Казан үзәгенә кертелмәгән активистлар президент атамасын шәһәр читендә яклады

19нчы декабрьдә Казан үзәгеннән шактый читтә, елга портына бару юлында кала торган Кәрим Тинчурин урамы тукталышы кырында пикет үтте. Анда катнашкан егермеләп кеше Татарстанда президент атамасын һәм Айдар Хәлимне яклап чыгыш ясады.

Пикет таләпләре белән 60-70ләп казанлы һәм Казан кунагы танышкандыр. Пикет барышында БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевка мөрәҗәгать иттек.

– Фәрит әфәнде, ничек уйлыйсыз, әлеге чараның бераз булса да файдасы булырмы?

– Файдасы, әлбәттә, булыр. Чөнки Президент Путин 2014нче елның сентябрендә үк, бу мәсьәләне Татарстан халкы үзе хәл итәргә тиеш, дип белдерде. Быелның 17нче декабрендә шушы ук сүзләрен кабатлады. Әмма безнең парламент чын парламент була алуын күрсәтә алмады. Елдан артык вакыт эчендә нинди дә булса карар кабул итмәде. Менә алга таба нинди эшләр майтарырлар, нинди гамәлләр кылырлар, карарбыз инде.

– Казан, Чаллы яки башка шәһәрләрдә узган сәясиме, иҗтимагыймы чараларда, урамнарга каршылык чараларына чыгарга рөхсәт алган кешеләр янында соңгы елларда төрле дәрәҗәдәге депутатлар, гомумән, күренми башлады. Сәбәбе нидә икән?

– Дөресен әйткәндә, Татарстан парламенты инде ул чын парламент түгел. Ул – сәяси мәет. Чөнки әле әйтелгән мәсьәлә буенча минем бер депутаттан бер сүз, бер фикер ишеткәнем юк. Ә бит президент атамасына һөҗүм 2010нчы елда ук башланды. Шушы биш ел эчендә парламентта бер кыймылдау да булмады. Татарстан депутатларының атама буенча төрле мөмкинлекләре бар иде. Шуларның берсе – Татарстанда референдум уздыру турында карар кабул итү булгандыр. Путин сүзләренә нигезләнеп, парламентның үз карарын кабул итү мөмкинлеге дә бар иде. Бу да эшләнмәде. Татарстанда президент атамасын саклауда хокукый нигез салынмады. Алдагы утырышларында парламент моны күтәрерме? Сүзен әйтерме? Яки хәзерге кебек иҗтимагый-сәяси тормыш үз юнәлеше белән, парламент үз тормышы белән яшәп ятармы?

– Бар иде заманалар, Татарстан парламенты каршында пикетлар, митинглар уздырылды. Менә бүген күренгәнчә, сәяси чаралар өчен бирелә торган урыннар үзәктән ераклаша бара шикелле?

– Шушы чараны уздыру буенча язылган кырыктан артык гаризабызга рөхсәт бирелмәде. Явыз Иван кайчандыр Казандагы татарны Болакның теге ягына куып чыгарган. Әмма болар Грозныйдан да катырак кыланалар. Безгә Камал театры янында пикет уздырырга рөхсәт юк. Ә Камал ягы Болакның татар ягында. Хәзер инде гел Казанның кырына кудылар.

Пикетка чыгуыбызның тагын бер сәбәбе бар. Без биредә язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимне дә яклыйбыз. Аңа карата ачылган җинаять эшен канунсыз, нигезсез дип белдерәбез. Янәсе ул 2014нче елдагы урам җыенында нәрсәдер әйткән. Аның ни әйткәнен дә белмибез. Чөнки аның тексты беркайда да юк. Ә менә бер ел вакыт узгач җинаять эшләре ачу бик сәер тоела. Кеше нәрсәнедер бозган икән, аны вакытында әйтергә, күрсәтергә кирәк. Бер елдан соң эш ачалар. Ул нахакка эзәрлекләнә һәм бу эш кичекмәстән туктатылырга да тиеш.

Шушында ук БТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт фикерләрен дә белештек.

– Галишан әфәнде, бу чара нинди дә булса нәтиҗә бирерме?

– Мин бүген урамга чыгуның файдасы зур булыр дип әйтә алмыйм. Ләкин Татарстанда әлегә халыкның ватандашлык оешмаларын үтереп бетермәделәр. Без әле һаман да бар. Чөнки БТИҮгә булган даими һөҗүмнәр ул Татарстан халкының җәмәгать оешмаларын юкка чыгару максаты белән оештырыла.

«Коммерсант» газетасы язуынча, бу көннәрдә 60тан артык фәнни һәм иҗади интеллигенция вәкиле имзалаган мөрәҗәгать Татарстан Президентына һәм Дәүләт шурасына юлланган. Хатны имзалаучылар Айдар Хәлимгә карата ачылган җинаять эшен ябуны һәм аны эзәрлекләүне туктатуны таләп итә.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Путин киявеме?

РБК басмасы 33 яшьлек эшмәкәр Кирилл Шамаловның бизнесын тикшерде. Reuters мәгълүматына күрә, Шамалов Русия Президенты Владимир Путинның кызы булырга мөмкин Катерина Тихонованың ире. Reuters Шамалов һәм Тихонова ике миллиард долларлык холдинглар хуҗасы, аның иң зур күләмен «Сибур» ширкәте акцияләре тәшкил итә, дип яза.

РБК белдерүенчә, Шамалов 2008нче елда 26 яшендә «Сибур» холдингы вице-президенты булган. 2014нче елда ул «Сибур»ның иң күп акцияләрен үзендә туплаган. Шамалов бу эштә аңа әтисе ярдәм иткәнен кире кага, дип яза РБК.

Кирилл Шамаловның әтисе Николай 2011нче елда Forbesның иң бай бизнесменнар исемлегенә керде, ә 2014нче елда Европа берлегенең чикләүләр исемлегенә эләкте. Чөнки, басма язуынча, Николай Шамалов Путинның якыннары рәтенә керә һәм «Озеро» дача кооперативын оештыручыларның берсе булып тора.

17нче декабрьдә Sinopec кытай ширкәте «Сибур» холдингының 10 процентын алды. Бу алыш-биреш эшендә Кирилл Шамалов та катнаша.

Атнакич көнне Reuters агентлыгы бу чараны күрүчеләргә сылтама белән 2013нче елның февралендә Кирилл Шамалов белән Екатерина Тихонованың туе булды, дип язды. Ул бик көчле сак астында, яшертен рәвештә Петербургтан ерак булмаган «Игора» чаңгыда йөрү курортында үткән, диелә.

Атнакич матбугат очрашуында Путин Катерина Тихонованың аның кызы булу-булмау турындагы сораудан качты.

Төркия белән элемтәләр чикләнә

Мәскәү Төркияне дошман итеп күрә башлагач, Русиядәге төрки телле халыкларга Инстанбулда уза торган TürkVizyon бәйгесендә катнашу тыелды.

Русия Президенты Владимир Путин Русия белән Төркия арасында мөнәсәбәтләрне дәүләтара дәрәҗәдә җайлау перспективаларын күрми, әмма гуманитар өлкәдә чыгармалар булырга мөмкин, ди.

«Төрки телле халыкларга килгәндә, әлбәттә, безгә этник яктан якын булганнар белән элемтәләрне дәвам итәргә кирәк. Мин безгә якын булганнар дип әйтәм, чөнки Русиядәге төрки телле халыклар бу инде Русия өлеше халыклары. Бу мәгънәдә төрек халкы да, башка төрки халыклар да безнең дуслар иде һәм шулай булып калачак. Без, әлбәттә, алар белән элемтәләрне дәвам итәчәкбез һәм дәвам итәргә тиеш.

