- 22.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №51 (23 декабрь)
- Рубрика: Архив
(Юмористик хикәя)
Элек кенә ул хатын-кызның чәче озын, акылы кыска, дигәннәр. Хәзер алай түгел. Чәч кистереп, чалбар киеп йөргәнгәме, акыллары озын. Тик менә милләтебез кызлары үз акылын сәяси юнәлештә кулланырга ояла.
Югыйсә болай булуы ихтимал иде. Әйтик, Горбачев белән Ельцин әле егет чагында Сабантуй карарга беренче тапкыр Казанга килде, ди. Шул чагында Рәисә, Наилә исемле кызларыбыз аларга кияүгә чыкса, без ике яшь гаиләне тимер юл вокзалында кул болгап, гармун уйнап озатып калган булыр идек. Соңыннан беләсезме нәрсә булачак иде? Дөрес әйтәсез, Михаил Сергеевич, хәләл җефете Рәисәнең изге теләгенә кушылып, Татарстаннан союздаш республика ясаячак иде. Яраткан киявебез Борис Арчаны Идел буеның үзәк шәһәре дип игълан итәчәк иде. Нишләп башка шәһәрне түгел, дип кызыксынсагыз, ачыклык кертәм: “патшабикә” Наилә Арчада туып-үскәнгә күрә. Мәркәзебез Казан Русиянең беренче башкаласы булачак иде.
Мисал өчен, акча коллекционерларын алыйк. Муеннарына татар камыты кидерсәң, безнең өчен тауларны урыныннан күчереп куя алырлык ирләр. “Во” дигән мировой мужиклар. Кызганыч, берсенең дә хатыны безнең милләттән түгел.
Шуңа күрә нигә безгә республикада Дәүләт димчелек департаменты ачмаска? Ачсак, аңа түбәндәге вазифаларны йөкләр идек:
1.“Татарстанның алтын кияве” дигән мактаулы исемне йөртү өчен, читтән кандидатлар эзләү;
2 .Вәсвәсәле чибәркәйләребез арасыннан кәләшләр сайлап алу. Җае чыккан саен аларны кирәкле юнәлештә һәм тантаналы рәвештә мәхәббәт фронтына очыру. Искәрмә: эшкә уңган, җыр-биюгә оста саф кызларыбызны читкә җибәрмәскә. Генофондыбызны саклау өчен, алар үз егетләребезгә кирәк.
Департаментта, минемчә, косметолог, диетолог, сексопатолог, кутюрье, имидж-мейкер һәм башка күп төрле һөнәр ияләре эшләргә тиеш. Гыйшык тоту серләрен белүче ак яулыклы әбиләр, ак сакаллы донжуан бабайлар да артык булмас иде. Кыскасы, бирәчәк кәләшләребез булачак кияүләребезнең күңел кырын, йөрәк түрен һәм байлыгын яулап алырлык булсын.
Шулай итсәк, безгә әллә кайлардан йөге-вагоны белән акча, мал-мөлкәт, дан-шөһрәт агылачак. Татарстан гөлбакчага әйләнәчәк. Шул чакта бил бөгеп, маңгай тиребезне сыпырып эшләп йөрүнең кирәк-хаҗәте калыр микән? Юк, минемчә. Ай саен Сабантуй уздырып, теләгәнчә ял итеп, күңел ачып кына яшәр идек.
Шуңа күрә мәртәбәле түрәләребез, мәшһүр депутатларыбыз тизрәк Департамент ачу ягын карасын иде. Чөнки азгын кризисны, явыз коррупцияне, астыртын инфляцияне башкача җиңеп булмаячак.
Котдус БАТЫРОВ.
Әлмәт шәһәре.
Комментарии