Онытылмас бер телем ипи

1953 еллар. Авылдан 25-30 километрераклыктагы районга урта белем алу өчен укырга барам. Юлда көне буе җәяү барсаң да, бер машина юк… Кесәдә дә бер тиен акча юк инде. Кулда әни төйнәгән ипи, май. Өйгә аена бер мәртәбә генә кайтып килергә туры килә, яшәп тору өчен торакта да урын җитми.

Үз йортлары белән яшәүче бер гаиләгә бәләкәй балаларын карап тору өчен дип яшәргә кердем. Балаларны яследән алгач, йорт җирләрендә ярдәмләшәм. Хуҗа апа үзләренә бик тәмле итле ашлар, кабартып, түгәрәк калайда бодай оныннан ипи пешерә.

Беркөнне хуҗа апа ипидән ике телем кисеп, май ягып алып, эшенә китте. Ул эшенә киткәч тә, ипинең бер телемен кисеп алып ашадым… Ә апа эштә майлы ипи телемен ашамаган, алып кайткан.

Хуҗа апа мин барында киселгән телемне калган ипигә куеп карады. Туры килми бит, бер телем алынган! Бер сүз дә әйтмәде. Миңа бик читен булды. Гомерем буе шушы хәл исемнән чыкмады.

Күптән инде үзем шулай түгәрәк калайда, кабартып, ипи пешерәм, күп итеп кисеп куеп, балаларымны, танышларымны сыйлыйм, күчтәнәчкә бирәм. Ләкин теге хәл истән чыкмый. Менә бит ниләр генә үтмәде безнең баштан…

Фәнүзә Рафикова

Азнакай

Онытылмас бер телем ипи , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии