СЫЙПАГАННЫ ҺӘРКЕМ ЯРАТА

СЫЙПАГАННЫ ҺӘРКЕМ ЯРАТА

Тормыш! Бу дөньяда тормыш итүләре гаять катлаулы да, кызыклы һәм гыйбрәтле дә. Кыска гына гомереңдә башыңнан ниләр генә кичермисең дә, нинди генә проблемаларга тап булмыйсың. Һәр кеше үз алдына килеп туган катлаулы, авыр хәлләрдән чыгу юлларын эзли, уйлана, борчыла. Көчле ихтыярлы, тырыш, үҗәт кешеләр барлык авырлыкларны җиңеп, тормыш итүнең әмәлен табып, көйле һәм җайлы гына яшәп китәләр, ә кайберәүләр тормыш сазлыгына батып харап булалар. Үземә дә еш кына төрле ситуацияләр алдында калырга туры килә. Шуның берничәсен газета укучыларым белән дә уртаклашыйм әле.

Мин авылда яшим, зур бакчабыз бар, аны эшкәртеп, чәчеп, мал-туар асрап көн күрәбез. Бервакыт бик әйбәт сыерыбызны сатарга туры килде, ә бер елдан соң ирем күрше авылдан сыер алып кайтты. Сыер яшь, сөтле, сөте дә куе, тәмле. Тик бер җитешсез ягы барлыгы беленде – сава башлауга тибә. Аны саву зур проблемага әйләнде, үзен, аякларын бәйләү, станга (сыер сыярлык кына җайланма) бастыру дисеңме, бер кул белән үрелеп кенә чүмечкә саву (чиләкне тибеп очыра), кыскасы бу эш үлем белән бер. Башымда бер уй, ничек кенә бу проблеманы хәл итәргә, нинди юл белән бер җаен табарга? Уйлана торгач, әмәлен таптым…

Башта сыерның җилемен әкрен генә җылымса су белән юам, аннан соң май сөртеп массаж ясыйм, корсак тирәләрен, мөгез төпләрен кашыйм, үзем сөйләшәм. Сыер тынычланып калгач, әкрен генә сава башлыйм, хайваным аякларын күтәреп-күтәреп куя, ләкин каты итеп типми. Уйлана торгач, бер көнне өстә язган барлык процедураларны үтәгәннән соң, озын көйгә җырлап җибәрдем. Үзем җырлыйм, үзем сыерны савам. Сыерымны алыштырып куйдылармыни? Башын аска салып, моңаеп, тып-тын басып тора. Шул көннән башлап, җырлап, рәхәтләнеп курыкмыйча сыерымны сава башладым. Уйлана торгач, барыбер сыер күңеленә ачкыч һәм әмәлен таптым. Кешеләр генә түгел, хайваннар да яхшы мөнәсәбәткә, яхшылык белән җавап бирәләр икән, ләбаса.

ДӘВАСЫН ҮЗЕМ ТАПТЫМ

Монысы икенче очрак. Кече улымның кызы (минем оныгым була инде) өч яшенә җиткәч, көйсезләнә башлады. Иртә белән йокыдан торгач еларга тотына. Әти-әнисе алай итеп, болай итеп карый, янында биеп торалар, ләкин бушка. Елап арыгач, юындырып, ризык әзерләп, өстәл янына утырталар, оныгым өстәлдәге ризыкларны этеп, яңадан елый башлый. Бу гадәтен бетерү өчен әти-әнисе ниләр генә эшләмәделәр, табибка да күрсәттеләр, файдасы гына булмады. Бервакыт килен белән улым:

– Әни, сиңа (авылга) кызыбызны кайтарыйк әле, син берәр әмәлен таба алмассыңмы? – диләр. Алар үзләре шәһәрдә яши.

Мин нишлим инде, ризалаштым. Оныгымны кайтардылар. Ике-өч көн үтте, бала көйсезләнә, елый. Уйлана торгач, бер карарга килдем: баланың көйсезләнүенә, елавына игътибар итмәскә. Оныгым торуга елый башлый, мин аңа игътибар итмәгән кебек үз эшләремне эшләп, сиздерми генә аны күзәтәм, өстәлгә ризыклар куям…

… Ходайның рәхмәте, берничә көн үткәннән соң, оныгым майлаган кебек булды. Иртә торгач, «иртәнге эшен бетерә», елауның әсәре дә юк, аннан соң юындырам, шуннан соң өстәл янына килә, куйган ризыкларны ашый башлый, рәхмәт әйтеп уенчыклары белән уйный. Әти-әнисе шулхәтле шатландылар, шатлыкларының иге-чиге булмады, миңа рәхмәт яудыралар гына: «Ничек булды да, ничек булды бу хәл?» – диләр. Булган хәлләрне сөйләп бирдем. Бу тормышта аек акыл белән яшәп, туры юлдан тайпылмасаң, кешелеклелек сыйфатларыңны югалтмасаң, авырлыклар туганда югалып калмасаң, әйбәт яшәү әмәлен табып була ул.

Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Бәрәңге агуы

Бу хәл 15 ел элек булгандыр инде. Кукмараның балыклы дигән авылында әби белән бабайның матур гына яшәп яткан вакытлары. Без хатыным белән аларга кунакка атна саен кайта торган идек, булышып та китә идек. Бер көзне аларның өенә каяндыр тараканнар кереп калды. Шулкадәрле тиз үрчеде алар, көндезләрен дә күренәләр иде хәтта. Ашларга, чәйләребезгә егылып төшәргә дә күп сорап тормыйлар иде. Кыш буе тырышып көрәшсәк тә, күбәя генә тордылар тараканнар. Агуның да артыгын кулланып булмый: әби белән бабайның торасы бар бит әле шул йортта. Шулай итеп җәйне җиткердек. Төннәр җылына төшкәч, әби белән бабаебыз 3-4 көнгә өйалдына күченде, ә без улым белән бәрәңге агулый торган аппарат, колорадо корты агуы алып кайттык та аларның өйләрен агуларга керештек. Эшне башлауга ук тараканнарның түшәм, бүрәнә ярыкларыннан егылып төшүләре әле дә күз алдымда тора. Өйдә таракан яңгыры яуган төсле булып истә калган ул вакыт. Агулап өч-дүрт көн үткәч, без җыештырырга кайттык. Идәндәге үлеп яткан тараканнарны күпләп түктек. Менә шулай гына тараканнардан котыла алдык.

Марат ХИСМӘТОВ,

Кукмара бистәсе.

Йомырка планы

Нурхәмәт абый тырыш, чая, сүзгә дә оста кеше булган. Шуңадыр, аңа һәрвакыт җаваплы эш йөкләгәннәр.

Менә бүген дә ул язгы чәчүгә әзерлекне тикшереп кайтып килә. Чатны борылгач та, капка төбендә утыручы ике-өч хатын кызны күреп ала. Кояш нурларында җылынып, көнбагыш чиртеп утыра алар.

Хатын-кыз шулай инде: эштән арып кайтса да, ләчтит сатып утырырга ярата, сүзләрен тавык та чүпләп бетерә алмый. Үзен туктатуларын чамалап, адымнарын кызулата Нурхәмәт абый.

– Нурхәмәт абый, кая ашыгасың шулкадәр? Кил, утыр әле яныбызга, берәр мәзәк сөйләп, көлдереп кит әле безне, – диләр капка төбендә утыручылар.

– Мәзәк сөйләргә вакыт юк. Әнә, кибеттә йомырка тапшыручыларга шикәр саталар, бетереп куймасыннар, – дип, тиз-тиз атлап китеп бара. Бераз китеп, артына борылып караса, абыстайларның дәррәү торып өйләренә ашыкканын күрә.

Кайтып, чәй эчәргә утыргач, күзе тәрәзә аша урамга төшә. Хатын-кызлар, кулларына төенчек тотып кибеткә чабалар. «Әллә чынлап та шикәр саталармы икән», – дип үзе дә шикләнеп куя ул.

Икенче көнне:

– И, рәхмәт инде, Нурхәмәт абый, апрель аеның беренче көне шатлык китерде миңа: йомырка җыюның айлык планы тулды! – дип каршы ала аны сатучы кыз.

Салих ХӨСӘЕНОВ,

Тәтеш районы, Олы Тархан авылы.

Тырышкач була икән

Хатыным Рәхилә белән яңа өйләнешкән чагыбыз. Мин – тулай торакта, ул бер әбидә фатирда тора идек. Язылышырга барганчы, Әмәт тавыннан бер өйгә терәп салынган, «насыпушка» дип аталган бүлмәне, яшәп торырга дип, сөйләшеп куйдым. Өйләнешкәнче, икәү барып торырлык итеп, җыештырып та куйдык. Туйлар үткәч, шунда яши дә башладык. Аның кечкенә генә плитә куеп ясалган миче бар иде. Аны ничек кенә ягып җылытсак та, иртән торганчы, ишек катындагы чиләктәге су боз белән каплана иде. Бер көнне хатыным Рәхилә, эштән кайтышыма өчпочмак пешереп, мине сыйларга уйлаган. Мичне кызу итеп ягып, өчпочмакларын пешерергә мичкә куйган. Билгеле инде, күпме көтсә дә, мич зур булмагач, анда өчпочмак та, бәлеш тә пешереп булмый. Кайтып керсәм, ул еламый гына: «Инде нишлим, син кайтканчы өчпочмак пешереп, сине сыйларга уйлаган идем, пешмиләр бит», – ди.

