Президент Миңнеханов «Дети» сүзенең татарча «Балалар» булуын беләме?

Президент Миңнеханов «Дети» сүзенең татарча «Балалар» булуын беләме?

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең Лаештагы август киңәшмәсе алдыннан Президент Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына мәктәп автобуслары ачкычларын таратты. Маңгаена бары тик урысча гына «ДЕТИ» дип язылган сары төстәге 78 автобус әлеге районның Усад авылына китерелгән иде.

Җәмәгатьчелек, Татар яшьләре форумы, активистлар республикада дәүләт телләренең – урыс һәм татар телләренең тигез дәрәҗәдә кулланылмавына, татар теленең һәрвакыт кыерсытылуына чаң сугып килә. Лаешта автобуслар тарату да татар теленең санга сугылмавына тагын бер ишарә булды.

Лаештагы август киңәшмәсендә Президент алдында урыс телле балалар өчен яңа чыккан татар теле дәреслеге дә тәкъдим ителде. «Сәлам» дәреслеге ул. Әмма мәктәпкә барырга чыккан балаларны башта маңгаена урысча гына язылган автобуслар сәламләячәк.

Мәктәп баласы һәр язуга игътибар итә, аны күңеленә салырга тырыша. Көн саен мәктәпкә йөртә торган автобуста татарча «БАЛАЛАР» дигән язу булмау үсеп килүче буынны татар теленең тормышта әһәмияте юк, дигән нәтиҗә ясарга этәрә.

Автобус тарату чарасы Татарстанда җитәкчеләрнең икеттеллелек мәсьәләсен, татар телен һәм урыс телен тигез куллануны хөкүмәт дәрәҗәсендә зур мөнбәрләргә чыгаруның күз буяу гына булып калуын күрсәтә.

9нчы августта хөкүмәттә Татарстанның дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү программасын тормышка ашыруга багышланган киңәшмә үтте. Анда татар теленнән халыкара олимпиада, «Илһам» бәйгесе һәм башка чаралар саналды. Элмә такталарның ике телдә булмавы да тәнкыйтьләнде. 2015-2020нче елга кадәр телләрне үстерү өчен 1,1 миллиард сум тотылачагы дә әйтелде.

Наил АЛАН

Олимпиадада татар командасы ничәнче урын алыр иде?

Рио-де-Жанейрода XXXI җәйге Олимпия уеннары тәмамланды. Җиңүче спортчылар арасында татарлар да күп булды. «Азатлык» «татар командасы»ның медальләрен санады.

Бразилиянең «Маракана» стадионында узган тантанада Халыкара Олимпия комитеты җитәкчесе Томас Бах уеннарның ябылуын игълан итте һәм дүрт елдан Токиода җыелып, киләсе уеннарда катнашырга чакырды.

Рәсми булмаса да, мәгълүмат чаралары һәрвакыт гомуми медальләр рейтингын булдыра. Быел беренче бишлек болайрак:

  1. АКШ – 121 медаль (46 алтын, 47 көмеш, 38 бронза);
  2. Кытай – 70 медаль (26, 18, 26);
  3. Британия – 67 медаль (27, 23, 17);
  4. Русия – 56 медаль (19, 18, 19);
  5. Германия – 42 медаль (17, 10, 15).

Уңышлы чыгыш ясаган татар спортчылары да аз түгел. Төрле илләр өчен чыгыш ясап, алар ул дәүләтләр сандыгына медальләр китерде. Интернетта барган татар спортчыларын барлауны дәвам итеп, «Азатлык» «татар командасы»ның уңышларын өйрәнергә булды.

Фехтование. Рапирачылар җыелмасы Олимпиадада французларны җиңеп, алтын медальләр яулады. Өч кешедән торган командада, инде хәбәр иткәнебезчә, ике татар егете – Тимур Сафин һәм Артур Әхмәтхуҗин көч сынашты. Әлеге спортчыларны башка милләт вәкилләре итеп күрсәтергә теләүчеләр барлыгын исәпкә алып, «Азатлык» ике егетнең дә туганнары белән элемтәгә керде һәм аларның татар икәнлеген белеште. Сүз уңаеннан, Артур әле аерым ярышта бронза медаленә дә лаек булды.

Спорт гимнастикасы. Алия Мостафина бу уеннарда тулы комплектны яулады: аның алтын, көмеш һәм бронза медальләре бар. Ул Мәскәү өлкәсе Егорьевск каласында катнаш никахта туган. Әтисе Фәрхәт Мостафин 1976нчы елда Монреальда үткән Олимпиадада бронза медале яулаган иде.

Авыр атлетика. Үзбәкстан өчен чыгыш ясаган Руслан Нуретдинов та алтынга лаек булды. Ул 1991нче елда әлеге илнең Һанабад каласында туган. Авыр атлетика буенча Азия чемпионы, 2013нче елгы Казан Универсиадасында да югары нәтиҗәләргә ирешә алган.

