Балалар пособиесен ник бирмәгәннәр?

Балалар пособиесен ник бирмәгәннәр?

«Безне тыңлаучы да, аңлаучы да юк. Алла хакы өчен булышыгыз. Минем оныкларыма пособие түләмиләр, гел сәбәпләр табып, кире боралар. Оныкларымны кайгыртып еламаган көнем юк. Булышсагыз, төн йокыларымны тынычлап йоклар идем», – дип язылган хат алдык. Хәлне ачыклау өчен кичекмәстән Апас районына юлга кузгалдык.

«БАШКА РАЙОННАРДА БИРӘЛӘР БИТ»

Чулпан Мифтахова Апас районының Колчык авылында яши. Хатны безгә аның әнисе – Дания ханым юллаган. Чулпан ялгызы дүрт бала тәрбияләп үстерә. Кияүгә, үзе әйтүенчә, бик иртә – 19 яшендә үк чыккан.

– Чыгуын чыктым, иремнән генә уңмадым, – диде ул, үз тарихын сөйли башлап. – Башта язылышмыйча яшәдек. Беренче балабыз туганда да язылышмаган идек әле. Ул 2003нче елда туды. Икенче кызыбызны өч елдан соң таптым. Рәсми рәвештә ирем Данис белән язылыштык. Ул ныклап эчә башлады. Еш кына сугыш һәм тавыш чыгара иде. Чәчемнән сөйрәп йөргән вакытлары да аз булмады. Шулай булуга да карамастан, 2008нче елда өченче баламны – улым Динарны таптым. Бәлки, акылына килер дип уйладым. Әмма кеше үзгәрми икән. Сугышлар ешайды гына. Балаларның психикасы бик таушалды. Алар катырак кычкырып эндәшсәң дә курка торган булып калды, әмма барыбер түздем, гаиләне сакларга тырыштым. Безнең мөнәсәбәтләргә каенанам да таяк тыгып болгады – безнең бергә яшәвебезне теләмәде. Икенче кызыбыз туар алдыннан да (мин 8 айлык корсак белән идем) «Улым, мин сиңа яңа хатын таптым, әйдә», – дип, улын алып китте. Улыбыз Динар тугач, ирем: «Шабашкага киттем», – диде дә өч ай буе өйгә кайтмады. Каенанага шалтыратып: «Кайда соң ул? Печәннәр алып кайтырга кирәк, өч бала, йорттагы бөтен терлек минем өстә, барысына да җитешү бик авыр бит», – дидем. Ирем әнисе янына Чувашиягә кайтып киткән булган. Каенанам моны миннән яшереп калдырды, баштарак: «Кайдалыгын белмим, эштәдер», – дип җавап бирде. Көн саен елап шалтырата башлагач, аның кайтканлыгын әйтте. «Ярар, әни, булды, җитте! Малаең үзеңә булсын – аерылышуга гариза бирәм», – дидем. Шулай итеп, өч бала белән Буа районыннан Апаска күчеп килдек, биредә йорт сатып алдык, – ди Чулпан.

Монда күченгәч, Азат исемле ир-егет белән таныша ул. Язылышып яшәмиләр – Чулпан үзе холыксыз үги әти белән үскәнгә күрә, балаларын чит ир-ат белән тәрбияләргә теләмәве турында әйтә. Быел Азаттан дүртенче баласын – кызы Ләйсәнне тапкан. Азат аны үз баласы итеп яздырган. Бер караганда, тормышлары җайланган, һәр нәрсә үз урынында кебек. Әмма Азатның соңгы баланы үзенеке итеп яздыруы калган балаларга пособие бирелмәү проблемасын китереп чыгарган. Мәсьәлә болай тора: биш кешедән торган бу гаиләнең кереме 7100 сум. Беренче ире үзенең өч баласы өчен 1500 сум алимент түли, иң төпчек баласы өчен Чулпан дәүләттән 5100 сум пособие ала. Тагын 500 сум пособие – күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә түләнергә тиешле юл, дару акчалары. Шуның белән бетте. 7100 сумны биш кешегә бүлеп карагач, бер кеше өчен яшәү минимумыннан да кимрәк керем алулары күренә. Димәк, мантыйк буенча, бу гаилә аз керемле саналырга һәм балаларга дәүләттән 18 яшькә кадәр түләнелә торган пособие бирелергә тиеш. Ләкин Апастагы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре әйбәт кенә бер сылтау уйлап тапкан. «Чулпан ханым, соңгы балаңны үз баласы итеп яздырган ир-ат тәэмин итәргә тиеш сезнең гаиләне. Сезгә пособие каралмаган!» – дип кергән саен борып чыгара башлаганнар.

– Тәэмин итәргә тиештер дә, мин аның белән яшәмим бит! Без аның белән хәтта язылышмаган да. Дөрес, ул үз кызыбызны һәрдаим кирәкле әйберләр белән тәэмин итә, әмма беренче иремнән булган өч баламны ул карарга тиеш түгел бит инде! Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә дә шулай дидем. Алай булгач, соңгы өч айда беренче ирегездән алган алиментлар турында белешмә алып килегез, пособие ясарбыз, диделәр. Алып килгәч, тагын ясый алмыйбыз, дип кайтарып җибәрделәр. Кыскасы, минем инде ике ел буе балаларыма пособие ала алганым юк. Ничә мәртәбә килеп, алар сораган документларны тапшырсам да, кире борып чыгаралар. Буа районында яшәгәндә күп балалы гаилә буларак елына бер мәртәбә матди ярдәм дә бирәләр иде. Монда анысы да юк, сезгә тиеш түгел, диләр. Миндә шундый сорау туа – Апас районында гына пособие түләми җәфалыйлар микән соң ул?

Чулпан, проблемасын чишүләрен сорап, берничә газетага мөрәҗәгать иткән булган. «Сезгә юристларга шалтыратырга кирәк» – дип кире борганнар. Чынлап та, бу мәсьәләдә законны яхшы белүче белгечләр ярдәме кирәк. Шуңа, беренче чиратта, мин дә аңа райондагы прокуратурага барырга тәкъдим иттем. Чулпан Мифтахова хәлне прокурор урынбасары Фатыйх Хафизовка аңлаткан.

– Фатыйх Хафизов социаль яклау идарәсенә шалтыратты. Аңа да: «Чулпан Мифтаховага пособие каралмаган, бирмибез», – диделәр. Хафиз Фратович сүзне кыска тотты: «300 сум түләгәннән генә дәүләт бөлмәс. Бу ханымга пособиене ясап бирегез. Бирмисез икән, кулына язмача «отказываем» дигән документ тоттырыгыз. Аннары без сезне тикшерә башлыйбыз», – диде. Элек пособие булмауга бик исем китми иде. Чөнки үзем Казанга барып эшләп йөрдем, яхшы хезмәт хакы алдым. Әмма менә хәзер, декрет ялында утыргач, акча җитмәү проблемасы туды. Ярый әни һәм бабай бар. (Чулпан, әнисенең ирен яратып, бабай, ди – А.З.). Алар ярдәм итеп тормаса, без нишләр идек икән. Мәктәптә укучы ике баламны 1нче сентябрьгә әзерләү өчен 20 мең сум акча тоттым. Хәзер менә кышка киендерәсе. Әле бит безгә ашарга-эчәргә дә кирәк. Бу пособиеләр бер дә артык булмас иде, – ди Чулпан Мифтахова.

«МИН ДӘ УНЫНЧЫ ТАПКЫР КИЛӘМ»

Чулпан Мифтахованың проблемасын хәл итүне Апас районы социаль яклау идарәсеннән башладык. Чиратта утырган бер ханым үзен Күккүз авылыннан дип таныштырды. Ул да пособиеләр һәм матди ярдәм алуның районда бик мәшәкатьле һәм күп вакыт таләп итә торган эш булуыннан зарланды.

