Идеология диктатын торгызабыз

Идеология диктатын торгызабыз

Узган җомгада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа департамент булдыру фәрманын имзалады. Бу департамент республикадагы эчке сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Дини, милли, иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген үз контроленә алачак. Моңа кадәр республикада эшләп килгән өч аерым идарә – эчке сәясәт идарәсе, ватандашлар җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе, дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе берләшеп бер департаментка әйләнә. Элек эчке сәясәт идарәсе башлыгы булган Александр Терентьев бу яңа департаментның җитәкчесе итеп куелды.

Белгечләр бу департаментның 19 июльдә Татарстан диния идарәсе җитәкчелегенә булган һөҗүмнәргә җавап буларак оештырылганлыгын әйтә. Әлеге департамент дини һәм иҗтимагый оешмалар белән эшчәнлекне көчәйтергә җыена.

Бу департаментка кергән идарәләрнең җитәкчеләре әлегә расланмаган. Яңа оешмада 40лап кеше эшләр дип көтелә.

Сергей Сергеев

Сәясәт белгече Сергей Сергеев, бу үзгәреш, төбәктә вәзгыять катлаулангач, президентның милли һәм дини мәсьәләләргә игътибары артачагын күрсәтеп тора, диде. Аның фикеренчә, узган ел декабрь аенда булган протест чаралары да бу яңа оешманы булдыруга этәргеч ясаган.

Миңнеханов яңа департаментны булдыру карарын имзалаганның икенче көнендә үк Русия Президенты Владимир Путин үз хакимиятендә яңа идарә булдыру турында фәрман чыгарды. Идарә ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм Русия җәмгыятенең рухи-әхлакый нигезен булдыру белән шөгыльләнәчәк дип хәбәр ителә. Фәрман «Ватанпәрвәрлек тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү» дип атала.

Сентябрь уртасында Путин Краснодарда кадетлар мәктәбендә булып ватанпәрвәрлек һәм рухи тәрбиягә багышланган махсус киңәшмә үткәргән иде. Ул анда алга таба илдә Русия империясендә һәм Советлар берлегендә булган иң яхшы тәҗрибәнең яңача кулланылырга мөмкинлеген дә әйтте.

Рәсмиләр бу яңа оешма халыкта ватанпәрвәрлек, бу очракта Русияне ярату һәм аның белән горурлану тәрбияләү өчен оештырылганлыгын әйтә.

Наил АЛАН.

11 гаиләгә урамда калу яный

19 октябрьдә Татарстан хөкүмәте бинасы каршында үз йортларын хакимият җимерүеннән саклап калырга теләгән Салмачы бистәсе, Төзүчеләр урамында, 23нче йортта яшәүчеләр пикет уздырды.

Егермегә якын кеше катнашында узган пикетта «Йортны җимермәгез, анда кешеләр яши», «Бездән бомж ясамагыз», «Прокурор һәм мәхкәмәләр халыкны якларга тиеш», «Миңнеханов, ярдәм ит», «Без канунны бозмыйбыз», «Йортны җимерү – Казан вандаллыгы», «Безнең тормышыбыз – Миңнеханов кулында» дигән һәм башка шигарьләр күтәрелгән иде.

Казанның Идел буе мәхкәмәсе канунсыз төзелгән дип җимерү карары чыгарган әлеге йортта бүгенге көндә унбер гаилә яши.

Бу йортта яшәүчеләр белән бергә пикетны оештырган ЛДПРның Казан бүлеге вәкиле Марсель Габдрахманов сүзләренчә, шәһәр хакимиятенең тиешле органнары бу йортны төзер алдыннан тиешле рөхсәтләрне биргән булган.

«Без башта кануни булган, әмма соңыннан канунсызга әйләнгән йорт төзелеше өчен шәһәр хакимиятенең үз-үзен тотышын аңлый алмыйбыз. Башта бит төзелеш өчен рөхсәт бирелгән. Суы, утыкертелгән. Тиктомалдан гына шәһәр эчендә беркем дә йорт төзеп куя алмый. Анда яшәүчеләр бу йортны төзү өчен күпме чыгымнар тоткан, бу эш башланганга 2-3 ел вакыт узган һәм хәзер мәхкәмә бу йортны җимерергә дигән карар чыгарды. Бюджет акчаларын алып эшләүче нинди генә күзәтү оешмалары юк. Бу йорт Африкада яисә Антарктикада төзелмәгән, Казанда төзелгән. Тиешле оешмалар йорт төзелә башлаганчы ук әйтергә тиеш иде төзелешнең канунсыз булуын. Йортны җимерсәләр, монда торучылар кайда яшәргә тиеш? Моны беркем дә уйлап карамый», – дип белдерде ул.

Пикетка чыгучылар Салмачы бистәсендәге Төзүчеләр урамында урнашкан 23нче йортны җимерүне булдырмый калу белән беррәттән, Татарстан Президенты һәм прокуроры белән очрашуны да таләп иттеләр.

