«Экспонатлар белән тагын да тулыландырачакбыз»

«Экспонатлар белән тагын да тулыландырачакбыз»

Гап-гади гаиләдә туып үсеп, биржа аша эш эзләп судка килгән җирдән, судья дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше ул! Рамил Бикмиев – өч ел Казанның Вахитов районы судында җинаять эшләре буенча судья, 2016нчы елдан Теләче районы суды рәисе. 15нче ноябрьдә биредә аның идеясе һәм Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов хәер-фатихасы белән суд экспонатларына багышланган музей ачыла, шулай ук Республикада беренчеләрдән булып аның электрон варианты да булдырыла.

– Казанның Вахитов районы судында судья булып эшләгәндә суд рәисе белән безнең эшебезгә багышланган китап яза башладык, шуннан музей ачу нияте туды, – дип сөйләде Рамил әфәнде. – Без аны 2016нчы елның 14нче октябрендә тормышка ашырдык. Бер атнадан мине Теләче районы суды рәисе итеп билгеләделәр. Туплаган тәҗрибәмне монда да кулланырга уйладым. Теләче районы судында музей булдыру теләге белән янып йөри башладым. Бу идеямне Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗевка җиткердем. Ул хуплады. Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов исә, музейның электрон вариантын да ясарга тәкъдим итте. Эшкә илһам биргән, канат куйган өчен аларга зур рәхмәт. Бүген Республиканың Азнакай, Биектау районнарында музей бар, ә аның электрон варианты әлегә бездә генә.

Хәзер суд бинасының икенче катында зур стенд тора. Анда суд белән бәйле чорларны, дәверләрне, гомумән, тулы бер гасырны колачлаган музей материаллары урнаштырдык. Хәтта, 1944нче елгы статистика да бар. Килгән кеше аларга игътибар итми калмый. Мәктәп укучылары бездә еш кунак. Аларга лекцияләр укыйбыз. Суд залында булып, судья урынына утырып карагач, әлеге һөнәр иясе буласылары килә. Кыскасы, кызыклы бездә. Киләчәктә музейны экспонатлар белән тагын да тулыландырырга уйлыйбыз. Суд тарихына багышланган китап чыгару теләге дә юк түгел. Мактанып әйтүем түгел, берәр эшкә тотынсам, аны җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Тик әлбәттә, җитәкчелек һәм гаиләмнең ярдәм итүе бик кирәк.

Рамил Бикмиевка 36 яшь. Казанда туган. Шәһәр баласы булса да татар телендә камил аралаша. 9нчы сыйныфны тәмамлауга төзелеш техникумында бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Соңыннан читтән торып юридик белем ала.

Изображение удалено.Изображение удалено.– Техникум тәмамлагач, эш эзләп Совет районы биржасына исәпкә бастым, – дип искә алды Рамил әфәнде. – Алар судка экспедитор (суд документларын ташучы) булып барырга тәкъдим итте. Эшләгәндә югары уку йортына кердем. Озак та үтмәде, суд сәркатибе, аннан суд утырышы сәркатибе, судья ярдәмчесе, судья рәисе ярдәмчесе булып эшләдем, 2013нче елдан Русия Президенты указы нигезендә судья итеп билгеләделәр. Барына да үз көчем белән ирештем. Гаиләбездә юристлар юк, әтием Габтераүф тракторчы, әнием Сылубикә маляр.

Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләнең миңа шундый дәрәҗә насыйп итүен язмыш бүләге дип саныйм. Эшемне бик яратып башкарам. Алга таба да исән-сау хезмәт куярга язсын! – ди ул.

Эльмира СӘЛАХОВА

Комментарии