Милләтнең «сызлаган теше»: алып атарлармы, дәваларлармы?

Милләтнең «сызлаган теше»: алып атарлармы, дәваларлармы?

18нче сентябрь көнне Татар Иҗтимагый Үзәге матбугат очрашуы уздырды. Быел Хәтер көнен ничек һәм кайда уздыру турында сөйләшергә җыелсак та, сүз моның турында гына бармады. Тешең сызлаганда, гел яңагыңны тотасы килеп тора бит, шуның кебек, хәзер милли чараларда бар сүз татар теле дәресләренең кыскартылачагы турындагы хәбәргә барып төртелә. Милләтнең иң сызлаган теше – әнә шул татар теле дәресләре бүген. Ул тешне алып атарлармы, дәвалап, калдырырлармы дигән сорау әле дә тынгы бирми.

МАТУР ХЫЯЛЛАР

Укучыларыбыз өчен мәгълүмат буларак, быел Хәтер көненең кайчан уздырылачагын хәбәр итүдән башлыйк. ТИҮнең җитәкчесе Фәрит Зәкиев әйтүенчә, 2013нче елдан башлап, милләтчеләргә урам йөрешләре үткәрергә рөхсәт бирмиләр. Митингка чыгасың икән – рәхим ит, тик урам буйлап йөрмә. Бу тыю белән килешергә уйламый иҗтимагый үзәк вәкилләре: алар быел тагын бер мәртәбә талпынып карарга уйлаган – Президент Рөстәм Миңнеханов исеменә хат юллаганнар.

– Без быел бу чараны тарихи гына түгел, мәдәни дә итеп үткәрергә телибез. Йөрешкә чыгарга рөхсәт сорадык. Безнең йөрешкә чыгучылар арасында чуашлар, удмуртлар да булачак, алар милли киемнәрдән булачак. Хәтер көне – ул татарларның тарихы, шуңа күрә, мондый йөрешне үткәрергә безнең хакыбыз бардыр, дип уйлыйбыз.

Рөхсәт сорап язылган хатка әлегә җавап килмәгән. Шулай да җыелышта катнашучылар бу чараны кайчан уздырачакларын хәл итеп куйдылар инде: 14нче октябрь көнне, сәгать көндезге бердә. Әлегә кайда җыелачакларын гына хәл итмәделәр. Барысы да Президентның җавабына бәйле.

Җыелышта катнашу өчен шактый журналистлар чакырылган булуга да карамастан, бер «Безнең гәҗит» кенә килгән иде. «Аллага шөкер, хет бер журналистыбыз булса да бар», – дип сөенде ТИҮ әгъзалары. «Татар теле дәресләре турында шундый бәхәс барганда, мондый җыелышта мәгълүмат чараларының катнашмавы бик кызганыч хәл. Милләт мәсьәләсе бөтен республикада бер «Безнең гәҗит»кә генә кирәк микәнни, дигән фикер туа», – диючеләр дә булды. Һәм сүз башы нәкъ менә шул тел мәсьәләсенә барып тоташты.

Татар теленең ни өчен кирәксез һәм хөрмәтсез бер әйбергә әверелгәнлеге аңлашыла инде. Чөнки ул халыктан битәр, беренче чиратта безнең җитәкчеләргә кирәкми. Әгәр дә түрәләр өстәл төеп үзләренең хезмәткәрләренә: «Мин бит татарча аңлыйм, син ник аңламыйсың? Мин сөйләшә беләм, син ник белмисең?» – дип кычкырса, кымшану булыр иде. Тик алай итеп кычкыручы да, шуңа күрә кымшанучысы да юк. ТИҮ әгъзалары җыелыш барышында әлеге уңайдан менә нинди фикер тәкъдим итте:

– Президентка хат язарга кирәк, министрдан башлап, сәүдә өлкәләрен дә кертеп, бөтен җитәкчеләр татар телен белүләре буенча аттестация узсын. Әгәр министр татар телен белми икән – ул министр булып эшләмәсен. Китсен! Ике дәүләт телен дә белә торган җитәкче табуы авыр түгел. Әгәр шушы таләп куелачак икән, бөтенесе татар телен өйрәнергә чабачак!