Бердә кайгырма, мондый мичтә андый әйберләр пешми, кызган күмер өстендә коймак кына пешереп була, бер әмәлен табарбыз, – дип тынычландырдым. Шулай да әмәлен таптык. Табадагы пешмәгән өчпочмакларны берәм-берәм ярып икенче табага бушаттык та, плитәгә куеп, мичне яңадан ягып җибәрдек. Эчлеге дә пешеп җитте, камырларын да табада кыздырып алдык. Менә шулай әле яңа тормыш башлап җибәргәндә дә югалып калмадык, әмәлен таптык. Әле хәзер дә өчпочмак пешергән саен, шул вакытларны искә төшереп алабыз.

***

Оныгыбыз Кәримгә өч яшь. Билгеле инде, ул да барлык балалар шикелле конфет ярата. Кунакка килгәч әни кеше, Кәримнең дәү әнисен оныгына бер конфеттан артыгын бирмәскә дип кисәтеп куя. Малай дәү әнисе биргән бердәнбер конфетны ашап бетергәч: «Дәү әни, мин, син биргән конфетны ашап бетердем, тәмен белми калдым, икенче төрлесен биреп кара әле, бәлки, анысы тәмлерәк булыр, тик берне генә бирерсең яме»,– диде. Шулай итеп Кәрим дә дәү әнисеннән икенче конфетны сорап алу әмәлен тапты. Дәү әнисе нишләсен инде, ышандырып сорагач, тагын икенче төрле конфетны алып бирмичә башка чарасы калмый.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре.

Тәмәкене ташлау ысулы

Красноярск медицина институтын тәмамлаганнан соң, мин илле елга якын табибә булып эшләдем. Институтта укыганда ук тәмәке тартучылар белән очрашырга туры килде. Фәлсәфә буенча гыйльми кандидат булган укытучыбыз тәнәфес саен тәмәке пыскыта иде.

Берсендә бу безнең янга килде дә: «Кызлар, нәрсә булса да сөйләгез әле миңа!» – ди. Без, авыл кызлары, аптырап калдык. «Бездә лекторлар кебек тирән белем юк инде», – диештек кызлар белән. Ә ул исә: «Сез миңа гади нәрсәләр турында сөйләгез: кайсы яктан сез, гаиләләрегез бармы? Алайса минем тәнәфес саен тәмәке тартасым килә. Күптән түгел оныгым туды. Тарту миңа килешми бит инде! Коткарыгыз мине бу гадәттән», – ди укытучыбыз. Шуннан соң тәнәфес саен килеп, без аның белән сөйләшүне гадәткә керттек.

Тартуны ташларга теләүчеләрнең кайберләре голланд сыры ашый. Тартасы килүгә, берәр кисәк сыр чәйнәп куегыз. Берәү миңа тәмәкене тартуны ничек ташлавын сөйләгән иде. «Мин тәмәкене гап-гади суга алмаштырдым. Тартасы килүгә, стаканга су салам да, шуны эчеп куям. Шулай итеп ашказанын су белән тутырдым. Бераздан күңел болгана башлады. Кара җүләр, нишләп шуның кадәр су эчәм соң мин? Аз-азлап кына да эчеп була бит аны, иң яхшысы тартуны бөтенләй ташлау, дип тәмәкене шулай ташладым», – дип, үзенең тәмәкене ташлау ысулын бәян иткән иде.

Г. ЗӨЛКӘРНӘЕВА,

Түбән Кама шәһәре.

АЮНЫ ЮМАЛАДЫМ

Мине 1965нче елда урман хуҗалыгына эшкә чакырдылар. Шунда 30 ел урманчы булып эшләдем. Эшләгән чакта миңа аю белән очрашырга туры килде.

1993нче еллар иде булса кирәк, апрель ае бик җылы килде. Мин көн саен питомникка барып, үсентеләрне карап кайтам. Үсентеләр саргайса, урманчының эше харап.

Шулай бер көнне конторыма кереп кенә чыктым да, үсентеләрне карарга киттем. Шунда аю эзенә тап булдым. Питомнигыма барып җитеп башымны күтәреп карасам, миннән20 метртирәсе ераклыкта бер аю миңа карап тора. Мин, билгеле, бик нык курыктым һәм белгән догаларымны укырга тотындым, ә ул һаман миңа карап тора, китәргә уйламый да. Әй ялварам аюга карап: «Аю, дускаем, әйдә килешик. Мине исән калдырсаң, мин сине бал белән сыйлармын. Минем умарталыкка бар. Бакчамның тышкы ягына бер рам кәрәзле бал куярмын, төнлә килеп алып китәрсең», – дим. Ул килешкәндәй, башын аска иеп куйды һәм үз юлына кереп китте.

Бик курыккан идем, бераз хәл алгач, кайтырга чыктым. Аякларым авыртуын да сизмәгәнмен. Бухгалтерым: «Габделрафик абый, йөзләрең агарган, нәрсә булды?»– дип сорады. Мин аларга булган хәлне сөйләдем. «Әмәлен тапкансың әле, аюны юмалагансың, үзең исән калгансың», – диделәр.

Габделрафик ХАКИМОВ,

Малмыж районы, Тукай авылы.

Комментарии