Шундый да зур шатлык!

Бу көннәрдә Татарстан халкы зур куанычлар белән яши әле. Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылы балалар бакчасына пластик тәрәзәләр куйдылар. Бу турыда телевидение иртән дә, кичен дә халыкка шатлыклы хәбәр җиткереп тора. Әлеге эшкә район прокуратурасы зур хезмәт куйган. Мондый шатлыклы хәл моннан 67 ел элек, Гагарин беренче тапкыр галәмгә күтәрелгәч булган иде. Дөрес, бу юлы бераз тискәре яклары бар: юрганнар белән томаланган тәрәзәләрне күрше өлкәләр дә карый бит. Кемдер кызганып та карыйдыр: «Мескен татарларның телен генә түгел, үзләрен дә нинди хәлгә калдырганнар», – дидер. Ә кемнәрдер, киресенчә: «Шул кирәк сезгә! Без булдырабыз, дип мактана идегез», – дип сөенеп тә утыргандыр.

Ярый әле юрган белән томалаганнар. Сугыш чорында фашист очучылары безнең сукыр лампа яктысын күрмәсен дип, тәрәзәләргә арыш саламыннан мата ясап элеп куялар иде.

Бер төнне әни мәрхүм тәрәзә буенда кемнеңдер кыштырдаган тавышына уянып китә. «Кем бар?» – дип сорый, эндәшмиләр. Әни курка кала: «Бур бар!» – дип кычкыра башлый. Аның тавышын бер күрше ишетеп керә. Әни ишекне ачып чыкса, кәҗә мәлгунь тәрәзәгә ал аяклары белән басып, матадагы арыш башагын кетердәтә икән. Әле ярый безнең балалар бакчасы тәрәзәсенә юрган каплаганнар. Аннары инде яңа тәрәзәләр дә куйганнар. Дөрес, әллә ни зур сумма түгел, бер депутатның егерме көнлек хезмәт хакы кадәр генә.

Әле илләр, көннәр тыныч булса, Мәмдәл авылының мәктәп бинасына да пластик тәрәзәләр куясылар, диләр. Бәлки, шушы эш барып чыкса, район прокурорларына орденнар да бирмәсләрме. Өметсез шайтан гына…

Габделхәй САЛИХОВ,
Түбән Кама шәһәре

Комментарии