Патриотлар, сез кайда?..

Патриотлар, сез кайда?..

Гаҗәп бит: хәзер Русиядә һәм Татарстанда «патриотизм» сүзе бөтенләй ишетелми. Ә «пәрвәр», «пәрвәрлек» төшенчәләре безнең татарның маңкортларына бөтенләй аңлашылмый. Кайбер татар матбугатында «милләтпәрвәр» сүзе кулланылса, милләтчелектә гаепләргә күп сорап тормыйлар. СССР таралганчы ук, «кайнар нокталар» барлыкка килде (Азәрбайҗан, Грузия, Балтыйк буе республикалары), кан коелды. Әфган җирендә меңнәрчә гомер өзелде. Менә шул чордан армиягә, ватанга караш үзгәрә башлады.

90нчы еллар башында мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында башлангыч хәрби хәзерлекне бирү юкка чыгарылып, аның урынына ОБЖ (тормыш иминлеге нигезләре) укытыла башлады.

Әфган җирендә, Чечняда кулына бер мәртәбә дә мылтык яисә автомат тотып карамаган егетләрне сугышка куып кертеп, күпме гомерләр өзелде.

Кешене куркытып буйсындыру, буйсынырга теләмәгәннәрне кыйнау, юкка чыгару кебек алымнар киң колач җәйде. «Дедовщина» (бабайлык) Русиягә күктән иңмәгән. Ул казарма шартларында Сталин чорында, адәм баласының иманын таптау, кыргый көчнең дөреслектән өстен икәнлеген исбатлау чорында барлыкка килә.

«Аргументы и факты» гәҗитенең бер санында Урыс дәүләт гуманитар университеты ректоры Юрий Афанасьевның «Пора перестать верить историческим мифам» исемле мәкаләсен укыган идем. Ул болай дип яза: «Сегодняшний день показывает, что власть в России формируется на основе спайки монолит и авторитарно-олигархической верхушки. Мифы продолжают жить, и на старой основе охватывают государственный патриотизм всей русской истории». Чыннан да, Куликово сугышы, Д. Донской (бу сугышның юклыгы ачыкланган, ә хәзер зурдан кубып бәйрәм итәләр) мифы, А. Невский «Боз өсте сугышы»нда татарлар (Алтын Урда төзелә башлаганда) катнашканы инкарь ителә һәм башка шундый уйдырмалар мисал булып тора.

Тоталитар империя шартларында яшәүнең төп кагыйдәсе – дәүләт чиновнигына (армиядә хәтта кече сержантка) буйсыну. Ул сиңа үләргә боерса – егылып үл, яшәргә кушса – яшә. Түрә кушканны риясыз үти алсаң, тамагың тук, өстең бөтен булачак. Җәмгыять нинди – армиядә дә шул ук тәртип. Безне патша заманында да, Совет чорында да шуңа өйрәттеләр. Хәзер дә шул башлыкның яисә түрәнең кушканын үтәмәсәң, эшсез, ялангач, хезмәт хаксыз каласыңны көт тә тор!

70 ел ач-ялангач яшәп тупланган социалистик милек, без авызыбызны ачып утырган арада, Березовскийлар, Гусинскийлар, Абрамовичлар, Лужковлар кесәсенә кереп оялап та өлгерде.

«Варшава договоры» таралганда (ГДРда, Венгрия, Чехословакиядә) генераллар күпме сугыш кораллары (танклар, машиналар, биналар), казармалар, сугыш объектларын сатып мая тупладылар. Шул ук «бизнесмен генераллар» Чечня сугышында төнлә, үзләре әйткәнчә «бандитларча» корал саттылар, ә иртән солдатларны аларга каршы сугыштырдылар. Бер дә читенсенмичә «Россия герое» исемен алдылар.

Бүгенге көндә оборонага триллионлаган сумнар бүленә (безнең җилкәдән суырылган акчадан), Русия «ашкынып кораллана», янәсе армияне яңарту бара, солдатларга «уңайлы» булсын дигән булып өс киемнәрен (бушлатларыннан җил өреп тора) кирза итек урынына ботинкага, чолгауларын алыштыралар. Нәтиҗәсе шул: солдатлар суык тиюдән, үпкә чиреннән үлә.

Саклану министры әмере нигезендә, түрәләр һәм аңа буйсынучылар миллионлап түгел, ә миллиардлап акча үзләштерәләр, күпме күчемсез милекне сатып җибәреп кесәләренә салдылар. Ә аларның берсенә дә чара күрелми, янәсе тикшерү бара. Кайда монда патриотизм?! Бу гамәлләрне бит яшьләр, ата-аналар ишетеп тора!

Сүз «дедовщина» турында бара иде. Ю. Афанасьев: «Россия всегда жила завоеваниями…» – дип аңлата (бүгенге көндә Абхазиядә, Кыргызстанда гаскәр тоту). Дәүләтнең сәяси максаты басып алу булмаса да, буйсындыру, куркыту, талау. Казарма шартларында шушы инстинкт «дедовщина» сыйфатлары яши, Буданов гамәлләренә әверелә. Ярый, соңгысының башына җиттеләр.

НТВ программасы: «Русия армиясендә һәр елны «дедовщина»га түзә алмыйча, 7 мең яшь солдат үзен-үзе үтерә», – дип тапшырган иде. Имгәнүчеләр икеләтә күбрәк.

Мәңгеләштерү өчен куелган һәйкәлләргә, алардагы сыннарга игътибар иткәнегез бармы? «Аларның тупаслыгы, зәвыксызлыгы. Автомат тоткан сул кул хәлсез асылынып тора. Күзләрендә ерткычлык. Алла сакласын шундый кабахәтне юлыңда очратудан. Безнең Азнакайда да шундый һәйкәл (сыннарның баш капкачы юк) җанга ятышлы түгел – һәм шул һәйкәл янында чәчәк бәйләме кочаклап сабыйлар утыра, – дип яза күренекле язучы Миргазиян Юныс «Мифлар, хорафатлар дөньясы җимерелә башлаганда» дигән публицистикасында (5 томлы). – Баулының үзәк урамына Прага урамнарында балаларны таптатып йөргән танк, Әфганнан кайтарылган туп-гаубица (безнең Азнакайда БТР), Гагаринның башына җиткән самолет-истребитель МИГ-15, – дип яза М. Юныс, дәвам итеп. Мондый сорау да куя:

– Нәрсәне аңлата соң бу сугыш коралыннан куелган һәйкәлләр? «Балалар, сез бүген укый башладыгыз, укып чыккач, сез дә, кулыгызга Калашников автоматы тотып, юлыгызда очраган бәндәләрне үтереп йөри башлаячаксыз. Шушымы фотога төшүнең эчке мәгънәсе?!»

Безне нишләп шуны аңларга өйрәтмәделәр икән? Хәзер, тәртәбезне демократия ягына борып, Татарстанның сүздәге генә суверенлыгы өчен көрәшә башлагач та һаман Русиянең киләчәк сугышларына катнашу өлеше белән яшәүне ничек аңларга?! Бүген болай да Төньяк Кавказ республикаларында «бандитларны», «террорчыларны» эзәрлекләгәндә күпме солдат үтерелә.

Ә инде балаларның миләрен томалап, аларны Русия империясенең киләчәк бәрелешләре өчен туп итеп әзерләү – бусы инде кешелек дөньясына карата зур кабахәтлек. Безнең кара томаналык, колларга буйсыну, безне милләт буларак юкка чыгаручы кара көчкә табыну – бу куркыныч һаман яши.

Ватанны саклауга һәрбер кеше әзер булырга тиеш, монысы көн кебек ачык!

Олигархия, мафия, фәхишәлек, наркомания, җинаятькә корылган Ватанны кем сакларга тиеш соң? Җәмгыятьтә: «Немецлар җиңгән булса, яхшырак булыр иде», – дип, Ватан сугышына карата шундый фикерләр дә йөри. Хәер, бүген немецлар болай да безнең басуларны басып алып рапс, көнбагыш үстерәләр, май чыгаралар.

