«Дөньяда татарлар саны кимиячәк, Казанда исә артачак»

«Дөньяда татарлар саны кимиячәк, Казанда исә артачак»

Соңгы елларда татар телен укыту күпмегә кимегән? Төбәкләрдә татарлар саны никадәр кими бара? Русиядә төрки халыклар саны артачакмы? Интернетта, социаль челтәрләрдә еш кына татар мәгарифе, демографиясе, башка милли мәсьәләләргә багышланган тикшеренүләр, статистик мәгълүматлар күрергә мөмкин. Мәскәүдә яшәүче Наил Гыйлман аларны үзенең Zamanabiz дип аталган блогына урнаштырып бара.

Наил әфәнде – IT белгече. «Үзем урыс мохитендә яшәп, балаларым да үсә башлагач, милли темалар белән кызыксына башладым, миллилекне саклап калу проблемалары борчый башлады», – ди ул. «Азатлык» Наил Гыйлман белән әңгәмә корды.

– Наил әфәнде, сезнең беренче тикшеренү нинди темага иде?

– Беренче тикшеренүләремне 2013нче елларда ясый башладым. Ул чакта Татарстанга каршы көчле мәгълүмати һөҗүм башланган иде, кайбер ата-аналар «мәктәпләрдә урыс теле сәгатьләре җитми» дигән сүзләр әйтә башлады, фейк мәгълүматлар таралды. Мин шул фактларны тикшереп, дөреслекне ачыклап, Татарстанда урыс теле сәгатьләренең башка төбәкләр белән чагыштырганда ким булмавын дәлилләгән идем, беренче тикшеренү шул булгандыр.

– Сезнең соңгы тикшеренүләрнең берсе Татарстан мәктәпләрендә татар теле сәгатьләренең кимүенә багышлана. Бу саннар кайдан алынды, тикшерүне ничек ясадыгыз?

– Татарстан һәм кайбер башка республикаларның саннарын аерым мәктәпләрдә табып була. Электрон мәгариф порталы бар, анда һәр мәктәпнең уку планы урнаштырылган. Мин күбрәк шуңа нигезләнеп анализ ясадым. Мәктәп сайтына кереп, татар теле, башка милли телләрнең күпме сәгать укытылганын санап чыктым.

Шунысы аяныч: республика буенча гомуми мәгълүмат юк. Татар телен ничә процент укучының өйрәнүе турында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми сүзләре генә бар. Ә Русия күләмендә исә мондый мәгълүмат инде 2003нче елдан бирле халык хозурына чыгарылмый. Элек ел саен Русия федераль дәүләт статистика хезмәте мәктәпләрдә нинди телләр укытылуы, милли мәктәпләрдә укытуның нинди телләрдә алып барылуы турында статистик материаллар чыгара иде. Татарстан буенча да 2013-2014нче елларда ниндидер төгәл саннар бар иде, хәзер исә күбрәк гомумирәк мәгълүмат урнаштырыла, төгәл статистика юк.

Гомуми саннар дигәндә, еш кына «фәлән кадәр мәктәптә фәннәр татар телендә укытыла» дип әйтелә, ләкин чынбарлыкта аларда татарча бары тик татар теле һәм әдәбияты гына укытылырга мөмкин. Мондый мәктәпләр бик күп шул. Мәгариф белгече Марат Лотфуллинның «чынлыкта бер мәктәп тә барлык фәннәрне татарча укытмый» дигән сүзләре дә бар бит, алар да борчуга сала.

– Тикшеренүдә татар теле дәресләренең саны кимүе ачык күренә. Ничек уйлыйсыз, бу тенденция тагын да көчәячәкме?

– Күптән түгел генә миннән «соңгы елда татар телен укыту никадәр кимеде?» дип сораганнар иде. Мин берничә тикшеренүемне кушып, мондый статистика ясаган идем: 2017нче ел белән чагыштырганда, татар теле дәресләре 27-29 процентка, татар әдәбияты дәресләре исә 50 процентка кимегән.

Бу саннар тагын да кими ала, чөнки яңа канун нигезендә ата-аналар балалары укый торган телләрне үзләре сайлый, имтихан тапшырасы бар, дип урыс теленә өстенлек бирә ала. Шул ук вакытта, урыс теле дәресләре дә артыгы белән. Минем исәпләвемчә, Татарстанда, Русиянең кайбер урыс төбәкләре белән чагыштырганда, урыс теле дәресләре 30-40 процентка күбрәк.

– Дәүләт вәкилләре, түрәләрнең тел очында – «телне өйдә өйрәтергә кирәк» дигән сүзләр. Килешәсезме моның белән?

– Ата-ана тырыш, максатчан булса һәм шушы юнәлештә бөтен көчен куйса, өйрәтергә мөмкин. Тик мондый акыллы һәм үҗәт ата-аналар саны күпме икән? Аннары, мохит булмагач, барыбер баланы иркен аралашуга җиткерү авыр. Үз балаларым мисалында әйтә алам: авылга кайткач, бераз татар телле мохиттә яшәгәч, телләре яхшыра, татарча иркенрәк сөйләшә башлыйлар. Балалар турында гына сүз түгел, үзебез дә аралашкач, татарчабыз тагын да шомара. Гаиләләрендә балаларга тел өйрәтә алган ата-аналар бар, ләкин бик аз. Хәзер ата-аналар гел эштә, шәһәрләрдә хәрәкәт зур, шуңа баланы татарча сөйләштереп, тәрбияләргә вакыт җитми. Аннары, өйдә өйрәнгәне – бер, һәм ул мәктәптәге белемнән аерыла. Өйдә ал, китер, бирдем, утырдым, аша дигән сүзләр белән чикләнәбез бит. Татар теленең дәрәҗәсен шул дәрәҗәгә төшерикме? Ахыр чиктә урыс, инглиз, алман, француз телләрен дә мәктәпләрдә өйрәнәләр, урта, югары уку йортларында дәвам итәләр, ягъни еллар буена уку дәвам итә. Ник татар теле генә өйдә өйрәнелергә тиеш соң ул? Ул да бит башка телләр белән бер сафта тора.

– Татар ата-аналарын балаларын татар мәктәпләренә бирдерер өчен, татар телен сайласыннар өчен нинди чаралар күрергә кирәк?

– Татар телен укытуда мәктәп тә кызыксыну белдерергә тиеш. Хәзер бу юк. Шәһәрләрдә татар мохите булмаган хәлдә укытыр өчен, телгә дистанцион укыту системасын кертү кирәк. Монда мәктәпләргә дә өстәмә стимуллар булдыру кирәктер.

Мин үз вакытында Яңа Зеландия турында язган идем. Аларда җирле маори телендә укыту системасы шуннан гыйбарәт: туган телен өйрәнә торган һәр бала өчен мәктәп бюджеттан күпмедер акча ала. Телләре алты дәрәҗәдә укытыла, тел никадәр югарырак дәрәҗәдә укытыла – мәктәпкә укучы өчен шулкадәр күбрәк акча аерылып бирелә. Шулай итеп, мәктәпләр туган телне укыту белән үзләре кызыксына.

– Сезнең соңгы тикшеренүләрнең берсе элекке Совет берлеге илләрендә төрки халыклар санына багышланган. Аннан шул күренә: Русиядән читтә төрки-мөселманнар саны арткан, ә Русия эчендә яшәгән асаба төрки халыкларда андый зур үсеш күренми. Моның сәбәбе нәрсә?

– Сәбәбе гади: Русиядә (Кавказдан тыш) туу дәрәҗәсе нык түбән, Урта Азиядә исә ул югары. Моннан тыш, мисал өчен татарларның 75-80 проценты шәһәрләрдә яши, шәһәрләрдә туу дәрәҗәсе авылларга караганда да түбәнрәк. Бу Русиягә генә карамый, Европада да күзәтелә.

Икенче сәбәп: татар, башкорт, чуаш һәм башка халыкларда ассимиляция сизелә. Бу процесс аеруча Татарстан һәм Башкортстаннан тыш төбәкләрдә сизелә, гади генә әйткәндә, татарлар тизрәк урыслаша бара. Әйтик, үзләрен татар дип атаган олы буын китә бара, яшь буында исә татарлар саны әзрәк. Татарстанда соңгы 20-30 елда татарлар саны әллә ни үзгәрмәгән, ә Чиләбе, Свердлау кебек өлкәләрдә 1989-2010нчы еллар арасында татарлар саны 20 процентка кимегән, бу коточкыч зур сан.

Ислам дине көчле саналган район-төбәкләрдә татарлар саны артмаса да, татар өлеше кимемәгән, хәтта бераз арткан районнар бар. Әйтик, Пенза өлкәсе яки Чуашстанның кайбер районнарында татарның саны берничә процентка арткан.

– Сез тикшеренүегездә 2050нче елга фаразларны да күрсәтәсез. Татарлар саны азмы-күпме кими, якынча 4,5-4,7 миллион чамасы булыр, дип язасыз. Бу артык позитив, оптимистик фараз дип санамыйсызмы?

– Минемчә, монда артык оптимист та булырга ярамый, шул ук вакытта төшенкелеккә дә бирелү кирәкми. Бу тикшеренүдә саннарны җентекләп санамадым, бу фаразлар гына. Хәзерге вакытта Русиядә 5,3 миллион татардан якынча 2 миллионы Татарстанда, 1 миллионы Башкортстанда яши, бу – 60 процент чамасы. Татарстан, Башкортстанда татарлар саны нигездә кимеми, бер тирәдә кала бара.