…Матур хыял, билгеле… Ләкин мәңге булачак хәл түгел. Тик тәкъдимнәрнең булырдае да яңгырады: «Дәүләт һәм муниципаль оешмаларда эшләүче хезмәткәрләргә ике дәүләт телен камил белгәннәре өчен хезмәт хакларының 20 процентын өстәп бирергә». Менә монысы әле тормышка ашырырдай. Ләкин ул да ашмаячак. Чөнки, беренчедән, бу бик чыгымлы, моңа акча бүленеп бирелүе шикле, ә икенчедән, татар телен белмәгән, аны укырга нияте булмаган кеше, 20 процент хезмәт хакына гына алданып, аны өйрәнергә, минемчә, барыбер бармый! Бездә бит беренче сыйныф укучылары да «татар теле нигә кирәк ул» дип сөйләшә. Шулай булгач, комга килеп терәлгән көймәне тал чыбыгы белән генә елгага этеп кертеп булмый, монда күсәк кирәк!

Җыелыш барышында, әйткәнемчә, бөтен мәсьәләләр бер читкә этеп куелып, сүз татар теле дәресләренең укытылышына барып терәлде. Беренче булып сүзне Галишан Нуриәхмәт алды:

– Тоталар да, татар телен ирекле итик, диләр. Бер генә мәктәптә дә, бер генә фән дә ирекле укытылмый. Алгебрасы да, физикасы да, урыс теле дә, инглиз теле дә. Барысы да мәҗбүри. Бер фән буенча да укучыдан «Укыйсың киләме? Килсә – кереп укы, килмәсә, ярар, өеңә кайт», – дип, ризалыгын сорамыйлар. Нишләп әле 20-30 фәннән бер татар теле генә иреклегә әйләнгән. Нигәдер татар теленә килеп терәлгәч кенә, мәҗбүри укытылмасын, диделәр…

Ә бит чынлап та, татарның үз ана телен мәктәптә тиешле күләмдә укырга тулы хакы бар. 2004нче елда Конституция мәхкәмәсе кабул иткән карар бар. Анда әйтелгәнчә, Татарстан территориясендә татар һәм урыс телләрен тигез күләмдә өйрәнү, укыту РФ Конституциясенә каршы килми. Шулай ук моның нигезендә үзебезнең Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе ята: Татарстанда ике дәүләт теле тигез хокуклы: урыс һәм татар телләре. Шулай булгач, нигә хәзер каршылык килеп туды соң? ТИҮнең җитәкчесе Фәрит Зәкиев әйтүенчә, каршылык тууның төп сәбәбе шул – татар теле бүгенге көндә беркемгә дә кирәк түгел, чөнки ул дәүләт теле булуыннан туктады.

– Татар теле дәүләт шурасында да, хакимияттә дә кулланылмый, Татарстандагы югары уку йортларында да кирәксез ул. Тулысынча татар телендә белем бирүче мәктәпләребез дә юк…

«БЕЗ УРЫСКА КАРШЫ БАРМЫЙБЫЗ»

Моңа кадәр бер әйбер турында уйлаганым булмаган икән. Без мәктәпләрдә балаларыбызга татарча белем бирсеннәр дип, татар мәктәпләрен сайлаган булабыз инде. Ә бит анда шул татар теленнән кала аларга башка фәннәр ана телендә укытылмый да. – Атнага 4 сәгать татарча, утызга якын сәгатьне урысча укый бала. Чөнки бөтен фәннәр урыс телендә алып барыла.

