Курчаклар дөньясына сәяхәт

Курчаклар дөньясына сәяхәт

Азнакайга булган сәфәребез, анда «Безнең гәҗит» газетасының укучылар белән булган очрашуы хакында язган идем инде. Шул очрашуда күңелемә кереп калган иң якты мизгел – миңа сәхнәдә курчак бүләк итүләре булды. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Рашат улы Гыйләҗев аның инвалидлар тарафыннан һәм кулдан эшләнүен, районга килгән зур кунакларга гына әлеге курчакны бүләк итүләрен, Азнакайда эшләнүче шушы сувенирларның район горурлыгы булуын әйтте. Бу курчакка мин шулкадәр гашыйк булдым ки, бераз бушаган арада кабат Азнакайга юл тоттым. Бу юлы инде курчакларны – бу матурлыкны үз куллары белән ясаучыларны күреп, алар белән аралашу иде максатым. Моның өчен искиткеч зур сәбәп тә бар. Тиздән булачак Универсиадага сувенирлар әзерләү ничек бара? Үзебезнең сувенирларга сорау зурмы, әллә Кытай товарларын өстенрәк күрәләрме? Гомумән, татар курчакларын дөньяга таратучы һәм танытучы алтын куллы кеше кем ул?

Азнакайда мине зур сюрприз көтә иде. Баксаң, бу районда сувенир курчаклар ясаучы ике урын бар икән. Берсе – Азнакайның үзендә, ә икенчесе – Актүбәдә. Башта үз курчагымның хуҗасын эзләп табасы иттем.

Галина Герк – « сувениры» дип даны таралган курчакларга башлангыч бирүче ханым. Ул оста куллы хатын-кыз булу өстенә, бик кызыклы тормыш юлы узган шәхес булып чыкты.

Изображение удалено.

Экскурсиябез кечкенә генә, тәбәнәк түшәмле бинаның ишек төбеннән үк башланды. Төрле зурлыктагы, милли киемле курчаклар, күңелләрне ымсындырып, пыяла шкафлар артында тора. Барбилар белән уйнап үскәнгәме, бу курчаклар гаҗәп матур һәм җанга аеруча якын булып тоела. Алардан җылылык бөркелә. Шулай булмый ни, бу курчакларда бик күпләрнең кул җылысы, күз нуры тупланган, рухи халәте чагылыш тапкан бит.

Кешене киеменә карап каршы алсалар, кибеттәге товарны тышлыгына карап сайлыйлардыр. Без кергән иң беренче бүлмәдә, тартмалар ясыйлар иде. Әйе, биредә курчакларны гына түгел, алар өчен тартмаларны да кулдан ясыйлар.

– Курчакның зурлыгына карап өч төрле тартма эшләнә. Башта катыргылардан сылап каркас ясала да, ябыштыргыч алман кәгазе белән тышлана. Иң ахырдан «Азнакай сувениры» дип язылган эмблема да сылап куябыз. Моңарчы без ул эмблемаларны типографиядән заказ белән кайтарта идек, тиздән менә үзебез дә ясый алачакбыз, әкренләп кирәкле бөтен җиһазларны җыеп бетерәм инде, – ди Галина ханым. – Миңа бөтен алман әйберсе ошый. Шуңа күрә бу сүзне бүген еш кабатласам ачуланмагыз, чөнки немецларга һәркемнең үз мөнәсәбәте…

– Галина ханым, сездә ничә кеше эшли? – дим, икенче бүлмәдәге кызларның тегү машинасы артында курчак киемнәре тегүен, кемнәрнеңдер чигеп утыруын күреп.

– Әлегә 10 кешедән артык. Эшкә инвалидларны, мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне алырга тырышам. Сау-сәламәт кешеләр болай да эш таба ала бит. Күпчелек хезмәткәрләр өйдә эшли. Әйтик, инвалид баланы караучы Зөлфиям бар. Әле күптән түгел генә эшли башлады һәм чигүдә аңа тиңнәр юк. Кемнеңдер бу эшкә кулы ятарга мөмкин, ә кемдер никадәр тырышса да килеп чыкмый. Шуңа күрә эшкә алганчы, бераз сынап, өйрәтеп эшлибез. Җәй көне эшләп алырга дип студентлар да киләчәк. Дизайнерга укучы бер кызым бар, менә ул кечкенә магнит-курчакларның йөз өлешен ясый.

– Эшкә алганчы, аның нинди һөнәр иясе булуына игътибар итәсезме?

– Юк. Хәтта белеме булмаска да мөмкин. Рәссам, тегүче булса яхшырак инде, әлбәттә. Бу эштә кем генә булсаң да сабыр, үҗәт булырга, һәр кечкенә генә элементны да яратып башкарырга кирәк.

– Галина ханым, курчаклар ясый башлау тарихы ничек булды?

– Кечкенә чакта курчакларны чүпрәкләрдән тегә идем. Рәссам, укытучы яки артист булырга хыялландым. Нәтиҗәдә, рәссамлыкка укыдым да, укытучылыкка кереп киттем. 1973-1979 елларда 4нче мәктәптә рәсем һәм сызым дәресләре алып бардым. Ике баламны карау, тәэмин итү минем өстә иде, чөнки гаиләм таркалды. Бу мәктәптән соң 20 ел сәнгать мәктәбендә эшләдем. (Сүз уңаеннан, хәзер анда кызым Олеся эшли. Ул бик яхшы белгеч. Тиздән Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый инде. Декоратив сәнгать буенча укый, укытучылары искиткеч кешеләр, чын-чынлап бик күп әйбергә өйрәтәләр, күп белем бирәләр. – Г.Г.) Азнакайда шул сәнгать мәктәбендә укытканда курчаклар ясау белән мавыгып киттем. Сатуга дигән беренче курчакларны Казанның 1000-еллыгына дип ясадык. Аннары бу эш белән тирәнтен кызыксына башладым, бик күп материал тупладык. «Һөнәрләр палатасы» әгъзасы булдым. «Халык һөнәре остасы» дигән исем бирделәр. Аннары инде төрле технологияләрне өйрәндем. Минем әле немец телендә дә курчак ясау турында китапларым бар. Соңрак эшмәкәрлек башлау өчен грант оттым. Шул мөмкинлекне дә файдаланмасам, бу зур югалту булыр иде. Ул 300 мең сум тирәсе акча миңа хаталар ясарга, шул хаталар өстендә өйрәнергә бик җитте.

– Казанның 1000-еллыгына ясалган курчаклар белән бүгенгеләре арасында ниндидер аерма бармы?

– Сыйфат турында һәрвакыт уйланабыз. Товар ассортиментын төрләндерү дә онытылмый. Әлегә сез кызларны гына күрсәгез дә, без хәзер малайларны да ясый башладык. Аларсыз берничек тә булмый, кызык түгел. (Көлә.) Парлап бүләкләр дә ясый башладык. Курчакның йөз өлеше ватылмый торган материалдан эшләнә.

– Галина ханым, Универсиадага заказлар алдыгызмы?

– Сувенирлар каталогына безне керттеләр һәм безнең продукциянең эмблемасы белән проблемалар килеп чыкты. Ниндидер галограммалар турында сүз булды. Зур таләпләр куелды да, мин үзем бу эштән читләштем. Шуңа күрә курчакларны кибетләр аша гына таратырга туры киләчәк. Алай да алырлар дип уйлыйм. Безнең продукция хәзер Казанда 5-6 кибеттә сатыла инде. Хакимияттән дә алалар, иң кадерле кунакларга гына безнең бүләкләрне бирәләр.

– Бер эшче аена ничә курчак ясый?

– 5-6 курчак булырга мөмкин. Бераз артыграк та була ала. Ләкин бу курчакларның һәр кечкенә генә детале дә кулдан эшләнгәнен онытмаска кирәк. Аларның берсе дә бер-берсен кабатламый. Һәркайсына индивидуаль якын килү бар.

– Галина ханым, фамилиягез бик кызык…

– Минем әтием – немец, әнием – татар. Әнине сугыштан соң Себергә агач кисәргә җибәргәннәр. Әти дә шунда репрессияләнгән немецларның берсе булган. Казанда беренче университет ачылганнан алып, икенче бөтендөнья сугышы башланганчы, немецларны безнең илгә чакырып алып, теләсә-кайсы өлкәдә бик яхшы белгеч буларак эшләткәннәр. Сугыш вакытында исә, аларга мөнәсәбәт үзгәрде. Репрессия елларыннан соң, Германия хөкүмәте Русиядә калган немецларга акчалата ярдәм җибәреп торган. Ләкин ул акчалар гына ияләренә барып җитмәгән. Моны белеп алган немец хөкүмәте аларны үз ватанына кире чакырткан. Поездларга шыплап тутырып, немецларны Русиядән кире озатканнар. Бар мөлкәтләре монда калган. Немецларның чирәп түбәле, гөлчәчәкләр арасында утырган йортлары каршында ук, урамның икенче ягында ишелә башлаган урыс ихаталары, капкасы да булмаган ызбалар кырыенда йөргән дуңгызлар турында әти сөйли иде. Менә шул чакта әти Германиягә китте, әни монда калды. Әнием иртә вафат булды, ә менә әтием 90 яшенә кадәр диярлек яшәде. Аның вафатына да быел 3 ел тула. Мин, үзе исән чакта, ел саен әтием янына барып йөрдем. Ул мине гел бик сагынып, яратып көтеп торды. Мин аның иң яраткан кызы бит. Инде Германиягә күчеп китәргә дип әзерләнә дә башлаган идем, документлар да әзер иде… Германия вәкиллегенә барып тел буенча тест та тапшырдым… Мин дә әтием кебек озак яшәрмен дип хыялланган идем дә, узган ел улымны 35 яшь тулып бер атна узгач, вәхшиләр чәнчеп үтергәннән соң, андый теләк калмады. Улым янында үзем өчен урын да алып куйдым…

– Әтиегез сез ясаган курчакларны күрдеме?

– Әйе, күрергә өлгерде. Германиядә курчаклар киң таралган. Хәтта урамнан барганда да тәрәзәләргә карасаң, анда кечкенә урындыкларга курчаклар утыртып куелган. Татар өйләрендә гөлләр торган кебек, аларда гөлләре дә, курчаклары да бар. Мин анда барган саен курчаклар алып кайтам. Минем коллекциядә, мәсәлән, Германиядә сатып алынган, 1950нче елларда ясалган курчак – Кармен бар.

– Кеше һәрвакыт яңа үрләргә омтыла. Сезнең каршыда торган өр-яңа үр – нинди ул?

– Беренчедән, район хакимияте ярдәме белән, эшчәнлекне киңәйтергә телибез. Безгә инде яңа бина да тәкъдим иттеләр. Гомумән, бу эшкә керешкәнче кыенлыклар бик күп булды. Эш өчен урын таба алмыйча, аны бик озак даулап йөрдек. Аннары бер эшчем генә бар иде. Яңа район башлыгы Марсель Зөфәр улы килгәч, белеме буенча авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәре булса да, сәнгатькә дә игътибар биреп юл ачты. Үзе спорт белән дә кызыксына, хоккейчы да ул. Һәр яктан булдыра торган кеше дип уйлыйм аны һәм бик рәхмәтлемен.

Икенчедән, без менә шушы кечкенә генә 4-5 бүлмәле бинада мәктәп укучыларына экскурсияләр дә оештырабыз. Шулай ук рәссамнарның күргәзмәләре дә үткәрелә. Хыялым – шушы күргәзмәне Азнакайда зур залларда күрү. Зур күргәзмә залы булса, анда башка шәһәрләрдән җыелган курчаклар да, без эшләгәннәре дә торса, рәссамнарның эшләре дә куелса, ничек күңелле булыр иде. Минем үз курчак коллекциям дә бар, аны да шунда куяр идем. Кая гына барсам да, мин курчак алып кайтам һәм инде яхшы гына коллекциям тупланды. Кеше гомере кебек үк, һәр курчакның үз гомере, тормыш юлы бар. Аның кайда, кем тарафыннан ясалганыннан башлап, бүгенге көненә кадәр күпме тарихы бар бит. Әйтик, курчак Германиянең кечкенә генә бер авылында ясалып, сугыш заманында Русиягә килеп эләгергә, аннары бер татар кызының кулына килеп кереп, бүгенге көнгә кадәр яшәгән булырга мөмкин.

Кызыклы экскурсиягез, курчаклар дөньясына сәяхәтебез өчен рәхмәт сезгә, Галина Альвисовна!

Эльвира ФАТЫЙХОВА,

Казан-Азнакай-Казан.

P.S. Актүбә уенчыклары белән киләсе санда таныштырырбыз.

Комментарии