- 23.03.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №12 (21 март)
- Рубрика: Архив
Мәдинә ханым Гыйлемханова – узган ел «Ел хатын-кызы» бәйгесенең «Бизнес-леди» номинациясендә җиңү яулаган эшмәкәр. Бизнес-леди дигәч тә, ак кәчтүмнәрдән офиста утырмый ул, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылында 85 баш мөгезле эре терлек тота, 22 баш сыерын да үзе сава, ире һәм уллары белән бергәләшеп малларын да үзе карый.
Без Мәдинә ханымны документ эшләре белән Казанга килгән җирдән «тоттык». «Ирем Әнәс документ эшләре белән йөрергә яратмый. Мин кеше белән дә җиңелрәк аралашып китәм, әрсезлегем дә бар. Шуңа күрә Әнәс – эшли, ә документ эшләре белән йөрү минем өстә», – дип, гаилә фермасының ни өчен үз исемендә икәнлеген аңлатудан башлый сүзне фермер ханым. Хәер, документлар белән йөрү генә тулаем Мәдинә ханым җаваплылыгында, калган эшне «бу – синеке, бу – минеке» дип бүлешү юк икән Гыйлемхановлар гаиләсендә. Янәшә басып, бергәләшеп эшлиләр.
«Гаилә фермасы» программасы гамәлгә кергәч, туктале, без дә алынып карыйк, булдырып булмас микән, дип башлап җибәрә эшне Гыйлемхановлар. 2012нче ел була бу. «Терлек азыгы әзерләү» программасына гариза язып, беренче елны ук 500 мең сум грантка ия булалар. Әйдә, сөт җитештерүгә кер, дип үгетлиләр Мәдинә ханымны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына баргач. «Министрлык ишек төбендә «кермим» дип елап кайттым. Анысын булдыра алмам дип курыктым», – ди Мәдинә ханым. Шулай итеп, азык әзерләү программасы буенча Татарстан биргән 500 мең сумны алып, ул акчага ферма салалар. Эш башланып китә.
Бу вакытта Гыйлемхановларның 15ләп мөгезле эре терлеге була. «Булдыра алсак ярый» дип курыккан гаилә әкренләп мал санын арттыра бара. 2017нче елда яңа программага – «Гаилә фермасы» программасына керергә булалар. Анысы инде эшнең яңа этапка чыгуын күздә тота: программа таләпләре нигезендә, ферманы авыл читендә салырга, эшкә кимендә биш кеше ялларга кирәк. Грант күләме – 5 млн сум. Хәзер Гыйлемхановлар менә шушы яңа ферманың эшләрен бетереп ята.
Бүгенгә ничә баш малыгыз бар соң, дип кызыксынам. «Иремнеке – 15, ә минем 85 баш мөгезле эре терлегем бар», – ди Мәдинә ханым. Сезнең маллар шулай «синеке-минеке»нә бүленгәнмени, дип аптырыйм. Кәгазьдә генә шулай икән ул. Эшмәкәр ханым аңлатып күрсәтә: «Хуҗалыкта да 15 баш терлек тотабыз, алары ирем исемендә. Ә авыл читендәге фермадагы 85 баш терлек минем исемдә санала». Эше һаман да шул бергә икән инде аның. Әле менә тагын 32 тана алырга җыенып йөриләр.
«Ай саен дүрт-биш үгез суябыз. Даими сатып алучыларыбыз «миңа – ал бот, миңа – арт бот» дип, алдан ук бүлешеп бетерә. Күбесенчә үзебезнең авыл халкы ала. Биш, ун кило итеп бүлеп тә бирәбез. Казандагы агросәнәгать паркына алып килеп сатыйм дисәң, әллә ничә төрле белешмә аласы бар, мәшәкате күп», – дип сүзен дәвам итә Мәдинә ханым.
Сөтне көн саен бер фермер килеп алып китә икән. Әле авыл халкыннан да сөт җыя Гыйлемхановлар. Инде 17 ел җыялар! Акчасын вакытында түләмәсәләр, халык шул гомердән бирле аларга сөт тапшырып ятмас иде инде. «Авыл халкыныкы белән бергә көн саен тонна ярым сөт тапшырабыз», – ди эшмәкәр ханым.
Мал симертүнең серен дә чиште ул: терлекне китапта кушылган рацион буенча ашатмыйлар икән. «Мәсәлән, норма буенча сыер көнгә 7 кило он ашарга тиеш. Тик ул 7 кило белән сөт тә, ит тә алып булмый», – дип аңлата Мәдинә ханым. 495 гектар җирдә үз терлекләренә җитәрлек азыгын да үзләре үстерә алар.
«Әле без ел саен 100гә якын каз-үрдәк тә үстереп сатабыз», – дип сүз арасында гына әйтеп ала Мәдинә Гыйлемханова. Ничек барына да җитешәсез соң, дип сорамый кала алмыйм. «Бердән, ирем әйбәт булды. Элегрәк авыл пекарнясында ипи пешерүче булып эшләгәндә, миңа ипи салышырга да булыша иде. Хәзер дә мин Казанга чыгып китсәм, кайтырыма ашарга пешереп, өйне җыештырып көтеп тора. Икенчедән, өч улыбыз да кечкенәдән хезмәт белән үсте. Хәзер өчесе дә Казанда эшлиләр һәм укыйлар. Җомга җитүгә, тизрәк авылга кайту ягын карыйлар. Алар кайтканда без маллар янында булсак, өйгә кереп чәй дә эчеп тормыйлар – тизрәк безнең янга булышырга чыгалар. Чәйне эш беткәч бергәләшеп эчәбез», – ди эшмәкәр ханым. Һәм елмаеп өстәп куя: «Ну йоклау юк инде, анысы бик эләкми». Борчылып та, зарланып та әйтми ул моны. Зарланырга вакыты юк: эшлисе эшләре, тормышка ашырасы хыял-максатлары байтак әле Гыйлемхановларның.
Мал тотучыларга Мәдинә ГЫЙЛЕМХАНОВАдан киңәш:«Үгез ите тәмле булсын өчен, аңа пешкән азык бирергә кирәк. Без, мәсәлән, көн саен арпа пешереп ашатабыз. Аның өстенә бераз он сибәбез. Итнең тәмлелеге шуннан. «Сезнең итегез ашап туйгысыз», – диләр безгә. Тик ит белән ит арасында да аерма зур. Минем туган апам да пешереп ашата, аларның малын да минем ирем чала. «Тик безнең ит барыбер сезнеке кебек тәмле түгел», – ди апам. Белмим, нәрсәдәндер анысы…
Ә сөт күбрәк булсын өчен сыерларга шикәр чөгендере ашатабыз. Бозаулап бер ун көн үтүгә, чөгендер бирә башлыйбыз – күзгә күренеп сөтләре арта»
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии