- 23.08.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №33 (20 август)
- Рубрика: Архив
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән Казансу буендагы Карл Фукс бакчасында очрашырга тиеш идек. Моңарчы ялтырап торган кояш, үч иткәндәй, болытлар артына качты, чиләкләп яңгыр яварга тотынды. Җылы әңгәмәне бакча янындагы бер кафеда уздырдык.
– Дилә, Фукс бакчасы берәр истәлекле вакыйга белән бәйлеме әллә?
– Мин, гомумән, шәһәр үзәген яратам. Бу урыннар студент еллары, яшьлекнең иң матур вакыйгалары белән бәйле. Югары уку йортында белем алганда Альбина Апанаева белән шактый озак вакыт Галактионов урамында фатирда тордык. Альбинаның йокларга ятар алдыннан һава сулап керә торган гадәте бар иде. Еш кына Фукс бакчасына да килеп чыга идек. Бу тирәдәге кафе– рестораннарны йөреп чыктык. Марат (Марат Мухин – Диләнең ире. – Авт.) белән очраша башлаганда да шәһәр үзәгендә яши идек. Фукс бакчасында еш була, велосипедта йөри идек.
– Интернетта: «Дилә Нигъмәтуллина кавыштыру клубы ачарга җыена икән», – дигән хәбәр таралды. Нәрсә булачак ул, Дилә?
– Әллә кайчаннан бер хыялым бар иде: кешеләрне таныштыра торган берәр проект башлап җибәрү. Хәзер без эш белән шулкадәр мавыгып йөрибез, шәхси тормыш турында уйларга вакыт та калмый. Элек яшьләр аулак өйләргә йөргәннәр, болыннарга җыелып, җырлап– биеп күңел ачканнар. Ә хәзер нәрсә – дискотека. Анда гаилә корыр өчен танышып булмый.
Без, татарлар, оялчан бит. Әйтик, мин таныштыру агентлыгына бармас идем. Менә шундый агентлыкка охшамаган бер нәрсә оештырасым килеп йөрде. Беркөнне «Фейсбук»та Данил Сәфәровның: «Татарларда таныштыру агентлыклары юк», – дигән сүзләренә игътибар иттем. Шалтыраттым да: «Менә минем шундый идея бар. Тик мин аны үзем генә башкара алмыйм, миңа кулдаш кирәк», – дип, башымда йөрткәнне сөйләп бирдем. Данил идеямне хуплады.
Соңгы вакытта Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә «Бер сәгать эчендә очкын» дигән проектлар барлыкка килде. Егет һәм кызларны уңайлы урынга чакыралар, ниндидер махсус программа әзерлиләр. Егет белән кыз капма– каршы утыра да бер– берсе белән биш– ун минут аралаша. Билгеләнгән вакыт чыкканнан соң, парлар алмаша, шулай бөтенесе белән аралашып чыгалар. Әгәр егетнең, әйтик, берәр кыз белән яңадан очрашасы килә, күңелендә ниндидер очкын кабына икән, ул алдындагы кәгазь битенә плюс тамгасы куя. Теге кыз да бу егеткә плюс куйган булса, ягъни тамгалар туры килсә, алар тагын очраша. Безнең максат – беренче очрашуны оештыру. Әгәр кешегә бу чара ошап китә икән, ул биш, ун яки егерме тапкыр килә ала – бернинди чикләү юк.
– Яучы роле – бик җаваплы роль инде…
– Шулай икәнлеген аңлыйм. Мин гариза биргән кешеләрне сайларга тиеш булам. Анкета буенча гына түгел, күзгә– күз карап сөйләшеп, аның ниндирәк кеше икәнлеген аңларга тырышачакмын. Әлбәттә, гаилә хәле дигән битендә штамп тормыймы– юкмы икәнлеген белү өчен паспортларын караячакбыз. Барысы да җитди һәм гадел булачак. Безнең ярдәм белән гаиләләр туса, чыннан да, шәп булыр иде.
– Татарлар арасында бу проект хуплау табар, дисезме?
– Ә нишләп әле юк?! Мәсәлән, минем танышларым арасында 30га җитеп килә торган кызлар бар. Аларның кияүгә чыгасы килә, шушының ише проектларда да катнашканнары бар. Тик аларга татар егетләре кирәк. Күптән түгел Хабаровскида Сабан туенда булдым. Анда яныма татар егетләре килеп, без дә катнашыр идек, дип теләк белдерделәр. Татар кызлары кирәк инде аларга.
– Проектта ничә яшьлекләр катнаша алачак?
– Гаилә кору проблемасы, минемчә, 30дан соң барлыкка килә. Хәер, һәр кешегә индивидуаль якын килү булачак. Кемдер 23– 25 яшьтә үк гаилә корырга әзер була бит.
