- 23.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №37 (19 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Бүген дөнья сәгать саен үзгәреп тора. Әле кайчан гына йортыңда машина, трактор тоту түгел, ат та асрарга ярамый, сыерны – бердән, сарык-кәҗәләрне өчтән арттырмаска дигән канун бар иде. Бүген исә, авыл Сабан туенда да җиңел машиналар, сугыштан соң бөтен авылыбызда булган «уфалла»лардан ике-өч тапкыр артык тезелә…
Әйе, шулай, һәр кеше машинада гына җилдерә хәзер. Аны түрә-башлыклар гына түгел, үз вакытында мәктәпне көчкә «өч»легә тәмамлаучылар да йөртә. Авыл тарихында булмаган хәл: бу тимер атларны хәзер күп кенә гүзәл затларыбыз да иярләп чаба. Ничек кенә әле!
Тагын шунысы гаҗәп: өендә уңайлы җиһаз, өстендә затлы киеме юк, ә машинасы бар адәм баласының. Булмый ни – телевизордан көн саен, сәгать саен: «Ал инде, ал, өстәвенә бүләк тә бирәбез», – дип торгач. Әйтерсең, машинаң булмаса, ачтан үләсең!
Бәлки, башка җирләрдә дә шулайдыр: ана капиталын хөкүмәт торакны яхшыртуга, ана пенсиясе, балалар укытуга тотарга кушса да, безнең авылда дистәдән артык гаилә ул акчага машина сатып алды. Андый яшь гаиләләрнең үз фәлсәфәсе: «Торырга әле куышым бар, хатынга пенсияне азмы-күпме барыбер түлиячәкләр, башкаларның балалары укый, безнекеләр дә, Аллаһы боерса, укырлар, надан калмаслар, бүген уңайлылык белән яшәп калырга кирәк, гомер берәүгә дә ике тапкыр бирелми». Бер караганда, алай дип уйлаучылар хаклы да кебек, чыннан да, заман бигрәк тотрыксыз, киләчәк томанлы, иртәгә нәрсә буласын берәү дә белми. Безнең әтиләр «якты киләчәк»кә ышанып яшәделәр, ә нәрсә килеп чыкты?
Авылда, бигрәк тә тап-таза, тауны күчерерлек яшьләр арасында эшсезлек булганда, башка авылларга йә шәһәрләргә эшкә, шабашкага йөрү өчен дә машина кирәк. Ә икенче, өченче, дүртенче бала алып кайту яхшырак заманнарны да көтә ала…
Сез тагын Иске Ибрайда бар гаиләләрдә дә икешәр генә бала икән дип уйламагыз. Өчәр, хәтта бишәр балалы гаиләләр дә бар бездә. Мәсәлән, Җәлил Кадыйров, Җәүдәт Сруров гаиләләрендә бишәр бала тәрбияләнә. Беренчесе машиналы булса, икенчесенең юк әлегә. Хуҗабикә Миләүшә Срурованы мин көн дә диярлек тәрәзәбездән күреп калам: биш баласын, кайсын коляскага утыртып, кайсын күтәреп, кайсыларын ияртеп, бездән ерак түгел торучы энеләренең хәлен белергә бара. Әти-әниләре яшьли үлгәнгә, яшь хатын алар өчен әти дә, әни дә.
«Безгә кая машина алу?! Уннарча ел хастаханәдә санитарка булып эшләгәннән соң, эштән кыскартылдым. Терлекче булып эшләүче иремә балалар тәрбияләүдә, йорт тулы терлекләр үстерергә ярдәм итәргә кирәк», – ди ул.
Әлегә урта мәктәп эшли. 20-30 ел элек алты-җиде йөз укучы укыган мәктәптә бүген ике йөз бала да юк. Ул чакта параллель сыйныфлар икешәр-өчәр иде, ә быел бер унберенче сыйныфны нибары 16 егет-кыз тәмамлады. Болай барса, егерме елдан безнең мәктәп тә яшәүдән туктарга мөмкин. Күпчелек коллегаларым кебек минем дә: «Кая бара бу дөнья?» – дип чаң сугасым килә.
Салих ЗАРТДИНОВ,
ветеран укытучы.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
«Абый, утырт!» яхшыракмы?
Минем өчен Казан Компрессор заводы каршыннан башлана. Халитов урамы тукталышы – Казанның халык иң күп килә торган тукталышларының берсе дисәм, һич ялгыш булмас. Җомга-шимбә көннәрендә бу урамга берәр драматургны алып килеп утыртсаң, һичшиксез, бер дигән сәхнә әсәре туачак. Анда һәр атна берәр комедия, берәр трагедия булмый калмый.
Компрессор заводы каршысында төп «хуҗа» – таксистлар. Автобустан төшүгә, аларның: «Әтнә! Балтач! Арча! Дөбъяз!» – дигән, инде колак ияләшкән рекламасын ишетәсең. Әмма халык бу рекламага алдануны күптән туктатты инде: таксига утырганчы, «абый, утырт»ка утыруны кулай күрә. Дөресен генә әйткәндә, үзем дә таксида йөрүне якын итмим, шулай да, яныма бер таксист килеп: «Әйдә, утыр да, кузгалабыз. Бер кеше җитми. 100 сумга алып кайтам, башкаларга әйтмәссең», – дигән ялварулы тавышын ишеткәч, кайтырга булдым.
Нигә халык таксистларны өнәми? Бу сорау мине күптән кызыксындыра. Аның иң беренче сәбәбе – бәяләрнең кыйммәт булуында. Үзем гел Балтач-Казан арасында йөргәч, «абый, утырт»та йөрүнең күпкә арзанрак булуын аңладым. Аерма 50-100 сум тирәсе чыга. Таксистларның да бит төрлесе бар: берсе 150гә алып кайтам дисә, икенчесе бәяне 200 дип куя. «Нигә шулай кыйммәткә йөртәсез?» – дигән соравыма бер таксист: «Ул акча «чиста» килеш үзебезнең кесәгә керми бит, аның салымын түлисе бар, кайвакыт нәфес котырта инде, шуңа кабул ителгән бәядән дә кыйммәткәрәк йөртәбез», – диде.
Икенче сәбәбе – таксистларның артык кызу йөрүендә. «Әле тагын бер кайтып килергә җитешәм», – дип, алар ике араны күз ачып йомган арада кайтырга телиләр. Үз гомереңне андыйларга ышанып тапшыру кыен. Ә «абый, утырт» бер җиргә ашыкмый, үз көенә кайта. Аның бит кесә калынайтасы юк!
Таксистларның артык дорфа булуы да күңелле түгел. Кайвакыт кеше утыртырга туктаган машинага да «сикерә» алар. Янәсе, безнең урынга туктадың, клиентларыбызны «аулыйсың». Әле күптән түгел генә дә бер таксист, кеше утыртып юлга кузгалырга маташучы бер машина хуҗасын үз күз алдымда «тукмаклап» атты: машина артка чигенгәндә юри (чөнки ул 5-6 метрчиттә басып тора иде) артына чыгып басты, аннан «мине бәрдердең» дип, тозлы-борычлы сүзләр белән тавыш куптарды, башкалары аның сүзен дәлилләде!
Шәһәрара автобусларны инде онытып барабыз. Артык әкрен кайтулары, станциягә кереп озак кеше көтүләре вакыт артыннан куучы заман кешесе өчен кулай түгел. Шуңа да алар «попутка» һәм таксистлар сугышыннан читтә кала.
Бу язмам таксистларны хурлап, гади шоферларны мактап язылмады. Таксистларның да төрлесе була. Әмма аларга бәяләр билгеләүчеләр генә артык салкын кылана кебек. Таксилар да бит халыкны йөртер өчен уйлап табылган, шуны онытмасын иде алар. Кесәне «тешләрлек» бәяләр куеп, көне буе кеше җыйганчы, уртача бәяләр куеп, Казанны берничә урау керемлерәк булачак бит…
Ландыш ГАРИФУЛЛИНА,
КФУ студенты.
Бер яхшының мең михнәте
«Элек без Казанга җәяү дә йөри идек, ат булса, зур бәхет иде ул», – дип искә ала дәү әнием.
Кызык инде, ничек җәяү Казанга барып җитеп булсын?! Безнең авыл белән Казан арасы 130 чакрым бит! Без исә бу юлны җәяү түгел, атта да үтеп бетерә алмас идек. Машина кирәк. Заманасы шул «тимер ат»ныкы бит аның…
Иртән торсаң да, кич ятсаң да, машиналарның выж-выж итеп үтеп киткән тавышын тыңларга туры килә. Бар да каядыр бара, бар да каядыр ашыга. Шәһәр урамнарындагы (хәер, хәзер шәһәрнекендә генә түгел, район урамнарында да) «бөкеләр» аеруча үзәккә үтә. Минутлап, сәгатьләп бер урында туктап калган машиналарның «пип-пип» дип сигнал бирүеннән аерым бер музыкаль композиция язып булыр иде бугай. Бу «бөкедә» утырганда беткән нервылар, алдагы машинаның аз гына булса да алга китүен түземсезлек белән көтү, сабырлык бетеп, кычкырына башлау читтән карап торучыга берникадәр көлке тоелса да, машина йөртүчегә, ай-һай, авыр. Шофёрлар эчтән: «Эх, бу машиналар азрак булса, болай «бөкедә» утырмас идек», – дип уйланадыр, мөгаен. Хәер, һәр машина йөртүченең «бөке» ясауда үз өлеше бар. Бер генә машина хуҗасының да «тимер ат»ына ял биреп, бер-ике көн җәяү йөрисе килми шул. Шуңа күрә аларга «бөке» кайгысын уфтанып булса да түзәргә генә кала…
XXI гасырда машина кеше өчен транспорт кына булып калмый, ул берникадәр дәрәҗәдә уенчыкка әйләнде. Танышларым арасында да машина җене кагылганнар шактый. Илназ исемле танышымның да иртән дә, кичен дә уенда машина гына. «Әллә кайда теләсә нинди начарлыклар эшләп, эчеп йөргәнче, машина белән мавыгуым күпкә яхшырак», – ди ул. Әйе, бу да дөрес фикер, әлбәттә. Ләкин бер зур «ләкин» бар шул. Ул да булса, юлда көткән төрле куркынычлар. Яшьләрнең рульгә утыруына бигрәк тә әти-әни ут йотып тора. Җилдән дә җитез «очып» йөрүләреннән курка алар. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр арасында да машина дип янучылар бар. Әгәр көненә бер тапкыр гына булса да рульгә утырмаса, абыемның да кәефе бозыла, үзен кая куярга белми йөри.
Ә «тимер ат»лары булмаган җәяүлеләр машина йөртүчеләрне еш кына юл кагыйдәсе бозуда, җәяүлеләрне хөрмәт итмәүдә гаепли. Кызганыч, машинага утыру белән, кайберәүләр үзләрен өстен куеп, җәяүлеләрне санга да сукмый. Юл кагыйдәләре белән беррәттән, гади этика кагыйдәсен дә боза алар. «Тимер ат»ка утыргач, йөрәкләре дә тимер кебек ката микән әллә аларның? Рульдәгеләр саксызлыгыннан кеше гомере өзелүен онытмасыннар иде шул…
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.
Юл газабы – гүр газабы
Безнең кияү таксида эшләп алды. Беркөнне безгә керде дә: «Әни, мин бит зур казалы булдым, әйбер урлаттым», – ди. Мин, хафаланып: «Йә Раббым, өегезне бастылармы әллә?» – дим. Кияү: «Әни, алай борчылма әле, чүп кенә», – ди. Шуннан хәлне аңлатты.
– Чүп машинасы бик иртә килә, без йоклап калганбыз. 9 катлы йорт яныннан узганда куеп китәрмен дип, чүп пакетын багажникка салдым. Эш урынына килдем дә пассажирлар көтәм. Ирле-хатынлы килделәр дә әйберләрен багажникка куйганда, пакетны тотып карап, «Син дә ит алдыңмы?» – дип сорадылар. «Әйе, ит алдым», – дидем. Чүп ул дип әйтә алмыйм бит инде. Аларны өйләренә илтеп куйдым. Багажникны автомат белән генә ачып-яптым. Тугыз катлы йорт яныннан узганда чүпне ташлыйм дисәм, чүп юк, – дип көлә-көлә сөйләде кияү. – Минем кебек 9 катлы йорт эзләсеннәр инде, – ди.
Ә бу вакыйганы бүтән бер таксист сөйләде.
– Бер авылга кешеләр илттем. Кайтканда юл буенда бер хатын кул күтәреп туктатты. «Зинһар өчен, мине авылга илтеп куй әле. Безнең авыл моннан 5 чакрым гына. Акчасын түләрмен», – ди. Акча күргәч, фәрештәләр дә азган ди. Шуның кебек мин дә ризалаштым. Илтеп куйдым. «Әйдә инде монда килгәч, авыл каймагы белән чәй эчеп чык», – ди хатын. Өйгә кердек, хатын табын әзерли башлады. Шулвакыт өй янына йөк машинасы килеп туктады. Таза гына ир кеше килеп керде. «Ни эш бетереп йөрисең, ник килдең?» – дип сорый башлады бу. Мин эшнең нәрсәдә икәнен аңлаттым. «Синең кебек каймак ашаучылар күп булды. Ярый, килгәнсең икән, әйдә, эчәбез», – дип куеныннан аракы чыгарды. «Эчмәсәң, гаепле дип, машинаңны сытам», – ди. Мин куркып100 гэчтем. «Хәзер кит инде. 10 минуттан артыңнан чыгам, куып җитсәм, сытып китәм», – ди.
Юлга чыгып, аз гына баргач, эчем авыртырга тотынды. Тиз генә йомышымны үтәп кереп утырдым. Шул арада тагын эчем авырта башлады. Туктасам, куркам, юлымны дәвам итәр идем, хәлем начар. Тиз генә багажниктан чиләк алып, аска җайлап куйдым. Шулай итеп көчкә кайтып җиттем. Шуннан бирле акчага кызыкмыйча, булганына риза булып яши башладым. Шуннан да әйбәте юк, – диде ул.
Әсма әбиегез.
Әлмәт шәһәре.
Машина бар, бала юк ,
Комментарии