Поход аптечкасында нәрсә булырга тиеш?

Көннәр матур торганда кешеләр табигатькә чыгып калырга тырыша. Кемдер – гөмбәгә, кемдер – балыкка, ә кемдер гаиләсе белән урманга пикникка бара. Өйдән еракта урнашкан урманга барганда үзең белән аптечка да алырга онытмаска кирәк. Дөнья хәлен белеп булмый: кеше уйламаган җирдә яраланырга, агуланырга, берәр җирен авырттырырга, хәле китәргә мөмкин. Менә шундый очракларда аптечка ярдәмгә килә дә инде.

Табигатькә чыкканда ала торган аптечкада нәрсәләр булырга тиеш? Бу сорауга җавапны кардиолог, терапевт, Евразия терапевтлар ассоциациясе әгъзасы Альбина Фәнис кызы ШАҺИДУЛЛИНА бирде.

  1. Антигистамин, ягъни аллергиягә каршы препаратлар (супрастин, кларитин, тавегил). Бәлки, сездә аллергия юктыр да, ләкин урманда берәр бөҗәк тешләгәннән, чәчәк яки агач серкәсенә аллергия билгеләре барлыкка килергә мөмкин. Андый очракта кичекмәстән эш итәргә кирәк, шуңа күрә кул астында тиешле препаратлар булса әйбәт.
  2. Агуланганда ярдәмгә килә торган сорбентлар. Сорбент агулы матдәне тоткарлый, аңа канга кушылырга ирек бирми, организмнан чыгара. Мондый препаратларга ак күмер (белый уголь), сорбекс, энтеросгель, смекта, полифепан, шулай ук полисорб керә.
  3. Косканнан яки эч киткәннән соң, организмнан күпләп сыеклык һәм электролитлар чыга. Нәтиҗәдә, организм үзенә кирәкле суын югалта. Аңлашыла ки, мондый очракта күпләп су эчәргә кирәк. Моннан тыш аптечкада организмда электролит балансын көйли торган препаратлар (регидрон, гидровит, тригидрон) да булырга тиеш.
  4. Температураны төшерә һәм авыртуны баса торган дарулар. Олыларга – нурофен, парацетамол, темпалгин, ә балаларга сироп яки шәм рәвешендәге панадол һәм нурофен алырга була.
  5. Җәрәхәт, яра, пешкән урынга тидерә торган препаратлар – 3 процентлы водород перекисе,хлоргексидин, йод, бактерияләрне үтерә торган (бактерицид) пластырь, мирамистин, Д-Пантенол, декспантенол, гемостатик губка һәм башкалар. Бу препаратлар канны туктатырга ярдәм итә, зарарлы матдәләр керүдән саклый. Моннан тыш аптечкада 5 метрлы стерильләштерелгән бинт та йөртергә кирәк.
  6. Урманда, агачлыкта октябрьгә кадәр талпаннар була. Димәк, талпаннан саклану чараларын да күрергә онытмагыз. Чалбар балагын итек эченә кыстырырга, аякка оекбашлар кияргә, өске киемне дә чалбарга кыстырып кияргә кирәк. Кыска җиңле футболкалар кимәгез. Киемнең җиңе озын булырга һәм кулга сыланып торырга тиеш. Хәзер кибеттә талпанга каршы химик препаратлар сатыла, урманга барыр алдыннан киемегезгә шуны сиптерергә мөмкин. Шулай да талпан ябышмас дип 100 процент гарантия биреп булмый. Шуңа күрә аптечкада бу әйберләрнең булуы шарт: бер тапкыр кулланыла торган стерильләштерелгән пинцет, стерильләштерелгән медицина перчаткалары, вируска каршы препаратлар. Талпанны мөмкин кадәр тизрәк чыгарырга кирәк – пинцет шуның өчен. Ә вируска каршы препарат дигәндә, 14 яшьтән олыраклар өчен – йодантипирин, ә 14 яшьтән кечерәкләр өчен анаферон (балалар өчен дигәне) күздә тотыла.

Бу препаратлар хәлне җиңеләйтү өчен генә, урманнан кайткач, табибка күренергә кирәк. Шулай ук аптечкада үзегезнең хроник авырулардан (йөрәк, күз, колак һ.б.) эчә торган дарулар да булырга тиеш.

БУ – МӨҺИМ! Аптечкага үзегез белгән, кулланып караган, табиб рөхсәт иткән даруларны гына алыгыз.

Урманга чыгып китәр алдыннан аптечкадагы даруларның кулланылыш вакытын тикшереп чыгыгыз. Кулланылыш вакыты чыккан булса, ул даруны яңасына алыштырыгыз.

Препарат белән бергә аптечкага инструкциясен дә салырга онытмагыз. Препаратны кулланыр алдыннан инструкцияне укыгыз.

Шуны онытмагыз: дөрес итеп кулланмасаң, дару агуга да әйләнә.

Комментарии