– Чара акчалы булачакмы?
– Бушлай булмый, әлбәттә. Кафеда эшләячәкбез, аны арендаларга туры киләчәк, өстәлдә ниндидер җиләк-җимеш, эчемлек торачак, программа кысаларында ди-джей да булырга мөмкин, кыскасы, проектның чыгымнары булачак. Тик түләүне бөтен кеше дә булдыра ала торган күләмдә билгеләячәкбез.
– Күптән түгел туган ягыгыз Мари Илендә булып килдегез, дип беләм…
– Быел авылга, гомумән, бик еш кайтылды. Әни аягын сындырды. Башта Казанда больницада ятты, хәзер авылга алып кайттык инде. Әти Казанда эшли, әни авылда берүзе. Дөресен генә әйткәндә, соңгы вакытта мин йә Сабан туенда, йә авылда. Казанда торганым да юк диярлек. Авылда безнең ике катлы зур өй. Май буе тәрәзә юдым, июнь буе чүп утадым. Әни тик ятмый, хәтта бакчага чыгып, чүп тә утаган булган. Без аны ачуланабыз инде, ярамый бит йөрергә әле, дибез.
– Кызыгыз Сәфинәгә вакыт каламы?
– Кала, әлбәттә. Мин бит балага 2 яшь тулганчы өйдә утырдым. Эшләмәдем димим, эшләдем, берничә сәгатькә генә чыгып китә идем. Балага 3 ай булганда, Сабан туйлары башланды, якын– тирәгә генә бара идем. 2 яшькә кадәр имездем. 1 яшьтән соң бер– ике көнгә китә башладым. Күкрәктән аергач, берәр атнага аерылып торган вакытлар була. Хәзер әби– бабай белән дә рәхәт икәнен аңлый, мин киткәндә еламый, 2 яшь тә 4 ай булды үзенә.
Сәфинәгә минем белән генә утыру кызык түгел инде. Аңа үзе кебек балалар белән аралашу, хәрәкәтләнү җитми. Сентябрьдән, бәлки, балалар бакчасына бирербез, дип уйлый башладык.
– Нинди телдә сөйләшә?
– Күбрәк татарча. Урысча да сөйләшкән була. Якын кешеләре татарча сөйләшкәч, татар мультфильмнары карагач, телне бездән яхшырак белә. Ул хәзер татар һәм урыс телләре барлыгын аңлый, сүзләрне тәрҗемә итә ала. Хәрефләрне таный инде. С хәрефенә башланган берәр сүз күрсә: «Әни, кара, Сәфинә дип язылган», – ди. Буташтырып булса да, 20гә кадәр саный белә.
– Тыныч булып үсәме соң, әллә киресенчәме?
– Сәфинә бер урында утырып тора белә. Рәсем ясый шунда, пластилин белән уйный. Авылда бөтен обойлар буялып беткән, пластилинга баткан инде. Аның өчен балага кычкырырга ярамый, ул шулай үсә бит. Кыз кеше буларак савыт– саба белән уйнарга ярата. Ваннага утыртсаң, сәгатьләр буе су белән уйнап утыра. Кайвакыт аның акыллылыгына аптырап та куясың. Мин Хабаровскида вакытта Лаешка Маратның әтисенең төп йортына барганнар. Сәфинә, күрәсең, бик сусаган булгандыр инде: «Дәү әни, ә безгә бу йортта чәй бирерләрме?» – дип сорый икән. Әйтик, кәнфит күрә бу. Миннән: «Бу нәрсә?» – дип сорый. Мин дәшмим. «Ә без аны ашыйбызмы? Ә син аны яратасыңмы?» – дип сорый. «Кызым, син бит аның нәрсә икәнен беләсең», – дим. «Беләм, ә– әз генә бир миңа», – ди. Бик хәйләкәр. Ярамый дип әйтмәскә, уртак тел табарга тырышам.
Баллы ярата. Башта баллы ашатырга бөтенләй каршы идем. Хәзер аз гына рөхсәт итә башладым инде. Ярар инде, мин әйтәм, без дә ашадык инде аны.
– Иҗатта нинди яңалыклар, Дилә?
– Булат белән башкара торган «Оч син, җырым» дигән җырга клип төшерергә җыенабыз. Элек җырларны кирәк дип яздыра идем, хәзер күңел теләсә, илһам килсә генә эшлим. Беренче чиратта үз күңелемә ятышлы булсын. Иҗатны туктатып булмый. Нәрсә белән генә шөгыльләнсәк тә, иҗат параллель рәвештә барыр инде ул. Шулай да гастрольләрнең санын киметеп була, мөгаен, шулай эшләрмен дә.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии