«Яза башлавымда милли хәрәкәт «гаепле»

«Яза башлавымда милли хәрәкәт «гаепле»

Тирән эчтәлекле аналитик язмалары аша күңелне яулаган Рәис абый Якупов белән күптәннән танышасыбыз килеп йөри иде инде. Ләкин Чаллыга барып чыкканда да ничектер юл төшми, телефоннан шалтыратырга да кул җитми иде. Менә, ниһаять, җай чыкты. 15нче сентябрь көнне даими авторыбыз 70 яшен тутырды. Шул уңайдан котлау да җиткерик, соң булса да, якыннан танышып та алырбыз, дип, Якуповларның өй телефоны номерын җыйдым. Тик Рәис абыйны өйдә тотармын димә. 70 яшен тутырса да, һаман эшләп йөри икән ул!

Шуңа күрә авторыбызның үзе белән танышканчы, башта хатыны Нәзирә апа белән аралашып алдык. «Рәис абыең белән икебез дә «югары сортлы» татарлар, ягъни мишәрләр без!» – дип көлдереп тә алды Нәзирә апа. Әңгәмә барышында да гел ирен мактады: «Урысчаны урысларның үзләреннән яхшырак белә, татар телендә өч кенә класс белем алса да, анысын да бик яхшы белә. Мин татар теле укытучысы булсам да, телгә кагылышлы күп нәрсәне аннан сорыйм әле». Рәис абый белән 40 ел иң-иңгә куеп яши икән инде алар.

Шулай ук даими авторыбыз Наилә Вилданова да Рәис Якупов турында фикерен җиткерде: «Без аның белән 90нчы елларда милли хәрәкәттә йөргәндә таныштык. Меңләгән чыгыш ясаучы арасыннан бер иллеләбе генә истә кала иде. Шуларның берсе – Рәис абый. Ул беркайчан да кычкырмас, мисаллар белән баетып, һәр нәрсәне нигезләп сөйләр иде. Аның чыгышыннан соң кул чабып куясы килә иде».

Ниһаять, телефон Рәис абый тавышы белән җавап бирә. Күптәнге танышлар кебек рәхәтләнеп сөйләшәбез. «Тумышым белән Буа районының Кәрим Чынлысы (Кече Чынлы) авылыннан мин. Без үскәндә мең хуҗалыклы бик зур авыл иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының тарих бүлегенә укырга керергә теләгән идем. Тик ул вакытта бер урынга 28 кеше дәгъва кыла иде. Үтмәсемне аңладым, документларымны ветеринария институтына бирдем. Шул һөнәремә 47 ел тугры булып яшим», – дип, үзе белән таныштырудан башлады Рәис абый. Якуповларның Чаллыда төпләнеп яши башлаганнарына да өч дистә елдан артык инде. Рәис абый бүген дә шәһәр ветеринария берләшмәсендә инспектор булып хезмәт куя.

Әкренләп яза башлау тарихына күчәбез. «Мине журналистикага милли хәрәкәт алып керде. Халкымның данлы үткәне, хәзерге мөшкел хәле турында язасым килеп, кулыма каләм алдым. «Шәһри Чаллы», «Алтын Урда» газеталарына яза башладым», – дип искә ала әңгәмәдәшем. Тик озакламый сәясәт җилләре бүтән яктан исә башлый. «Азатлык!» – дип сөрән сала торган газеталар ябыла, бер ишләре хөкүмәтне мактау коралына әйләнеп кала. Андыйга язамы соң инде Рәис абый?! Юк, билгеле. Шуңа күрә берникадәр вакытка язудан туктап тора.

«Милли хәрәкәттә танышкан Рәис Зарипов дигән адаш белән сөйләшкәндә, «Безнең гәҗит»кә язып карарга тәкъдим итте. Милли җанлы бик үткен газета, дип киңәш бирде. Сезнең белән дуслыгыбыз шулай башланды. Аңа биш-алты ел бар инде», – дип искә алды Рәис абый. Чыннан да, күптәннән үз кешегә әйләнеп бетте инде ул. Аның дин, милләт, халыкның бүгенге хәле турындагы язмаларын көтеп алабыз.

Рәис абый үзе басылган язмаларын җыеп, туплап бара икән. Киләчәктә китап итеп бастыру хыялы да юк түгел. «Балаларга, оныкларга мирас булып калыр иде», – ди. Ә балалары икәү Нәзирә апа белән Рәис абыйның. Марсель белән Алмаз белемнәре буенча икесе дә тарихчылар. Марсель Чаллыда яши, сәүдә өлкәсендә эшли. Ә Мисырга барып дини белем дә алып кайткан Алмазлары бүген Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә торак базары өлкәсендә хезмәт куя. Якуповларның нәсел дәвамчылары булып, бер оныклары үсеп килә.

Әңгәмәбез ахырында Рәис абыйдан сорап куям: «Нәрсә борчый сезне бүген?». Югыйсә, тел төбеннән болай да аңлашыла инде. «Суверенитетны тулысынча алып бетермәвебез, Тукай әйтмешли, милләтнең әллә үлгән, әллә йоклаган гына булуы борчый. Күңелем белән 90нчы елларны, азатлык дип җилкенеп йөргән чакларны сагынам», – ди ул.

«Безнең гәҗит» редакциясе коллективы Рәис Якуповны үткән туган көне белән тәбрик итә. Исән-сау булыгыз, Рәис абый, хатыныгыз Нәзирә апа белән тигезлектә, тынычлыкта, балаларыгызның уңышларына куанып яшәргә, безне һаман да шундый эчтәлекле язмалар белән сөендереп торырга язсын!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии