- 23.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №08 (21 февраль)
- Рубрика: Архив
Кызыклы заманда яшибез. Һәр көнебез театр сәхнәсендә шикелле. Русиядә моннан йөз ел элек уйналган сәяси спектакль бүген дә дәвам итә кебек. Ул заманда да сәяси уеннар оештыручылар җитәрлек булган. Кадетлар, эсерлар, большевиклар, меньшевиклар ише сәяси «труппалар» үзара «сөзешкән». Милли мәсьәлә дә читтә калмаган. Татарлардан сайланган Садри Максуди берүзе азчылык милләтләр хокукын яклап көрәшкән. Бүгенге Думада тугандаш татар, башкортлар сайлаган бер «взвод» депутатлар, ана телен дә якларлык көчләре җитмичә, башларын салындырып утыралар.
Быелгы спектакльнең актив оештыручылары: Думаның күп еллардан бирле даими сәяси белгечләре – Зюганов, Жириновский, Мироновлар. Зюганов сәяси сәхнәдә дәрәҗәсе калмагач, ил башы булу ихтималыннан баш тартты. Жириновский бирешми, чөнки сәяси сәхнәдә клоун ролен башкаручы бүтән кеше юк. Ә Миронов исә бүтәннәр биегәндә кул чабып тору өчен кирәк. Явлинскийга килгәндә, кабат сәхнәгә чыгып карасам, дип уйлый булса кирәк. Әмма бу чыгышы соңгысы булыр ахрысы. Аның бар хыялы – илдә демократик тәртип урнаштыру, налогларны киртәгә кертү булса да, караклыкка каршы көрәшүдә бер фикере дә юк. Караклык баткагына чумган илдә нинди демократик тәртипләр булырга мөмкин?
Үзен политолог итеп күрсәтергә теләгән Касьянов исә бүгенге спектакльдә тамашачы исәбендә генә. Хәер, ул хөкүмәт башында утырып карады. Коры сүздән башка эше күренмәде. Эш күрсәтәбез дигән булып, аның тарафдарлары бөтен Сахалинны актарып ташлады. Экологлар шау-шу куптарды. Безнең Татарстаннан да мәгълүм нефть чыгаручы, Социалистик Хезмәт Герое җитәкчелегендәге бер төркем яшьләр Сахалинга барып карадылар. Касьянчыларга каршы тора алмагач, кире кайттылар. Менә шуннан инде Путинга Касьянов урынына Зубковны билгеләргә туры килде. Зубков беренче эше итеп Сахалинга барды һәм бераз тәртип урнаштырды.
Элеккеге турда катнашкан Михаил Прохоров бөтенләй сәяси уеннан баш тартты. Узган уен барышында 1 миллиард сумга якын акчасын оттыргач, үзен яклаучыларга да ышанычы калмады.
Николай Харитонов белән эш барып чыкмагач, коммунистлар сәхнәгә авыл хуҗалыгында эш күрсәткән Павел Грудининны чыгарып карарга булды. Әмма Русиядә эш күрсәткән кеше җитәкче булса, без әллә кайчан айга менәр идек. Эштән бигрәк, күз буарга сәләте булмаса, Грудининның да уңышка ирешүе икеле.
Спектакльдә ирләр генә катнашса, сәхнәнең бернинди бизәге булмый. Быелгы сәхнәгә чын мәгънәсендә артист, этләр биетүче Ксения Собчак та күтәрелде бит әле! Менә, ичмасам, Русиянең йөз еллык «сәхнә» тарихында зур үзгәреш. Кызык булырга охшый быелгы спектакль. Үзе гәүдәле булмаса да, колачы киң Ксениянең. Ул Думаны яңартмакчы. Кырымда шау-шуны бетермәкче, татарларга да битараф түгел – телебезне ачмакчы. Кем әйтмешли, «уйлап карарга стоит».
Быелның 18нче мартында сәяси сәхнәгә чыгучы «артистлар»ның саны 8гә җитте. Ә ил башы булырга теләүчеләр йөзгә якын икән. Менә шул гомуми көчне берүзе генә булган Навальный белән һич кенә дә чагыштырып булмый. Русия, карт алаша кебек, алгы аякларына да, арткы аякларына да аксаклап бара. Үткән көнебез дә мактанырлык түгел, алдагы көнгә булган уңай фаразларыбыз да Аллаһ кулында. Ян-яктан да кысалар, эчебез дә «мыгырдап» тора. Тамак тук булса да, халык ришвәтчелектән, салымнар артудан, судларның гаделсез булуыннан, тормыш дәрәҗәсенең түбән тәгәрәвеннән канәгать түгел. Банкларда акча югалу Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә киң таралган.
Бер башы Балтик диңгезенә терәлгән, икенче очы Тын океанга кадәр сузылган, киңлеге Каф тавыннан алып Төньяк Боз океанына кадәр җәелгән олы Русияне җитәкләргә алынучыларның берсе дә караклыкка каршы көрәшүне максат итеп куймый. Икътисади планнары да ташка үлчим генә. Мондый очракта күпләрнең кабат Путинга төбәлүе табигый.
Күккә дә менүче, диңгез төбенә дә чумучы, гаилә мәшәкатьләреннән ваз кичеп, 65 яшьтә дә үзен егетләрчә хис итүче тагын кем бар? Путин үзе дә яшерми, мин коллар кебек эшлим, ди бит.
Әнис ЗАРИПОВ,
Казан шәһәре
Комментарии