ШАХТЕРЛАР КАБАТ АЧЛЫК ИГЪЛАН ИТТЕ

ШАХТЕРЛАР КАБАТ АЧЛЫК ИГЪЛАН ИТТЕ

Ростов өлкәсендә 120гә якын шахтёр ачлык игълан итте. Алар ел ярым буе хезмәт хакы алмаган. «Кингкоул» компаниясенең үз эшчеләре алдында 300 млн сумнан артык бурычы бар. Шахталар банкрот хәлендә, аларның җитәкчесе Владимир Пожидаев исә кулга алынган.

ТАСС

ПАЛЬМА МАЕН КҮБРӘК АШЫЙБЫЗ

Быелның 6 аенда Русиягә 409 мең тонна пальма мае кертелгән, ягъни узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк. Шул ук вакытта барлык төр майларның импорты 531 мең тонна тәшкил итте. Әлеге саннарны Мәскәүдәге Халыкара сәүдә үзәге китерә. Пальма мае кондитер һәм сөт продукциясе чыгаруда алыштыргысыз чимал булып кала бирә.

«Известия»

ХӨКҮМӘТ ЯҢАРА

Изображение удалено.Русиянең яңа мәгариф министры әлеге тармакта реформаларны анализларга вәгъдә итте. Бөгелмәдә туган Ольга Васильева узган җомгада Дмитрий Ливанов урынына билгеләнде. Элекке министр БДИ һәм фән өлкәсенә керткән үзгәрешләр өчен еш кына тәнкыйть утына тотылды. Белгечләр сайлаулар алдыннан Хөкүмәттә кадрлар алмашуы дәвам итәчәк әле, диләр.

«Коммерсант»

БОДАЙГА БАЙ

Русия дөнья базарына иң күп бодай сатучы ил булырга мөмкин. Моңа башка елларга караганда яхшырак уңыш алуыбыз сәбәпче. Чит илләргә 30 млн тонна бодай җибәреп, без быел Америка һәм Европа берлеге җитештерүчеләрен артта калдырырбыз, дип фаразлана. Гомумән алганда, Русиядә әлеге культураны 70 млн тонна күләмендә җыярга өмет бар.

«Файнэншел Таймс» (Бөекбритания)

МЕРСЕДЕС – АЛДА

Изображение удалено.Яңа машиналар сатып, иң күп керем алган компанияләр исемлеге мәгълүм булды. Гыйнвар-июль айларында «Мерседес-Бенц» Русия базарында 113 млрд сум акча эшләгән, икенче урында – «Тойота» (112 млрд), өченчедә – «КИА» (82 млрд). Безнең «АвтоВАЗ» 78 млрд сумлык күрсәткеч белән –дүртенче.

«Автостат»

Комментарии