- 23.04.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №16 (24 апрель)
- Рубрика: Архив
26нчы апрельдә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре игълан ителәчәк. «Азатлык» тантанага кадәр кандидатларга өч сорау бирде.
- 2017нче елда татар теленә карата федераль үзәктән һөҗүм башланды. Сез татар дәүләт телен яклап ниләр эшләдегез?
- Әгәр сез президент булсагыз, ниләр үзгәртер идегез?
- Тукай бүләгенә сезне лаек дип тапсалар, аны ничек кулланыр идегез?
Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА, шагыйрә:
- Мин мәктәпләргә күп йөрим, балалар, ата-аналар белән очрашам. Ана телен балаларыбыз белергә тиеш, дип сөйлим, аңлатам. Бу – кешенең зыялылыгын белгертә торган күрсәткеч, дигәнне җиткерәм.
- Президент вазифасы минем җилкәмә төшмәгәнгә шөкердер, бәлки. Үзем булып каласым килә. Президент булсам, җәмгыятьтә, гаиләләрдә тәртип урнаштыру эшен башкарыр идем. Телгә, милләткә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт уята торган чаралар күп кирәк. Шулай ук мин көчле татар мәктәпләрен оештырыр идем.
- Бирелә калса, кайда ничек тотарга икәнен уйлап бетерермен. Әле аның хакында фикер йөрткәнем булмады.
Рифат ФӘТТАХОВ, продюсер:
- Илһам Шакиров: «Татарны ике фактор саклады: берсе – дин, икенчесе – моң», – дия иде. Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале бу өлкәдә үз өлешен кертә дип саныйм.
- Милли мәдәният өлкәсендә иң зур җитешсезлегебез – татар музыкаль театрының булмавы. Икенче зур мәсьәлә – Милли университетның булмавы. Эстония зыялылары белән аралашам, алардан еш кына эстон милләтен Тарту шәһәрендәге Милли университет саклап калды дигән сүзләрне ишетәм.
- Тумаган тайның билен сындырмыйк. Бу турыда әйтү әле иртәрәк.
Әхәт ГАФФАР, язучы, шагыйрь:
- Татар теле мәктәпләрдә артык кашык була башлаганда төрлечә көрәштек. Язучылар дистәләгән ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр язды, барысында да минем имза тора. Дөрес, урам җыеннарына ук чыкмадым, әмма мәкаләләр яздым.
- Президент булудан Аллам сакласын! Ул бит азат кеше түгел, үз тормышы белән яшәми. Әмма аның урынында булсам, беренче чиратта илдәге икътисади хәлне яхшыртуга бөтен көчне салыр идем. Мәктәпләр, хастаханәләр санын киметү урынына аларны арттырыр идем.
- Шигырь, поэмалар китабымны бастырыр идем. Якыннарым, туганнарым да бар, аларга да өлеш чыгар иде. Мохтаҗлар бар икән, кулымнан килгәнче ярдәм итәр идем.
Туфан ИМАМЕТДИНОВ, режиссер, «Әлиф» берләшмәсе вәкиле:
- «Әлиф» спектакле 2017нче елның җәендә чыкты, ә көз инде мәктәпләрдә прокуратура тикшерүләре башланды. Тукай шигырьләренә перфоманс ясалды, «Шамаил», «Әллүки» иҗат ителде. Болар барысы да – телне яклап чыгарылган проектлар.
- Үз өстемә аның функцияләрен аласым да килми. Әмма илдә социаль, икътисади мәсьәләләр беренче чиратта хәл ителергә тиеш. Мәдәнияткә килгәндә, алга барабыз кебек, әмма без дөньядан барыбер артта калабыз.
- Бирсәләр, уйлашырбыз әле, ничек бүлешәчәкбез, дигән сүз чыкканы булмады.
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН, язучы, әдәбият галиме:
- Әгәр дәүләт безгә телне саклауда күрсәтмә биреп, ярдәм итеп, шулай эшләгез дисә, без – язучылар да, галимнәр дә – һәрвакыт хөкүмәтне якларга да, күтәрергә дә әзер.
- Мин карт кеше инде, бу хакта уйлаганым да юк. Әлбәттә, беренче чиратта, татар теле өчен бөтен көчемне бирер идем. Татар кинематографын үстерүгә игътибар бирер идем.
- Ярты гомерем Тукай иҗатын өйрәнү белән узды, әмма Тукай бүләген алу үзмаксат түгел. Элек ничек яшәгән булсам, шулай яшәячәкмен. Дөньядагы башка премияләр белән чагыштырганда, аның акчалата күләме әллә ни зур түгел бит. Русиядә әдәби премияләр җидешәр миллион сумга җитә.
Люция ХӘМИТОВА, Камал театры артисты:
- Телгә игътибарны элегрәк бирергә кирәк иде. Шушы игътибарсызлык аяныч нәтиҗәләргә китергәндер. Телне пропагандаламадык. Шулай да татар телле мохит бар әле. Театрлар бар, язучылар язып тора.
- Әби-бабайларның мохтаҗлыгын, кибетләрдә тиеннәр санап торуларын күреп йөрәгем әрни. Иң беренче чиратта, аларның тормышын яхшырту турында уйлар идем.
- Тукай бүләге кандидаты булу да – җиңү. Мин аның акчасы күпме икәнен дә белмим, без театрдан өч кеше тәкъдим ителдек, бүлгәч, күп тә калмыйдыр. Иң элек бер өлешен сәдака итеп бирер, мәчеткә керер идем.
Әнвәр ШӘРӘФИЕВ, композитор:
- Мин композитор буларак гомерем буе татар теленә ярдәм итү өчен эшләдем. Татар балаларына, татар аудиториясенә, татар җырчыларына, татар музыкантларына яздым.
- Мәктәпләргә әһәмият бирер идем, үзебезнең укыту системасының махсус программасын булдырыр идем.
- Хатыным авырый, балаларымның торак шартлары начар. Беренче чиратта аларга ярдәм итәр идем. Танышлар арасында да мохтаҗлар бар. Алар турында да уйлар идем.
Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВ, Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе:
- Соңгы елларны «Олы юл әйтте…» дигән программа белән мәктәп балалары алдында да тамашалар кылдык, шушы вакытта мин үзебезнең мәшһүр шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәхнәдән җиткерәм. Ул тамашачыга җырга караганда да көчлерәк тәэсир итә.
- Татарстан президентының гамәлләреннән тулысынча канәгать. Мөдәррис Әгъләм бер шигырендә «Еракка китеп кара син» дип язды. Үзеңнең республикаң нинди үсештә икәнен күрү өчен дә ераккарак китеп карарга кирәк.
- Кеше бервакытта да «мин Тукай бүләген алам» дип эшләми. Ул «минем кылган гамәлем халкыма нәрсә бирә» дип кенә эшләргә тиеш. Әлбәттә, премияне алсам, иң беренче чиратта, алга таба үземнең эшчәнлегемдә, халыкка киләчәктә дә хезмәт итү юнәлешендә тотам дип торам.
Галимҗан ГЫЙЛМАНОВ, язучы:
- Мин дәүләт хезмәтендә эшләгән чакта Татарстанның дәүләт телләре программасын төзүдә, оештыруда турыдан-туры катнаштым. Бу эшкә ун еллап гомеремне бирдем һәм горурланырлык программа эшләнде, дип әйтә алам. Ләкин соңгы еллардагы вазгыять телләр программасыннан чигенергә мәҗбүр итте, шунысы аяныч. Хәзер инде мин бернинди вазифа башкармыйм һәм тел юнәлешендә язучы буларак кына эшли алам. Язучылар хатлар язганда, мин дә кушылдым.
- Президент булсам, иң элек Конституцияне саклау, яклау турында карарлар чыгарыр идем. Мәдәният, татар дәресләрен саклау өчен дә төрле эшләр, проектларны тормышка ашырырга тырышыр идем.
- Ниятләр бар, әйтик, бер җирдә китапханә булдыру, мәдәни проектны тормышка ашыру, театр студиясе оештыру. Аларны, премия алмасам да, акрынлап эшләячәкмен.
Дмитрий ТУМАНОВ, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җитәкчесе:
- Миңа калса, Русиядә яшәгән һәр кеше татар телен белсә, аңа файдага гына! 2017нче елда ыгы-зыгы башлангач, мин баламны татар сыйныфына яздырдым. Без татар телен тулы күләмдә укыйбыз. Без монда яшибез, шуңа белергә тиешбез, дигән аргумент белән генә эш итмим. Татар теле – бөек тел. Татар телен беләсең икән, дөнья ватандашы рәтенә кереп була. Үземнең татар телем каты-коты, шулай да нигезен беләм. Әмма үз-үземә сүз бирдем: татар һәм кырымтатар телен өйрәнә башлыйм. Дәреслекне инде алдым, баш очымда ята.
- Татарстан президенты үз урынында, эшен матур гына дәвам итсен. Милли республика белән милли кадр идарә итәргә тиеш. Ә менә Русия президенты вазифасына дәгъва итәсем килә. Сайлансам, Татарстанга беренче чиратта суверенитетын кайтарыр идем. Икенчесе Норвегиядәге кебек җир казылмаларын дәүләтнеке итәр идем. Бүген бездә дәүләт корпорацияләре белән олигархлар идарә итә. Өченчесе – пенсиягә чыгу яшен моңа кадәр булганын, кешеләргә ирекле сайлау хокукларын кайтарыр идем.
- Мин, шөкер, яхшы хезмәт хакы алып эшлим. Айлык хезмәт хакым – 52 мең сум. Тукай бүләгенә дәгъва итүче безнең төркемдә 8 кеше. Башкалар өчен җавап бирмим, әмма миңа чыккан 40 мең сумлык өлешемне Анжела Вавилова исемендәге хосписка илтеп бирәчәкмен.
Мәдияр ХАҖИЕВ, рәссам:
- Мин татар телен эшләрем, иҗатым белән яклыйм. Иҗатымның үзәгендә – татар темасы, тарих, гореф-гадәт, йолалар.
- Президент булсам, беренче чиратта мәгариф мәсьәләсенә алыныр идем. Татар балалар бакчаларын ачып, мәктәпләр оештырыр идем.
- Тукай бүләгенең суммасы кызыксындырмый мине. Милли рәсем сәнгатенең бер вәкиле буларак, безне күрерләрме, бәяләрләрме – шунысы кызыксындыра.
Марат ӘМИРХАНОВ, язучы:
- Татар милләте, теле өчен көрәш әсәрләрем аша бара. Мин тарихи әсәрләр язам. Соңгы романым – «Олуг Мөхәммәд». Татар дәүләтенә, Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәдне янә татар дөньясына кайтару – телне саклау да, милләтне саклау да.
- Президент булсам, татар дәүләтен кайтарыр идем.
- Ул хакта уйлаганым юк. Әгәр Тукай премиясе алсам, язучыларны, зыялыларны, дин әһелләрен җыеп, аның рухына багышлап зур чара үткәрер, рухына багышлап Коръән укытыр идем.
Рифкать ВАХИТОВ, рәссам:
- Мин, рәссам буларак, татар телен иҗатым аша якладым. Аннан халык арасында күп йөрим, күп чыгыш ясыйм. Чыгышларымда тарихны, туган телне белү мөһимлеген әйтәм.
- Хыялланып алсак, мин беренче чиратта милли үзаң мәсьәләсен карар идем. Алга киткән илләрнең кайсын гына алма, аларда мәдәният алгы планда. Чөнки мәдәният аша халыкның үзаңын үстереп була.
- Тукай премиясен ала калсам, нәзеремне үтәп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтемне әйтеп, корбан чалыр идем. Бер өлешен мохтаҗларга бүлеп бирер идем.
Нурислам ХӘСӘНОВ, язучы:
- Татар телен яклыйбыз, дип кычкырып йөреп кенә булмый. Мин үземнең язуымны дәвам иттем. Китап каһарманнары аша үземнең фикерләремне әйтеп бирергә тырыштым.
- Тормышны яхшырту һәм тигезлек булдыру теләге. Кемдер байый, кемдер хәер сораша. Бу күңелле күренеш түгел.
- Булмаган әйбер турында сөйләү матур түгел. Бу хакта уйлаганым юк.
Елена АЛЕКСЕЕВА, кино белгече:
- Мәктәпләрдә татар телен укытуга ике куллап риза. Киленем татар һәм менә өч ай элек оныгым туды. Киленем Гүзәлгә оныкны татарчага өйрәтәсең, дидем. Без Татарстанда яшибез һәм татар телен белмәүчеләргә авыррак. Урыс булганга күрә, татарча белмим. Әмма китабымны язганда татар миллилеген табарга тырыштым.
- Сәясәт белән шөгыльләнмим, аннан ерак торырга тырышам.
- Алгач, күз күрер. Тукай бүләгенә күрсәтелгән китабымның эчтәлеге кино тарихына багышлана. Әгәр акчам булса, шул китапның дәвамын язарга тотар идем.
Башкортстан Сабантуйларында хәмер сатуны тыю мәсьәләсе җәмәгатьчелеккә чыгарылды
Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтай депутатлары исерткеч эчемлекләр куллануны чикләү турындагы канунга төзәтмәләр өлгесен җәмәгатьчелеккә чыгарды.
Моңа кадәр республикада Соңгы кыңгырау көнендә хәмер сату тыела иде, хәзер депутатлар Сабантуй, Яшьләр көне (27нче июнь) һәм Белем көне (1нче сентябрь) бәйрәмнәрендә дә исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим итә.
Бу мәсьәләне күптән түгел Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күтәргән иде. Ул Сабантуй бәйрәме вакытында республика районнарында исерткеч эчемлекләр сатуны тыю тәкъдиме белән чыкты. «Сабантуйларда эчеп йөрергә кирәкми. Бу – җирәнгеч күренеш. Тыюны этаплап кертергә мөмкин. Әйтик, 15нче июньдә Сабантуй Күгәрчен районында уздырыла икән, бу көнне анда исерткеч эчемлекләр сатуны чикләргә кирәк. Беренче тапкыр, бәлки, ошамас. Күңелсез йөрерләр. Аннары икенче тапкыр барысы да нормаль булыр», – диде Хәбиров.
Комментарии