- 23.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №37 (19 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Мин авылда 4 сыйныф татар мәктәбе генә тәмамладым, урысча дәресләр аз керә иде. Анда да «корова», «коза» сүзләреннән башканы өйрәнмәдек. Бер авыз урысча белмәгән көе Казанга килдем, тегү фабрикасына эшкә кердем. Анда да татарлар күп иде, урысча өйрәнә алмый җәфаланып беттем. Шуның аркасында көлкегә калдым.
Элек тычкан, күсе аулап, ак халатлы санитаркалар йөри иде. Бервакыт ишектә кыңгырау шалтырады. Ачсам, шул санитарка басып тора. «У вас мыши есть?» – ди. Мин әйтәм: «У нас Миша юк», – дим. Ул һаман: «Мышь, мышь», – ди. «Фамилия как?» – дим. Ул әйтә: «Какая фамилия? Грызун, мышь», – ди. Мин әйтәм: «Ә, грузин Мишалар күрше подъездда», – дим. «Ничего не понимаете чтоли?» – диде дә чыгып китте. Күрше хатыны кайткач, аңа сөйләдем дә, атна буе миннән көлде. Хәзер үземә 88 яшь булды. Аллага шөкер, «мышь» белән Мишаны аерам, урысчаны ипи-тозлык беләм инде.
Мәсгудә ЮНЫСОВА.
Комментарии