- 23.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №19 (18 май)
- Рубрика: Архив
Клара апаның язмасын укып чыккач («Яшьләр өчен борчылам», 26 гыйнвар, 2011), үз фикеремне дә белдерергә булдым. Кызганыч, яшьләр тормышының китек яклары хәйран күп. Саный башласаң, бармак җитмәс. Һәрчак көн кадагында торган эчкечелек, сугыш-үтереш, наркомания тауның өстенә үк менеп җитте бугай! Берәүләр шушы кара тормыштан ләззәт алып яшәсә, икенчеләр моның сәбәпләрен ачыклау, проблеманы хәл итү юлларын эзли. Тик ни кызганыч булмасын, ләззәт табып яшәүчеләр тизрәк «элдертә». Тоткынлыктан ничек тә булса тартып чыгарырга теләүчеләр йөзләгән кеше арасыннан 3-4 кешене генә коткара ала.
Клара апаның: «…Мәктәптә үк тигезлек урнаштыру кирәк», –дигән фикере белән тулысынча килешәм. Тик минемчә, бу тигезлек мәктәп партасы артына утыргач кына башланса, соңга калу да ихтимал. Балалар бакчасыннан ук тигезлек урнаштыру мөһим. Ләкин бу бер дә бала тәрбияләүне тәрбиячеләргә генә аудару дигән сүз түгел! Иң элек ата-ананың изге бурычы бу! Бакчадагы «тигезлек» дигәннән, кечкенә чактагы бер хәл исемә төште. Туган көнемә Барби курчагы бүләк иттеләр. Бакчага алып бардым, мактаныргадыр инде. Тик борынны өскә чөеп озак йөри алмадым, төркемдәге усал кыз (үзе бернинди уенчык та алып килми иде) курчагымны үз шкафына яшергән иде. Тәрбиячеләр ник алай эшләдең дигәнгә: «Минем дә уйныйсым килә, ә курчагым юк», – дип җавап биргәне истә. Ул көнне тәрбиячеләр безне дуслаштырып, бергә уйнарга күндерде. Өйдә дә әти-әни, берәрсе белән «төртешеп» кайтсаң, юатып аздырмады: «Бар, дуслашып кайт, артыңнан йөрмим», –диләр иде. Кечкенәдән дуслык (ә дуслык булгач, тигезлек тә бар, дип саныйм) тәмен тоеп үстергәннәре өчен, мең рәхмәт аларга!
Мәктәпләрдә бердәм форма киеп йөрү бетте, дисәң дә була. Кесә калынлыгы белән киенү модада хәзер. Мин укыган вакытта (мәктәпне 3 ел элек тәмамладым) ак блузка, кара итәк кию таләп ителде. Тик бу кагыйдәгә бик сирәкләр генә буйсынды. Әлбәттә, берәү рәхәтләнеп җылы чалбар киеп йөрсен, ә син туңып итәктән йөр әле! Юк, бу һич тә джинсы чалбар, кыска итәк, ачык кофта кию дөрес дип әйтүем түгел. Үзем дә еш кына форма таләпләренә кул селтәп, урам модасына өстенлек бирә идем. Ә хәзер исә, киресенчә, кара кәчтүм-чалбар, ак блузка, итәк кигән егет-кызларга сокланып карыйм. Мәктәп – мода йорты түгел! Шуны истә тоту кирәк.
Бу кием-салым турындагы фикерләремә мәктәп укучылары, укытучылар гына түгел, әти-әниләр дә колак салсын иде!
Әйе, мәктәп, уку йортлары, гомумән, барлык җәмгыятьтә дә тигезлек мәсьәләсе ачыктан-ачык күренеп ята. Бу, әлбәттә, беренче чиратта, һәр кешенең үзенә, тәрбиясенә бәйле.
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Комментарии