- 23.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №38 (23 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Рамазан айларын ямьләп, Дәрвишләр бистәсендә тагын бер мәчет сафка баса. Узган җомгада аны ачу тантанасы үтте. Мәчетнең имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Хәсәнов бу бәйрәмгә бик катлаулы чор аша килде.
2002 еллар иде, ахры, җитез хәрәкәтле бер бабай мине эзләп килеп керде. “Менә мәхәллә оештырдык. Мәчет булдырмакчы идек, ләкин аяк чалучылар бик күп”, – дип зарланды ул. “Атна” информацион-аналитик телепрограммасын әзерләгән вакытым. Моң-зар белән мөрәҗәгать итүчеләр бихисап. Монысын чиратка куймыйча, барып күрергә вәгъдә иттем…
Мәчет төзелешенә иганәчеләр дә табылган. Инде нигезен кора башлаганнар. Ләкин туктарга мәҗбүр булганнар. Җир бирелү турында документлар булуга карамастан, төрле оешмаларга шикаять өстенә шикаятьләр киткән. Мәчет салдыруга каршы чыгучылар руслардыр, башка дин кешеләредер, диярсез. Юк шул, башлап йөрүчеләр – нәкъ менә үзебезнең милләттәшләр (аларны мөселман дияргә тел әйләнми). Катлы-катлы тапшырулар әзерләсәк тә, зур кешеләргә чыгып аңлатсак та, шикаять итүче милләттәшләребезне оялтырга тырышып карасак та, барып чыкмады. Тынычлык килмәде. Шикаять авторлары: “Нагорный”да бер мәчет бар инде, шул җиткән”, – дип кенә торды. Әхмәт абый кичләрен өйгә шалтыратып, сәгатьләр буе эчен бушата, тирә-юньдәге мәнсезлеккә гаҗизләнүен сөйли иде. Беркөн гомер иткән карчыгы Һашига апа да шалтыратып, үтенечен әйтте: “Илфат, Әхмәт абыеңны син үгетләп кара әле, бәлки кул селтәр, тынычланыр. Мәчет булдырам дип, бабайсыз калабыз бит…”, – диде ул.
Күпме генә тырышсак та, мәчет салынмады. Шау-шу кузгалгач, иганәчеләр дә китеп барды. Ләкин Әхмәт бабай гына тынычлана алмаган икән. Беркөнне шалтыратып, мине мәчет ачылу тантанасына чакырып шаккаттырды. Чын күңелемнән сөендем, шатландым бу хәбәр өчен…
Дәрвишләр бистәсеннән Арча юлына чыкканда, сулга Әкигә борылып кереп киткәч, җыйнак кына, ләкин мәгърур кыяфәтле мәчеткә барып төртеләсең. “Мин күрми калырга мөмкин, Әхмәт абыең сезне каршы алырга кушты”, – дип мине күрүгә, яныма килеп басты Әхмәт абыйның хәләле Һашига апа.
Әхмәт бабайны бик тиз эзләп таптым. Кочаклап алды ул мине. “Менә бит, энем, теге мәчет язмаган булган инде, монысы бик матур… – дип тезеп китте ул. – Рәхмәт инде, теге вакытта бу бабай туйдырып бетерде, димәдең, тыңладың”.
Беренче ният кылган урыннан читтәрәк булуы яхшыга да булгандыр әле. Чөнки бу тирәдә генә мәчет юк. Ә бу мәчет бизәп торган Яңа Наратлык бистәсендә 300ләп хуҗалык бар. Анда яшәүче меңнән артык кешенең күбесе татар. Мәчеткә янәшәдәге Киндери бистәсеннән дә мөселманнар йөри алачак.
Ул тулысынча хәйрия һәм сәдака акчасына төзелгән. Мәчет җирен шәхси кулдан сатып алучы һәм аны төзүче – “Фортэкс” төзелеш ширкәте директоры Рәүф Галләмов. Аңа узган елның 11 ноябрендә беренче нигез ташы салынган булса, инде менә беренче тәравих намазлары укылды.
– Моннан 50 ел элек бу җирләрдә буш кыр иде. Инде тулы бер буынны үстереп очырдык. Ул туган җиребезгә әйләнде, иманлы нигез булса иде, – диде Рәүфнең әнисе Фәрдия апа.
– Үзем шушында туып үстем. Әнием Әтнә ягыннан, әтием Теләчедән. Үз туган ягымны матурлыйсым килде. Әлеге Аллаһы йорты тирә-якка иман нуры сирпеп торсын. Инде безнең бурыч: бирегә килеп, Аллаһыга якынаю, иманыбызны ныгыту, җәмәгать белән берләшү, – ди мәчет төзеткән егет Рәүф. Мәчет аның бабасы хөрмәтенә «Бистә нуры Габделгалләм» исемен йөртәчәк.
Безнең куллар догага күтәрелгәндә: “Безнең өчен дә шулай дога кылучылар булса иде”, – дип инәлеп Аллаһыга ялварабыз. Габделгалләм бабайның рухы шаттыр, менә нинди инсафлы балалар тәрбияләгән бит алар. Шулай дип уйларга өлгермәдем, тантанага килгән мөфти Госман хәзрәт вәгазе белән уемны дәвам итте:
– Күптән түгел “Әниләр” мәчетендә гыйбадәт вакытында бер 20 яшьләр чамасындагы егетнең сәҗдәгә китеп елый-елый нидер ялваруын күрдем, кызыксынмый булдыра алмадым. Яп–яшь кешегә ни җитми икән? Аның җавабы мине шаккаттырды. “Минем әле әти-әнием намазлы түгел, шуларны иманлы итәргә язсын иде, дип ялварам”, – ди егет. Менә нинди заманга җиттек. Өлкәннәрне балалары тәрбияли, – диде ул.
Барыннан да бигрәк Әхмәт хәзрәтнең шатлыгы эченә сыймый. “Энем, бар авыруларым онытылды. Очып йөргән кебек хис итәм үземне. Нинди зур шатлык бит, мәчетле булдык! – ди ул миңа. Мәчет төзелешенә өлеш керткәннәргә, аны төзеткән Рәүфкә рәхмәтләрен укый.
– Теге чактагы кебек каршы чыгучылар булмадымы соң, – дип сорыйм.
– Аллаһыга мең шөкер, киресенчә, ярдәм итеп кенә тордылар. Аларны санап бетерерлек түгел, шуңа әйтеп тә тормыйм. Менә ян күршедә керәшен татары Петр Михайлович гаиләсе. Хәтта шул Петр да ярдәм күрсәтте, Аллаһы бер ул, дип сәдакаләргә кадәр кертеп бирде.
Дөрестән дә, күршеләрнең мул бакчалары үз кочагына сыендырган кебек мәчетне. Кояшка үрелгән биек алмагачлар кып-кызыл эре алмаларын мәчет ишек алдына сузган…
Мәчет үзе зур түгел, ләкин бик уңайлы. Беренче катта тәһарәтханә һәм ифтар мәҗлесләрен оештыру өчен кечкенә аш бүлмәсе урнашкан. Икенчесендә – 100дән артык кеше сыйдырышлы намаз уку залы. Өченчедә белем алу өчен мәдрәсә эшләячәк. Комплекс мәчет һәм хуҗалык бинасыннан тора. Корбан чалу өчен махсус урын бар. Биредә бар да югары зәвык белән эшләнгән. Әнә авыл коесына охшатып ясалган су белән тәэмин итү скважинасы гына да нинди ямь биреп тора.
Тантанага килгәннәр бу проектны башка мәчетләр төзелешенә дә тәкъдим итәргә кирәк, дип тапты.
– Кызганыч, зур мәчетләр салып куябыз да алар буш тора. Аларны тотасы да бар бит әле. Менә мондыйлар кулай. Инде анда халык сыймый башлагач, икенчесен дә салырбыз, – диде бу нисбәттән Госман хәзрәт.
Казан шәһәре хуҗасы Илсур Метшин бәйрәм белән котлап, бирегә ут үткәрү, юл салу мәсьәләләрен хәл итешергә вәгъдә итте. Мәчетнең имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Хәсәнов аңа мәхәллә булдыруда документларын тәртипкә китерүдә күрсәткән булышлыгы өчен рәхмәтен белдерде. Кем белә, теге 2002 елда ук бүгенгедәй игътибар, илтифат булган булса, Әхмәт бабай бу бәхетне шулай озак көтмәс, озак азапланмас иде. Соңгы 7 ел аның сәламәтлеген шактый какшатты. Киләчәк якты, тыныч булса иде. Аллаһының тагын бер йорты “Бистә нуры Габделгалләм” иман, иминлек чыганагы булсын!!!
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии