Тагын этләр турында

Наил Аланның “Казанда этләр вәхшиләрчә үтерелә” (“БГ” 2009 ел, 4 март) дигән язмасын укыгач, җавап язмый булдыра алмадым. Кыргый этләр язмышын, хуҗасыз этләрне тоту хезмәте (СОБЖ оешмасы) эшчәнлеген яхшы белгәнгә күрә, җыелыш соң башлануга да карамастан (кичке 7дә), Тынычлык бистәсеннән Химиклар сараена бардым.

Ул җыелышта 200 түгел, 40-50 кеше генә иде. Аларның да күбесе урам һәм шәһәр яны урман-кырларында тулып ятучы уннарча мең этне (чынлыкта, алар ерткычка әйләнгән) яклаучылар булды.

Ул этләр ондатра, кондыз (бобер) ояларын туздыра. Алай гына түгел, алар йорт хайваннарын ашарга һәм кешеләргә һөҗүм итәргә дә күп сорап тормый. Берничә мисал китерәм: Тынычлык бистәсе белән Отар арасындагы сазда аккошлар бар иде. Шуларның икесе – ата-ана, өчесе 2008 елның җәендә туган кошчыклар. Этләр өч кош баласын, шунда ук бер кондызны ашады. Бу мин күргәне генә. районында иллеләп сарыкны будылар. Ә ул сарыклар үлемен башта Татарстанда бөтенләй яшәмәүче росомахага сылтадылар. Аучылар саклап торып атып үтергәч кенә, моның кыргый этләр эше икәне беленде. Контейнерларны чистартып йөргәндә, 6 эттән торган төркем үземә дә ташлана язды. Кулымда көрәк булмаса, эш нәрсә белән беткән булыр иде әле, билгесез.

Түбәндәге вакыйганы да һәркем ишеткәндер: Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчелек белән көрәш идарәсе начальнигы 14 яшьлек улы белән Коры елга бистәсенә барган. Анда малайга ниндидер эт ташланган. Подполковник улын коткарырга теләп, эткә аткан, ә пуля улы күкрәгенә тигән. Шул әрнүдән ата үз-үзенә аткан. Менә сиңа кызганыч “кыргый” этләр. Ул ерткычларны кайда туры килә, шунда кырырга кирәк. Алар төрле авыру таратучылар да бит әле.

СОБЖда узган елның 1 мартыннан апрель уртасына кадәр эшләдем. Шул ай ярым вакыт эчендә директор Рөстәм Нуруллин һәм аның энесе (директор урынбасары) бер генә көн дә эшкә чыкмады. Эшне бер ялгызы Ирина исемле кыз алып бара. Хуҗасыз йорт – ятим йорт, дигәндәй, СОБЖ эшендә дә бернинди тәртип юк. Рәхәт бит ул эшкә бармый гына зур эш хакы алып яту. СОБЖ карамагындагы берничә оешма эт җыярга тиеш, тик алар бернәрсә эшләми диярлек. Бик сирәк кенә 4-5 көчек алып кайталар. Андый СОБЖ җитәкчеләре булганда, бөтен республиканы кыргый эт басып алачак. Ә аның үзендә коточкыч антисанитария, кая карама үлгән эт, көчек ауный. Шул сәбәпле әлеге оешма эшчәнлегенә күпме акча бүленүе һәм аның ничек тотылуын бик җентекләп тикшерү кирәк.

Илһам МИНДУБАЕВ.

шәһәре.

Ачык хат

Президенты

М.Ш. Шәймиевкә

Быел 30 августта Республика көне – Татарстанның Суверенлык бәйрәме Яр шәһәрендә бөтенләй үткәрелмәде.

Шәһәр үзәгендә, ягъни “Азатлык” мәйданында бары тик Чәчәк бәйрәме узды. Бу бәйрәмнең асылы, төп идеологиясе рус халкы әкиятләрендәге “Өч баһадир”га (“Три богатыря”) багышланган иде. Аларның чәчәкләргә күмелгән өчәр метр биеклектәге атлары һәм кулларына корал тоткан гәүдәләре башка экспонатларга караганда өстен булып, халыкның игътибарын үзенә җәлеп итә. Янәшәдә “Аленький цветочек” һәм “Дед Черномор”. Әйтерсең лә 30 август – Республика көне түгел, ә рус әкиятләре көне. Элеккеге елларда халык әкиятләренә дә урын бирелә иде. “Су анасы”, “Шүрәле”, “Камыр батыр”, “Гөлчәчәк”, мәшһүр Сөембикә образы һәм башкалар милләтебез вәкилләре күңеленә хуш килә, шатлык һәм горурлык өсти иде. Быелгы Чәчәк бәйрәмендә боларның берсе дә булмады.