Лаеклы ялга чыкканчы, югары сыйныфларда анкета таратып үткәргән дәрес искә төште. Анкета нәтиҗәләре буенча 42 баланың бары тик 5есе генә «патриот» төшенчәсен якынча аңлата: «Ул үз иле өчен янып-көеп торучы кеше, үзенең илен яратучы», – ди. Ә бер укучы: «Элек бу сүз бик еш кулланылган, сугыш вакытында, безнең бабайлар сугышта булганнар, гомерләрен дә кызганмаганнар, чөнки алар илен яраткан. Мин бүген ватанымны нигә яратырга тиеш соң? – дип җөмләсен тәмамламый калдыра. Үзе куйган «Нәрсә ул «кайнар нокта?» дигән сорауга җавабын да бирә: «Илебездә хәзер гаделлек, бәйсезлек, демократия өчен көрәш барган урын «кайнар нокта» инде. Мәсәлән, чеченнар ничә ел инде Русиядән башка яшәү өчен көрәшәләр. Бөтен шәһәрләрен, авылларын бомбага тотып, җимереп бетерделәр Русия солдатлары, летчиклары. Аларны «террорчылар», «бандитлар» дип атыйлар, ә чынлыкта исә аларны патриотлар дияргә кирәк». Әлбәттә, үз халкыңны үтереп патриот булып булмый.

«А. Матросов (татар малае), Г. Гафиятуллин кебек дошман амбразурасына капланып, аларның батырлыгын кабатлар идеңме?» – дигән сорауга бер уңай җавап та юк. Бер булачак солдат (11 сыйныф):

– Минем башыма тай типмәгән, күрә торып үлемгә керергә» – дип язган.

Ә без совет чоры балалары, шул үрнәктә – «патриотизм» рухында тәрбияләндек.

Анкета сорауларына җавап бирүчеләрдән 18 егетнең алтысы гына армиядә хезмәт итү мәсьәләсендә уңай карашлы, калганнары: «Кеше үтерәсе килми», – дип җавап бирә.

Без яшь чакта армиягә бармый калу иң зур хурлык, кимчелек булып санала иде, бигрәк тә кызлар алдында. Бүген төрле юллар белән «кәҗә билеты» алып котылып йөрүчеләрнең саны юк, бик күп алар. Кайсы дебил, сигәк, юләр – андыйларны эшкә алырга да теләмиләр, «кәҗә билетын» карагач. Эшсезләр армиясен шулар тулыландыра.

Бу юлларны язганда, әллә каян Шамил Маннанов сүзләренә язылган «Солдатта булган, диләр» җыры искә төште.

Билен кысып буган, диләр

Бигрәк уңган, диләр:

Әллә кайдан күренеп тора –

Солдатта булган, диләр.

Хәзер бу җырны оныттылар, чөнки аның исеме җисеменә туры килми. Аны болайрак җырласаң дөресрәк булыр, чөнки армиядән котылып яки качып калган кеше уңганрак булып чыга.

Акчасын кызганмаган, диләр,

Дуслары булган, диләр,

Әллә каян күренеп тора (авызы ерылган) –

Солдатта булмаган, диләр.

Ата-ана улын армиягә (бер ел булса да) җибәрмәү өчен нинди генә юлларны эзләми.

Башлангыч хәрби хәзерлекне мәктәпләрдә киң кулланырга кирәк, ул яшүсмерне тормышка (сугышка түгел) әзерләү мәктәбе булырга тиеш. Иң әһәмиятлесе – ул тәртипкә, төгәллеккә, өлкәннәрнең сүзен тыңларга өйрәтә. Армиягә барамы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә.

Бу дәрес мәктәптә укытучыларның 90-95 проценты хатын-кызлар булганда, тәрбия процессында «ир-ат кулы»ның булуына ярдәм итәчәк.

Сугыштан кайткан фронтовиклар хәзер бармак белән генә санарлык. Аларга хөрмәт, ярдәм кирәклеген онытмаска кирәк. Кайберәүләр исән кайткан ветераннарга: «Син сугышка кермәгәнсең, качып калгансың, куак яисә чокыр төбендә яткансың», – дип, аларның йөрәгенә тоз салалар. Кергәнме-кермәгәнме, бар кеше дә үлеп бетәргә тиеш түгел, ләбаса, исән-имин кайткан. Сугыштан соң тырыш хезмәте белән сугыш-хезмәт ветераны исеме алган.

Соңгы елларда сугыш ветераннарына машина, фатир бирделәр, аларның күбесе инде исән түгел, торган йортлары, йөргән машиналары, мирас булып, оныкларына калып бара. Иң әһәмиятлесе милек түгел, ә ветераннарның рухи мирасы, пәрвәрлек яшьләргә күчәргә тиеш!

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы.

Комментарии