Яшәп тә карыйлар бит, ә!

Дөнья буйлап кризис атласа да, Русияне дә ул үз ятьмәсенә төрсә дә, кайберәүләр аны сизми. Данлыклы миллионер Роман Абрамович, мәсәлән. Аңа инде хәзер күпсанлы фазендалары, артык купшы яхталары һәм Бөекбританиядәге футбол командасы гына кызык түгел.

Финанс кризисы Абрамовичка да кагылды билгеле, аның байлыгы 40%ка кимеде. Ләкин олигархка, хәерчеләр исемлегенә басарга ерак әле. Ул Кариб диңгезе утравында үзенә 90 млн доллар торган искиткеч мәһабәт утар сатып алды. Утрау Франция территориясендә. Миллионерның яңа утары курорт комплексында урнашкан һәм 28 гектар били.

Бу курорт дөньяда иң кыйммәтлеләрдән санала һәм анда башлыча байлар һәм дөнья шоу-бизнесында кайнаучы һәм кино йолдызлары гына ял итә ала.

Роман Абрамовичның яшәү рәвешенә карасаң, Русиядә икътисади хәлләр алай ук мөшкел түгел кебек тоела. Ижау пенсионерлары урамга чыкты

Русиядә пенсионерлар ризасызлык акцияләренә чыга башлады. Башкортстандагы хәлләр турында язган идек. Инде Ижауда да өлкәннәр урамга чыкты. Октябрь аеннан социаль юл йөрү билетының юкка чыгуына ризасызлык белдереп, 1 меңгә якын пенсионер шәһәр мәйданына җыелды. Хакимиятләр Ижау казнасында транспорт ширкәтләре югалткан керемне каплар өчен акча юк, дип белдерә.

Удмуртия хөкүмәте бинасының ишек алдында ачулы пенсионерлар алдында шәһәр хакимияте җитәкчелеге хисап тотты. Түрәләр фикеренчә, пенсионерларга аена транспортка 190 сум җитәргә тиеш.

Каршылык чарасын шәһәр Думасы депутаты һәм иҗтимагый оешма җитәкчесе Андрей Коновал оештырган. Ул социаль юл йөрү билетларының юкка чыгуын транспортны хосусыйлаштыру тырышлыклары белән бәйли.

Сөт мәмләкәте пычрата да

Идел буе төбәкара табигатьне саклау буенча тикшерү идарәсе белдергәнчә, “Вамин ” ширкәтенең “Вамин-Саба” филиалы директоры урынбасарына карата Җинаять кодексының 247 маддәсе 2нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Сүз тиешле шартларны үтәмәү аркасында, куркыныч химик калдыклар белән эш итеп, әйләнә-тирә мохитне пычрату турында бара. Калдыкларны җыю урыны авария хәлендә булганга, ул аны Саба елгасына агыза, нәтиҗәдә, су химикатлар белән пычрана.

Саба елгасының пычрануы турындагы эш судка тапшырылды, дип хәбәр итә Росбалт агентлыгы. Аны Саба район суды караячак.

Яңа акча

Беренче октябрьдән әйләнешкә яңа тәңкә – 10 сумлык керәчәк. Кәгазь унлыкның куллану вакыты бер елдан кимрәк булса, тәңкә 25-30 елга чыдый. Моның белән Үзәк банк 10 ел эчендә акча басу өчен тотыласы 18 млрд сумны янга калдырачак.

Ләкин яңа тәңкәләрне басу чыгымнары гади халык җилкәсенә төшәргә мөмкин. Товарны автоматлар аша сатучылар хәзер аппаратларны яңа тәңкәгә көйләргә тиеш. Һәр җиһазны үзгәртү кимендә 50-60 еврога төшәчәк. Бу чыгымны каплар өчен, сатучылар товар бәясен күтәрә. Хәзер үк инде күп урыннарда чәй, кофе, сөт 5әр сумга кыйммәтләнде.

Аңгырайтучы эчемлек тыела

Дәүләт Думасы палаткаларда, киоскларда һәм ларекларда җиңелчә алкогольле коктейльләр сатуны тыю турындагы закон проектын карарга ниятли. Соңгы вакытта мондый коктейльләр аеруча яшьләр арасында популярлашкан иде. Бу эчемлекләр газлы булганга бик зыянлы: ул тиз исертә һәм башны аңгырайта. Дәүләт Думасы моны туктатырга җыена. Татарстанда эшсезләр арта

450 меңнән артык кеше ел башыннан эш сорап мөрәҗәгать иткән. Татарстанда 54,7 мең кеше эшсез, дип санала. Бу хакта берлекләре Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова хәбәр итте. Ял итәргә җибәрелгән һәм ярты гына көн эшләгән татарстанлылар саны да 76 меңнән артты, диде ул.

Татарлар – Себергә

Татарлар Себергә китәргә җыена. Сөргенгә түгел, II Бөтенрусия фольклор фестиваленә. Быел ул 24-28 сентябрьдә Төмән шәһәрендә узачак. Нигә андамы? Төмән – Себер татарларының төп рухи башкаласы. Мәсәлән, данлыклы Идегәй шунда яшәгән. Себердә өйрәнеләсе әдәбияты һәм мәдәнияте дә шактый. Ә халык санына килсәк, бүген анда 300 мең яши! Федераль Сабантуй ел саен бер шәһәрдә үткәрелмәгән кебек фольклор фестивале дә шәһәрдән шәһәргә күчеп йөриячәк. Киләсе елга Саратов яки Пермь төбәкләре күздә тотыла.

– Әлеге фестивальне җырлап-биеп кайтыр өчен генә оештырмыйбыз. Анда – безнең тарих, традиция, менталитет. Һәр этник төркем бары тик үз шәһәрендә генә башкарылган җырларны җырлый, үз ягындагы сөйләмне куллана, – диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

– Фольклор фестивалендә узган ел 300дән артык кеше катнашты. Татар халкының никадәр зур, төрле, ләкин шул ук вакытта бер, уртак булуын күрсәтүне максат итеп куябыз. Быел жюри әгъзаларына 120дән артык номер карарга туры киләчәк: туй йолалары күренешләре, солдат озату, Себерләрнең аяк уеннарын һ.б. Жюри комитеты рәисе Рәсим Ильясов – әлеге өлкәдә шактый тәҗрибәле кеше, – диде оештыручыларның берсе Фәнзилә Җәүһәрова.

– Себер татарлары ул – безнең милли байлык. Алга таба без ул якларны өйрәнәчәкбез. Менә Японнарда бер генә милләт. Ләкин алар вак үзенчәлекләрен казып чыгарып, шуларны күтәрә. Чөнки бу милләтне үстерә! Фольклор фестивале дә – татарны яңа дәрәҗәгә күтәрүгә бер адым, – дип саный тарихчы Дамир Исхаков.

Фестивальнең бюджеты – 6 миллион сумнан артык. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев та килер дип көтелә. “Шулкадәр акча түгеп, нигә оештыралар аны?” – дисәгез, җавабым әзер. “Түгәрәк уен” фестивале өлкәдәге милли тормышны җанландырырга, халыкны тупларга ярдәм итә. Мондый чаралардан соң халкыбыз татарлыгын тоя, татар булуы белән горурлана. Фольклорга бай Себер ягыннан Русиянең төрле почмагыннан килгән милләттәшләребез рухи яктан баеп кайтачагына шик юк.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Түрәләр намуслымы?

Русия Президенты инициативасы белән югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр кереме турында декларацияләрен күрсәтә башлаган иде. Киләсе елдан мондый мәгълүматларны калган чиновниклар да бирәчәк.

Менә Президент түрәләрнең кереме турындагы хисапларның дөреслеген тикшерү турында фәрманын имзалады. Документта тикшерү тәртибе дә билгеләнә.

Югары чиннарның кереме турындагы декларацияләрне тикшерү салым хезмәте, хокук саклау оешмалары хисабы, партия, Җәмәгать палатасы вәкилләре биргән мәгълүмат нигезендә башланырга мөмкин. Аноним хатлар исәпкә алынмаячак, диелә рәсми чыганакларда.

Хәзер указ нигезендә теләсә кайсы чиновникның, хәтта Россия премьер-министрының да керем һәм милек турындагы декларациясе тикшерелергә мөмкин. Шулай ук теге яки бу вазифага дәгъва итүченең мәгълүматлары да тикшерү уза ала.

Дмитрий Медведев декларациясендә мөлкәтен күрсәтергә оныткан дәүләт түрәләрен эшеннән азат итәргә рөхсәт бирде.

Ләкин әлеге гамәлләр коррупциягә каршы көрәш нисбәтеннән оештырылса да, күпләр аның файда китерәчәгенә ышанмый.

Комментарии