– Минем дүрт балам бар, инде унынчы мәртәбә киләм монда, ышанасызмы, һаман матди ярдәм бирмиләр, кире борып кайтаралар. Җыен исерекләргә пособиесе дә бар, башкасы да, нишләп безгә – күп балалыларга юктыр инде ул. Монда килеп, пособиеләр буенча сорау бирә башлыйсың икән, берни әйтмиләр, аркаңны салындырып тагын кайтып китәсең, – дип сөйләде ул. Димәк, социаль яклау идарәсенә дәгъвасы булганнар бер Чулпан Мифтахова гына түгел. Эзләнә башласаң, сораштыра китсәң, тагын күпме риза булмаган ата-ана табылыр иде икән?

Республика матди ярдәм үзәгенең Апастагы бүлекчәсе мөдире Алия Гарифуллинадан пособиенең ни өчен бирелмәве турында сораштырдык. Башта читтән генә аларның Чулпан белән сөйләшүен тыңлап тордым. Мөдир, өзми дә куймый да: «Кечкенә балаңның атасы бар бит», – дип кабатлады.

– Димәк, һәр балама бирелергә тиешле 249 сумлык пособие миңа бөтенләй булмаячакмы? – диде Чулпан, өметен өзеп.

– Булмый.

– Ә ни өчен булмый?

– Ләйсәннең атасы бар. Димәк, калган балаларыңны да ул тәэмин итәргә тиеш

– Без бит аның белән бергә яшәмибез. Минем калган балаларымның атасы ул түгел бит, ничек аңламыйсыз шуны?!

Шушы әңгәмәне читтә генә басып ун минут тирәсе тыңлап тордым. Түземлегем җитмәде, Алия Гарифуллина белән үзем сөйләшеп карарга уйладым.

– Хәзер миңа да аңлатыгыз әле, ни өчен, соңгы баланың атасы булган өчен генә, калган балаларга пособие түләнә алмый?

– Бер гаиләдә тәрбияләнүче балаларны аерып карап булмый. Беренче өч балага пособие биреп, иң кечкенәсенә пособие түләтми калдыру мөмкин түгел, аңлыйсызмы?

– Ул вакытта пособие бирә башласыннар өчен нишләргә кирәк? Бернәрсә дә эшләп булмыймыни соң?

– Без кечкенә балага пособие бирә алмыйбыз, чөнки аның атасы бар. Ә ул атасының күпме акча биреп, баласын тәэмин итүе турында бернинди белешмә дә юк. Беренче өч балага күпме алимент алуы турында Чулпан безгә документ алып килде, ә дүртенче баласына атасы күпме ярдәм итү турындагы белешмә юк бит! Пожалуйста, алып килсен. Мин аның белән тормыйм, аннан керем юк дип, гариза язсын. Гаиләгә ике атадан да күпмешәр акча керүе турындагы белешмә кирәк, аңлыйсызмы?

Менә бит! Төпченә белеп төпченгәч, телләре бик тиз чишелә икән социаль яклау бүлегендәгеләрнең. Әмма, ни өчендер, үзләре аңлатып бирергә тиеш булсалар да, һәр сүзләрен мәҗбүри, ялынып тартып алырга кирәк дигән нәтиҗә ясадым. Бәлки, журналист булмасам, миңа да җавап биреп мәшәкатьләнмәгән булырлар иде. Кешеләрне алай аерып карау мөдир кешегә бер дә килешми инде, Алия Магзулловна!

– Ә бу аңлату эшләрен иртәрәк алып барып булмый идеме? Сезнең районда әллә күп балалы гаиләләр шулкадәр күпме? Ни өчен кешеләрне шулай берничә мәртәбә килергә мәҗбүр итәсез? – дим, аптырап.

– Ничек инде алып барылмасын – ул монда килде, документларын бирде, без аңа барысын да аңлаттык! Ул бит үзе миннән бернәрсә дә сорамады. Менә сез сорадыгыз, мин җавап бирдем!

Кызык килеп чыга. Димәк, идарәдә Чулпан Мифтахованың пособие алу мөмкинлеге булганлыгын белгәннәр, әмма бу турыда әйтүне кирәк кенә санамаганнар. Прокурор урынбасары әйтмешли, дәүләтнең «300 сумын» күпсенгәннәр булып чыга. Алия Гарифуллина, балаларга пособие булачак, дип ышандырып калды. Мин аның сүзләренә ышанам. Социаль яклау идарәсендә намуслы һәм әйткән сүзләрендә тора торган хезмәткәрләр эшлидер дип уйлыйм. Башкача булуы мөмкин түгелдер.

