- 23.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №38 (23 сентябрь)
- Рубрика: Архив
2008 елның декабрендә Багдатка сәфәре вакытында АКШның элекке Президенты Дҗордж Бушка ботинкасын ыргыткан Гыйрак журналисты Мунтазыйр әл-Зәйди иреккә чыгарылды. Матбугат алдында ясаган беренче чыгышында ул төрмәдә чакта хакимияттәге югары дәрәҗәдәге рәсмиләр тарафыннан азаплануга дучар булуын әйтте. Үзен җәберләгән кешеләрнең исемен соңрак игълан итәргә вәгъдә иткән Зәйди башта аларның үзеннән гафу үтенүен таләп итә.
Гыйраклы журналистның матбугат очрашуында көтмәгәндә АКШ башлыгы Бушка ботинкасын ыргытуы күпләрне аптырашта калдырган иде. Буш башын иеп кенә сакланып калды.
Зәйди, чит ил башлыгына һөҗүм итү гаебе белән кулга алынып, 3 ел төрмәгә хөкем ителде. Телевидение каналы хезмәткәре булган Зәйдинең җәзасы, элек хөкемгә тартылганы булмаган өчен, 3 елдан 1 елга киметелде. Үзен исә төрмәдә тәртипле тотканы өчен, 3 айга иртәрәк чыгарылды.
Зәйдигә зур тәкъдимнәр ява
Бушка ботинкаларын салып ыргыткан өчен гарәп халкы тарафыннан каһарман дип игълан ителгән Зәйди хәзер күбрәк таныла башлады. Daily Telegraph газетасы хәбәрләренә караганда, Зәйдигә хәзергә кадәр машина, фатир алу һәм аны өйләндерү тәкъдимнәре булган.
Мароккода яшәүче бер гыйраклы бай, мәсәлән, Зәйдигә кызын кияүгә бирергә уйлый. Шулай ук Согуд Гарәбстаныннан бер кеше Бушка ыргыткан ботинкалар өчен 10 миллион доллар түләргә әзер булуын әйткән.
Әл Бәгъдадия каналының элекке башлыгы исә Зәйди төрмәдән чыгуга, 4 бүлмәле фатир, яңа машина һәм сәламәтлек чыгымнары өчен түләргә вәгъдә иткән.
Зәйди эшләгән телеканалга аңа кияүгә чыгарга теләгән күп санлы хатын-кызлар шалтыраткан. Мароккодан шалтыраткан тагын бер кеше йөгәне алтыннан эшләнгән ат бирергә теләгән.
Зәйдинең бу гамәленнән соң интернетта ботинка ыргыту турында яңа уеннар дөнья күрде, урамнарда исә вәзгыятьне сурәтләгән күлмәкләр сатыла башлады.
Ботинкаларның Төркиядә эшләнгән булуы мәгълүм булганнан соң исә, аңа сорау артты. Әлеге ботинканы җитештергән төрек ширкәте, кризис булуга карамастан, эшчеләре санын арттырырга мәҗбүр булды. «Bye-bye Bush» дип аталган яңа ботинкалар Багдат урамнарында модага әйләнде.
Гарәп мәдәниятендә кешегә ботинка ыргыту – хурлау билгесе буларак кабул ителә. Төрмәдән чыккач чыгыш ясаган Зәйди Американың илгә басып керүе һәм чаралар вакытында күпләп кеше һәлак булуына протест белдерү өчен ботинкасын ыргытуын әйтте.
Мәтин КАРЫШМАС
Русия Думасы төбәкләрне санламый
var flashvars = {
configFilePath : “/GetFlashXml.aspx?param=3154|user|video” };
var params = {allowFullScreen: “true” , wmode:”transparent”}; var attributes = {id: “MediaPlayer”,name: “MediaPlayer”};
swfobject.embedSWF(“/flash/MediaPlayer.swf?cache=”, “video_div_3154”, “384”, “357”, “10.0.0”, “/flash/expressInstall.swf”, flashvars, params, attributes); function setFlashHeight3154 ( divID, height ) { var obj = document.getElementById( divID );obj.style.height = height + 'px';}
Соңгы елда гына төбәкләрдән Дәүләт Думасына 1351 канун проекты юлланган. Әмма аларның күбесе җавапсыз калган. Кайберләре 7-8 ел каралмыйча ята ди, төбәктәге депутатлар.
