- 22.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №51 (23 декабрь)
- Рубрика: Архив
Узган шимбәдә Казанда “Татнет йолдызлары”н бүләкләделәр. 2003 елдан уздырылучы әлеге бәйге интернетта татар телендәге яисә русча булып та, халкыбызны яклаучы сайтларны ачыклый. Быел татар сәхифәләре дүрт номинациядә күрсәтелгән иде. “Туган тел” дигәнендә җиңүчеләр исемлегендә “Безнең гәҗит”нең beznen.ru сайты да бар. Жюри өченче урын биргән, безне “Татар җырлары” һәм “Татар Википедиясе” узып киткән.
Электрон версияне бүләк алу өчен эшләмибез, җиңүчеләр исемлегенә керүебезне дә шул ук интернет-агентлыклардан укып белгән дусларыбыз шалтыратып әйтте. Бу хезмәтне күрүләре шатландыра. Газета басылган көнне үк материалларны интернетка элеп куярга тырышабыз. Моның белән укучыларыбызны югалтырбыз дип тә курыкмыйбыз – язылырга мөмкинлеге булмаган кешеләр сайтка керсен, укысын. Электрон сәхифә кулга алып укырлык газетаны барыбер алмаштыра алмаячак. “Татнет йолдызлары” конкурсында җиңгән башка сайтларның да хуҗаларын котлыйбыз. Ә инде даими кунакларыбыз безгә керсен, укысын, форумда фикерләр калдырсын. Яңа елдан соң электрон версия тышкы бизәләшен дә үзгәртәчәк, анда яңа сәхифәләр булдырылачак. Аерым алганда, баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов үз блогын ачып җибәрмәкче. Борчыган вакыйга-хәбәрләргә көнендә комментарийлар биреп барырга ниятебез. Кыскасы, “Безнең гәҗит”тән дә, beznen.ruдан да аерылмагыз, җәмәгать!
Иске машинаны – 50 мең сумга
Бу программа алдан сөйләнгәнчә, гыйнвардан түгел, февраль аеннан эшли башлаячак, дип хәбәр итә “РИА Новости”. Бюджетта аңа акча билгеләнгән инде. Әлегә сүз җиңел машиналар турында гына бара. 10 елдан “өлкәнрәк”ләрен утильгә тапшырганда, дәүләт яңа машина алганда файдалану өчен 50 мең сумлык сертификат бирә. Тик аның хуҗа кулында кимендә бер ел булуы зарур. Һәм ул яңа машинаның Русиядә җитештерелгәнен яки җыелганын гына сатып ала ала. Дөрес, беренче вакытта бу программада бөтен төбәкләр дә эшләмәячәк. Әмма исемлектә Татарстан да бар. Димәк, иске машиналарны утильләштерергә әзерләнә торсак та ярый.
Шәймиев китми, диләр
“Регнум” хәбәренә караганда, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чираттагы тапкыр Президент булып калачак. Агентлык моны Мәскәүдәге сәяси элитадагы аноним чыганагына таянып игълан итә. Минтимер Шәймиев бүген Русия җитәкчелеген тулысынча канәгатьләндерә, диелә әлеге хәбәрдә.
Быел июнь аенда Минтимер Шәймиев “Reuters” агентлыгына бу посттан китәчәген, инде ял итәргә вакыт җиткәнен белдергән иде. Ләкин шул вакытта ук инде бу белдерүгә шикләнеп караучылар күп булды. Алар Татарстан лидеры алышынуына ышанмый.
Татарстан Президентының беренче срогы 1991 елның июнендә башланды. Аннан соң ул тагын ике тапкыр Президент итеп сайланды. Ә фактта ул республика белән җитәкчелекне 1989 елдан КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре буларак башлаган иде. Ул чагында Шәймиев Гомәр Усмановны алыштырды. 20 гыйнварда Минтимер Шәймиевкә 73 яшь тула.
Хиддинг иң бае
“РИА Новости” хәбәренә караганда, Русия футбол командасы баш тренеры Гусс Хиддинг елга 7 миллион евро хезмәт хакы ала икән. Бу салымсыз, чиста акча. Ә тиешле салымнарны Русия үзе түли. Тренер белән контракт 2010 елның җәенә кадәр төзелгән. Ул дөнья командалары арасында иң кыйммәтле тренер икән. Хиддингны бары Англия җыелма командасын өйрәтүче Фабио Капелло гына уздыра. Аның хезмәт хакы 8,8 миллион евро. Русиядә үтерелгән журналистлар саны арта
Журналистларны саклау шурасы 2009 елда 68 журналистның үз эшен башкарган вакытта вафат булуын әйтте. Шура хисабында 2008 ел белән чагыштырганда быел үлгән журналистлар саны 60%ка артуы күзәтелә.
Үтерелгән журналистларның күбесе газеталарда эшли. Русия журналистлар берлеге мәгълүматларына караганда, каләм ияләре үтерелүе белән бәйле җинаятьләр күп очракта ахыргача ачылмый кала һәм гаеплеләр җаваплылыкка тартылмый.
Армия корбаны истәлегенә концерт
Моннан 3 ел элек Чистай егете Раил Бикмөхәммәтов фаҗигасе бөтен Русияне шаулаткан иде. Бу хакта “Безнең гәҗит” беренчеләрдән булып сөйләде: 18 яшьлек Татарстан егете асылынган килеш табыла. Раил Бикмөхәммәтов мәетен алып кайтучылар аны вокзал перронында ташлап качты. Тикшерү эшләре егетнең бик нык мәсхәрәләнүен, кыерсытылуын исбатлый. Җинаятьчеләр хөкем ителде.
Казан хокук яклау үзәге хәбәр иткәнчә, мәрхүмнең әнисе улы истәлегенә концертлар оештыра һәм алынган акчаны балалар йорты хисабына күчерә. Күп җырлар Фидания Бикмөхәммәтова тарафыннан иҗат ителгән.
ЮХИДИ бетәсе?
Дәүләт Думасындагы “Бердәм Русия” фиркасе көтелмәгән тәкъдим белән чыкты. Алар бүгенге ЮХИДИне юкка чыгарып, аның урынына яңа федераль хезмәт оештырырга тели. Бу оешма бүген юл хәрәкәтен оештыручы алты ведомствоны алыштырырга тиеш. Ягъни юл хәрәкәтен оештыра, юл кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп тора. “Бүген юлларда хәл үзгәрми. Шул ук бөкеләр, тизлек режимын бозу, ришвәтләр дәвам итә”, – ди Думаның транспорт буенча комитеты рәисе Сергей Шишкарев. Паспортлар озын гомерле буласы
Русиядә 1 марттан чит ил паспортын куллану вакыты 10 елга озайтыла. Русиялеләргә 5 елга бирелә торган гадәти шәхес таныклыгы һәм 10 еллык биометрик паспортлар арасында сайлау мөмкинлеге бирелә.
Армиягә кемнәр бармый?
Русия Президенты Медведев армиягә бармый тору ташламасын бирүче законга үзгәрешләр кертте. 2010 елның 1 гыйнварыннан эчке эшләр органнарына, янгынга каршы көрәш дәүләт хезмәтенә, җинаять, җәза үтәү системасы оешмаларына, наркотик матдәләр әйләнешен контрольдә тотучы органга һәм таможняга урнашкан егетләр шушы хезмәт урынында эшләгән чорда армиягә алынмый.
Бурычлар элмәгендә
“Вамин” авыр хәлдә калды. ВТБ федераль банкы Татарстан авыл хуҗалыгының иң эре холдингы “Вамин Татарстан”нан 1,4 миллиард сумлык кредитын каплауны таләп итә.
– 2007 елдан бирле Татарстан холдингы банктан кредитлар җыйган. Һәм, кризис сәбәпле, бурычны кайтару буенча кыенлыклар кичергән, – дип хәбәр итә “Регнум” агентлыгы. Холдингның башка бурычлары да шактый.
Ветераннарга – фатир
Медведев ветераннарны сөендергән законга кул куйды. Әлеге закон нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысына да фатир бирелергә тиеш. Ә моңарчы ул 2005 елның 1 мартына кадәр чиратка басканнар өчен генә бирелә иде, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
Комментарии