«САЛГАН БАШТАН»

Әлеге мәзәк хәлне күп еллар Балтач район газетасында баш мөхәррир хезмәтен башкарган Әхәт абый Фазылҗанов сөйләгән иде. Үзе вафат инде. Хөрмәтләп искә алдым, аңа дога булып барып ирешсен.

50нче еллар азагындарак Казаннан бер төркем татар язучылары: Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Атилла Расих, Зәки Нури һәм яшь каләм тибрәтүче ике-өч егет Әтнә районына килеп төшкән. Алар авыл клубларында, мәктәпләрдә әдәбият сөючеләр белән очрашканнар. Шәһәр кунакларына ияреп, булачак шагыйрь Нәҗип Мадияров та йөргән.

Кунакларның халык белән соңгы очрашуы район мәдәният йортында булган.

Язучылар залга бераз көттереп, халык тәмам җыйналып беткәч кенә, шаулашып килеп кергәннәр. Бераз кәефләре күтәрелерлек дәрәҗәдә генә «зәмзәм суы»ннан авыз иткәннәр, күрәсең, йөзләренә җиңелчә кызыллык йөгергән була боларның: үзара көлешәләр, кычкырыбрак сөйләшәләр икән.

Көтеп алынган кичә башланган. Шагыйрьләр, язучылар бер-бер артлы сәхнәдән торып яңа әсәрләреннән өзекләр укыганнар, үзләренең иҗат планнары белән таныштырганнар, сорауларга җаваплар биргәннәр.

Сөйләү чираты якташыбыз Нәҗипкә дә җитә. Ишле кеше арасында нотык сөйләргә күнекмәгәне сизелә, каушыйрак икән.

«Мин сезгә үземнең бер шигыремне сөйлим әле «Салган баштан», – дип укып җибәргән бу. Залдагы халык көчле алкышлар белән көлешеп кул чабып озатканнар үзен. Халык күрәсең, аның очрашуга сыйланып килүен яшермичә әйтә дип көлешкән, шигырьнең эчтәлеген тыңлагач, эшне аңлап, зурлап кул чапкан. Бактың исә, шигырьнең исеме «Салган баштан» булган икән.

Ф. ГАРӘФЕТДИНОВ,

Балтач.

ӘЛФИЯ АПА МАҖАРАЛАРЫ

1964нче еллар. Җиденче классны тәмамлагач, җәйге каникул вакытында, иптәш кызларым белән мех фабрикасына эшкә урнаштык. Урысча сөйләшә белмибез, ашханәгә кердек тә, ничек ашарга сорарга белмәгәч, буфет янына барып бастык. Кызлар миңа: «Әлфия! Син кыюрак, бар, кеше сораганны тыңлап тор да, безгә дә сорарсың», – диләр. Озак кына буфет кырыенда тыңлап тордым да, бөтен кыюлыгымны җыеп, чиратка барып бастым. Чиратым килеп җиткәч, акчамны кибетчегә сузып: «Четери чая, четери батюшки», – диеп кибетчегә мөрәҗәгать иттем. Апакаем күзләрен тәлинкә кадәр түгәрәкләндереп: «Чего, чего?» – диеп сорау бирде. Мин автоматтан аткан кебек, тагын: «Четыри чая, четыри батюшки», – диеп сорадым. Марҗа апаең озак кына карап торгач, кулымнан алды да: «Хотя бы рукой покажи», – ди. Мин төртеп күрсәткәч, егыла-егыла көлеп: «Не батюшки, а ватрушки», – диеп, ватрушкаларны алып бирде.

Без яшь җилкенчәк бер сәгатькә азрак эшләргә тиеш. Тулы көн эшлибез дә, бер сәгать буе авылга кайтырга җыенабыз. Эшебез авыр булса да, эшләп өйрәнгән кызлар. Зур сарыкларның тиресен бер якка, яшь сарык тиреләрен (молодняк) икенче җиргә җыябыз.

«Базар көннән соң киләбез», – диеп мастерга әйттек тә, ике көнгә авылга киттек. Чәршәмбе көнне эшкә чыккач, мастер абый кычкыра да кычкыра бит. «Базар көн ял көне була, ә сез ике көннән килдегез», – ди. Мин әйтәм: «Безнең Мәмдәлдә базар көн сишәмбе бит», – дим. Без бит «несовершеннолетние» дип әйтә алмыйча: «Мы же молодняк», – дигәч көлеп җибәреп, башка ачуланмады тагын.

Тиздән кияүгә чыктым. Бер көнне иремнең энесенең туена кайтырга җыендык. Химия ясатырга җыенып, чәчтарашка киттем. Химия ясатуның чыккан чаклары гына, чәч бөдрәләтүнең «химия» икәнен дә белмичә, чиратка бастым. Торам-торам басып, берсеннән дә «кудряшки» дигән сүз ишетмим. Менә обедка да ябылдылар, мин беренче булып калдым. Шуннан ачылгач, бер хатын: «Сез бит иртәдән бирле утырасыз, нәрсә кирәк соң сезгә?» – ди. Мин: «Кудряшки», – диеп җавап бирдем. Ул: «Химия чиратсыз бит», – ди. Хурлыгымнан колагымны тотып: «Я глухая бит», – дип алдадым… Өч сәгать буе теге хатынның кычкыруыннан колакларым тонды, башыма капты. Ул бит мине чукырак диеп белеп, кычкырыпмы кычкыра. Өйгә кайткач, иптәшем Каюмнан да эләкте: «Нәкъ кәҗә бәтие булгансың, теләсә нәрсә эшлә, элеккеге чәчеңне кайтар, матри кызый», – диеп озак кына кычкырды. «Менә русча белмәү нигә китерә!» – диеп сөйләгән Әлфия апага, бу язмам дога булып ирешсен.

Роза ӘБЛИЕВА,

Казан шәһәре.

«ЧЕБЕН БОТЫ»

Өйләнешеп никахлар укыткач, хатыным белән бабайларга кунакка килдек. Бабай зурлап сарыгын суйды, әби өстәл өстен сый-хөрмәт белән тутырды. Хатын-кыз күрмәгәндә бабай белән сарай артында бераз «капкалыйбыз». Кыскасы, беренче көнне күңелле уздырдык. Икенче көн дә күтәренке күңел белән узды: хатынның туганнарына кунакка бардык, яисә үзләре безгә килделәр. Менә кичке ашка утырдык. Ит ашап утырганда, бер ит кисәге теш арасына кереп кысылмасынмы. Башта тел белән этеп чыгарып карадым – юк, чыкмый. Аптырагач, ашавымны туктатып, шырпы белән актара башладым. Хатыным шулвакыт шаяртып куйды:

– Нәрсә, әллә бүрәнә кысылганмы?

Мин дә төшеп калганнардан түгел, тагын да матуррак итеп җавап бирдем.

– Юк ла, бүрәнә түгел, бер черки кереп кысылган теш арасына.

Шул вакыт шырпыга теге ит кисәге дә ияреп килеп чыкты.

– Менә бит, боты өзелеп килеп тә чыкты, – диюем булды, әби чак кына юынгыч чиләгенә барып җитә алды. Миңа карый да, тагын чиләккә йөгерә.

Нәтиҗәсе шул, елдан артык әби белән бергә утырып ашамадык.

КАРАВЫЛДА

Ә бу очракта оятка калдык дисәк тә була. Сиксәненче еллар. Без, өч каравылчы, ферма саклыйбыз: күрше авылдан Николай, Паша абыйлар һәм мин. Ул вакытта әле хәзерге кебек караклыклар юк, сыерларга күз-колак кына буласы. Сыерларны кичен һәм иртә барлап алабыз. Савымчылар килүгә асларын да кырып куябыз.

Ул көнне дә һәрвакыттагыча эш башланды: һәрберебез үз сараендагы сыерларны барлап алдык та, каравылчы өенә җыелдык. Иртән, асларын кырырга дип, тагын таралыштык. Берничә минуттан кинәт Паша абыйның куркулы тавышы ишетелде:

– Егетләр! Беттек! Тизрәк килегез!

Йөгереп килсәк, сарай уртасында бура хәтле бер сыер үлеп ята. Чылбырыннан да ычкындырмаган. Селкетеп тә карыйбыз, кая ул, әллә кайчан каткан. Нишләргә? Уен эш түгел бит, бура кадәрле сыер. Түләтсәләр ничә ай бушлай эшлисе була. Шулвакыт Николай абый бер карарга килеп: «Суябыз! Карагыз аны, сүзебез бер булсын. Кисәк кенә егылды да тартыша башлады. Үлә башлагач, суйдык. Аңлашылдымы?» – дип боерык бирде. Мин кесә пәкесе белән сыерның муенын кисә башладым. Паша абый ферма мөдире чакырырга йөгерде. Ә мин кисәм, ник бер тамчы кан чыксын. Килеп җиткән мөдире бер безгә, бер сыерга карый. Кинәт ул шаркылдап көлә башлады. Без аптырашып, аңа карап каттык. Көлеп туктагач миннән: «Я, нәрсә булды монда?» – дип сорады. Мин ашыга-ашыга аңлата башладым. «Җитәр, башка сөйләмәгез. Бу сыер бит инде кичә иртән үлде. Районнан машина килеп алып китәсе иде, юлда ватылган. Бүген алып китәләр».

Әгәр шул вакытта җир ярылса, өчебез дә шунда төшеп качкан булыр идек. Бөтен колхоз алдында шулай көлкегә кал инде. Рәхмәт ферма мөдире коткарды: «Егетләр, бу уен-муен эш түгел. Миннән чыкмас, сез дә шыпырт булыгыз. Сезгә дә, миңа да ахыры начар булуы бар. Онытыгыз бу хәлне».

Чыннан да, бу хәл 30 ел онытылып торды.

Фазлыйәхмәт ХӘКИМОВ,

Мамадыш районы, Түбән Шүләнгер авылы.

КҮРӘСЕҢ БУЛСА…

Техникум тәмамлагач мине юллама белән Казаннан Таҗикстанга җибәрделәр. Шунда яшәгәндә бер елны шифаханәгә бардым. Июль-август айлары – бик кызу вакыт. Мине Валя исемле урыс кызы белән ачык верандалы бер катлы корпуска урнаштырдылар. Бүлмәләр ике кешелек. Берничә бүлмә хатын-кызларныкы, берничәсе – ирләрнеке, аралаш. Бүлмә кечкенә, балконга пыяла ишек чыга. Минем карават шул ишекнең уң ягында, Валяныкы сулда. Төнлә йомышың төшсә, веранданың ахыргы башында урнашкан бәдрәфкә барасы. Миңа да бер төнне байтак бүлмәләр үтеп, шунда барырга туры килде. Ут тонык кына яна. Мин кире кайтып бүлмәне ачсам, минем урында кемдер ята. «Нигә Валя минем караватка күчте икән», дип әкрен генә шунда атладым. Кисәк кенә мендәрдән сакаллы ир кеше башын күтәрде дә: «Лә иләһә илләАллаһ», – дип кычкырып җибәрмәсенме. Мине күзенә күренә дип йокы аралаш курыкты бугай. Артка чигенеп чыктым да бүлмә ишегендәге номерга карасам, үзебезнең бүлмәне үтеп китеп, ирләр бүлмәсенә барып кергәнмен икән.