Коралланган һәм атка атланган “Өч баһадир”ның Чәчәк бәйрәменә, бигрәк тә Республиканың суверенлык игълан иткән көненә нинди мөнәсәбәте бар икән? Чынлап фикер йөрткәндә бернинди мөнәсәбәте юк. Ләкин мәкер дигән нәрсәне искә алганда, аның мәгънәсе бик ачык сизелә: “Менә сезгә ! Көтеп торыгыз! Безнең кулда корал әзер!” Димәк, “Өч баһадир” – безнең табигый омтылышыбызга, киләчәккә карата кисәтү символы һәм турыдан-туры каршы чыгу булып тора. Шулай булгач, киләсе елда мондый кораллы кисәтүчеләргә Чәчәк бәйрәмендә һәм башка очракларда да урын булырга тиеш түгел.

Республика көнендә үткәрелә торган Чәчәк бәйрәмендә чәчәкләрдән төзелгән Татарстан флагы һәм гербы, халкыбызның яраткан ашамлыклары чәкчәк, бәлеш, өчпочмак һәм башкалар урын алса – болар һәркем тарафыннан табигый рәвештә кабул ителер иде, бәйрәмне бизәүче күренешләр булыр иде. Киләчәк бәйрәмнәргә шуны тәкъдим итәбез.

Көне буе яңгыраган җырларда да милли моң бөтенләй ишетелмәде. Бәйрәмне ачып җибәрү рус телендә булды.

Мондый хәлләр шәһәр җитәкчеләрен һич тә бизәми. Узган 2007 елда да шундый ук хәл булган иде һәм Сезгә бу турыда хәбәр җиткерелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.З.Зәйнуллинның бу уңайдан А.Г.Гобәйдуллинга язган җавап хатында (исх. № 1208 от 12.11.07 г.) “күрсәтелгән кимчелекләрне искә алып эш итү күздә тотыла” дип язылган. Әмма бу вәгъдә 2009 елда тормышка ашмады.

Хөрмәтле Президент әфәнде! Сез бу хатны игътибарсыз калдырмассыз дип ышанабыз.

Бу хат Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәге Яр Чаллы бүлеге җыенында кабул ителде.

Җыен рәисе

Җыен сәркәтибе Гамил Камалетдинов

тарафыннан язылды.

Татарым, кайчан уянасың син?

…Кайдадыр зәңгәр күкнең хыяллар тормышка аша торган җиденче катында һәр милләтнең бәхет агачы үсә. Татар теленең агачы – имәндер, мөгаен. Шундый зур, матур, бөек, мәгърур, олы агач… Аның яшел куе ботаклары кояшка үрелергә, үсәргә, киңәергә тели, ләкин татар телен азрак кулланган саен, яфраклары саргая, ботаклары сирәгәя шул аның. Димәк, милләтебезнең моңсу көзе җитә. Ямансу күренеш…

Казандагы бер атаклы фестивальдән әйләнеп кайтканнан бирле, шушы уй башымнан бер секундка да китми. “Мин – ТАТАР!” дип йөрүчеләр, кайда сез? Хәтта татар телен камил белүчеләр дә, аңласын дип, урысча тыкылдаган була. Әлбәттә, һәр милләтне хөрмәт итәргә кирәк, ләкин урысны хөрмәт итә-итә юкка чыгабыз бит инде! Нигә без, татарлар, вата-җимерә урысча сөйләшергә тиеш? Нигә башка милләтләр, безгә ихтирам күрсәтеп, бераз гына булса да татарча белми?

Хәзер авылларда да хәл аяныч: “модно” түгел, янәсе!!! Яшьләрнең – татарлыгын, урыс теле урыслыгын югалтты инде. Ике телнең берсен дә юньле-рәтле итеп белмиләр бит! Нишлисең син, татар? Исемең генә түгел, җисемең дә бетә ләбаса!…

Оптимизация булу сәбәпле, безнең мәктәпкә күрше авыллардан укучылар килеп йөри башлады. Алар белән бергә мәктәпкә яңача аралашу теле – рус теле килеп керде. Тәнәфесләрдә аһәңле, саф туган телемдә яңгыраган сөйләм ишетү тансык хәзер.

Татарым, кайда синең горурлыгың? Телең, милләтең өчен көрәшергә теләмисеңмени? Изелеп яшәү Явыз Иван дәверендә калган дип уйламагыз! Без һаман да изелеп яшибез. Татарлар, сез ничектер, әмма мин болай яшәүдән кызык тапмыйм.

Руфинә ГАБДРАХМАНОВА.

Азнакай шәһәре.

Телебезне чистартырга кирәк!

Соңгы елларда татар телен куллануга зур игътибар бирелә башлады. Урам исемнәрен татарчага тәрҗемә итү, тукталышларны ике телдә дә игълан итү, инде күнегеп беткән, башкача әйтергә мөмкин түгел кебек тоелган рус һәм чит телдән кергән сүзләрне татарчалаштыру, аларның борынгы татарча тәрҗемәләрен кире кайтару дисеңме. Классны – сыйныфка, библиотеканы китапханәгә алыштыру зур кыенлыклар тудырмаган булса, революцияне –инкыйлабка, экономиканы – икътисадка, компьютерны санакка үзгәртү күпләргә бик җиңел булмады.

