Арча «йолдызлары»

Арча «йолдызлары»

Арча төбәге үзенең олуг шәхесләре белән еракларга билгеле. Бүген дә арчалылар тик ятмый, әледән-әле яшь талантларыбыз үз осталыкларын күрсәтеп, район, республика, Русия күләмендә оештырылган чараларда даими катнашып торалар.

Бүген Арчада зур бәйрәм – районның иң талантлы, ягъни республика олимпиадаларында, спорт ярышларында, төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы. Арчабызның яхшы укучылары арасыннан иң яхшылары бүген бирегә җыелган, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рина Ринатовна әйтүенчә, биредә районның «алтын фонды» тупланган. Быел, ел саен тапшырыла торган район хакимият башлыгы стипендиясенә, районыбызның иң яхшы 19 укучысы лаек булды. Шулай ук, уку, спорт, сәнгать өлкәсендә уңышларга ирешкән укучылар да мактау хатлары, диплом, грамоталар белән бүләкләнделәр.

Иң зур бүләк, мөгаен, Анапа шәһәренә, Кара диңгез буендагы Витязь лагерена барырга сертификат бирү булгандыр. Бу бәхет миңа да татыды. Иң сөендергәне шул: тырышуларым бушка китмәде. Укысаң, үз сәләтеңне күреп, алга максат куеп эшләсәң – бар да була икән! Иң мөһиме – теләк. Шулай ук укытучыларның, әти-әнинең ярдәмнәре дә бик зур таяныч.

Бер-бер артлы сәхнәгә чыккан яшьтәшләремә карап, сокланып куйдым: биредә утыручылар арасыннан киләчәктә нинди дәрәҗәле кешеләр чыгачак бит! Димәк, Арчаның киләчәге өметле. Шушындый яшьләр булганда, ул гөрләп яшәячәк.

Бүләкләү өлеше тәмамлануга, сәхнәдә якташыбыз Айдар абый Фәйзрахманов күренде. Ул Казан филармониясе белән берлектә, безгә бик матур, шул ук вакытта эчтәлекле, тәрбияви концерт куйды. Ә без исә, үз чиратыбызда, рәхмәт әйтеп кул чаптык, ял иттек. Хәтта сәхнәгә чыгып, татар халкының борынгы уен коралларында да уйнап караучылар булды

Тәмле әйбер күп булмый шул… Бүгенге тантана да ләззәтле мизгелләргә күмелеп бик тиз үтеп китте. Билгеле, шушындый кызыксындыру чаралары булганда ничек инде тырышмаска?! Бәхет бит – үз кулыбызда. Без тагын да яхшырак уңышларга ирешергә, тырышып укырга, киләсе елга, бермә-бер күбәеп, шушы залда җыелырга дигән максат белән таралыштык.

Энҗе Сөләйманова,

Арча районы, Курса Почмак мәктәбенең
10 класс укучысы

 

Комментарии