Татарстанда мәдәни ассимиляция сизелсә дә, урыслар саны монда артык күп түгел (40 процент тирәсе). Мондый шартларда тулы ассимиляция була алмый. Шуңа, минемчә, Татарстанда татарлар саны артык кимемәячек, ә Башкортстанда, кимесә дә, артык зур аерма булмас. Башка төбәкләрдә исә кимү көчле булачак, 20-30 процент чамасы булырга мөмкин. Аеруча Урал арты төбәкләрендә бу процесслар ачык күренә. Идел-Урал төбәгендә, татарлар күпләп яшәгән районнарда исә кимү процессы акрынлап барачак, дип саныйм.

– Ә Казанда татарлар саны артачакмы?

– Минемчә, соңгы елларда Казанда татарлар саны бераз артыр, авыллардан шәһәргә күченү тенденциясе бар бит. Миллилик кимесә дә, татарларның халык саны бераз артырга мөмкин.

– Русиядә төркиләр саны артачак, дисез. Моның файдалы якларын нәрсәдә күрәсез?

– Монда төгәл саннар юк. Якынча өч ел элек Русиядә 10 миллионга якын мигрант яши диелгән иде. Аларның 4 миллионы – төрки дәүләтләрдән, бер өлеше Русиядә даими яши, монда кала.

Минемчә, безнең өчен бу – файдалы фактор. Төрки халыклар артса, бу милли азчылыклар күбәюенә китерәчәк. Урыс халкының күп булуы милли сәясәткә дә йогынты ясый, дәүләт милли азчылыкларга көчлерәк басым ясый.

Урта Азиядә дин, традицияләр бездәгегә караганда көчлерәк. Бу да татарларга аерым уңай йогынты ясый ала. «Без бар, без күп» дигән йогынты ясап була, мөселманнарга карата сәясәт уңай якка борыла ала.

– Русиядә федерализм үсәчәкме? Татарстан киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Татарстан яки башка республикаларның киләчәге хәзер бик өметле күренми. Республикалар статусын югалту куркынычы бар, моңа каршы көрәшергә кирәк. Төбәкләрне эреләтү сәясәтенең зыянын күрсәтү кирәк, мәгълүмати кампания алып бару кирәк.

Шулай да, мин республикаларны бөтенләй бетерерләр дип уйламыйм, чөнки бу административ-территориаль бүленеш Русиянең сәяси системасы нигезендә ята. Бу система югалса, Русиянең җимерелү куркынычы арта. Иртәме-соңмы Русия федерализмга кайтачак дип өметләнәм.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Мөфти Камил Сәмигуллин Вәлиулла Якуповны үтерүчеләр хакында: «Бездә мәгълүмат юк»

Быел сентябрь аенда Казандагы Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтында җиде ел элек Татарстанда атып үтерелгән ислам дине әһеле Вәлиулла Якупка багышланган фәнни-гамәли конференция уздыру күздә тотыла һәм шул ук айның 26-27нче көнендә Вәлиулла Якуп имамлык иткән «Апанай» мәчетенең төзелүенә 250 ел тулуга багышланган зур чара да көтелә. Бу хакта хәзрәтне искә алу кичәсендә әйттеләр.

Мәрҗани мәчете карамагындагы мөселман зиратында узган чарада Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм Вәлиуллин, Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс Җиһаншин, Казан, Кукмара районыннан килгән имамнар катнашты. Көчле яңгыр яву сәбәпле, Коръән уку һәм Вәлиулла Якупның рухына дога кылу зират мәчете эчендә узды.

Чараны оештыручы «Апанай»ның имам-хатыйбы Нияз Сабиров сүзенә караганда, Вәлиулла Якупның мирасы хәзер мәчеттә саклана. «Вәлиулла хәзрәтнең язган китаплары белән бүгенге көндә «Апанай» мәчетендә танышырга була. Ихтыяҗ булу сәбәпле, без аның китапларын бастырабыз. Аның 50дән артык китап авторы булуы мәгълүм», – диде ул.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә рәис урынбасары булып дүрт елга якын хезмәт иткән, соңгы елында мөфтияттә уку-укыту бүлеген җитәкләгән, Казанның «Апанай» мәчете имам-хатыйбы, «Иман» мәркәзе рәисе, «Иман» нәшрияты җитәкчесе Вәлиулла Якупны ( 1963-2012) 19нчы июльдә үзе яшәгән йортның подъездында атып үтерәләр. Көч структуралары экстремизмда шикләнелгән берничә үтерелгән мөселманның исемен атаса да, үтерүченең исеме әле дә тәгаен мәгълүм түгел. Һәрхәлдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин аңа кадәр бу вазифаны үтәгән Илдус Фәез машинасын шартлатучы һәм Якупны үтерүчеләр хакында: «Рәсми чараларда ни әйтелде, сайтларда нәрсә чыкты – без шуннан гына хәбәрдар, сездән күбрәк белмибез. Бездә мәгълүмат юк», – дип җиткерде.

Комментарии