Зөлфәт Зиннуров: «Ярымай бәке беркемне дә кимсетми»

Зөлфәт Зиннуров: «Ярымай бәке беркемне дә кимсетми»

19нчы гыйнварда Хач ману көнендә автор-башкаручы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров бәкене ярымай формасында кисеп, православ динендәгеләрне бәйрәм белән котлады. Аның бу гамәле зур шау-шу тудырды. «Азатлык» бу хакта аның үзе белән сөйләште.

– Зөлфәт, сезнең ярымай формасындагы бәке турында видео социаль челтәрләрдә халыкны икегә бүлде. Берәүләр кызык дип таба, икенчеләр сүгә. Бу кадәр шау-шу тудырыр дип уйлаган идегезме?

– Социаль челтәрләрне ачарга да куркам, барысын да укып та бетермәдем, анда зур сугышка киткән бугай. Ни өчен шундый шау-шу киткәнен аңламыйм. Мин төрлесен эләм, әйтәм, барысы да килешәбез дип әйткән очраклар булмады, әмма бу кадәр резонанс булыр дип күз алдыма да китермәгән идем. Беркемгә дә ул видео зыян салмаган, чукыныгыз, дигән шигарь юк, минем чукынып чумган кадрлар юк.

– Православларның нәкъ Хач ману көнендә бәкене ярымай формасында тишү мөселманнарны, татарларны кимсетә, диләр, милләтне сатты, дигән язмалар да бар…

– Мин динемне дә, милләтемне дә сатмадым. Ничек ул булырга мөмкин? Видеоны тагын бер тапкыр карагыз, анда «менә мин – татар, Хач ману көнендә бәкегә чумам» дип әйтү юк. Берсе дә чукынып, православлар әйтә торган догалар әйтеп бәкегә сикерми. Финляндия белән Кытайдан урман кисү белгечләре килде. Кунакларның Казанга килүе нәкъ 19нчы гыйнварга туры килде. Алар сәфәргә әзерләнер алдыннан төрлесен укыганнар, белешкәннәр, ниләр күрәселәре килгәнен теркәгәннәр. Бездә нәкъ шул көнне бәкегә сикерү йоласы бар икәнен укыганнар, мөмкин булырмы, дип сорадылар. Кунакларның күңелен күрер өчен эшләнде ул. Сорадылар – эшләдек.

– Алар православ тарафдарларымы?

– Белмим, мин диннәрен сорамадым, миңа ул барыбер, яхшы, намуслы кеше генә булсын. Аларга бары тик кыш көнне салкында бәкегә чуму процессын күрү, үзләрен дә сынау кызык булгандыр.

– Әмма халыкта бәкене нәкъ ярымай формасында киселүе ризасызлык тудырды. Ни өчен ярымай формасында?

– Ни өчен ярымай формасында, чөнки тәре формасында түгел. Карагыз әле, бу кисү формасы гына бит. Бәкене тәре, шакмак, түгәрәк итеп тә кисеп булыр иде. Әмма ярымайны «Дружба» пычкысы белән кисеп карагыз әле сез! Мин беренче чиратта егетләрнең осталыгына сокланыр идем! Мәш килдек. Шул кадәр тигез, матур итеп ясалды ул. Монда бернинди дә кимсетү, кешеләрдән көлү юк. Андый максат та, уй да юк. Гади бәке итеп кабул итегез сез аны. Бары тик 19нчы гыйнварга туры килү белән генә аһ-ваһ туды. Башка көнне киселгән булса, аңа игътибар итүче дә булмас иде. Булса да, бу кадәр начар сәбәпләр эзләп утырып сүгүчеләр булмас иде. Февраль, декабрь дә булмады бит ичмасам! Кунаклар чумып чыктылар, алар да бернинди дә дин йоласын үтәмәде.

Акланмыйм, аңлатырга да җаенмыйм. Кеше ничек кабул итә, шуннан тора. Туганнарының бәйрәмнәренә йөрмәгән мөселманнар да бар. Хәмер булган урынга бармыйм, диләр. Шул ук кеше бәйрәмгә баргач, котлау сүзе әйткәндә, ислам дине нигезендә яшик, хәмердән ерак торыйк, дип котласа, бу – көчле дәгъват. Кемдер тукталып калыр иде. Аллаһ бер, мине шулай, дип өйрәттеләр.

– Татар телен яклап «Туган тел»не җырлаган Зөлфәттән күңелем кайтты дип язучылар да бар. Аудиторияңне, тамашачыңны югалтырмын дигән борчу юкмы?

– Күңеле кайтучылар булса, була инде, нишләтәсең? Аннан курыкмыйм. Мин үзем булып калдым. Икейөзлелек миңа хас түгел. Чын күңелдән башкарылган эшем ул, һәр милләтне, динне хөрмәт итәм, үземнекен яратам. Дусларым арасында керәшен татарлары бар, аларның мәдәниятләрен яратам. Күршемдә урыс хатыны яши, Олы көндә кулич белән сыйлый, Корбан гаетенә ит алып керәм. Мин шулай яшәү яклы. Бу гамәлем өчен ләгънәт итүчеләр дә бар, аларга үпкәләмим, күрәсең, аларның күңелләре шундый.

