Наил Шәйхетдинов: «Бәхетнең акчада түгеллеген аңладым»

Наил Шәйхетдинов: «Бәхетнең акчада түгеллеген аңладым»

Ходай биргән талантны югалтып та, суга салып та, утка ягып та булмыйдыр ул. Кешегә табигать тарафыннан бирелгән сәләт аны гомер буе озатып бара. Кемдер ул сәләтен үстерә, башкаларга күрсәтә, ә кемдер күңел түрендә генә йөртә. Әмма чын талант барыбер, капчыкта ятмаган без кебек, тишеп чыга. Бүгенге әңгәмәбезнең герое – Наил абый Шәйхетдинов та тугач ук сәхнә йолдызы булмаган. булганчы аңа әле тормыш мәктәбен узарга туры килә.

– Наил абый, Чирмешәннән үк килеп, Казан сәхнәсен ничек яулый алдыгыз?

Мин кечкенәдән сәхнәдә уйнап үскән кеше. Яшь чагымда да телгә оста, гел уен-көлке белән сөйли торган идем. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына укырга керү теләге Казанга алып килде. Журналист буласым килгән иде. Тик миңа ул юлдан китәргә язмаган. Югары уку йортына керә алмагач, төзелештә эшләп алдым. Анда да үзешчәннәр белән бергә спектакльләрдә уйный идем. Сугыштан соң, 1961нче елда, беренче тапкыр актерлар курсы җыйдылар. Мин дә үземне сынап карарга булдым. Артистлыкка укырга керүемне белгәч, әти-әнием баштан сыйпамадылар, билгеле. Аеруча әти бу һөнәрне сайлавымны яратмады. Халык уйнавымны күреп, әтигә мактау сүзләре ишеттерә башлагач кына, бу юлны сайлавыма күнде.

Үз көчебез белән укыдык, Аллага шөкер. Авылдан чыгып киткәндә, аякта зәңгәр чүпрәктән тегелгән башмак, өс киемнәре дә әллә ни түгел иде. Әти-әнидән килсә, шул елга берничә тапкыр ит, бәрәңге килеп тора иде инде. Калган барысын да үз көчебез белән таптык.

– Бик авырлык белән уйналган, күңелегез ятмаган рольләрегез булдымы?

– Әлбәттә булды! Эшли башлаганда андый рольләр һәр актерда буладыр инде ул. Төннәр буе, елый-елый, өйрәнгән рольләремне дә хәтерлим. Тик безнең эштә булмый дип ятып булмый, тырышырга, булдырырга кирәк!

– Тамашачының, якыннарыгызның иҗатыгызны тәнкыйтьләвенә ничек карыйсыз?

– Без авыл балалары. Әти сугыштан исән-сау кайтса да, эшләп торса да, барыбер ач-ялангач идек. Әтиләре сугышта үлеп калган балалар ничек үсте икән?! Сугыш башланганда мин әле бик кечкенә идем. 3-4 яшьлек чагымда, үлән ашамыйм дип елаганым истә калган. Сугыш вакытында, сугыштан соң туган балалар тормышның ачысын да, төчесен дә күргәннәр, чыныкканнар. Шуңа да мин кеше сүзенә әллә ни колак салмыйм. Син алай уйласаң, ә менә мин болай уйлыйм диям дә, бетте-китте! Әгәр дә кирәкле тәнкыйть икән, ул вакытта инде кеше фикерен дә тыңлыйм.

– Тормышыгызда иң курыккан әйбер нәрсә?

– Әйтергә дә куркыта инде. Ходай бала хәсрәте күрсәтмәсен иде…

– Наил абый, сез язмышка ышанасызмы?

– Мин намаз укый торган кеше буларак, әлбәттә тәкъдиргә, язмышка ышанам. Кешенең тормышын ничек итеп төзүе үзеннән тора дип саныйм. Һәр кеше үзе сайлый: Коръән кушканча яшиме ул, әллә инде шайтан кушканчамы. Тәкъдирдә шулай язылган дип кенә утырырга ярамый. Дөрес яшәргә, Коръәндә язылганча яшәргә кирәк. Анда бер генә артык әйбер дә язылмаган. Коръән безгә күршең белән ничек яшәргә дә, хатының белән ничек торырга да, утны ничек яндырырга, суны күпме кулланырга – барысын да аңлатып яза. Менә шул кагыйдәләр белән яшәү тәкъдир була да инде.

– Сез үзегезне бәхетле дип саныйсызмы? Бәхет төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

– Аллага шөкер, үземне бик бәхетле кеше дип саныйм! Бәхетнең акчада түгеллеген мин инде күптән аңладым. Әгәр башка һөнәр буенча, башка эштә эшләсәм, шундый дәрәҗәләргә ирешкән булыр идемме икән?! Кешегә иң мөһиме намус белән эшләргә, намус белән яшәргә кирәк. Кайбер артистлар, тиз генә спектакльне уйнап, өйгә кайтып китәсе иде дип сәхнәгә чыга. Ә бит тамашачы синең чын күңелдән уйныйсыңмы, әллә инде вакыт үтсенгә генә сәхнәгә чыккансыңмы – барысын да сизә. Мин хезмәттәшләремә дә намус белән эшләгез дим. Шул чагында сине тамашачы да үз итә. Бер спектакльдә шундый сүзләр бар иде: «Әгәр дә син эшеңнән сөенә-сөенә өйгә кайтсаң, өеңнән шатланып эшкә барсаң – иң зур бәхет шул була», диелгән. Бик хак сүзләр. Яраткан эшең, өеңдә якты йөз белән каршы алучың булудан да зур бәхет юктыр ул.

– Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Бәхетегез гел тулы булсын!

P. S. Наил абый белән без – якташлар. Ул да мишәр егете – Чирмешән районы, Лашман авылыннан. Әңгәмәбез тәмамлангач та, туган ягы, туган авылы, яшьлек еллары турында бик озак сөйләшеп утырдык. Танылган артист булганчы, ул үзенең яшьтәшләре кебек үк, күмәк хуҗалыкта да эшләгән, урман да кискән, тракторда да йөргән. Яшь чагында үзэшчән артистлар белән авылларда спектакльләр куеп йөрүен дә бик тәмләп сөйләде ул. Наил абыйның аралашуыннан аның эчкерсез һәм бик гади кеше булуын да аңладым. Йолдыз чире белән авырмау, шул ук вакытта халык мәхәббәтен яулау үзе зур бәхеттер ул.

Әңгәмәдәш – Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии