Креатив бул!

Креатив бул!

Соңгы арада халык бигрәк тозсызланды, сизәсезме? Һәр ситуациягә карата үз фикере булу, киң күзаллау сәләте җитми безнең халыкка. Урта һәм өлкән буын кешеләренең бу сыйфатын консервативлыкка сылтап булса, яшьләрнең бер калыплашкан формадагы төркем булуы кәефне төшерә. Барысының да диярлек башында «вконтакте» сайтындагы статус һәм суши-роллы тәмнәреннән торган бер үк стандарт набор. Көн саен урамнарда бертөсле киемнән йөргән массаны күзәтеп, җәмгыятькә ниндидер төрлелек, яңалык өстисе килеп китә. Бу фонда күренеп китүче, чәчләрен шәмәхә төскә буяган фриклар да хәтта үзенә карата бер динамика күренеше булып тоела.

Шушы күренешкә бәйле рәвештәдер, күрәсең – күптөрле һөнәр ияләренең резюмеларында, эшкә алыну игъланнарында күрсәтелгән таләпләр исемлекләренә «креативлык» дигән серле сүз килеп керде. Дизайнермы син, менеджер яки гади сәркатипме – креатив бул!

Нәрсә соң ул – креативлык? Инглиз теленнән иҗади дип тәрҗемә ителгән әлеге сүз яңа идеяләр булдыруга сәләтле, традицион фикерләү схемаларына буйсынмаган дигәнне аңлата. Америка психологы Абрахам Маслоу фикеренчә, әлеге сәләт һәрбер кешегә тумыштан бирелә, ләкин кешеләрнең күпчелеге аны тирә-як йогынтысы нәтиҗәсендә югалта. Креатив булу зирәк булуны да үз эченә ала. Әгәр дә син катлаулы ситуациядән гадәти булмаган алымнар ярдәмендә чыгу юлын таба беләсең икән – димәк син креатив. Кыюлык та биредә зур роль уйный.

Креатив кешеләр бөтен җирдә кирәк. Әгәр дә син бу сыйфатка ия булсаң, эштә дә, шәхси тормышта да сине уңыш көтәчәк. Башкалардан креативлыгы белән аерылып торган кешеләр һәрвакыт үзләренә тарта, алар белән һәрвакыт кызык. Ә иң мөһиме – аларның һәр проблемага карата үз фикере, һәр сорауга үз җавабы була.

Чиксез проблемаларга чорналып, ах-вах килеп, агулы депрессияләрдән тончыгучы җәмгыятькә әнә шундый кешеләр җитми бүген. Стандартлардан бераз читкә авышырга вакыт. Креатив булыйк!

Динара ЗИННӘТОВА,

КФУ студенты.

Комментарии