Хатын-кызлар көрәше. Казахстан командасына керүче 38 яшьлек Гүзәл Манюрова көмеш медаль яулады. Ул үзе Мордовиянең Саранск шәһәрендә туган. 2010нчы елга кадәр Русия өчен чыгыш ясаган. 2012нче елгы Олимпиадада җиңүдән соң ул җиңүен якыннарына, Казахстанга һәм барлык татар халкына багышлавын әйткән иде.

Су полосы. Чиләбе өлкәсеннән Эльвина Кәримова (Русия командасында уйный) бронза медальгә лаек булды. Үсеп килгән бу спортчы моңа кадәр Казан Универсиадасында алтынга лаек булган иде.

Нәфис гимнастика. Украина өчен чыгыш ясаган Анна Ризатдинова бронза медален яулый алды. Кырымда туып үскән бу спортчының бабасы Казаннан. Үзен татар дип атый һәм татар гореф-гадәтләрен белә, дип белдерә.

Шулай итеп, безнең «татар командасы» 4 ил өчен 3 алтын, 2 көмеш һәм 4 бронза медален яулаган булып чыкты. Илләр исемлегенә күз салсак, 9 медаль белән 23нче урын булып чыга. 206 илнең катнашуын исәпкә алсак, бу шактый яхшы нәтиҗә. Һәрхәлдә, Колумбия, Швейцария, Иран, Греция, Аргентина, Дания, Швеция кебек илләр арттарак кала.

Дөрес, мондый хисаплаулар бик үк дөрес түгел, диләр. Интернетта кайбер спортчылар чын татар түгел дигән бәхәсләр дә бара – кемдер катнаш никахтан туган, кемдер үзе катнаш никахта, аерым спортчылар үзләренең татар икәнен никтер әйтми (оялумы, киләчәге өчен борчылумы – билгесез). Шулай да, без соңгы карарны укучыларыбызга калдырабыз.

Закир ӘМИРХАН

ГКЧП Татарстан бәйсезлегенә аяк чалды

Шушы көннәрдә Советлар Союзы таркалуына китергән зур вакыйга – ГКЧП фетнәсенә 25 ел тулды. 1991нче елның 19нчы августында башында вице-президент Геннадий Янаев торган төркем Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты оештырылу һәм президент Михаил Горбачевны хакимияттән алып ташлау турында игълан итте.

Фетнә башында торганнарның төп максаты – СССРга кергән республикаларны яңа берлек килешүенә кул куйдырмау, илне кире авторитар хакимияткә кайтару иде. Татарстан да 1991нче елның августында мөстәкыйль рәвештә Суверен дәүләтләр Берлеге килешүенә кул куярга җыенды. Әмма фетнә аркасында моңа ирешеп булмады. Һәм шул ук елның декабрендә Советлар Союзы таркалгач, Татарстанга, башка республикалардан аермалы буларак, тулы бәйсезлек насыйп булмады.

ГКЧП фетнәсе озакка сузылмады, ахыргы чиктә 21нче августта уңышсыз төгәлләнде.

Зилә Вәлиева: «Хан сөякләрен быел җирлисе иде»

Казан Кирмәне дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева археология музеенда сакланган хан сөякләрен ничек тә ел ахырына кадәр җирләү кирәклеген әйтә. Бу хакта Вәлиева «Азатлык»ка белдерде. Аның сүзләренчә, хан сөякләре куеласы урын әзер, әмма кышын түшәмнән су үтү дә җирләүгә тоткарлык китереп чыгарган. Алдан ничек җирләнгән булса, шулай эшләргә – көмеш кадаклар белән кадакланган агач табутларга салу кирәклеген ассызыклый Кирмән җитәкчесе.

«Без бу эшне урын әзерләүдән башладык, чөнки аларны күмү өчен төрбәләр юк иде. Хәзер, Аллага шөкер, булдырылды. Аларның кайберләрендә төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә туры килде, шуңа күрә менә бу эшләрне тәмамлагач, икенче мәсьәлә дә килеп басты. Алар табылганда ни рәвештә булган, тарихи материаллар нигезендә җирләүне әзерләргә тиешбез. Барысын да 100 процент эшләп бетермәсәк тә, барыбер шуны тарихи яктан туры китереп башкарасы иде. Хәзер әлеге эшләр өчен эшче төркем булдырылды. Диния нәзарәтендәгеләр, мөфти Камил хәзрәт һәм аның ярдәмчеләре белән дә очраштым. Беренчедән, ул ханнарга җеназа укылган икән, икенче яктан, бер урыннан икенче урынга күчерү гади генә әйбер түгел. Быел берничә айда бу эшне тәмамларбыз дип уйлыйм», – ди Вәлиева.

Аның сүзләренчә, Сөембикә манарасы янындагы төрбәдә ханнар яткан урынны пыяла аша карап булачак. «Халык күпләп кереп йөри торган төрбә булмас, чөнки урыны тар», – диде «Азатлык»ка Кирмән җитәкчесе.

«КИРМӘНДӘГЕ БИНАЛАР МУЗЕЙ КАРАМАГЫНДА БУЛЫРГА ТИЕШ»

Казан Кирмәне киләчәктә төрле музейларга урынны күбрәк бирмәкче һәм туристлар өчен дә уңайлыклар тудырмакчы. Тарих институтын моңа кадәр эшләгән биналарыннан чыгарып, элек Арбитраж мәхкәмә булган бинага күчерү җәмәгатьчелектә чиркәү дәгъвасын канәгатьләндерү түгел микән дигән шик тудырды. Зилә Вәлиева сүзләренчә, Кирмәндге биналар музейлар, туристларга кафелар һәм милли сувенирларның ничек ясалганын күрсәтү урыннарына әйләнәчәк. «Чиркәү мөрәҗәгатен канәгатьләндерү түгел», – ди җитәкче.

«Ул бина (элек Тарих институты урнашкан) элек «Здание присутственных мест» дип аталган. Ул, чыннан да, Кирмәннең иң төзекләндерелмәгән урыны иде. Һәрхәлдә, Казанның 1000 еллыгына күп биналарда төзекләндерү эшләре үтте. Менә бу бина күптән каралмаган иде. Ул чиркәүнең теләге, аларның сорау-мөрәҗәгате буенча эшләнә торган эш түгел. Ул план буенча башкарыла.

Кирмәннән күптән, әле Президент Минтимер Шәймиев эшләгәндә үк, дәүләт идарәләре бераз чыга башлаган иде инде. Күп җирдә музейлар урнашты. Бу Рөстәм Миңнехановның бик зур эше, дип исәплим. Чөнки аның сүзе бар, карары ачыктан-ачык – Кирмәндәге биналар бөтенесе дә музей карамагында булырга тиеш.

Элек Тарих институты утырган бина да, арбитраж мәхкәмә бинасы да төзекләндереләчәк. Алар бөтенесе дә, Алла боерса, музей-тыюлыкныкы булачак. Чөнки безнең Татарстан тарихына караган һәм башка, шулай ук шәхесләргә бәйле тормышка ашырасы күп-күп тарихи битләр бар. Шуның өчен, алар барысы да музейларда булыр, дип көтелә.

Музейларны арттыру кирәк, чөнки күп кунаклар килә, хәзер килүчеләр саны елына ике миллионнан артты. Аның ашханәсе дә булырга тиеш, хәтта китапханә кирәклеге турында да әйтәләр. Музейларга бүген мәйдан кирәк, дип исәплибез», – ди Вәлиева.

«ТӨРКИЯ БЕЛӘН ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ӨЗЕЛМӘДЕ»

Кирмәннең алдагы көннәрдә оештырылачак төрки һәм татар темасына багышланган күргәзмәләренә килгәндә, Вәлиева сүзләренчә, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан зур проект тормышка ашырылачак. «Татарстанны үзебез дә төрки дөньяның мөһим өлеше дип уйлыйбыз», – ди Вәлиева.

Узган ел ноябрь аенда Төркия чиген бозган өчен Русиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелгәч ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр начарланды. Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский күрсәтмәсе нигезендә мәдәни багланышлар да, ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлек тыелды. Әлегә кадәр Русиянең бу халыкара оешма белән хезмәттәшлеге ничек булачагы билгесез.

Моннан берничә ел элек Кирмән һәм Истанбулның Топ Капе сарае белән уртак проект мөмкинлеге турында да хәбәрләр булган иде. Зилә Вәлиева якын арада гына уртак эшләр көтелмәвен әйтә. «Төркия белән хезмәттәшлегебез өзелмәде», – ди ул.

«Бүгенге проектлардан төгәл Төркиядән күргәзмә килә, дип әйтә алмыйм, алай да төрки дөньяга багышланган проектлар Кирмәндә булмый тормый. Ә Төркия белән безнең хезмәттәшлек, Аллага шөкер, өзелмәде. Безгә Төркия парламенты сарайларында урнашкан төрле рәсемнәрне, музей экспонатларын, үз коллекцияләрен алып килеп күрсәткәннәр иде. Аларның бүтән музейлары белән дә элемтәдә торабыз. Бу эш дәвам итәр дип өметләнәм», – ди Вәлиева.

Кирмән җитәкчесе сүзләренчә, төрки дөньяга кагылган «Эрмитаж-Казан» үзәгендәге «Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы» күргәзмәсе Русия өчен генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге чара. «Бу күргәзмә 25нче сентябрьдә ябылачак. Анда Русиянең биш-алты зур музейлары катнаша. 1930-60нчы елларда, тагын да иртәрәк Татарстан җирлегендә, Әлмәт якларында, Болгарда археологик эшләрнең табышлары барысы да Русия музейларында тупланган. Аларны кабат кайтарып, үзебезнең халыкка күрсәтүебез белән без бик бәхетлебез. Фән-мәгариф өчен дә, төрле яктан карасаң да, бу күпкырлы эффект бирә торган күргәзмә, дип саныйбыз», – ди Вәлиева.

Байбулат ДӘҮЛӘТ, Римма ӘБДРӘШИТОВА, Наил АЛАН

Комментарии