Хәзерге Төркия җитәкчелеге белән уртак тел табу бик авыр, хәтта мөмкин дә түгел… Шуңа дәүләтара дәрәҗәдә мин мөнәсәбәтләрне җайга салу перспективаларын күрмим. Ә гуманитар өлкәдә, әлбәттә… әмма монда да проблемалар бар. Без икътисадта һәм башка өлкәдә чикләүләр кулланырга мәҗбүрбез, мисал өчен бу туризм белән бәйле», – диде Путин.

Чик бозган өчен СУ-24 очкычы бәреп төшерелеп, Мәскәү Төркияне дошман итеп күрә башлагач, Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның ТӨРКСОЙ белән араларны өзәргә дигән фәрманын үтәп Башкортстан, Саха, Тыва һәм Хакасия TürkVizyon бәйгесендә катнашмаячакларын белдереп, шунда ук оештыручыларга хәбәр иткән иде. Соңрак моңа Татарстан да кушылды. Төркиянең Истанбул шәһәрендә балалар арасында 15нче декабрьдә узган TürkVizyon бәйгесендә Русиядән катнашучы булмады.

Төбәкләр русофобиядә гаепләнә

Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин «төбәкләрдә русофобия чәчәк ата» дип белдерде. Әлеге белдерү Татарстанның урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясенә ризасызлык белдерүеннән соң ясалды.

Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркинның «Известия» басмасында чыккан фикерләре төбәкләрдә булып яткан хәлләрнең Мәскәүгә ошамаганына бер дәлил була ала. «Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла», дигәндәй, Маркин үзенең туган Чиләбе өлкәсен мисал итеп китерә. Тикшерү комитеты вәкиле «русофобия белән чирләгән» төбәкләрне СПИД белән авырган кешегә тиңли.

«СПИД – котылгысыз үлемгә китергән дәваланмый торган чир. Авыртуны киметә, яшәргә ярдәм итә торган дарулар эчеп, гомерне озайтып булса да, аның ахыры билгеле – үз-үзен эчтән җимереп рисвай булып үлеп китү», ди Маркин.

Русофобиянең ул көнчелектән чыгуын әйтә. Акчага түгел, ә рухи кыйммәтләрдән көнләшүдән чыккан әйбер ул, ди. Маркин мәгълүмат чараларын тәнкыйтьли. Илдәге бөтен негатив күренешләргә журналистлар гаепле булып чыга. Алар «позитивка, хәлләрнең яхшыруга таба баруына кечкенә генә адымнарны яктыртасы урынга тискәре күренешләргә туктала», ди Маркин. Үзе ул мәкалә башында ук «спорттан кала башка төрле күңелле яңалыкларны эзлисе була, алар күренми», ди.

Маркинның төбәкләрне русофобиядә гаепләве Татарстан Дәүләт Шурасында урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясенә ризасызлык белдерүеннән соң чыкты. 15нче декабрьдә Татарстан парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышында рус телен һәм рус әдәбиятын укыту концепциясе өлгесе турында фикер алыштылар. Анда катнашканнарның барысы да бер тавыштан бакчада һәм мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшләрен урысча гына итеп калдыру «куркыныч» дип бәяләде.

Русия мәгариф министры Дмитрий Ливанов, 2016нчы елның 1нче сентябреннән әлеге концепция буенча, укучылар урыс телен, әдәбиятын яңа кагыйдәләр нигезендә укырга тиеш, дип белдергән иде. Татарстан парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русия Думасы спикеры Сергей Нарышкинга хат юллаган. Анда төбәкләрнең ихтыяҗларын исәпкә алу соралган.

Утырышта депутат һәм «Яңа гасыр» телерадиоширкәте генераль директоры Илшат Әминов концепцияне «милли мәгарифне юк итү омтылышы» дип бәяләде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, «аның авторлары төбәкләрдәге тормышны аңламый, күрәсең», диде һәм мондый гаделсезлекнең яңадан урамнарга меңләгән кешене чыгара алуы турында кисәтте.

Мәскәү исә төбәкләр тормышын үзенчә аңлый. Маркинның белдерүе моңа чираттагы мисал була ала.

«Җитәкче беркайчан да җаваплылыктан качарга, үз белдеге белән карарлар кабул итәргә, гади халык тормышыннан ераклашырга тиеш түгел», дигән иде Путин.

Телевизорга ышанучылар кимегән

Телевизорны күбрәк Русия хакимияте гамәлләре белән риза булмаучылар, интернет кулланучылар, югары белемлеләр карамый.

«Левада үзәге» уздырган сораштыруга күрә, узган елның марты белән чагыштырганда мәгълүмат чыганагы буларак телевизорга ышанучы русиялеләр саны 9%ка кимегән. «Ил һәм дөньядагы яңалыкларны» телевизордан белүчеләр саны 5%ка төшкән. 2014нче елның мартында алар 90% иде.

Шулай ук сораштыру күрсәткәнчә, яңалыкларны газеталардан укучылар саны 19%тан 13%ка, радиодан тыңлаучылар 18%тан 13%ка, журнал укучылар 5%тан 2%ка кадәр төшкән. Традицион мәгълүмат чараларына караганда халык «аннан-моннан» ишеткән хәбәрләргә күбрәк ышана. Аларның саны – 24%. Бу хакта үзәк мәгълүматларына таянып, «Коммерсант» яза.

Аналитик үзәк белгече Алексей Левинсон телевизорны карамаучыларның күбрәге Русия хакимияте сәясәте белән килешмәүчеләр, интернет кулланучылар, югары белемлеләр һәм статуслары уртачадан югарырак булган кулланучылар дип әйтә.

Яңа милли мәгариф концепциясе урыслашудан коткара алырмы?

Федераль үзәк бердәм русияле ясау, урыс теленә генә өстенлек бирү сәясәте алып барганда, Татарстан җитәкчелеге республикадагы үзенчәлекне саклап калырга тырыша. Бу республиканың моңа кадәр кабул ителгән аерым программаларында, үсеш стратегияләрендә чагылыш таба.

«Азатлык» радиосы Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов белән 2030нчы елга кадәр тәгаенләнгән Татарстанның үсеш стратегиясендә милли мәгарифкә никадәр игътибар биреләчәге һәм кабул ителәчәк концепциянең нечкәлекләре, татар мәгарифенең бүгенге хәле турында сөйләште.

– Илдар әфәнде, Татарстанның 2030нчы елга кадәр булган үсеш стратегиясендә мәгарифтә дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру өчен республикада 2015-30нчы елларга тәгаенләнгән милли мәгариф үсеше системасы концепциясен әзерләү һәм аны тормышка ашыру турында әйтелә. Татар мәгарифен саклау Концепциядә нинди урын алачак?

– Стратегиядәге милли мәгариф концепциясе моңа кадәр бөтен казанышларны исәпкә алып эшләнде. Билгеле булганча, 1990нчы елларда милли мәгариф шушы концепция нигезендә үсеш кичерде. Ә инде 1995-96нчы елларда үзгәрешләр кертелде, әмма эшләр стратегик документка нигезләнеп оештырылды. Ул вакытта бу концепция суверенитет яулаган Татарстанның аерым милли мәгариф концепциясе буларак әзерләнде. Аерым республиканың милли мәгариф системасы буларак яшәде. Аннан соң Русиядә кануннар үзгәрде, мәгариф системасы федераль үзәк таләпләренә туры китерелде.

Тормышка ашкан эшләр шактый. Беренчедән, республикада уку йортлары челтәре булдырылды. Бөтен мәгариф оешмалары өчен милли мәгариф системасында эшләргә лаеклы кадрлар әзерләнде, татар теле укытучылары, тәрбиячеләре белән тәэмин ителде. Укытуда методик әсбаплар, дәреслекләр булдырылды. Бу да – зур эш.

Федераль үзәкнең дәреслекләр исемлегендә татар, якут һәм хакасларның гына китаплары бар. Ягъни без дәреслекләр яза алабыз, экспертиза узып федераль исемлеккә керә алабыз дигән сүз.

– Милли мәгариф концепциясе​н финанслау нинди булачак?

– Бу турыда мәгълүмат юк. Стратегия кабул ителгән икән, аны тормышка ашыру өчен финанслар да булыр дип ышанабыз.

– Республикада милли мәгариф системасы мөһим, ул сакланырга, үсәргә тиеш дип сөйләнгәндә чынбарлыкта аның юкка чыгып баруы күзәтелә. Менә быелгы ике очракны гына алыйк. Казан федераль университетында, финанслау булмаганга, математика укытучылары әзерләүче татар төркеме ябылды. Элекке елларда татар журналистларын әзерләүгә дә аерым урыннар бирелә иде, быел абитуриентлар гомум төркемгә, гомум таләпләр нигезендә кабул ителде. Аерым «татар тарихы» белгечлеге дә юк. Милли кадрлар әзерләнмәсә, милли мәгариф концепциясенең кадере шул кадәр генә булыр бит?

– Концепция үзәгендә кадрларны әзерләү тора. Кадрлар булса һәм алар милли мәгарифне үстерерлек көчле булса, алга китеш булачак. Милли мәгарифкә кадрларны әзерләү – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу концепциядә урын алачак.

Татар телендә математика укытучылары әзерләү турында КФУ җитәкчелеге белән сөйләшүләр бара, киңәшәбез. Университетларга максатчан кабул итү бар. Менә бу ысул милли кадрларны әзерләүдә дә кулланылачак. Кайсы мәктәпнең нинди укытучыга ихтыяҗы бар икән, кайсы фән мөгаллимнәре кирәк, шул өлкә буенча кадрларны әзерләү оештырылачак. Кызыктыру чарасы буларак Татарстан Министрлар кабинеты карары да бар. Аның нигезендә максатчан кабул итү нигезендә белем алучы студентларга стипендия түләү каралган. Әлегә бу документ килешү уза.

– 2030нчы елга кадәр булган социаль-икътисади стратегиядә Русия төбәкләрендә татарлар тупланып яшәгән урыннарда татар телен һәм мәдәниятен үстерү турында да язылган. Кызганычка, һәрдаим әле бер төбәктә, әле икенчесендә татар мәктәбен ябуга каршы көрәш турында ишетелеп тора.

– Концепциядә төбәкләр белән хезмәттәшлек каралган. Хәзерге көндә татарлар күпләп яшәгән 24 субъектта 1189 татар мәктәбе, 50гә якын якшәмбе татар мәктәбе бар. Аларның эшчәнлекләрендә катнашырга һәрвакыт әзербез.

Әмма аңларга кирәк: мәктәпләр системасы субъектлар эшчәнлегенә бәйле, без турыдан-туры аларның эшләренә тыкшына алмыйбыз. Татарстан Конституциясе нигезендә без ул төбәкләр белән килешүләр төзибез. Хөкүмәтнең 75 төбәге белән килешүе бар, безнең министрлык 29 төбәк, 4 чит ил белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаган.

Узган ел 3 млн сумга 12 меңгә якын китап таратылды. Быел 18 меңгә якын китап бастырып юллау өчен 5 млн сум акча тотылды. Әмма мәктәпләрне китап белән тәэмин итү – субъектлар эше. 54 китабыбыз федераль исемлектә бар, теләсә кайсы төбәк шушы дәреслекләрне сатып алып мәктәпкә тарата ала. Җитмәгәндә Татарстан булыша, дип аңлатабыз, тик әлегә бу эшне башкарган төбәк юк.

Татар мәктәпләренең ябылуы турында мөрәҗәгать итмәсәләр дә, вазгыятьне беләбез. Кызганыч, безнең министрлыкның бөтен мөрәҗәгатьләрен дә исәпкә алалар дип әйтә алмыйбыз.

Оренбургның берничә авылы шундый хәлдә калды. Төбәкләрдә вазгыять тә, сәясәт тә төрле. Мәсәлән, Удмуртиядә губернатор татар баласы телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнергә тели икән, шартлар булырга тиеш дигән максат куйды.

Министрлык булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша. Әмма төбәкләрдәге, авыллардагы кешеләр дә актив булырга тиеш. Төбәкләрдә яшәүче татарлар килмешәк халык түгел. Аның үз телендә белем алырга хокукы бар. Бездән генә көтеп утыру да, бәлки, дөрес түгелдер, әмма без ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

– Мәктәпләрдә 9нчы сыйныфтан соң татар теленнән бердәм республика тесты бирүе гадәткә керде. Бу тест бирү татар телен өйрәнүгә уңай караш тудыруга этәрде, дип исәплисезме?

– 11нче сыйныфтан соң да татар теленнән БДИны бирә алалар, бирүчеләр бар, ләкин бу чыгарылыш имтиханнарын милли телләрдә тапшыру юк. 9нчыдан соң андый мөмкинлек бар. Укучы кайсы фәнне сайлый, аны татар телендә тапшыра ала. Сигез фәннән ОГЭ (төп дәүләт имтиханы) биремнәре татарчага тәрҗемә ителде. Татар теленнән тестка килгәндә, барлык бала татар теленнән тест уза. Кызыксыну артты, әмма абруй үсте, дип әйтә алмыйм. Имтихан булсынмы ул, тест булсынмы – аңа куанган кешене күргән юк, чөнки бу барыбер сынау бит, аңа җитди карыйсың.

– Республикада барлыгы 39 татар гимназиясе бар. Аларның барсында да урыс теле һәм әдәбиятыннан кала башка фәннәр татарча укытыламы? Укучыларның, укытучыларның үзара сөйләшүләре кайсы телдә? Дәрестән тыш чаралар кайсы телдә оештырыла? Сез андагы чын вазгыятьне беләсезме?

– Беләбез, күзәтәбез. Күзәтәбез генә түгел, гимназияләр белән тыгыз элемтә урнаштырылган. Татар гимназияләренең иң мөһим күрсәткечләре – ул ана телендә белем һәм тәрбия бирү. БДИны урыс телендә генә тапшыру стандарты бар, ә бу безгә югары сыйныфларда балаларны урыс телендә укытуны мәҗбүр итә. Ата-аналар да – прагматик, баласының татар телендә генә укуына каршы. Беренче сыйныфка биргәндә үк БДИны уйлый.

– Казанда татар элитасын тәрбияләүче көчле уку йорты турында сүз бүтән куертылмый, ул онытылдымы?

– Тукталмады ул эш, кичектерелде генә, хәзергә төп игътибарыбыз 39 татар гимназиясенә бирелә. Аларны саклау, үстерү мөһим. Күләм түгел, сыйфатны уйларга тиешбез.

– Республикада татар теленә ихтыяҗны тагын да арттыру өчен конкрет тагын нинди чаралар күрергә кирәк дип исәплисез?

– Беренчедән, күбесе үзебездән тора дип ышанам. Җитәкчелек тарафыннан бөтен шартлар да тудырылган. Кануннар да күп мөмкинлекләр бирә. Чын мәгънәсендә эшне оештыра алсак, татар телен үстерүгә ирешә алыр идек. Тик бу очракта кешеләрнең дә эш процессында катнашуы кирәк. Халыкның теләктәшлеге дә мөһим.

Балага кечкенәдән үк татар теленә ихтирам белән ярату салынмый икән, балалар бакчасы белән мәктәп кенә бу эшне ерып чыга алмый. Татар теле миңа нинди файда китерә дип, 11 елдан соң гына бирелә торган БДИдан куркып, урыс теленә күчеп, татар телен читкә этәрү кирәкми. Мондый мөнәсәбәт милли барлыгыбызга, телебезгә, тарихыбызга хилафлык китерә.

Римма ӘБДРӘШИТОВА.

Комментарии