– Әгәр фәннәр урысча алып барыла икән, ул шул ук урыс телен өйрәнәләр дигән сүз. Шулай булгач, рус теле дәресләренә вакыт аз кала дип зарланулары – әкият. Безнең атнасына берничә сәгать булган татар теленә тимәсеннәр. Алайга калса, телләр тигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш: калган фәннәрне русча гына түгел, яртысын татарча укытсыннар! – дип белдерде ТИҮ вәкилләре. Шагыйрә Нәҗибә апа Сафина әйтүенчә, бүгенге вәзгыять аеруча да ана теле укытучыларын пошаманга сала.

– Минем янга Казаннан татар телен һәм әдәбиятын укыткан укытучылар килә һәм мондый сорау бирәләр: «Бу нинди әкәмәт, уку елы яртысында татар теле дәресләрен кыскартып, татар теле укытучыларын урамга куып чыгармакчы булалармыни?» Мондый хәлне татар теле укытучылары булдырмаячак, чөнки бүгеннән бөтен Казанның татар теле укытучылары язучылар берлегенә, ТИҮгә һәм Конгресска таләп куярга җыеналар: «Без – татар теле укытучылары үз фәнебезне укытачакбыз», – дип сөйләде ул үз чыгышы вакытында. Моңа кадәр татарның милли мәгариф системасы булган һәм ул киләчәктә дә булырга тиеш. Татарстанда шунсыз булмый. Әгәр дә без Русия белән низаг килеп чыгуын теләмәсәк, татар телен ким дигәндә урыс теле белән бер күләмдә укытырга һәм мәҗбүри укытырга тиешләр. Берүк ялгыш фикер уйламасыннар: без Русиягә каршы бармыйбыз. Без бер урыс кешесенә дә каршы түгел. Урыс кешесе дә аның дәүләтен кушсалар, телен бетерсәләр, нәкъ шушылай ук ризасызлык күрсәтер иде. Һәр халык үз телен өйрәнергә тиеш!

Нәҗибә апаның Казан мәктәпләрендәге укытучылар бу вәзгыятьтән риза түгел дигән сүзләре дөрес. Газетага интервью бирергә батырчылык итмәсәләр дә, алар да моны милли хисләр белән уйнау дип санауларын яшерми. Эшсез калырбыз, дип тә борчылалар. Ә менә Сәүдә-технология институтының Чаллыдагы колледжында татар теле укытучысы булып эшләгән Венера Насретдинова, без туксанынчы елларга кире кайтабыз, дип саный:

– Мин үзем 22 ел буе татар теле һәм әдәбияты укыткан кеше. Тумышым белән Болгардан. Татар теле дәресләрен кыскартачаклар икән, дигән яңалык ишеткәч, телсез-өнсез калдым. Ни өченме? Бу мине балачагыма алып кайтты. Безнең Болгарга Иван Грозный вакытында бик күп урыслар китерелгән булган, шуңа күрә мин үзем урыслар арасында үстем. «Татары вонючие, вы не можете толком на русском говорить», – дип көләләр иде бездән. Татарлар урысча акцентсыз сөйләшә белми бит инде… Урыслар арасына укырга кергәч, аларның бездән бот чабып көлүләре әле дә күз алдымда. «Он» белән «она»ны буташтырсак та мыскылларга гына торалар иде. Әйтәсе килгән фикерем нәрсә: менә мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылса яки бөтенләй факультатив дәрескә генә калса, татарча сөйләшү-язу дигән әйбер бетәчәк, шуннан соң татар теле кабат әнә теге чорларга кайта икән, бездән кабат бот чабып көлә башлаячаклар икән, дигән фикергә килдем. Менә минем 3нче сыйныфта укый торган улым бар. Күптән түгел аның җыелышына мәктәпкә барган идем. Шунда татар теле укытучысына, директор урынбасарына Украинадан кайткан ханым сорау бирә: «Почему нам нужен татарский язык?» Шунда кычкырып җибәрә башлаган идем, туктатып кына калдылар. Шундый кычкырасым килде: «Почему? Ты где живешь, нигә син безнең татар теле белән авызыңны чайкыйсың?!» – дип. Мәктәп директоры үзе татар, ләкин шунда телне яклап чыкмады. Бер сүз дә әйтмәде. Ләкин ачыктан-ачык башкасын әйтте: «Киләсе елның гыйнвар аенда татар теле кыскара, урыс теле дәресләре шулар хисабына артачак». Бу хәбәрне ишетүгә минем өстемә кайнар су коелгандай булды. Әлегә ничә сәгатькә кыскартылачагын әйтмәделәр. Чаллының Гали Акыш мәктәбендә ике сәгатькә кыскара, дигәннәр. Минем улым бүгенге көндә татар телен, уку дәресе белән бергә 6 сәгать укый. Димәк, яңа елдан соң атнасына 4 сәгать кенә татарча укыячак. 4 сәгать укып, телне өйрәнеп булмый. Ул дәресләр соңыннан факультативка да калачак әле. Минем өлкән яшьтәге укытучылар белән сөйләшкәнем бар: сиксәненче елларда татар теле дәресләре факультатив булган бит инде. Укучылар бу дәресләргә соңга калып кына, теләр-теләмәс керәләр иде, бу – чын мәгънәсендә мыскыл ителү иде, дип сөйлиләр. Факультатив дәресләр «галочка» өчен генә кирәк бит алар. Үтәме – үтә… Ә чынлыкта… Болай да балалар хәзер гел телефонда уйнап утыралар, алар ул дәресләрдә телефоннан аерылмаячак та. Әле дәресеңә керсәләр! «Безгә кирәкми», – дип, чыгып та китүчеләре күп булыр. Без аларны буйсындыра алмаячакбыз татар телен укытырга. Моннан ун ел элек урыс телле балаларны ничек укыттык? Татарстанда ике теллелек, син укырга тиеш аны, укымасаң, диплом, аттестат ала алмыйсың, дип укыттык. Чөнки татар теле мәҗбүри иде. Ә хәзер ихтыяри булачак икән, ахыры ни белән тәмамланасы ачык. Мин башка мәктәпләрдәге укытучылар белән сөйләшәм, алар әйтәләр: балалар татар теленең укытылмаячагына сөенә, ди. Сөенә инде, кайсы фәнне төшереп калдырсалар да аларга шатлык кына.

– Венера ханым, дәресләрнең кыскаруы укытучыларга да йогынты ясаячакмы, сезнеңчә?

– Хәзер кыскартулар китәчәк. Күп укытучылар урамда калачак, финанс кыенлыклары кичерәчәк. Татарстанда эшсезлек арта. Шул кадәр рәнҗим. Татарстан аркылы Путин үзенә никадәр процент тавыш җыйды, аның шулай аяк чалуына минем ачуым килә. Ә бит сайлаулар барганда безне – бюджет оешмалары хезмәткәрләрен ничек итеп Путин өчен мәҗбүри тавыш бирдергәннәрен беләсезме сез? Безнең студентларны өерләре белән җибәрделәр Путинны сайлатырга. Ә ул татар теленә каршы нинди чыгыш ясады… Мин чуаш телен дә, мукшы телен дә, татар телен дә укырга риза, балама да укытырга риза, талаш кына чыкмасын. Ә болай итеп татар телен кыссалар, талаш чыгачак, дип уйлыйм.

ӘЛЕГӘ ТАТАРСТАНДА ГЫНА

Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә татар теле укыткан ханым белән аралаштык. Әлегә ул газетага интервью бирмәскә булды, исемен дә күрсәтмәүне сорады, әмма шул ук вакытта, татар теле дәресләрен кыскарту сәясәте Татарстанда гына алып барыла, дип белдерде. Ульянда, мәсәлән, әлеге уңайдан бернинди сүз дә булмаган. Дәресләр саны да шул килеш калган. Тик яңа елдан соң да хәлләр шундый ук тотрыклы калыр дип, мондагы укытучылар да, ышанып әйтә алмый.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии