Мәдинә бүләк алгач, ничек өйгә ашыга”, – диләр. Ашыктым шул. Бердән, бик салкын иде. Икенчедән, өйдә дәү әтием авырып ята бит. Күчтәнәчләр белән аны да сыйлыйсым килде.
Дәү әтием күчтәнәчләрдән азрак авыз итте. Ә икенче көнне ул дөнья белән мәңгегә хушлашты.
Сугыштан соңгы авыр еллар булса да, хөкүмәтебез балалар күңелен күрергә тырышкан.
Бу минем Кыш бабайдан алган беренче бүләгем иде. Әлеге вакыйганы һаман сагынып искә алам. Шул хакта рәхәтләнеп кызыма да, оныгыма да сөйләдем.
Мәдинә СӘЙФЕТДИНОВА.
Казан шәһәре.
Байлыкка кемнәр хуҗа?
Без бер йортта өч бертуган кыз яшәп ятабыз. Һәрберебезнең дә үз куышы, тормышы бар иде. Хөкүмәтебезнең гади халыкны “кайгыртуы” безне берләшергә мәҗбүр итте. Өчебез дә олы яшьтә. Икебез – икенче, беребез өченче группа инвалид. Пенсияләр бик аз, группа акчасы белән дә дүрт меңгә тулмый. Хәзер хайван асрап, бәрәңге утыртып эшли алмыйбыз. Аерым гына үз өебездә яшәсәк, газга, утка, суга түләргә бар пенсиябез кереп бетәчәк. Ашарга да калмый. Апаның – 40, минем 36 ел стаж булса да, пенсияләр бик аз шул. Җиденче классны тәмамлауга, фермада эшли башладык. Хәзер дә хәтеремдә: 18 сыер савып, аена 45-50 сум алган чаклар сирәк иде. Апаның аягына, бөеренә, йөрәгенә, минем аякка, кулга операция ясадылар. Сеңлемә операция булмаса да, аның да аяклары авырта, йөри алмый. Менә шундый тормышта яшибез.
Хөкүмәтебезнең югары урыннарда эшләүче түрәләре һәм депутатлары эшче халыкка уңайлыклар бирә торган законнар чыгармый.
Мин белгәндә, безнең авылда 75 йорт иде. Хәзер алар саны 35кә калды. Яшьләр китә. Эш юк. Әниләренә булышырга кайтканда да машинасын куярга күрше авылда урын эзли. Чөнки авылыбызга хәтле керергә юлы да юк бит. Ике чакрым юлны ясарга бер олигархның акчасы да бетми югыйсә.
Фәйрүзә МӨХӘММӘДИЕВА.
Теләче районы, Кече Мирәтәк авылы.
И Ходаем, бир син сабырлык
Соңгы елларда, бигрәк тә базар мөнәсәбәтенә кергәч, бездә дә Көнбатыш җилләре исә башлады. Төрле яклап: ул кинофильмнар дисеңме, үтереш, талау, көчләү, кан кою, наркотиклар… Йөрәкне аеруча әрнеткәне – хатын-кызларның үз-үзен тотышы үзгәрү белән килеп керде ул.
Элек, килен булып төшкәч, каенатадан тел яшерү бар иде. Ягъни әйтәсе, сорыйсы сүзне каенанасы аша җиткерә. Анда да килен үз йөзен башындагы ак яулык чите белән яртылаш каплый торган иде. Менә ул намус, оялу, әдәплелек, өлкәннәрне олылый белү, итагатьлелек күрсәтү. Кияү егет тә әби-бабасын зурлый, хөрмәтли белә.
Өйләнешкәнче ике як та кем икәнлеген, нинди кыз, нинди егет булуын сорашып, аңлашканнан соң, ризалык бирешеп, никах көне билгеләнә. Шулай итеп, туй үткәрелеп, яңа гаилә корыла. Әйе, ул чакта аерылышулар булмады, инсафлы, тәртипле балалар үсте.
Ә хәзер, ул вакытлар белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы.
Без “наркотик”, “наркоман” дигән сүзләрнең нәрсә икәнен дә белми идек. Базар мөнәсәбәтләренә күчкәч, башланды инде хәлләр…
Көнбатыш илләренең максаты – яшьләрне бозыклыкка өндәү, илне какшату.
Илебез хәлләрен чагылдырган, Г.Тукайга ияреп язган шигыремнән өзек тәкъдим итәсем килә.
Турысын әйтте Тукай,
Икейөзле булмады.
Беркемгә дә сер бирмәде.
Күбрәк тә язар иде,
Ходай гомер бирмәде.
Язар иде бүгенгене,
Бәя ничек артканын.
Өем-өем салымнарны
Халык ничек тартканны.
Әйтер иде якалашкан түрәләргә
Үзләренә дача корганын.
Әйтер иде Рәсәйнең ярты халкы
Фатирларга чират көтеп,
Газсыз, сусыз, юлсыз торганын.
Алып синең бүләгеңне
Матур тормыш корганын.
Язар идең урам чатында
Фахишәләр торганын.
Түрәләрнең мөлкәт җыеп,
Илдән качу планын.
Тукай, дускай, ярый әле
Бу заманның хаксызлыгын
Син күрмәдең.
Бу гарьлеккә ничек чыдар идең,
Каләмең дә түзмәс, сынар иде…
Яшьләр, өлкәннәргә инсафлы, шәфкатьле, итагатьле булып, яман чирләрдән, бозыклыктан сак булсагыз иде.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы.
Бәхет башы – юлларда
Югары Козгынчы авылына якыннарым хәлен белергә барышым. Юлда хәрәкәт аз. Машиналар сирәк-мирәк кенә узып китә. Табигать матурлыгына хозурланып, тирә-якны күзәтеп, җәяү атлыйм.
Кинәт Кыраул ягыннан талгын гына җыр ишетелде. Аягым үзеннән-үзе шул якка атлады. Тирә-юньне моңга күмеп, бәйрәм рухы тудыручы егетләр Олыяз мәдәният йорты хезмәткәрләре Рамил Дәүләтов, Рифкать Шәфиков, Эльбрус Салихов булып чыкты. Әйе, бүген биредә зур тантана, асфальт юл ачыла икән.
Бәйрәмне Олыяз авылы җирлеге башлыгы Ю.Мөхлисов ачып җибәрде. Юл салучыларга олы рәхмәтен әйтте. Югары Козгынчы авылының халык табибәсе, тирә-якта гына түгел, даны еракларга таралган, исеме, изгелеге һаман да телдән төшмәгән Минямал апа Фаляхова, Түбән Козгынчыдан Ленин ордены кавалеры урманчы Мирзәхмәт абый Закиров, Дусай авылыннан 37 ел буе “Чулпан” колхозын җитәкләгән, зур исемнәр алган җитәкче Галимҗан абый Җиһаншин, Тулбай авылы горурлыгы, танылган язучы Шәйхи ага Маннурлар исемен атаганда, күңелдә моңсулык аша якты хатирәләр яңарды. Хәзер тыйнак кына яшәп ятучы, күп авыруларга сихәт-дәва бирүче изге зат – Кәүсәрия апа Дәүләтованы әйтер идем. Аның исән-сау булуы белән без бәхетле.
Юл салуда үзеннән зур өлеш керткән хөрмәтле зат Кыраул егете Илнур Галиев, район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, үз депутатыбыз Ренат Миңнәхмәтов, Олыяз авылы җирлеге башлыгы Юрис Мөхлисов, Мамадыш районы башкарма комитеты рәисе Анатолий Иванов исемнәре халык теленнән мәңге төшмәс, мөгаен. Юл эшен сыйфатлы итеп тиз арада башкарган Рафаэль Габдрахман улы Габдрахманов, анда эшләгән, хезмәт куйган барча уңганнарга халык рәхмәте чиксез.
Тантанага Казаннан олы кунаклар да кайткан иде. Киләчәктә дә юллар салыначагы әйтелде.
Мамадышның үзәк мәчетеннән Илһам хәзрәт Миңгалиев чыгышында мәчет төзү, юл салу савабын бертуктаусыз агып торучы саф суга тиң икәнен әйтте. Бик тә гыйбрәтле сүзләр бу.
Тантананың иң гүзәл мизгеле Кыраул балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни сабыйларның чыгышы булды дисәм, һич тә арттыру булмас. Гөлшат Дәүләтова, Диләрә Зиннәтова аларны матур итеп, саф татарча шигырьләр сөйләргә өйрәткән. Гөнаһсыз сабыйларның ихластан әйткән сүзләре бу изге эштә катнашкан һәр кешегә иң зур бүләк иде.
Ал тасма киселеп, юл ачылгач, шарлар белән бизәлгән велосипедларында балалар беренче булып юл алды. Алар артыннан роликларда, самокатта шуучылар китте, алардан соң җитәкчеләр, авыл халкы киң тасмадай таралып, юл буйлап авыл үзәгенә атлады. Сөенеп тә, сокланып та артларыннан карап калдым. Бу илаһи гүзәл мизгел иде. Аллага шөкер, илебез, туган төбәгебез тыныч, авылның таянычы, алмашчылары үсеп килә, халкы ярдәмләшеп, тату яши.
Һәркайсыбызга имин юллар насыйп булсын.
Гөлфирә МӨНИПОВА.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Фәүзия апаны саклап калыйк!,
Комментарии