Илназ Минвәлиев: «Малайлар тыңламаса – җәза бирәм»

Илназ Минвәлиев: «Малайлар тыңламаса – җәза бирәм»

«Йөргән таш шомара», ди халык мәкале. Безнең заманда бигрәк тә җил урынына очып, кояш белән бергә торсаң, йолдызлар кабынгач йокларга ятсаң гына тормышта нәрсәгәдер ирешеп була. Бүгенге әңгәмәдәшем дә миңа нишләптер тәгәрмәч эчендә әйләнүче тиенне хәтерләтә. Минем белән аралашкан арада да телефон аша әллә ничә кеше белән сөйләшеп, әллә ничә мәсьәләне хәл итте. Бер сүз белән әйткәндә, бар нәрсәне дә булдыра торган егет ул.

, хыялыгыз спортчы булу булган. Һөнәрегез буенча пешекче икәнсез. Җыр дөньясына ничек эләктегез соң?

Мәктәпне тәмамлагач, физкультура укытучысы киңәше белән, педагогия институтының спорт бүлегенә керергә гариза бирдем. Әмма бер баллым җитмәү сәбәпле, анда керә алмадым. Шуннан соң кулинария училищесына юл тоттым. Без кечкенәдән эшләп үскән егетләр, әти дә безне эш сөючән итеп тәрбияләде. Укыганда эшләдем, үз көчем белән, мөстәкыйль рәвештә яши башладым. Кешеләрне ашатып кына калмыйча, җырлап күңелләрен дә күтәрә идем. Шунда берсендә мине Хәмдүнә апа Тимергалиева күреп алган. Сәхнәгә күтәрелергә ул ярдәм итте.

Сольный карьера башлау куркытмадымы?

Хәмдүнә апа белән 5-6 ел эшләгәннән соң, аның фатихасын алып, үз труппамны җыйдым. Инде менә 2001 елдан бирле үземнең төркем белән мөстәкыйль рәвештә эшлим. Җырлар яздырабыз, альбомнар чыгарабыз. Һәр елны яңа концерт программасы төзеп, гастрольләр оештырабыз. Хәзер эстрадада җырчылар бик күп, тамашачыга сайлау мөмкинлеге шактый зур. Шуңа да конкурентлылык та көчле. Ләкин, миңа калса, һәр җырчының үз тамашачысы бар. Ә һәр тамашачының үз җырчысы.

Тамашачы артист халкын бай, җитеш тормышта яши дип белә. Җырлап кына гаилә туйдырып буламы хәзер?

Иҗат белән генә гаилә туйдыру бик кыен. Әгәр гаилә безнеке кебек ишле дә булса. «Җырлап кына акча эшләп була» диючеләргә ышанмагыз (көлә). Җырлау акча китерми, диючеләр дә алдый, бер дә керемсез хезмәт түгел җырлау. Шулай да, сәхнәдә җырлап кына тормыш алып баруы читен.

Җырлаудан башка тагын ни белән шөгыльләнәсез? Сер булмаса, билгеле…

Әллә ни зур эш түгел, вак-төяк белән генә инде (көлә).

Тамашачы һәрвакыт артистларның шәхси тормышы белән дә кызыксына. Сезнең гаилә ничек барлыкка килде?

Хатыным Динара белән әле студент вакытта ук, училищеда укыганда таныштык. Икебезнең дә яшь, кайнар чак. Озын-озак очрашып йөрмәдек, никах укыттык. Гаилә корганда безгә әле 17шәр яшь кенә иде. Хәзер өч малай: Алмаз, Салават, Ильясны үстерәбез. Салават һәм Ильяс спорт белән кызыксыналар, Салаватның тхэквондо буенча дистәләгән медале бар. Минем яшь чакта чынга ашмаган хыялны тормышка ашырып, спортчы булыр, мөгаен.

Хатыныгыз да пешекче, димәк. Ул үз һөнәре буенча эшлиме?

Пешекчелеккә укыса да, аңа хәзер өйдәгеләрне генә сыйларга туры килә. Динара Ислам кануннары буенча яши, намаз укый, яулык япты. Шәһәр үзәгендәге зур сәүдә үзәкләренең берсендә хәләл матурлык салонын җитәкли.

Егетләрне тәрбияләгәндә әти кулы катырак булса әйбәтрәк диләр. Сез еш кына юлда, гастрольләрдә. Улларыгызга вакыт каламы?

Балаларга дип махсус вакыт бүлеп калдырган юк инде. Балалар белән күбрәк әниләре шөгыльләнә. Безне әти кечкенәдән «каты тотты». Мин дә балаларыма шундый тәрбия бирергә тырышам. Бала әти кеше бер әйткәнне аңларга тиеш дип саныйм, безнең гаиләдә шулай. Әгәр сүздән чыга икән, аннан җәзасын ала инде.

Сездә җәзалау методлары да бармыни?

Җәзалау дигәч тә, кагып-сугып түгел инде, билгеле. Егетләрне тормыш итәргә әзер ир булырлык итеп тәрбияләргә кирәк. Минем методлар турникта 10-15 тапкыр күтәрелү, йә «отжимание» ясату. Аның каравы егетләр авырлыкларны җиңәргә дә өйрәнә, физик чыныгу да ала.

Психологлар, мәхәббәт өч елдан артык яшәми, диләр. Сез моңа ышанасызмы? Гаиләдә мәхәббәт мөһимме, әллә хөрмәт булу да җитәме?

Төрле кеше төрлечә: кемдер көчле мәхәббәт белән, кемдер ияләшү белән генә дә гаилә кора. Бер-береңә хөрмәт тә булырга тиеш. Гаилә корганда булган мәхәббәт тагын да зуррак нәрсәгә әйләнә, кеше сиңа тагын да кадерлерәк була башлый. Гаиләдә, миңа калса, мәхәббәт тә, хөрмәт тә булырга тиештер. Мәхәббәтсез яшәү – яшәүме инде ул?! Ярату кешене яшәтә дә, яшәртә дә…

Иҗатыгызга кире кайтып, тагын бер сорау бирим әле. Әгәр матди кыенлыкларны сызып ташласак, барлык мөмкинлекләрегез булса, нинди концерт оештырыр идегез? Хыялыгызда берәр нинди тамаша программасы бармы?

Фантазия зур инде минем! Хәзер халыкның күңелен яулау бик кыен бит. Конкуренция зур булганлыктан гына түгел, зәвык төрле. Менә минем бөтен катлау тамашачының күңеленә хуш килердәй программа эшлисе килә. Хыялда халык җырларыбызның барысын туплап, ретро-концерт ясау теләгем бар. Аннан балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, интернатларда яшәүче балаларның моңлыларын, җырлыларын сайлап алып, аларны җырлатасы иде!

Теләкләрегез изге икән. Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт! Хыялларыгызның тормышка ашуын теләп калам.

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Илназ : «Малайлар тыңламаса – җәза бирәм» , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии