Яз җитте – вандаллар уянды

Яз җитте – вандаллар уянды

Вандаллар уяна башлады. Казанда «Татмедиа» бинасы каршыннан уза торган Фестиваль бульварындагы фонарьларны җимереп чыкканнар әнә. Баганалары гына утырып калган. Фонарь пыялалары шунда баганасы янында аунап ята. Бу бульварны әле узган ел – Футбол буенча Дөнья чемпионаты башланыр алдыннан гына ачканнар иде. Багана башына фонарь түгел, видеокамералар куясы калган икән…

Комментарии