Бәкегә сикергәнем бар, әмма ул мунча кергән вакытта һәм Хач ману вакытында түгел. Татар көн саен коена ди, яки һәр җомга коена, ди. Ә Хач ману көнендә татар, мөселман бәкегә керми каламы?

* * *

Ярымай рәвешендә бәке ясау турында видео һәм фотоларны җырчы үзенең «Инстаграм» битендә урнаштырган иде. Соңрак ул аларны аннан алды һәм бу гамәлгә рәнҗегән кешеләрдән гафу үтенеп, аңлатма видеосын урнаштырды.

«Балалар бакчасында татар телен өйрәтү кала, ләкин мәҗбүри түгел»

Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, балалар бакчаларында татар теле калачак, ләкин бакча моны үзе ата-аналар белән бергә хәл итәчәк, дип белдерде.

Бу хакта Татарстан мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин 19нчы гыйнварда журналистлар белән очрашуда сөйләде.

«Балалар бакчаларында татар теле өйрәтелү – иң зур проблема түгел. Министрлыкның методик күрсәтмәләре нигезендә татар теле дәүләт теле буларак өйрәнү төп программага кертелде, өч сәгать татар теле дәресләре өйрәтелде. 2013нче елда федераль стандартлар кертелде, әмма безнең күрсәтмәләр дә гамәлдән чыгарылмады. Бу мәсьәлә килеп чыккач, без аны канун кысаларына кертергә тиеш. Әйе, бәлки, кайдадыр вәкаләтләрне арттыру да булгандыр. Хәзер бакчаларда татар телен өйрәтү ата-аналар теләге нигезендә башкарылачак.

Татар телен өйрәтү тукталып тора дигән сүз ул татар теле, урыс телләре өйрәтелмәячәк, дигән сүз түгел. Бакчаларда дәресләр калачак. Кабатлап әйтәм: балалар бакчасы моны үзе ата-аналар белән бергә хәл итәчәк. Без Татарстанда яшибез, тел белүдән берсе дә зыян күрми бит.

Нинди формада булыр ул, ничә сәгать – бу сораулар да бар. Аерым уен арасында буламы татар телен өйрәтү, урамдамы, балаларны киендергәндәме – әле хәл ителмәде. Балалар бакчаларына килгәндә, ата-ана нинди телдә тәрбия баруын, ничә дәрес булачагын белә, килешү төзелә. Әлегә без бакчаларга массалы рәвештә гариза языгыз, ризамы сез, дигән сорау бирмәдек. Риза түгел икән ата-ана, ул үз теләген белдерә ала», – диде Илсур Һадиуллин.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 30нчы декабрьдә балалар бакчаларында татар телен мәҗбүри өйрәнү дәресләрен туктату турында күрсәтмә биргән иде.

Татарстанда татар телен укыту турында референдум уздырмакчылар

Татарстанда мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту турында референдум уздыру тәкъдиме белән чыктылар. Бу турыда документлар республика Үзәк сайлау комиссиясенә президент сайлауга кадәр тапшырылырга мөмкин.

Дәүләт думасындагы Иминлек комитетының элекке киңәшчесе Радик Гатин Idel.Реалиига белдерүенчә, әлеге вакытта референдум уздыру өчен инициатив төркем булдыру мәсьәләсе карала.

«Без төрле форматлар карыйбыз. Аңлашыла ки, бүгенге сәяси җитәкчелек әлеге проблеманы чишүдән баш тартты, гәрчә ул моның өчен җаваплы иде. Президент кампаниясе җәелә башлауны исәпкә алып, без бүгенге хакимият белән хезмәттәшлек итүне карау яклы түгел, бу тема белән кызыксынуын һәм процесста катнашырга әзерлеген белдергән берәр оппозиция намзәте булыр», – дип сөйләгән Радик Гатин.

Ул әлеге мәсьәләне аңлаучы намзәтләр белән эшләргә әзерлеген белдерә.

Гатин сүзләренчә, референдумга берничә сорау чыгарылырга мөмкин, татар теле турындагысы иң мөһиме булачак. Сорауның ничек яңгыравы соңрак билгеле булыр диелә. «Үзәк сайлау комиссиясе формаль нигезләргә таянып безне читкә типмәслек итәргә кирәк», – ди сәясәт белгече.

Аның сүзләренчә, инициатив төркемне теркәү турындагы документларны президент сайлауга кадәр тапшыру планлаштырыла. «Без республика дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә җәмәгатьчелек фикере лидерлары белән сөйләштек. Зур кызыксыну белдерсәләр дә, радикаллар булмаячак. Инициатив төркемгә керергә Фәндәс Сафиуллин (җәмәгать эшлеклесе, Дәүләт Думасының элекке депутаты. – ред.) да белдерде. Без аның белән бу темага бик озак сөйләшеп утырдык», – ди Радик Гатин.

Ул шулай ук 29нчы ноябрьдә Дәүләт Шурасы депутатларының, фикер алышмый гына, татар теле турында карар чыгарып куюларының канунилыгын тикшерү кирәк, дип тә саный.

«Үзәкнең бар акчаны үзенә алу омтылышы көчәя бара»

Төбәкләрдәге табыш салымының бер процентын федераль үзәккә җибәрү яки урында калдыру, икътисадчы Таһир Дәүләтшин фикеренчә, әлегә беркайда да алай ук нык сизелми. Ул төбәкләрнең башка төр салымнар аша күпкә зуррак акчаларны югалтуы, үзәкнең Татарстан һәм Башкортстан кебек уңышлырак эшләүче төбәкләрне тагын да ныграк таларга җыенуы турында кисәтә.

«Соңгы еллардагы тенденция байларның байый, ярлыларның ярлылана баруын күрсәтә», – дип белдерде «Азатлык»ка Таһир Дәүләтшин. Байлар рәтенә нефть-газ чыгаручы һәм эшкәртүче төбәкләр, шулай ук зур ширкәтләрнең баш идарәләре теркәлгән һәм шул теркәлгән урында зур салымнар түләүче Мәскәү, Петербург кебекләр керә.

Икътисадчы бу аерманың зурая баруын соңгы елларда федераль дәүләт стандартлары нигезендә төбәкләрнең мәгариф һәм медицина чыгымнары бөтен Русия буйлап бер дәрәҗәдә үсә бару белән дә аңлата. Төбәкнең баймы, ярлымы булуына карамастан, федераль дәүләт стандартлары аларның барысына да бер төрле таләпләр куя, чыгымнар бер үк дәрәҗәдә үсә. Шул сәбәпле ярлы төбәкләрнең хәле соңгы елларда тагын да начарая бара.

Былтыр тагын бер процент керем салымын төбәкләр бюджетыннан алып, федераль бюджетка өстәргә булдылар. Ул акчаларның бер өлеше ярлы төбәкләргә ярдәм итү өчен дә тотыла.

Төбәкләрдә эшләүче ширкәтләр үз табышларыннан дәүләткә 20 процент салым түли. 2017нче елга кадәр шул егерменең икесе федераль үзәккә китеп, төбәкләргә 18е калган булса, былтыр үзәк 3 процентын үзенә алып төбәкләргә 17 процент кына калдыра башлады. Бу инде республикада табыш салымыннан җыелган барлык акчаның тагын биш проценты үзәккә китә дигән сүз. Ягъни элеге төр салым акчалары үзәк белән төбәкләр арасында 10/90 (2%/18%) бәрабәрендә бүленгән булса, узган елдан башлап ул 15/85 (3%/17%) бәрабәрендә бүленә.

Зур ширкәтләрнең табыш керемнәре 2017дә арту сәбәпле, Татарстан ул югалтуны җиңел генә каплаган. Өстәвенә, федераль үзәккә җибәрелгән бер процент салым акчасының күпмедер өлеше республикага кире кайткан. Миңнеханов аның 30 процентының кире кайтуын телгә алды.

Татарстанның федераль үзәккә барлыгы күпме акча җибәрүен, шартларның гел үзгәреп торуы, салымнар һәм төрле түләүләрнең төрлечә исәпләнүе сәбәпле, төгәл генә санап чыгару бик кыен. Шулай да, якынча саннарны чыгарып була. 2016нчы елда Татарстандагы барлык ширкәтләр салым буларак 440 млрд сум түләгән. Моның өстенә социаль фондларга түләүләр дә бар. Шуларның икесен бергә кушсаң, 2016нчы елда Татарстанда 600 млрд сум чамасы төрле салым җыелган булып чыга. Шуның өстенә таможня түләүләрен дә кушсаң, 700 млрдтан артып китә. 200 млрд сумга якын акча республика бюджетына кала. Бу пропорция 2017нче елда да якынча шул ук.

Икътисадчы 1 процент салымның үзәккә китүе бик тәэсир итми дип әйтсә дә, Татарстан Президентының узган атнада Гайдар форумындагы чыгышында «кагыйдәләрне бер билгеләргә дә, биш ел буе үзгәртмәскә кирәк» дигән сүзләрен хуплый. «Төбәкләргә акчаны азрак калдыру сәясәте һәр тарафта күренә. Һәм бу күпләрне борчый торган нәрсә. Бер процент керем салымы тирәсендә шактый тавыш күтәрелсә дә, башка салымнар, җыемнар аша республиканың югалтулары күпкә зуррак һәм алар тагын да артырга мөмкин. Көрәшмәсәк, бүгенге бер процент иртәгә 5 процентка әйләнергә мөмкин», – ди Таһир Дәүләтшин.

Комментарии