Райнур ШАКИР.

Студентлар Гафуровка хат язган

КФУның журналистика һәм социология факультеты студентлары укытучы Искәндәр Ясәвиевне яклап һәм белем бирү сыйфатына канәгатьсезлек белдереп, ректор Илшат Гафуровка ачык хат язды. Булачак журналистлар шулай ук «Казан университеты» газетасын Ясәвиевка яла ягуда гаепли.

Элегрәк факультет деканы урынбасары Искәндәр Ясәвиев Гафуровка каршы Русия генераль прокуроры Юрий Чайкага хат язган иде. Фәннәр докторы үз мөрәҗәгатендә прокуратураны «Новая газета»дагы «Комплекс кире кайта» дип аталган язманы тикшерергә сораган иде. Язмада КФУ ректоры Илшат Гафуровның 29нчы комплекс җинаять төркеменә катнашы булуы турында әйтелә.

Шуннан соң Ясәвиев декан урынбасары вазифасыннан китте.

Студентлар фикеренчә, укытучы эшеннән әлеге мөрәҗәгать аркасында китәргә мәҗбүр булган. Шуңа күрә булачак журналистлар уку йорты сәясәтенә карата борчылу белдерә. Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, «Новая газета»дагы материал КФУ укытучылар һәм студентларын да битараф калдырмаган һәм Ясәвиевнең әлеге язманы тикшерүне соравы бернинди канунны да бозмаган.

«Ни өчен университет тормышын кайгыртып йөрүче укытучы эшеннән китәргә мәҗбүр булды?» – дип сорый хат авторлары.

Студентлар язганча, КФУ җитәкчелеге журфакта һөнәри максатларга туры килгән чын журналистлар тәрбияләнүен максат итеп куймый.

Мөрәҗәгатькә инде 180нән артык кеше кул куйган.

Элегрәк студентлар Татарстан Югары мәхкәмәсе каршында Гафуровка каршы пикет уздырган иде.

Мәхкәмәләр Хәмитовны хөкем итәргә теләми

Башкорт иҗтимагый оешмалары Аксакаллар шурасы Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовны мәхкәмәгә бирергә тели. Ул республика мәктәпләрендә башкорт телен өйрәнүне ирекле итеп Конституцияне бозды, дип саный шура вәкилләре. Ләкин Уфа район мәхкәмәсе оешма әгъзаларының дәгъвасын кабул итмәгән.

Хәмитовның әлеге тәкъдиме Татарстанда тискәре фикерләр уятты. Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев, Башкорстан Президентының әлеге фикерен хуплаган татарларны аңламавын белдерде.

«Звезда Поволжья» мөхәррире Рәшит Әхмәтов фикеренчә, Хәмитовка бу фикер белән чыгарга Мәскәү, ягъни Русия Президенты идарәсе кушкан. «Башкорстан башлыгының да, андагы татарларның да бу фикерне хуплавы – зур ялгышу, чөнки ул Татарстандагы урыс милләтчеләренә татар телен өйрәнүне ирекле итү таләбе белән чыгарга этәрәчәк», – ди Әхмәтов.

«Татарстан мөҗәһидләре әмире» видеоларының режиссеры кем?

Мәгълүмат чараларында «Татарстан мөҗәһидләренең әмире» үлде дигән хәбәрләр таралды. Русиянең Татарстандагы тикшерү идарәсе сүзчесе вазифаларын башкаручы Эльвира Газизова «Азатлык»ка үзләренең бу турыда белүләрен әйтте. «Идарә әмирнең үлемен әлегә раслый да, кире кага да алмый», –диде ул. Үзен әмир дип игълан иткән Рәис Миңгалиевның бүген дә эзләүдә булуын да белдерде. Газизова сүзләренчә, тикшерү идарәсе белгечләре интернеттагы «Татарстан мөҗәһидләре әмире»н җирләү видеосынкараганнар һәм аны өйрәнәләр.

Быел әмирнең интернетта өч видеосы пәйда булды. Башта әмир 2007 елда ук үзләренең Кавказ әмирлеге мөҗәһиде Докка Абу Усманга (Доку Умаров) кушылган булуларын, ә 2012 елда аңа антларын яңартуларын, бөтен фәрманнарын да үтәячәкләрен белдерде. Әлеге видеода әмир янында битлектән һәм кулларына корал тоткан тагын алты ир-ат та бар. Инде Татарстан Диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң «Татарстан мөҗәһитләре әмире»нең тагын бер видеосы пәйда булды. Ул анда үзе генә иде һәм бу һөҗүмнәрне үзенең фәрманы белән оештырылганлыгын әйтте.

Белдерүдән соң Татарстандагы тикшерү идарәсе әмир 36 яшьлек чистайлы Рәис Миңгалиев булырга мөмкин дигән белдерү ясады. Инде менә хәзер аның бизгәк авыруыннан үлгәнлеге турында хәбәр таралды.

«Звезда Поволжья» газетасы нәшире Рәшит Әхмәтов интернетта берсе артыннан берсе пәйда булган бу тасмаларның да, Диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң вакыйгалар агышының да бер үк режиссер тарафыннан алдан ук уйланган күп кисәкле сериалга охшавын әйтте.

«Беренче белдерү дә шикле, махсус уйналганга охшап тора иде. Ниндидер сәер кешеләр автоматлар, пистолетлар белән куркытып торды. Аннан соң, янәсе, урманнарда яшеренеп торган бу зур төркемне беркем дә таба алмады. Мин башта ук бу кешеләрне беркем дә, беркайчан да тапмаячак һәм соңыннан аларның үлгәннәрен генә хәбәр итәчәкләр дип уйлап куйган идем. Моны шаһитларны юк итү яисә эзне юкка чыгару программасы дип тә атап була.

Хәзер Вәлиулла Ягъкубны үтерүне һәм Илдус Фәизгә һөҗүмне кемгә каплау проблемасы килеп туды. Миңа калса, бу һөҗүмнең төбендә дини түгел, ә ниндидер коммерция белән бәйле сәбәпләр ята. Хәзер инде мөселманнарга аударырга тырышалар. Бу хәлләрдә бернинди аныклык та юк. Һөҗүмне үзләре оештырганны белдерүчеләр көтмәгәндә үлеп китә. Бу аңлашылмаган катлаулы комбинацияләр бернинди дә ышаныч тудырмый», – ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, Татарстан Диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмнән соң бер ай үткәч Яшел Үзән районында машина шартлау вакыйгасы да сәер күренә. Шулай ук Әхмәтов Илдус Фәиз машинасының шартлавы, Вәлиулла Ягъкубка пистолеттан ату да күпләгән сораулар тудыруын әйтә.

«Мин бу хәлләрдән соң кемдер Президент Миңнехановның абруен төшерергә, террор гамәлләре арта баруда гаепләргә һәм шул сәбәпле эшеннән алырга тели дип уйлыйм», – ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, дин тирәсендәге вәзгыятьнең тагын бер ягына игътибар итү кирәк: Казанга килергә җыенган Русия патриархы Кирилл, Татарстан мәктәпләренә «Православ мәдәнияте нигезләре» кертелмәгәнгә, бу сәфәреннән баш тарткан. Татарстанда быел дүртенче сыйныф укучылары үз теләкләре белән төрле диннәр арасыннан берсен сайлап алмады, ә республика мәктәпләрендә «дөнья диннәре» һәм «дөньяви әхлак» укытыла башлады. Әхмәтов фикеренчә, нәкъ Татарстан Президенты теләге белән бу шулай эшләнгән. Миңнеханов балаларны дини яктан мәктәптә үк бүлү кирәкми дип әйткән.

Соңгы вакытта Русия җитәкчелеге авызыннан террор гамәлләре, террорга каршы тору, террорчыларны юк итү кебек сүзләр шактый ешрак яңгырый башлады. 16нчы октябрь көнне Владимир Путин махсус хезмәт башлыклары белән очрашканда 2014 елда булачак кышкы Олимпиадага һәм 2018 елгы дөнья футбол чемпионатына террор гамәлләрен булдырмас өчен террорчылар белән катырак көрәшергә, аларны акыллырак итеп бетерергә чакырды. Русия җитәкчелеге Казан Универсиадасын Сочи Олимпиадасына репетиция булачак дип белдергән иде. Шунлыктан белгечләр арасында Татарстандагы террор гамәлләре оештырылу, дини вәзгыять катлаулану Мәскәүдән махсус эшләнми микән дип шик белдерүчеләр дә бар.

Инде Русия мәктәпләрендә дә укучыларны террорга һәм экстремизмга каршы торырга әзерли башлаячаклар. «Независимая газета» хәбәр итүенчә, Русиянең террорга каршы комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Ильин бу хакта белдергән. Әлеге комитет тәкъдиме белән Террорга каршы тору нигезләре «Иминлек һәм тормыш алып бару нигезләре» (ОБЖ) дәресләрендә бишенче, җиденче, тугызынчы сыйныфларда махсус бүлек итеп укытылачак һәм дәреслекләргә дә кертеләчәк.

Русия җитәкчелеге төрле яклап, Президент атамасын алып, сәясәтчеләр авызыннан губерналар гына булырга тиеш дигән сүзләр әйттереп, Бердәм дәүләт имтиханы кертеп, ана телендә белем алуга киртә салып милли республикаларны бетерү, бердәм русияле халык ясау сәясәте алып барганда, моңа каршы торырга, үз сүзен әйтергә тырышкан Татарстан, башка төбәкләр арасында ала карга булып күренергә мөмкин. Әнә шул яктан килеп караганда, террор гамәлләре дә, ваһһабилар көчәю дә, ни өчендер нәкъ 2012 елда гына интернетта Татарстанның үз әмире пәйда булу да зур шик тудыра.

Наил АЛАН.

Комментарии