«ФИКЕР» клубы юбилей үткәрә

«Фикер» – яшьләренең мөстәкыйль, иҗтимагый-сәяси, милли-дискуссион, тарихи, демократик клубы. Казанда эшләп килүче “Фикер” клубы үзенең бер еллыгын 30 мартта билгеләп үтәргә җыена. Нинди клуб соң ул?

XXI гасыр – глобализация чоры. Рус, Европа субмәдәниятләренең көчле басымы аркасында халкыбызның этник, рухи кыйммәтләре югала башлады. Сәбәпләре төрле. Татар яшьләрен берләштерү, үз дәүләте һәм теле, тарихына кызыксыну уяту, милли үзаңны үстерү өчен эшли ул “Фикер” клубы. Күпчелек татар газета-журналлары, радио һәм ТВ, бигрәк тә хакимият бүгенге татар тормышын җыр-бию, шау-шу бәйрәмнәргә борырга тырыша. Шуның белән бар да яхшы, бернинди проблемалар юк дип, халык күзен томалыйлар. Ә чынлыкта татарның бүгенге хәле аяныч! Безгә язмышы, киләчәге турында уйланырга кирәк. Татарстанда соңгы 2 ел эчендә 111 татар мәктәбе ябылды, татар балалар бакчалары бетеп бара, БДИ бары тик рус телендә генә, татарның милли университеты булдырылмады, татарча гына телевидение юк, катнаш никахлар саны күп. Ассимиляция көчле. Җырлап-биеп кенә яшәүдән туйган, татар милләтенең дәүләтсез, телсез, мескен халыкчыкка әверелүенә риза булмаган яшьләр “Фикер” клубында җыела. Ул татар милләтчелегенә, төркичелеккә һәм исламга нигезләнеп эшли. Татарның милли проблемаларын күтәреп, иҗтимагый, сәяси, тарихи, дини, фәнни кичәләр үткәрә. Шул исәптән, кызыклы шәхесләр белән очрашып, бәхәс, әңгәмәләр уздыра. Җитди, акыллы очрашулар бу. Анда һәр катнашучы үзләре өчен мәгълүмат туплап китә. “Фикер” клубы татарда йоклап яткан чын татар рухын уяту нияте белән эшли. Шуңа да шигарьләребезнең берсе – “Уян, татар! Уйлан, татар! Тарихыңны ач-актар! Алда көтә иркен чаклар”.

“Фикер” клубы “Азатлык” татар яшьләре берлеге, Татар иҗтимагый үзәге, Г.Камал театры, “Шәрык” клубы, “Мөслимә” һәм башка милли оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора. Биредә һәр килгән кешегә чын күңелдән шатланалар, ачык йөз һәм чәй белән каршы алалар. Монда һәрвакыт татулык, дуслык, туганлык, ярдәмчеллек һәм татарлык мохите хөкем сөрә. Клубның үз символикасы, гадәтләре бар. Һәр кичә ахырында яшьләр гимнын җырлый.

Бер ел дәвамында “Фикер” клубында нинди генә кичәләр узмады. Анда Индус Таһиров, Дамир Исхаков, Римзил Вәлиев, Зөфәр хәзрәт Галиулла, Искәндәр Сираҗи, , Разил Вәлиев, Рафаэль Хәкимов, Фәрит Бикчәнтәев, Шамил Закиров, Данил Сәфәров, Фәндәс Сафиуллин һәм башкалар кунакта булды. “Фикер” клубы энтузиастлар тырышлыгы белән яши. Ул татар яшьләрен берләштерүче урын.

Наил НӘБИУЛЛИН

Комментарии