Үзебезнең бүлмәгә барып кергәч, шаркылдап көлеп җибәрдем, Валя да сискәнеп уянды. Ниләр булганын сөйләгәч тагын тәгәрәшеп көлдек. Ярый әле икенче көнне теге абзый кызыксынып, төнлә бүлмәсенә кергән ак эчке киемле хатын-кыз турында сораштырып йөрмәде, без дә беркемгә дә авыз ачмадык.

Лира әбиегез.

Түбән Кама шәһәре.

Өрәк дигән эт

Әмәт бистәсендә бер дустым тора иде. Аның туган көнен билгеләп үтәргә җыендык. Кичә тәмамлангач, ул мине озата чыкты. Без сөйләшеп торган арада, бер эт яныбызга килеп сыенды. Үзе чем-кара, колаклары салынкы. Ау эте иде бу. Үзе бозау кадәр.

Дустым:

– Бу эт бер атна инде бездә яши, хуҗасын югалткан, ахры. Кирәк булса ал, – диде.

Алып кайттым да сарайга бикләп куйдым. Үзем йокларга яттым.

Шәһәр уртасында торсак та, үз өебез иде. Әти иртүк торып мич яга. Караңгы белән торып, һәр көнне утынга чыга. Сарайны ачуы була, кара бер «хәшәрәт» килеп ябыша моңа. Ул куркудан аңын югалтып егыла. Күпмедер яткач, аңына килеп, ярдәм сорап кычкыра.

Өйдәгеләр чыккач, калтыранып сөйли башлады.

– Сарай ишеген ачуым булды, бер кара «өрәк» килеп ябышты, караңгы иде. Үзе галәмәт зур, аягына баскан, үзе кара, күзләре ялтырый. Гомерем буена өрәккә, җенгә ышанмый идем, менә үзем күрдем, – дип ярсып сөйләде ул.

Эх, егетләр, дим үз-үземә, сарайга кичтән ябылган эт турында әтигә әйтергә онытканмын.

Бер атна узгач, әти тынычлангач, бу эт турындагы вакыйганы сөйләшеп көлештек. Мин, әлбәттә, көлкегә калдым.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Акыллы солдат

1958нче елның 19нчы августында безне вагоннарга төяп, Польшага хәрби хезмәткә озаттылар. 7 тәүлек буе бардык. Безне төрле шәһәрләрдә тарата бардылар. Мин иң ахыргы Страхова хәрби шәһәрчегенә эләктем. Безне башта бер ай карантинда тоттылар, аннары батальоннарга бүлделәр. Мин беренче батальонга эләктем. Ротобызда 87 кеше иде, татарлардан – берүзем, калганнар Русиянең төрле шәһәрләреннән килгәннәр. Башта укулар булды: көнгә 8 сәгать укыйбыз да, аннары устав өйрәнәбез. Беркөнне рота командирыбыз яшь солдатларны 5 сәгатьлек «задание»гә алып чыгып китте. Без 2 чакрым ераклыкта урнашкан урманның аланына барып чыктык. Ерак түгел генә кешене чак кына күмә торган елга ага. Командирыбыз безне, һәркайсыбыз арасында 3-4 метрара калдырып, бер буйга тезде. Сугыш була калса, шинель итәген күтәреп, каешка кыстырырга һәм автоматларны күтәреп, елганы йөзеп чыгарга кирәк булачак дип, безгә аңлатты. Минем ул чакта русчам чамалы гына булган күрәсең, командирны хәзер шулай эшләргә куша дип аңладым. Ул кушканнарның барысын да эшләдем дә, суга кереп киттем. Елганың уртасына җитәрәк борылып карасам, берәү дә суга керми, барысы да эче катып миннән көлә.

Мин судан чыккач, рота командиры барыбызны да тезеп бастырды да, миңа рәхмәт әйтеп, казармага кайтарып җибәрде. Шул очрактан соң иптәшләрем әле миннән озак көлеп йөрделәр.

Рамазан МОРТАЗИН,

Казан шәһәре.

Комментарии