«Без ветеран түгелме?»

Миңа Совет армиясендә, 1958 елдан алып, өч ел хезмәт итәргә туры килде. Хәрби хезмәт урыным – Чиләбе-50, «Маяк» атом электростанциясе иде. Ябык зонада хезмәт иттем, тирә-як тимер чыбык белән әйләндереп алынган. Солдатны солдат саклый иде. «Стройбат»та хезмәт иткәнгә күрә, җир казу, ватылганнарны төзәтү, төзү гел безнең өстә булды. Без шулай 7 ай дәвамында бикләнеп диярлек яттык. 7 айдан соң безне 20157 частькә урнаштырдылар, анда да эшебез җир казу булды. Көн дә матәм маршын тыңлый идек, солдатларны җирләмәгән бер генә көн дә булмагандыр, мөгаен. «Маяк» атом электростанциясенең шартлавын безгә әйтүче дә, белгертүче дә булмады. Өч ел буе шулай радиация эчендә хезмәт иттек, шартлаудан соң станция тирәсен тәртипкә китердек. Халкы башка җирләргә күчерелгән бик күп урыс авылларында эшләдек. Анда елга буйларында «Елгадан су эчмәскә! Машинага да ул суны салырга ярамый!» дигән такталар элеп куялар иде.

Хезмәт итеп, туган якларына кайткач, бик күп иптәшләрем, сәламәтлекләре какшап, бик иртә дөнья белән хушлашканнар. Алар дәүләттән бушлай дару да ала алмаган хәтта. «Маяк» станциясендә радиоактивлык, Чернобльдә булган шартлаудан 200 тапкыр көчлерәк булган диләр. Русия бөтен җирдә дә тигез бит, ә безгә исеме дә бирмәделәр! Чернобльдә 1-2 ай булганнарга да 2 миллион сум бирделәр. Бу илдә яшәве нинди хурлык! Без бит ул җирләргә үзебез теләп хезмәт итәргә китмәдек! Дәүләт җитәкчеләре нишләп безнең дә хәлне аңламый икән, ник безгә дә бернинди ярдәм күрсәтелми?

Кая гына барма, нинди генә җитәкчегә мөрәҗәгать итмә, безнең часть «Маяк» атом электростанциясенең җимерекләрен җыюда катнашмаган дип баралар. Мин интернет аша, президентыбыз В.Путинга хат язган идем, ул хат ил башлыгына кергәндер дип уйламыйм. Аны Чиләбе өлкәсенә җибәргәннәр, Чиләбедән исә миңа: «Ул частьләргә радиация кагылмаган, күбесе базларда качып калганнар. Сез хезмәт иткән часть һәлакәттән соң төзекләндерү эшләрендә катнашмаган», дигән хат килде. Әгәр дә минем яшьтәшләрем, бергә хезмәт иткән егетләр, «Маяк» шартлаган урында булмаган икән, нигә аларның күбесе хәрби хезмәт вакытында ук үлеп калган соң?! Безне Чиләбе өлкәсенә Татарстан хакимияте үзе җибәрде бит, татарларны үтерергә җибәргәннәр булып чыгамы инде? Быел «Маяк» атом электростанциясендә шартлау булганга 55 ел булды. Шул уңайдан булса да, станцияне төзекләндерүдә катнашкан, әле исән калган элеккеге солдатларга ярдәм күрсәтсеннәр иде.

Хәкимулла ШӘФИГУЛЛИН.

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы.

Редакциядән: Хәкимулла абый, сезнең сорау буенча мин Татарстан республикасы Сугыш ветераннарын һәм инвалидларын яклау оешмасына мөрәҗәгать иттем. Хатын-кыз фронтчылар һәм сугышта һәлак булучыларның гаиләләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Нәкыя ханым Корбангалина сезгә болай дип җавап бирде:

– «Маяк» атом электростанциясен төзекләндерүдә катнашучылар да, «Чернобль» атом станциясен төзекләндерүчеләрнең дә күбесе ветеран исемен ала алмады. Һаләкәттән соң документларын хәрби комиссариатка бирүчеләр ветеран исемен алды, ә күп кешегә бу исем бирелмәде. Закон тарафыннан, «ябык зона»ларда хезмәт итүчеләргә ташламалар да юк дип беләм. Хәкимулла Шәфигуллинга исә шундый киңәш бирер идем: үзегезнең 20157 частьтә хезмәт итүегезне исбатлау өчен, сезнең белән бергә хезмәт иткән, яисә сезне шул частьтә күргән кешеләрдән «Расписка» алып, мөһерләр суктырып, Хәрби комиссариатка илтергә кирәк. Бәлки, шул очракта сез үзегезнең «Маяк» атом электростациясендә шартлаудан соң төзекләндерүдә катнашуыгызны исбатлый алырсыз һәм дәүләт тарафыннан ташламалар да бирелер.

Лилия ЛОКМАНОВА әзерләде.

Комментарии