- 23.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №33 (20 август)
- Рубрика: Архив
«700 сум акча түләп тә басып торырга тиешме инде мин?». Тамаша шулай башланды. Төгәлрәге, «Ярдәм» һәм «Бәхетле дөнья» милли фондлары тәкъдим иткән «Иске Казанда милли моңнар» хәйрия концерты. Проектның авторы Рөстәм Исхаков бу хәлдән чыгу юлын тапты, үгет-нәсыйхәт сүзләрендә: «Барлык негативны кирмәннең теге ягында калдырыгыз да, монда игелек эшлим, дип, күңел тынычлыгы алыгыз», – диде. Өлгергәннәр эскәмиягә утырып калды, өлгермәгәннәре (араларында инвалидлар да байтак иде) концертны башта басып карады, аннан…
ХӘЙРИЯ – ИГЕЛЕКЛЕ ТАМАША
Хәйрия концертларына татар эстрадасын чакыру инде гадәткә керде. Мондый чараларны җирле «йолдызлар»сыз күз алдына китерү дә авыр хәзер. Җырчылар моңа җитди карыйлар, кайчак гаиләләрен дә эшкә җигәләр: балалары, ирләре, хатыннары белән чыгыш ясыйлар. Изге гамәл кылдым, дип пиар ясарга да яратучылар юк түгел. Җырчыларның социаль челтәрләрдәге фотолары һәм аңлатмалары кайвакыт артык «миһербанлы» да була, язганнарына үзе ышана микән соң бу, дип тә уйлап куясың кайчак. Шунысы куанычлы: хәйрия сүзенең аңлатмасын беләләр, шуңа да бушка җырлыйлар. Әлегә…
Игелек кыл да суга сал, диләр бездә, тик замана үз кануннарын тага: «Игелек кыл да интернетка эл». Соңгы игелекле хәбәрләрдән: Мөнир Рахмаев лейкоз белән авыручы Кәрим исемле егетнең хыялын чынга ашырган – дуэт яздырган; җырчы ханымнар Украинадан килгәннәргә кием-салым, бала ризыклары җыя; Раяз Фасыйхов чираттагы хәйрия концертында кызы белән бергә җырлаган: баланы яшьтән үк яхшы гамәлләргә өйрәтү кирәк, дигән фикер белән.
Тик андый концертларның ай саен булуы – күңелсез күренеш. Авырулар күп, мохтаҗлар байтак дигән сүз бит бу. Аларны җырлап кына туендырып та, савыктырып та булмый шул, кызганыч. Тик иҗат кешеләре – артистларның фикере үзгә:
– Мохтаҗ кеше нинди генә ярдәмгә булса да риза: акча гына түгел, рухи ярдәмгә дә. Җылы сүз дә ташны эретә, диләр бит, шуңа күрә мондый чаралар бик кирәк, минемчә, – ди Илшат Вәлиев. Коллегасы ИлСаф та шундыйрак фикердә:
– Акча белән һәрвакытта да ярдәм итеп булмый. Булдыра алганча булышам. Җырларга сорасалар, кире какмыйм. Миңа авыр түгел, ә кешенең җанына булса да дәва иңә.
СОРАУ-ҖАВАП: ХӘЙРИЯЧЕ ҖЫРЧЫГА ШАРТЛАР
«Иң зәвыклыларын гына җыйдык» – дип игълан итте Рөстәм Исхакый концертка кадәр уздырылган матбугат очрашуында. Ә менә зәвыкны ничек һәм кем бәяләгәнен төгәл генә әйтмәде. Чыгыш ясаучы артистлар исемлегенә күз салсаң, зәвык билгесе – атказанган яисә халык исеме булуы дияр идең, араларында япь-яшь сандугачлар да бар. Җырчыларның ни рәвешле туплануы, төпченә торгач, ачыкланды: халык арасында исеме, тавышында моңы булганнарны, халык җырларын башкара алганнарны җыйганнар бирегә. Әлеге шартлар юкка түгел: танылганнарның исеме халыкны концертка җәлеп итәргә тиеш. Бу шартны күздә тоткан оештыручыларны мактарга гына кала: «Хороший ход конём», – дияр иде урыс. Изге эш башкарганда кеше данын кулланырга да була, иң мөһиме – кеше килсен, акчасы күбрәк җыелсын. Ә менә акча җыю мәсьәләсе тагын да катлаулырак. Билет 300-400 сумлык иде – уртача бәя, аеруча хәйрия чаралары өчен. Елга бер тапкыр шушы сумманы чыгарганнан эссе дә, суык та булмас, тик юлны да истә тотарга кирәк. Фестиваль әле беренче тапкыр гына уздырылуына карамастан, оештыручылар аның масштабын алдан ук зурлап билгеләгәннәр: тулы бер Иске Казан дәүләт һәм табигать музей-тыюлыгы. Биектау районының Камай авылында урнашкан бу музей үзенә берьюлы 2000ләп кеше сыйдыра ала. Кызыксынып карарлык әйберләре дә бар. Кеше бер үк вакытта изгелек тә кылачак, концерт та караячак, унөченче гасырдагы татар авылы белән дә танышачак, дигән сүз бу. Ике түгел, өч куянны тотмакчылар иде дә, булмады… Концертны карарга утыручылар кузгалырга курыкты – урыннарын югалту ихтималы зур иде. Басып караучылар, арыгач, әкрен генә чәй эчәргә, берәр җирдә утыргыч эзләргә дип таралыша башлады. Нәтиҗәдә, концерт караучылар музей-тыюлыкны күрмәде, дияргә була. Шулай да уңайлы яклары да юк түгел:
– Җәйге җылы кичтә, дус-туганнар белән җыелышып, матур җырлар тыңлап утыру шәп бит инде. Безгә андый чаралар тансык. Бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел. Казанда кайбер җырчылар берүзләренә 1500 сыдырып ала, ә монда татар сәхнәсенең иң талантлылары, милләтебезнең горурлыгы, каймагы җыелган, – дип уртаклашты тәэсирләре белән тамашачы Гөлшат Лотфуллина.
Үз машиналары булмаганнарны да кайгыртканнар үзе. Чарага, «Ярдәм» фонды тарафыннан бирелгән махсус автобусларга төялеп, барып кайтырга була иде. Ул очракта, билет бәясе 700 сумга күтәреләчәк. Уйлап карасаң, бәя арттырылган. Казаннан 25 чакрымда гына урнашкан авылга 300 сумга барып кайту кыйбат шикелле. Ул акчага 250 километр ераклыктагы Түбән Камага хәтле барып җитәргә мөмкин. Бәянең бу кадәр сикерүенә дә аңлатма табылды: җыелган акча хәйриячелеккә генә түгел, концертның техник чыгымнарына да тотылачак. Сүз уңаеннан, җыелган акчаның төп өлеше икегә бүленәчәк. Берсе Теләче районындагы балалар йортына күчереләчәк, икенче өлеш «Ярдәм» мәчетендә тернәкләндерү узган ДЦП белән авыручы балаларны дәвалауга тотылачак.
Проект авторы сүзенә ышансак, әлеге концерт ел саен фестиваль рәвешендә үткәреләчәк. Халыкны җыр-моң ярдәмендә тарих һәм хәйрия белән кызыксындырмакчылар. Хәйрия дигәннән, концертка 500дән артык кеше килде – уртача бәя белән санасак, ул көнне 250 мең сумга якын акча җыелырга тиеш иде. Кешеләрнең игелеге бер концерт белән генә чикләнеп калмасын иде.
Лилия ГАЛИМОВА.
Казан – Камай.

Комментарии