ҖӘЗА БИРЕП БУЛМЫЙ

Район прокуратурасына кереп, тиешле пособиеләрне инде ике ел буе ала алмаган Чулпан Мифтаховага нинди дә булса ярдәм күрсәтелә алу-алмавы белән кызыксындым. Район прокуроры Ришат Шакиров бу мәсьәләне контрольдә тотарга сүз бирде:

– Чулпан социаль яклау идарәсенә язмача түгел, телдән мөрәҗәгать иткән, шуңа күрә пособие түләмәячәкләре турында язмача җавап алмаган. Бу язмача җавап булмагач, без идарә хезмәткәрләренең хокук бозу-бозмауларын ачыклый алмыйбыз. Хәзер аңа гариза язып бирергә кирәк. Әгәр дә тиешле пособиеләрен түләмәсәләр, ул очракта без дә бу проблемага катнаша алачакбыз, – диде ул.

Әлеге мәсьәлә буенча юрист Эльвира Хәмидуллинага мөрәҗәгать иттем. Ул да прокурор сүзләрен куәтләде. Укучыларыбызга киңәш буларак, шуны әйтергә мөмкин – әгәр дә сезнең районда да пособие бирмиләр икән, аларның ни өчен болай эшләүләре турында язмача аңлатма алыгыз. Шул вакытта тиешле җәзаны биреп булачак.

ЯҢА КЕШЕ

Күп балалы ананың проблемасын чишүдә хакимият ярдәм итә алмасмы дип, Апас районы хакимият йортына бардык. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Булат Гыйльманов янына кергәч, ул: «Мине бирегә әле бер ай элек кенә билгеләделәр, сорауларга җавап бирә дә, карарлар кабул итә дә алмыйм», – диде һәм безгә район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова янына керергә кушты. Сәгать бердән алып, урынбасарны көтә башладык. Төш вакыты төгәлләнеп, сәгатьтән артык вакыт узса да, ул үз эш урынында күренмәде. Әллә район башлыгының ялда булуы җитәкчеләрне шулай «иркенәйтеп» җибәргән, әллә сәгате туктап калган да, җитәкчене соңарырга мәҗбүр иткән – белмәссең… Каравыл кычкырып эзләсәң дә, беркем юк. Шулкадәр көтеп тә, урынбасар килмәгәч, Чулпанны ияртеп, кабат Булат Гыйльманов янына кердем.

– Менә бу ханым дүрт бала анасы. Аңа ике ел буе аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга түли торган пособиене түләмәгәннәр. Дөресрәге, аны ничек алырга кирәклеге турында аңлату эшләре алып бармаганнар. Моның өчен социаль яклау идарәсендә эшләүчеләргә берәр чара күреләчәкме?

– Яхшы сорау бирдегез. Әмма әлегә эшли генә башлау сәбәпле, бөтен нюансларын да белеп бетермим. Кешене болай гына беркем дә интектереп йөртмәс иде. Башта безгә моны ачыкларга кирәк – бу сүзләр дөресме-юкмы, чынлап та шундый хәл булганмы. Хәзергә сезгә бернәрсә дә вәгъдә итә алмыйм – җитәкчелек белән сөйләшергә кирәк башта. Башлык һәм аның урынбасарына бу проблема турында һичшиксез җиткерермен, – диде Булат Гыйльманов.

P. S. Язманы тәмамлап килгәндә, рәхмәт сүзләре әйтеп, Чулпан шалтыратты. Без кайтып киткәннең икенче көнендә үк балаларына пособие билгеләгәннәр икән. Чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыга диләр, бераз тырышкач, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре дә ике ел буе бирмибез дип килгән пособиеләрен, ниһаять, билгели алганнар. Балалар бу акчаларның рәхәтен күрсен дигән теләктә калабыз.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан–Апас–Казан.

Комментарии