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев сүзләренчә, бүген Русия Думасында республика депутатлары тәкъдим иткән меңнән артык проект җавапсыз ята. “Быел гына да Мәскәү Татарстаннан булган 20ләп проектны игътибарсыз калдырды, – ди Разил Вәлиев. – Бу дәүләтебезнең унитарлык юлыннан баруы турында сөйли. Татарстанның хокук мәйданы тарая. Билгеле, без моның белән килешә алмыйбыз. Канәгатьсезлек белдереп, Русия җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать иттек. Әмма яхшы якка үзгәреш юк”.
Татарстан тәкъдим иткән канун проектлары арасында милли компонентка кагылганнары да бар. Вәлиев сүзләренчә, алар узган елның апрелендә Русия мәгариф канунына үзгәрешләр кертү, милли компонентны кире кайтару тәкъдиме белән чыккан. Әмма ул әлегәчә Русия Дәүләт Думасында каралмаган.
– Думадагы һәм төбәктәге депутатлар арасындагы аңлашылмаучанлыкларның төп сәбәбе исә кануннарның камил булмавыннан килә. Узган 5 ел эчендә генә дә мәгариф турындагы канунга 50дән артык үзгәреш кертелде. Димәк, бу канун камил түгел. Чөнки канунны эшләгәнче аның нигезен аңларга, субъектлар, андагы белгечләр, депутатлар белән киңәшләшергә кирәк. Әмма бу эш бик түбән дәрәҗәдә үтәлә, – ди депутат Разил Вәлиев.
Русия Дәүләт Думасында төбәкләрне хөрмәт итә башласыннар өчен нәрсә эшләргә кирәк дигәнгә, җирле депутатларның күбесе иңбашын сикертә, мәсьәләнең бик катлаулы булуын әйтә. Депутат Разил Вәлиев проблемадан чыгу юлын халык ярдәмендә күрә. “Канун чыгаручы кеше буларак, мин Русия хакимиятенә кануни рәвештә мөрәҗәгать итүне дәвам итәргә кирәк, дип уйлыйм. Әмма бу гына җитми. Без Русиядә ватандашлык җәмгыяте төзергә омтылабыз. Бу очракта халык активрак булырга тиеш. Халык бездән дә, Русия җитәкчелегеннән дә ныгытып таләп итсә, бу очракта гына уңышка ирешеп булачак”, – ди ул.
Башка төбәкләрнең дә Русия Дәүләт Думасы белән багланышлары мактанырлык түгел. Мәсәлән, соңгы чакырылышта Санкт-Петербургның – 59, Самара белән Чиләбенең – 53, Сахалинның – 34, Киров өлкәсенең 21 проекты игътибарсыз калган. Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы чакырылышта төбәкләр тәкъдим иткән барлыгы 800гә якын проект кире кагылган, нибары 65е кабул ителгән.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Бюджет халык өстенә төшә
Рөстәм Миңнеханов киләсе елда бюджетны тутырырга 13 миллиард сум җитмәячәк, ди. Әлеге дефицитны җитәкчелек халыктан җыелган салым акчасы белән капламакчы.
– 2010 елда Татарстанның икътисади халәте тагын да авыррак булачак. “Өстәвенә, федераль үзәктән кредит алу өметләре дә сүнде, – ди республика җитәкчелеге.
Бил каешларын ныграк кысып кую Татарстанны финанс кыенлыклардан бөтенләй алып чыкмаса да, республика җитәкчелеге район башлыкларын чыгымнарны 15-20%ка киметүне сорый.
Җитәкчелекнең федераль үзәккә карашы да үзгәрә бара. Күп очракта алар Мәскәүне төбәктәге салымны алуда гаепләсә, хәзер киресенчә яклый. Рөстәм Миңнеханов исә үзәктән бөтенләй ярдәм булмаса, республиканың хәле тагын да начаррак булыр иде, ди.
Икътисади хәлнең начар булуы турында сүз күп булса да, әлеге халәттән чыгу юллары билгеләнмәгән. Җитәкчелек чыгымнарны азайтудан һәм салымнарны арттырудан башка, әлегә бернинди юл тәкъдим итми. Әйтик, 2010 елда Татарстанда транспорт салымы арттырылачак. Җитәкчелек фикеренчә, ул республика бюджетына өстәмә 513 миллион сум акча алып киләчәк.