Шуның белән бергә телебездәге рус сүзләре бер дә кимемәде. Сөйләмендә бер генә рус сүзен дә кулланмаган кеше табылса, аны Гиннесның рекордлар китабына кертергә кирәк. Тик андый кешеләр бар микән әле ул? Тәрҗемәләрен белә торып, сүзләрне урысча әйтүне кулайрак күрәбез түгелме соң? Автобуста барганда тыңлап барам: ак яулыклы татар әбиләре сөйләшә, үзләре вата-җимерә урыс сүзләрен дә кыстырган була. Яшьләр турында әйтмим дә инде. 5-6 яшьлек татар балаларының үзара уйнаганын күзәтеп торсаң, урыс сүзләре ишетми калмассың. Русиядә яшәгәч, урыс теленә ияләшүме бу, әллә инде “текә” булып күренергә тырышумы?

Сүзләрне татарчага тәрҗемә итү, аларның әллә кайчан югалып калган тәрҗемәләрен кире кайтару – әйбәт күренеш, әлбәттә. Тик инде ияләшкән, күп телләрдә бер үк төрле булган сүзләрне тәрҗемә итеп азапланганчы, бәлки, иң элек телебезне җөмлә саен кереп “кысылучы” урыс сүзләреннән чистартыргадыр?

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Арча районы, Мөндеш авылы.

Кайтаваз

Гаделсезлек

“БГ”ның 29 июль санында басылып чыккан “Табышмак” дигән мәкаләне укыгач, мин дә үз фикеремне язарга булдым.

Галиәхмәт бабай фаҗигасен язган Габдрахман Хәмидинең кыскача язмасын уку белән, эшнең нидә икәне гади кешегә дә бик ачык аңлашыла. Әбинең соңгы көннәрен яшәвеннән файдаланып, тизрәк бәреп-сугып, әти-әнисе Эльвираны пропискага керткән. Аларны ике бүлмәле фатир кызыксындырган, ә бабай турында онытканнар, бәлки әле ул да үлеп китәр дигәннәрдер. Ә бабай исән, аны, беренче группа инвалидын, кем карар, кем кайгыртыр?! Яшь кыз бала олы яшьтәге чирле бабайны карый алмый бит инде, карамаячак та. Бу мөмкин дә түгел.

Җиңү көненең 65 елын бөтен ил зурлап бәйрәм итәргә җыенганда, Ватан сугышы ветераны, беренче группа инвалидны шундый стресс хәлендә тотарга кемнең хакы бар? Русия, Татарстан хөкүмәте бар сугыш ветеранын да фатирлы итәргә тырыша. Ә монда суд ясап яталар. Суд Эльвира файдасына тәмамланды, дип язганнар.

Йорт хуҗасы булган бабай исән, ә ул Эльвираның анда пропискада булуын да, яшәвен дә теләми. Димәк, басып керәләр булып чыга. Имеш, Эльвираның хокукы бозыла, ә аның анда бабай ризалыгыннан тыш яшәргә хакы бармы соң?

Бабайның үз кулы белән язылган язуы да газетада басылган. “Эльвира чужая” дигән. Тагын нинди дәлилләр кирәк?! Эльвира пропискадан үзе төшәргә тиеш.

Кем чирле, инвалид, 86 яшьлек сугыш ветеранын карый, продуктлар сатып алып кайта, аш-су әзерли, көненә 4-5 мәртәбә ашата, өс-киемен, урын-җирен юа, фатирын һәм үзен юа – менә кемгә булырга тиеш прописка һәм фатир.

Сугыш ветераннары бик аз калып бара. Мәктәпләргә очрашу кичәләренә алып барырга да табып булмый бит аларны. Кешеләрдән дә оялмыйча, суд ясап, бабай фатирын бүлеп ятасыз. Гомере булса, бәлки, ул әле тагын 10 ел яшәр. Алладан куркыгыз, бабайның күз яше, рәнҗеше төшмәсен. Кешегә карата начар гамәлләр кылмагыз, рәнҗетмәгез. Коръәндә: “Каргамаса да, күз яше төшәр”, – диелгән. Алла сакласын.

Ф.КАЛЬМЕТОВА,

Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Яр Чаллы шәһәре.

Җанварлар сөйләве

(Мәсәл)

Җыелды аланда җанварлар

Үткәрергә .

Аю түргә утырган

Алдан билгеләп куелган.

Тирәсендә бүреләр,

Арысланнар, төлкеләр.

Аю тәкъдиме белән

Югарыга үттеләр.

Калды читтә куяннар,

Тычканнар, йомраннар.

Сүз әйтергә куркып кына

Авызларын йомганнар.

Аптырап калды алар,

Нинди без сайлаучылар?!

Югарыга үттеләр бит

Безне ашаучылар.

Безнең сайлаулар да

Моннан ары китмәгән.

Халкыбыз сәясәттә

Әле дә җитлекмәгән.

Әнәс НАЗЫЙМОВ.

Бөгелмә.

Комментарии