Ике дәүләт телендә яхшы укыткан мәктәпләр бер миллион сумлык грант отты

Ике дәүләт телендә яхшы укыткан мәктәпләр бер миллион сумлык грант отты

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016-2017нче уку елында «Татарстан гомумбелем бирү оешмаларында республиканың дәүләт телләрендә иң яхшы белем бирү практикасы» грантын булдырган иде. Әлеге грантка ун мәктәп лаек булды:

– Әгерҗенең Кадыбаш урта белем бирү мәктәбе;

– Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар интернат гимназиясе;

– Арча районы, Шушмабаш урта мәктәбе;

– Кукмараның К. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек авылы гимназиясе;

– Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе;

– Теләче районы, Иске Җөри урта мәктәбе;

– Казанның Вахитов районындагы татар телендә белем бирүче 27нче гимназия;

– Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе;

– Мәскәү районындагы Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясе;

– Совет районындагы Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясе.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева сүзләренчә, грантка дәгъва кылган мәктәпләрне махсус эксперт комиссия тикшергән. «Әлеге комиссия шушы мәктәпләргә барды һәм, нигезнамәдә күрсәтелгән критерийлардан чыгып, аларны тулаем карап чыкты. Аннары һәрберсенең баллары билгеләнде. Югары баллар алган мәктәпләр исемлеге төзелде. Аннары Мәгариф министрлыгы мәктәпләр исемлеген карады. Беренче унлыкка шәһәр мәктәбе дә, авыл мәктәбе дә эләкте», – диде ул.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сәхифәсендә язылганча, бәйге критерийлары булып мәктәпләрнең татар телендә белем бирү дәреслекләре һәм укыту-методик әсбаплары белән ныгытылган булуы, Татарстанның ике дәүләт телен дә белгән укытучыларның саны, фәннәрне татар телендә укыту, 9нчы сыйныфтан соң фәннәрдән (ана теле һәм әдәбиятыннан тыш) тапшыра торган төп дәүләт имтиханнарын татарча бирүчеләр саны, республика олимпиадаларында катнашу, балаларның татар һәм урыс телләрендә сөйләшүе һәм башкалар торган.

Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре Гөлназ Исмәгыйлева сүзләренчә, грант күләме – бер миллион сум. Аны нәрсәгә тоту мөмкинлеге мәктәп белән килешүдә күрсәтеләчәк.

Грантка лаек булган Актанышның сәләтле балалар өчен гимназия-интернат җитәкчесе Рамил Гарипов мондый грантларның яхшы стимул булуын әйтте. «Күп кенә проектлар башкарабыз. Хәзерге вакытта 16 проектыбыз эшли. Шул ук Айдар Шәйхи «Гыйлем» проектын безнең мәктәптә башлаган иде. Хәзер ул КФУ белән берлектә алып барыла. Узган ел безнең укучылар өч фильм төшерде. Shakert.tatar дигән сайтыбыз бар. Анда фильмнарны карап була. Бу проектлар өчен мәктәп казнасында акча каралмаган бит. Шуңа бу грант акчалары проектлар өчен яхшы булыр иде. Аннары безнең мәктәпнең дизайнын күбрәк милли яклы итеп үзгәртәсебез килә. Әмма һәрбер грантка өстәмә килешү төзелә һәм анда әлеге акчаны нәрсәгә тотарга яраганлыгы язылган. Мин үзем проектларга тотар идем. Мисал өчен, безнең укучылар бер программа ясаганнар – татарча әлифба – анда хәрефкә басасың да, шул хәрефкә шигырь укыла. Мәсәлән, «Мин «А» хәрефе булам», – дип шигырь китә. Шигырьләрне безнең укучылар үзләре укыган», – ди ул.

Гарипов кайбер ата-аналарның татарча укытуның күп булуыннан да зарлануын әйтә. «Хәтта үзебезнең 97 процент татар яшәгән Актанышта да кайбер ата-аналар, безгә урыс теле кирәк, татар теле ул кадәр күләмдә кирәк түгел, диләр», – ди ул.

Директор сүзләренчә, татарча укып та зур уңышларга ирешергә була. Ул шул ук Айдар Шәйхинең 2015нче елда тарихтан бөтенрусия олимпиадасы җиңүчесе булуын искә алды. 2011нче елны Таҗикстаннан килгәндә бер сүз дә татарча белмәгән һәм узган ел мәктәпне тәмамлаган Элина Минниярованың 10нчы класста халыкара татар теле олимпиадасында катнашып, призлы урын алганын һәм, БДИны уңышлы гына биреп, хәзер Мәскәүдә медицина университетында укуын да искә алды.

Шулай да ул татар теле мәсьәләсендә кайбер кыенлыклар булуын яшерми. «Безнең мәктәпкә укучылар 5нче класстан килә. Шул дәвердән барлык фәннәрне дә татарча укыта башлыйбыз. 9нчы класстан соң Төп дәүләт имтиханын укучылар нигездә татарча бирә. Хәзерге вакытта бездә 156 бала белем ала. Аларның 148е интернатта торып укый. 23 бала Татарстанга читтән килүчеләр: тугызы – Оренбургтан, берсе – Екатеринбургтан, өчесе – Ижаудан, дүртесе – Башкортстаннан һәм башкалар. Милләте буенча татар булсалар да мәктәпкә килгәндә әллә ни татарча сөйләшмиләр. Шуның өчен 9нчы класстан соң Төп дәүләт имтиханын 100 процент татарча биреп булмый әле.

Читтән укучылар безгә татарлыкны эзләп килә. Нәрсә генә әйтсәләр дә, Татарстанда әле татарлык бар һәм татарча укытуны кысмыйлар. Бездә Красноярск, Самар, Гарәп Әмирлекләреннән дә килеп укучылар булды. 10-11нче класста БДИ бирәсе булганлыктан урыс телендә укытуны кертә башлыйбыз. Шул ук математика, биология булсын, инде татарчалы-урысчалы алып барыла», – дип сөйләде Актанышның сәләтле балалар өчен гимназия-интернат җитәкчесе Рамил Гарипов.

Ландыш ХАРРАСОВА

«Хәләл интернет – кирәкле әйбер, әмма аны гамәлгә кую бик авыр»

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республикада хәләл интернет-технологияләр үстерелергә тиеш дип саный. Бу хакта ул «Русия – Ислам дөньясы: Казан Саммит 2017» икътисади җыены башлану уңаеннан узган брифингта хәбәр итте.

«Бүген без көн саен компьютердан файдаланабыз, телефоннар, интернет-чыганакларны, социаль челтәрләрне кулланабыз һәм алар аша килгән мәгълүматны беркем дә тикшереп тормый», – диде ул.

Мисал итеп Миңнуллина Гарәп Әмирлекләрен китерде. «Анда кулланучыга сайлап алынган контент кына барып җитә, моны дәүләт дәрәҗәсендә тикшереп торалар», – диде ул.

«Хәләл интернет-технологияләр – үзенә күрә бер программалар тупланмасы, ул челтәрдәге сәхифәләрнең эчтәлеген сайлап алынган мәгълүмат белән генә тутырырга мөмкинлек бирә. Хәзер күп илләрдә мондый эш балаларга зарарлы контент килеп эләкмәсен өчен башкарыла. Ә мөселман дәүләтләрендә хәләл интернет стандартлары бөтен халыкка карата кулланыла. Минем балаларым юк, әмма туганымның кызлары бар. Үз мисалымда әйтә алам: алар бик дини булмасалар да, мәчеткә көн саен йөрмәсәләр дә, телефоннарында, компьютерлары һәм iPadларында шундый программа куелган булуын теләр идем», – диде ул.

Танылган журналист һәм ислам блогеры Рәсүл Тавдиряков фикеренчә, бу – кирәкле эш. «Бу чыннан да акыллы фикер дип саныйм. Мин күреп торам: челтәрдә коточкыч әхлаксызлык хөкем сөрә. Дәүләт үз гражданнарын рухи сәламәтлекләрен җимерә торган мәгълүмат агымыннан сакларга тиеш. Тик ничек, ни рәвешле эшләп була моны – әлегә мин күз алдына китерә алмыйм. Чөнки кеше үзенең мониторында вакыт-вакыт шәрә хатыннар һәм бозыклык тәкъдим итүче рекламалар килеп чыгуын теләми икән, ул фильтрларны яисә махсус блоклаучы программаларны компьютерына үзе үк куярга тиеш. Әгәр моны дәүләт эшләсә, күңеле азгынлык теләгән кеше теләгенә ирешү юлларын барыбер таба. Шулай да бу юнәлештә нинди дә булса адымнар ясарга бик кирәк, югыйсә без зәгыйфь акыллы кешеләр буыны үстерәчәкбез», – дип белдерде ул.

Былтыр Татарстанда мөселманнарга эш эзләү өчен Halal Work сайты һәм смартфоннар өчен кушымта эшли башлаган иде. Сайтта кредит бирүче, хәмерле эчемлекләр һәм тәмәке җитештерүче ширкәтләр теркәлә алмый. Проектны оештырган Halal Guide җитәкчесе Айрат Касыймов, сайт мөселманнарның хәлләрен күпкә җиңеләйтәчәк, дигән иде.

«Азатлык» аннан хәләл фильтрның ничек эшләве турында да сорашты. «Кеше, мәсәлән, эзләү юлына «порно» дип яза икән, мәгълүмат чыкмаячак. Челтәргә сорау бирүче фильтр менә шушы дәрәҗәдә эшләячәк. Мондый мөмкинлек хәзер дә бар, аны Google эшләде, балаларга зарарлы контент килмәсен өчен», – дип аңлатты Айрат Касыймов.

Миңнуллинаның хәләл интернет турындагы тәкъдимнәре челтәрнең Русия өлешендә көчле ризасызлык дулкыны тудырды. «Монда хәлифәт түгел», «Миңнуллина Гарәп Әмирлекләренә күченеп китсен» диючеләр табылды, хәтта түрәгә «яулыксыз булганы өчен, ташлар белән бәрергә» дигән сүзләр дә яңгырады.

Мондый каршылык тумасын өчен, «шәригать» сүзен кулланмаска кирәк, ди Касыймов. «Интернет кулланучылар арасындагы ризасызлыкка килгәндә, шау-шу кубуның сәбәбе – журналистларның «шәригать» һәм «интернет» төшенчәләрен янәшә куюы. Чынлыкта, монда шәригать сүзен кулланмасаң да була, чөнки ислам таләпләре белән уртаклыгы бары порнографияне һәм шуның ише тыелган әйберләрне уздырмавында гына. Әлбәттә инде, интернет аркылы кешене исламга җәлеп итү кебек әйберләр булмаячак. Бу бит бары күпмедер чикләү генә», – ди ул.

«Әгәр, Талия Миңнуллина әйткәнчә, бу программа тәэмин итү дәрәҗәсендә эшләнсә, чикләүче программаны компьютерына кую-куймауны кеше үзе хәл итә. Ә инде дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителсә, ул вакытта бөтен кешегә дә кагылачак. Тик монда да теләгән кеше тыючы программаны урап уза ала, чөнки чикләүләрне урап узарга мөмкинлек бирә торган программалар бар һәм алар уңышлы эшли», – ди Halal Guide җитәкчесе Касыймов.

Динә НАГАЕВА

Мәхкәмә Айрат Шакировны экстремизмда гаепләү карары чыгарса да, җәзадан азат итте

Татарстанның Биектау районы мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакировны (Гомәр Батырша) 100 мең сум штрафка тарту карары чыгарды. Әмма җинаять эшенең вакыты чыгу сәбәпле, ул әлеге хөкем карарын үтәүдән азат ителә. Дәүләт гаепләүчесе исә Шакировны бер елга ирегеннән мәрхүм итүне сораган иде.

Айрат Шакиров «ВКонтакте» челтәренә Дагыстанда мөселманнарны эзәрлекләүгә каршы митинг видеосын элүдә һәм моның белән экстремизмга өндәүдә гаепләнде.

Шакиров суд карары белән килешмәвен һәм аны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген әйтте. «Мине өч ел буе мәхкәмә эшләре белән тилмерттеләр. Бу миңа зур рухи һәм матди зыян салды. Мине гаепләү фәкать мөселманнар һәм милләтебез хакына тырышканым өчен генә, дип саныйм. Әлеге җинаять эше махсус хезмәтләр ярдәме белән ясалма рәвештә әзерләнгән. Без карарны Югары мәхкәмәгә шикаять итеп, аннары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә кадәр җиткерербез дип уйлыйм», – диде ул.

Элегрәк Айрат Шакиров «Азатлык»ка «ВКонтакте» челтәренә ул видеоны элмәвен сөйләгән иде. «ВКонтакте» социаль челтәрендә минем үз сәхифәм бар иде. Кемдер шунда начар әйберләр куя башлаган. Хәзер күбрәк «Фейсбук»та утырганга, «ВКонтакте»ны игътибарсыз калдырганмын. Махачкалада мөселманнарны җәберләүгә каршы уздырылган рөхсәт ителгән митингның видеосын кемдер минем исемнән элгән. Кем элгәне билгесез. Анда «Лә иллаһа илаллаһу, Мөхәммәд Рәсүлуллаһ» дип язылган әләмнәр дә күренә. Хакимиятләр инде күптән миндә берәр гаеп табып мәхкәмәгә бирергә телиләр иде. Фәүзия Бәйрәмовага җинаять эше ачтылар, Рафис Кашаповны хәтта төрмәгә дә утыртып куйдылар. Чаллыда Айдар Хәлимне дә җавапка тартырга маташалар. Миндә дә гаеп эзләделәр. Әмма бернинди җинаять кылганым, андый нәрсәләрдә катнашканым булмагач, берни дә таба алмадылар. Шуннан соң менә бу видео пәйда булды. Аны кем элгәне билгесез кала, үзләре элмәдеме икән дигән уй да бар. Моның ясалма рәвештә оештырылган гаепләү булуы мәхкәмәдә дә күренде. Мәхкәмәдә район прокуроры үз ягыннан берничә шаһитне чакырды, аларның бөтенесе дә мине яклап чыкты. Тикшерү комитеты бу эшне ярты ел буе тикшерде, бер яптылар, бер ачтылар. Эзләп-эзләп берни тапмагач, шушы эшне бернинди дәлилләрсез, чиле-пешле килеш мәхкәмәгә тапшырдылар. Мәхкәмәдә чыгыш ясаганда да миңа каршы бернинди дәлилләре булмавы күренде», – дигән иде ул.

Комментарии