- 22.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №51 (23 декабрь)
- Рубрика: Архив
Яңа ел нәрсәдән башлана? Ябалак-ябалак кар, мандарин, “зимний” салаты… Юк ла, әлбәттә, чыршыдан!
Өйгә аның хуш исен тарату – бәйрәм төсен кертүгә иң зур адым. Ниндиләре генә юк бит чыршының?! Яшел, ал, зәңгәр, ак төсле ясалмалары, чыны… Ә кайсын сайларга? Ясалма чыршы яклы кешеләр, гадәттә, “чүбен җыясы юк”ка сылтый. Бу очракта чыгымнар да зуррак. Чөнки Казан кибетләрендә алар 300-4000 сум тора. Ике метрга якыны – 1,5 чамасы. Бер тапкыр аласың да ел саен шкаф башыннан шуны гына өстерәп төшерәсең, дигән сүз. Әле бер кибет акция үткәрә башлаган: аннан алган чыршыны бәйрәмнән соң кире китереп бирергә мөмкин икән. Ләкин кайтарылган акчага шул ук кибеттән товар аласы. Мондый чара ел саен үткәрелсә, чыршы чыгымы бер дә булмас иде…
Тик нәрсә генә әйтсәләр дә, чын агачны берни дә алыштыра алмый. Аның исенә кызыгып, өйгә бер ботагын булса да алып кайту яклы мин. Ә быел өй түрендә гадәти чыршыны түгел, зәңгәрен күрәсе килә башлады. Шуны эзләп, Мәскәү базарына киттем…
Чыршы сатучы Маринага хыялымны әйткәч, “Төрмәгә утырасым килми әле, өйдә балалар бар, зәңгәрне шуңа сатмыйбыз”, – дип кенә елмайды. Гомумән алганда, Маринаның ассортиментыннан зарланырлык түгел: кара чыршы, ак чыршы, нарат… Мари Иленнән килеп, ел саен шушында саталар икән. Ә Яңа ел агачларын махсус үстерәләр, бәяләре 200 сумнан башлана. Икешәр метрлы чыршыга кызыгучылар 1,5 меңен чыгарып сала. Агачның үзенчәлеген, ялтыравыклы тәти элгәч ничек үзгәрәчәген, җылыга керткәч энәсен кайсы якка борачагын, ак чыршы себеркесенең сәламәтлеккә файдасын, дәвалану ысулларын – Марина һәркайсын тәфсилләп сөйләде.
– Һәр агачның үз сатып алучысы бар. Берәүгә нарат ошый, кемдер чыршыны үз итә… Артык зур булмаган, 1,5-2 метрлысын алырга киңәш итәм. Өйгә алып кайткач, ярты залга ботак җәюе нигә кирәк аның?! Әле иртәдән бирле күркәлесен сорыйлар. Быел чыршылар күркәсез, ул елы-елы белән генә була. Менә ике ел рәттән бар иде, быел – юк, – диде Марина.
Чыршылар язмышы белән кызыксынуыма монда нокта куймадым. Тиздән Шәһәр яны урман хуҗалыгы директоры Харис Мусин белән дә Яңа ел агачы хакында сөйләштек.
–
Харис Гайнетдинович, бер чыршыны үстерүгә күпме вакыт һәм көч китә?
– Биш ел. Аны үстерүнең бер авырлыгы да юк, технологиясе башыннан ахырына кадәр тикшерелгән. Бүген 10 мең заказ белән килсәләр дә, “эх” та итмичә үстереп бирәбез. Яңа ел сезонында 50 меңләп чыршы китә. Бәяләре базардагыдан арзанрак: 0,5-1 метрлысы – 160, 1,1-2 – 220, 10-11 метр – 2090, 19-20 – 6160 сум… Гадәттә, эшмәкәрләргә күпләп сату белән генә шөгыльләнсәк тә, берән-сәрән сорап килүчеләрне дә кире бормыйбыз. Алырга теләгән кешегә – яшел ут!
–
Базарда бездә үскән чыршыны түгел, Мари Иленнән алып килеп саталар. Моның сәбәбе нидә?
– Мари Илендә тормыш шартлары авыррак, урманнар да күп. Шуңадырмы, алар бу яктан бик җитез.
–
Тагын зәңгәр һәм ак чыршы, нарат популяр. Аларның аермасы нәрсәдә?
– Ак чыршының исе көчле. “Кызыл китап”ка кертелгәнлектән, аны ТРда кисү тыелган. Шуңа да карамастан быел күпләп утырттык әле. Киләчәктә бәйрәм агачларының бөтенесен дә ак чыршыга әйләндерү теләге бар. Нарат ылысын коймый, шул сыйфаты белән алдыра. Ә зәңгәр чыршыны кисеп сатарга жәллибез. Шулай да теләгән кеше тартмага утыртылган килеш, тамыры-ние белән алырга мөмкин. Бәясе – 3-5 мең сум. Анысын хәтта өйдә дә үстереп була.
–
Үзегез Яңа елга өйгә нинди чыршы кую яклы?
– Чын агач, әлбәттә, күпкә матуррак, исе генә ни тора! Аннары, ясалмалары синтетикадан эшләнгән, нинди генә янгыннар чыкмый алар аркасында. Ә чын чыршы – балалар өчен дә тәрбия чарасы, табигать белән дә араны якынайта. Шәһәр баласы болай да урман күрмичә, асфальтта уйнап үсә ич.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Комментарии