“Броккеркредитсервис” ширкәте белгече Александр Афинагентов мондый юл белән генә “сазлыктан” чыгып булмавын әйтә. “Татарстанда бюджетны туплау сәләте һәрвакыт түбән дәрәҗәдә иде. Казнаны тутырырга дигәндә, түрәләр иң элек җиңел юл, салымны арттыруны күзаллый. Акча табуның башка юлларын эзләргә исә җитәкчелек иренә. Салым арттырып кына, бюджет туплап булмый. Бер, ике арттырырсың, ә аннары нишләргә? Шуңа күрә бюджетны туплау юлларын камилләштерергә кирәк. Мәсәлән, Европа илләре икътисади алга киткән саналса да, монда барыбер Русиядәге кебек чамасыз яшәмиләр”, – ди Александр Афинагентов.
Республиканың хәзерге халәте сазлыкны хәтерләтә. Чөнки бүген аның 32 миллиард сум бурычы бар.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Татар зиратын җил туздырганмы?
Быелның май аенда Алабугадагы татар зиратында вәхшилек кылынды. Утыздан артык каберлектәге ташлар, чардуганнар җимерелде. Гаеплеләрне табу, аларга җәза бирү урынына зираттагы кабер ташларының җимерелүен милиция җил-давылга сылтый.
“Милиция хезмәткәрләре вакыйга урынын тикшерде һәм мондый нәтиҗә ясады. Җимерелүләр табигать гарасаты нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Ясалган зыян рәвеше моны дәлилли”. Зираттагы вәхшилек сәбәпләре “Алабуга нуры” газетасында шулай аңлатылды.
“Метереологик станциягә шалтыратып белешмә алдым. Кабер ташлары җимерелгән вакытта куркыныч җилләр булмаган. Иң көчле җил – 10м/сек”, – диде Алабуга ТИҮ рәисе Рәфыйк Мәхмүтов.
“Вәхшилек турында хәбәр халык арасында таралгач, Ф.Бәйрәмова прокуратурага гариза биргәч, зиратта милиция кешеләре күренә башлады. Ауган кабер ташларындагы исемнәрне язып алдылар. Шундагы милиция кешеләренә, менә мондарак тагын 3-4 ватык кабер ташы бар, дидем. Алар ул кабер ташларын торгызып куюларын әйтте. Бу эшкә бик гаҗәпләнәм. Алар җинаятьчеләрне табасы, криминаль анализ ясыйсы урында, кабер ташларын үзләре торгызып йөри. Монда шаһитлардан сорашу да булмады. Хакимияттән берәү дә килмәде. Бик гаҗәп. Ташларны җил аударды дигән сүз – ахмаклык. Көчле җил булса, Алабугада нәрсә дә булса авар иде, бездә авардай нәрсәләр таштан башка да күп”, – ди Алабугада татар зиратыннан ерак түгел урамда яшәүче Әлфир Гыйльванов.
Рәфыйк Мәхмүтов әйтүенчә, Марина Цветаева күмелгән рус зираты Алабуганың тарихи тыюлыгы тарафыннан саклана, һәрдаим күзәтү астында. Шәһәр уртасындагы татар зираты белән кызыксынучы да юк. Биредә дә танылган шәхесләр күмелгән. Шулардан кырым татары шагыйре Җаманаклы Рәшидов, Гаяз Исхакыйның туганнары, профессор Ганиев һәм башкалар. “Туристлар килеп күрсә шаккатыр иде”, – ди Мәхмүтов. Әлфир Гыйльванов “Азатлык” хәбәрчесенә мондый фикерен дә әйтте: “Зиратта мондый вәхшилек, кимендә, өч тапкыр булды. Кайсы ел икәнен хәтерләмим. Шундый бер җимерүдән соң зират каравылчысы Хәтирә ападан җинаятьчеләрне таптылармы, дип сорадым. Хәтирә апа, зиратны җимергән яшүсмерләрне таптылар, ләкин аларны шунда ук армиягә җибәрделәр, диде».
Гафиулла ГАЗИЗ
Французлар Нуриевны зурлый
Искитмәле бию сәләте белән дөньяны шаккатырган татар биючесе Нуриевның киемнәре Франциядә кием күргәзмәсендә күрсәтелә.
Әгәр Рудольф бу күргәзмәне үзе күрсә, горурланып кына калмас, һичшиксез, һушыннан язар иде. Франциянең Моулинс шәһәрендә Милли киемнәр үзәгендә сокландыргыч күргәзмә ачылды. Бина үзе дә бик искитмәле. Ул Луиз XIV вакытыннан калган антик архитектурасы белән кешеләрне таң калдыра.
Вакытында күренекле шәхесләр яшәгән әлеге бинага кергән кунакларны баскычта Нуриевның зур фотосы каршы ала. Бер бүлмәдән икенчесенә Рудольфның тормыш мизгелләре озата.
Әлеге милли киемнәр үзәге башлыгы һәм шул ук вакытта Париж операсындагы китапханә музее мөдире Мартин Каһән белән мәшһүр дизайнерлардан Эзио Фригеро, Рудольфның сәхнә тормышындагы мизгелләрне аның киемнәре белән күрсәтергә теләгән. Әгәр Нуриевның авыр шартларда үткән балачагын телгә алмаганда, авыл гаиләсендә туган бу гади, ләкин сәләтле бала ярым караңгылыкта узган еллардан соң Петербург сәхнәләренә кояштай балкып чыга. Аннан Парижга килә. Совет империясеннән качкан Нуриев үз карьерасын халыкара җәмәгатьчелек алдында башлап җибәрә.
Алтын, көмеш, җәүһәр кебек төрле кыйммәтле ташлар белән көнчыгыш бизәкләре тәэсирендә чигелгән йөздән артык сәхнә күлмәге һәрберсе, бәлки, Уфадан качып мәшһүр булган кечкенә качак юлын чагылдырадыр…
Күргәзмә “оча торган татар”ның сәхнәгә менгән беренче еллары, Париж балет театрындагы чыгышлары, аның хыяллары һәм кешеләрне таң калдырган сәләтен яңача – мәшһүрнең киемнәре аша да ача. Французлар аның бу тормыш мизгелләренә, талантына әле дә соклана. Аның якты тормышы Франциянең иң матур, иң тарихи һәм истәлекле 1500 квадрат метрлы бинасында искә алына.
Мәтин КАРЫШМАС
Җанисәп 2013 елга кичектерелә
2010 елгы җанисәп финанс кризисы сәбәпле 2013 елга күчерелә. Бу турыда Русия дәүләт статистика комитеты башлыгы урынбасары Александр Суринов белдерде. Аның әйтүенчә, хөкүмәттән килгән хатта шундый күрсәтмә бирелгән. Ул документта җанисәпне тулысынча финанслау өчен, дәүләт бюджетында акча булмавы әйтелгән. 2010 елгы җанисәп өчен каралган 18 миллиард сумның әлегә 2 миллиарды гына тотылган. «Без анкета, методика, шактый гына компьютер программалары әзерләдек. Кешеләрне өйрәттек, техниканың бер өлешен сатып алдык. Ул акча, әлбәттә, югалмаячак», – ди Суринов. Шулай да ул мәгълүмат-аңлату эшләренең “бик үк акланмавын” да таныды.
Кайбер күзәтүчеләр бу кичектерү сәясәт белән дә бәйле булырга мөмкин, ди.
Наиф АКМАЛ
Уфада татар мәктәпләре һәм сыйныфлары кими
Уфада “Әлифба” исемле татар башлангыч гимназиясенә 1 сыйныфка балалар кабул ителмәде. Калган 2–4нче сыйныфлар укып чыккач, гимназия ябылачак.
Башка мәктәпләрдә дә татар сыйныфлары бетерелә. Шундый язмышка башкаланың Совет районындагы 100нче мәктәп тә дучар булды. Әлеге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучы Руслан Сөләйманов сүзләренчә, балалар дәүләт теле буларак башкорт телен, рус һәм чит тел укый. Дүртенче телне өйрәнү бала өчен авыр дип ата-аналар туган тел укытуга үзләре каршы чыккан. “Шул ук вакытта, мәктәп җитәкчелеге дә татар сыйныфларын ачу өчен тырышмый”, – ди ул. Ул баштагы елларда 20 сәгатьтән артык дәрес биргәне өчен 7 мең сум хезмәт хакы алган. Хәзер 12 сәгать калгач, хезмәт хакы 4-5 меңгә торып калган. Шуңа Руслан Сөләйманов эшен ташларга карар кылуын белдерде.
Мөнир ВАФИН
Бәла берләштерә
Уфада “Volkswagen” машинасы алырга акча кертеп тә, аны ала алмаучылар хәрәкәт оештырды. Алар 120 миллион сум акча салып, машина ала алмый изалана.
Хәрәкәт әгъзалары әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм сорап, Русия Президенты Дмитрий Медведев һәм Германия канцлеры Ангела Меркельга ачык хат юллады. Милләтара нәфрәт арта
Русия хокук яклаучылары илдә ксенофобиягә һәм милләтара нәфрәткә нигезләнгән үтерүләр дәвам итүгә тагын бер мәртәбә борчылу белдерде. Мәскәү кеше хокуклары идарәсе мәгълүматларына караганда, ел башыннан 170ләп шундый һөҗүм булган. Нәтиҗәдә, 53 кеше һәлак ителгән, 200дән артык кеше яраланган.
Идарә башлыгы Александр Брод һөҗүмнәр күбрәк Мәскәү төбәгендә, Петербургта, Ленинград өлкәсендә, Ставропольдә һәм Түбән Новгородта була диде. Чаллыда татар-башкорт вакытларын тигезләргә телиләр
Чаллының кайбер иҗтимагый, милли оешмалары Татарстандагы һәм Башкортстандагы 2 сәгатьлек аерманы бетерүне сорап республикалар җитәкчеләренә мөрәҗәгать әзерләде. Бу – татар-башкорт арасындагы аралашуны җиңеләйтәчәк, дигән фикердә тора алар.
Мондый башлангыч белән татар иҗтимагый үзәге һәм Чаллы “Болгар” клубы әгъзалары чыкты. Шушы хакта мөрәҗәгать әзерләнеп кабул ителде. Уфага һәм Казанга җибәрелергә тиешле мөрәҗәгать хакында Чаллы “Болгар” клубы рәисе Габдрахман Җәләлетдинов: “Кешеләр табигый вакыт белән яшәргә тиеш. Белгәнебезчә, Татарстан Мәскәү вакыты белән яши, ә Башкортстанда вакыт бездән 2 сәгатькә алдарак. Шушы 2 сәгатьлек аерма сәбәпле, Татарстан белән Башкортстан арасында икътисади элемтәләр кыенлаша, халыкларның, бигрәк тә татарларның һәм башкортларның шәхси аралашулары да читенләшә. Шундый ясалма кыенлыкларны булдырмау өчен без 2 тәкъдим бирәбез:
– Татарстанда кулланышта булган Мәскәү вакытын үзгәртергә, бер сәгатькә алга җибәрергә;
– Башкортстандагы рәсми вакытны бер сәгатькә артка җибәрергә.
Гафиулла ГАЗИЗ
“Чаллы яшьләре” газетасы чыгудан туктады
Яшьләрне сәяси, милли рухта тәрбияләү бурычын үз өстенә алган “Чаллы яшьләре” газетасы инде 3 ай нәшер ителми. Мөхәррир Дамир Шәйхетдин газетаның чыгудан туктавын матди сәбәпләр белән аңлата. Шул ук вакытта сәяси басымны да инкарь итми.
“Чаллы яшьләре” газетасы Милли Мәҗлес утырышы карарларын, мөрәҗәгатьләрен бастырып чыгарды. Шуның өчен “Безнең юл” һәм “Чаллы яшьләре” газеталары мөхәррире Дамир Шәйхетдингә карата “экстремистик материалларны тараткан өчен” җинаять эше ачылган иде.
“4 июньдә прокурор Евграфов “Безнең юл” һәм “Чаллы яшьләре”нә кисәтү чыгарды. “Безнең юл” газетасы буенча эшләрне оттым. Икенче этап “Чаллы яшьләре” газетасы белән бәйле. Бу газета буенча эшне шәһәр суды карады. “Безнең юл” газетасы эшен караган судьяны алыштырганнар булып чыкты. Ул прокурорның газетага булган кисәтүен хаклы дип тапты. Татарстан суды бу эшне кабат карау өчен кире Чаллыга җибәрде. Эш дәвам итә.
Газета ябылмады. Мөхәррир буларак шуны әйтәм: 2009 елның 6 аена куелган бурыч үтәлде, канун буенча газетаны чыгардык. Әмма суд эшләре безгә зур авырлык тудырды. Хәзер кризис, матди авырлыклар өстәлде. Шуңа күрә ярты елга гына газета чыгаруны туктатырга мәҗбүр булдык. Алга таба чыгар, суд авырлыклары бетсен. Бу очракта сәяси басым булуын да әйтеп була. Ул – бар”, – диде журналист Дамир Шәйхетдин.
Гафиулла ГАЗИЗ
Дуңгыз гриппы тарала
Мәскәү хөкүмәте сәламәтлек саклау министры урынбасары A/H1N1 гриппыннан бер кешенең үлү хәбәрен кире какты. Элегрәк, Вирусларны өйрәнү фәнни тикшеренү институты башлыгы Дмитрий Львов Мәскәүдә бер хатын-кызның әлеге грипптан вафат булуы турында хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, Болгариядә ял итеп кайткан бер ханым ике атна авырган, үлеменә бер көн кала аның шушы грипп белән чирләве ачыкланган.
Мәскәү сәламәтлек саклау министры урынбасары, бу ханымның башка авыр чирләре булган, шуңа аның бу грипптан үлүен раслап булмый, дип белдерде. Шулай ук, шушы үлгән ханым белән элемтәдә булган кешеләрдә вирус табылмаган, диде министр урынбасары.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда бу гриппны йоктыручылар саны 300 меңнән арткан. Шуларның 4 меңгә якыны вафат булган инде. Ә Русиядә 381 кешенең дуңгыз кизүе белән авыруы рәсми расланды.
Русиядә хәзер бу авыруга каршы берьюлы берничә вакцина сынала. Уфагуб сайты эше Страсбургка барып җитте
Страсбург суды хакимиятләр тарафыннан ufagub.com сайтында экстремистик эш белән шөгыльләнгән дип эзәрлекләнүче Уфа тарихчысы Игорь Кучумовның шикаятен кабул итү чарасын башлады.
Игорь Кучумов, тагын берничә тарихчы белән берлектә, 2009 елның 3 мартында Уфаның Киров районы суды тарафыннан экстремистик сайт дип игълан иткәнчегә кадәр, Уфагуб сайтында Башкортстанның һәм башкортларның тарихына рәсми башкорт тарихчыларыныкына туры килмәгән материаллар бастыруда гаепләнә.
Дөрес, рәсми тагылган гаеп башкачарак яңгырый һәм аны аңлавы да кыен. Башта тарихчыларны Уфагубка башкорт сәясәтчесе Айрат Дилмөхәмәтовның “Сугышчылар һәм хәшәрәтләр” дигән экстремистик брошюрасыннан өзекне бастыруда гаепләделәр. Соңрак, гаепләү юнәлеше шул ук Уфагубтагы материаллар буенча башкортларны мәсхәрәли торган комментарийлар язуда гаепләүгә борылды. Ничек кенә булмасын, 2008 елның 21 маенда башка “экстремистлар” белән берлектә Игорь Кучумовның фатирында да тентүләр үткәрделәр. Игорь Кучумов, үз чиратында милиция тикшерүчеләрен канунсыз тентү үткәрүдә гаепләп судка мөрәҗәгать итте.
Башта, Башкортстанның Югары суды Кучумовның дәлилләре белән килешеп, тентүне канунсыз дип тапты. Шуннан соң Кучумов, әхлакый зыян китергәннәре өчен хокук саклау органнарыннан зыянны акчалата каплатуны таләп итеп судка мөрәҗәгать итте. Әмма, соңрак Башкортстан Югары суды үзенең карарын үзгәртү юлына басты һәм тентүләрне кануни дип карар чыгарды. Шуннан соң инде Игорь Кучумов Страсбургтагы кеше хокуклары буенча судка мөрәҗәгать итте.
Кәрим ЯУШ
Комментарии