- 22.11.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №46 (23 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Психолог Рамил Гарифуллин зур түрәләрне «взяткамания» чиреннән дәвалау тәкъдимен Русия хөкүмәтенә җибәргән иде. Сәламәтлек саклау министры Татьяна Голикова әлеге тәкъдимне тикшерү өчен, белгечләрне җыеп, киңәшмә үткәрергә вәгъдә иткән.
Күз алдына китереп карагыз әле: танылган психолог Рамил Гарифуллинның Русия хөкүмәте бинасы – Ак йорттагы эш бүлмәсендә телефон шалтырый һәм аңа «ярты сәгатьтән Путин килеп җитәчәк, әзер булыгыз», дип хәбәр итәләр. Билгеләнгән вакыт узуга, Владимир Владимирович үзе дә килеп керә һәм гипноз сеансы башланып та китә. Ә ишек төбендә чират – Сердюков, Фурсенко, Скрынник, Шойгу, Селуанов һәм башка министрлар пыш-пыш кына сөйләшәләр…
«Дәваны иң өстәгеләрдән башларга кирәк. Алар бер-берсе белән нык бәйләнгән, килешеп эшлиләр. Үзләрен бик ышанычлы тотканга, ришвәткә каршы көрәш нәтиҗә бирми. Түрәләр алмаштырылмый, ә хакимиятне тотып тору кирәк. Путин сәясәте көрчеккә барып төртелгән инде. Белмим, ул бу машинаны ничек тотып торадыр. Хәзер нефтькә бик югары бәяләр булганга – алар лафада. Ә ул бетсә ни була? Взяткамания ул – йогышлы авыру кебек. Бу чирне көч куймыйча аккан нефтьтән килгән долларлар китереп чыгарган. Бу йогышлы авыру өстән аска таба тарала», ди Гарифуллин.
Психологның Ак йортта, йә булмаса Мәскәү Кремлендә эш бүлмәсе булырмы – анысы билгеле түгел. Кем белә, бәлки, Гарифуллинны Русия башкаласына чакырып-чакырып эшләтеп алырлар. Шул ук вакытта аның тәкъдимен кире кагып куярга да мөмкиннәр. Шулай да Русиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова, илдә өстә утыручы түрәләрнең взяткамания чиреннән җәфаланганын кире какмый.
«Мәгълүмат чаралары аша җавап бирде ул. Галимнәрне җыеп взяткаманияне авырулар рәтенә куеп булу-булмауны тикшерәчәкләрен әйтте. Шулай ук ул мондый дәва ысулының, теориянең дә яшәргә хокукы бар, диде» ди Гарифуллин.
Казан түрәләре шүрләгән
Әлеге тәкъдимне Гарифуллин Мәскәүгә җибәргәнче, башта Казан хакимиятенә тәкъдим иткән булган. Әмма алар дәваланырга теләмәгән. «Мин үз теләгем белән Казан хакимиятенә шалтыратып, аларның бу тәкъдимгә мөнәсәбәтләрен беләсем килде. «Безнең аның белән шөгыльләнеп торырга вакытыбыз юк», диделәр. Аннан мин профилактика өчен генә булса да очрашыйк, билгеле психолог буларак, әлеге күренеш турында сөйләрмен, дидем. Аяк терәп каршы булдылар. Шунда ук кешеләрдә шүрләү башлана.
Мәктәпләрдә алкоголизм, наркоманиягә каршы профилактикалар үткәрелә бит. Мин взяткаманиягә каршы чаралар җитәкчелектәгеләр арасында үткәрелергә, хәтта ул мәҗбүри булырга тиеш, дип саныйм. Түрәләрнең кулларында бу курсны үткәнлеккә сертификат та булырга тиеш», ди Гарифуллин.
Психолог фикеренчә, әлеге чир дүрт дәрәҗәдә булырга мөмкин. Дүртенче дәрәҗәдәгеләр инде соңгы чиккә җиткән булып исәпләнә. «Алар әниләрен буып үтереп, аның пенсия акчасын алып, рәхәтләнеп аракы эчкәннәр кебек», ди ул. Дүртенче дәрәҗәдә чирләүчеләр ил турында да уйламый, халыкның хәле белән дә кызыксынмый, башында бары тик бер генә уй – акча, акча һәм акча. Гарифуллин андыйларның җитәкчелектә бик-бик күп булуын әйтә. «Аз булсалар, ил бу хәлгә барып төртелмәс иде инде», ди.
Кашпировский, Чумаклар да дәвалап караган иде
Узган гасырның 90нчы елларында, ил байлыгын хосусыйлаштырып, түрәләр аны үзара бүлешкән чакта, бөтен Русиясенә гипноз сеанслары үткәрелгән иде инде. Кашпировский һәм Чумак заманнарында бөтен кеше эшен ташлап, дөньяның кай якка тәгәрәгән онытып, телевизор каршына өчәр литр сулар тезеп куеп, бары тик үзенең сәламәтлеге турында гына уйлады. Бала таба алмаганнар авырга узу, аяклары йөрмәгәннәр йөреп китү хыялы белән янды. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда, әлеге психологларның нәкъ икътисад тотрыксыз, ил-халык байлыгын бүлешкән вакытта экраннарга чыгуы шик тә тудыра. Моның артында гади кешеләрне миңгерәүләтү ятмады микән, дигән уйга да этәрә.
Әгәр сәламәтлек саклау министрлыгы бөтен халык та чирле, ришвәтсез кыл да кыймылдатып булмый, табиб янына барганда да кыстырып барырга кирәк, дип нәтиҗә ясап, ил халкын дәвалау өчен Гарифуллинны Кашпировский кебек зәңгәр экранга утыртса… «Ниндидер бер хезмәт күрсәткән өчен бүләк бирүнең взяткамания белән бернинди катнашы да юк. Кеше хезмәт куймыйча, көч түкмичә акча алса гына взяткамания була. Бездә табиблар бит аз ала, әгәр аларның күңелләрен күрү өчен бирәләр икән, бу акча аларның куйган хезмәтләрен хөрмәтләү булып тора. Алар дәүләт тиешенчә түләмәгәнне генә ала. Взяткамания чирендәгеләр – күп керем өстендә утыручылар. Алар аның өчен кыл да кыймылдатмый», ди Гарифуллин.
Түрәләргә акча төртелмәсә, алар түзә алмый башлый
Transparency Internationalнең коррупциягә каршы халыкара үзәгенең Мәскәү бүлеге вәкиле Иван Ниненко Гарифуллин теориясен хуплый. «Кайбер дәүләт хезмәтендәге түрәләрнең ришвәт алмаса түзәр хәле калмый, алар чирле булырга да мөмкин. Бу бәйлелектән котылсын өчен аларга, һичшиксез, психологик ярдәм күрсәтергә кирәк», ди ул. Шул ук вакытта Ниненко аларны җинаять җәзасыннан азат итәргә дә ярамый, ди. Караклыкта һәм кеше үтерүдә гаепләнүчеләргә психологик тикшерү үткәрелгән кебек, ришвәтчеләрне бу сынауга тартырга кирәклеген дә әйтә. Ришвәттә тотылган түрәләрнең бик азлары гына әлегә төрмәләрдә. «Аларны да онытып җибәрергә ярамый, дәваланмасалар, ягъни алар белән төрмәләрдәге психологлар сеанслар үткәрмәсә, чыгуга ук ришвәт алу юлларын эзли башларга мөмкиннәр», ди Гарифуллин. Шуңа күрә ул үзенең дәвалау ысулын төрмә табибларына да тәкъдим итәргә җыена.
Гарифуллин әйтүенчә, взяткамания ул наркомания, игромания һәм алкоголизм кебек үк рухи, психологик чир булып тора. Дәвалау ысуллары әлеге чирләргә охшаш, әмма катлаулырак. «Дәвалаган вакытта кешенең үзенә генә хас булган (индивидуаль) рухи кодын ачыкларга һәм шуңа тәэсир итәргә кирәк», ди ул.
Казанда дәвага дучарлар да бар
Гадәттә, ди табиб, взяткаманнар наркоманнар, кредитоманнар, алкоголиклар кебек үк, алар бик тиз күңел төшенкелегенә (депрессия) бирелергә мөмкин. Әлеге чир белән авырганга күрә, шул халәткә төшәләр, ди ул. Әле күптән түгел генә Казанда аңа 19 кеше күңел төшенкелегеннән дәваланырга килгән булган. Шуларның 11ендә әлеге чир барлыгы ачыкланган. Әмма ул аларга бу хакта әйтеп тормаган, дәвалаган гына. «Мин аларны аноним рәвештә дәваладым. Аларның кайда эшләве, кемнәрдән ришвәт алуы белән дә кызыксынмадым. Уйлавымча, алар төрле ширкәтләрне теркәүче, контрольлек итүче оешмаларда эшләргә мөмкин», ди Гарифуллин.
Русия җитәкчелеге дә илнең ришвәткә батканлыгын таный. Төрле кануннар кабул итеп, төрле чаралар үткәрүгә карамастан, кыл очы кадәр дә үзгәреш күренми, ди 25 ел дәвамында психолог булып эшләп тәҗрибә туплаган Рамил Гарифуллин.
Наил АЛАН.
Сайлаудан соң – ярык тагарак
Яңа бюджетта социаль чыгымнар бер ярым тапкыр киметелә, ә кораллануга, полициягә һәм иминлек хезмәтенә акчалар нык арттырыла. Белгечләр, тормыш начарланса, социаль киеренкелек тә туарга мөмкин, ди.
Белгечләр Русиядә Дәүләт думасы һәм президент сайлавын уздыргач, ил ярык тагарак янында калачак, дип кисәтә. Дәүләт думасы 2012-14 елларга федераль бюджет өлгесен карый. Әлеге документны өйрәнгән икътисадчыларны ул нык аптырашта калдырган. Алар фикеренчә, парламентка һәм президентны сайлаганнан соң, Русиядәге күпчелек халыкның тормыш дәрәҗәсе соңгы чиккә җитеп начарланачак, ә илнең тотрыклылык өчен дип салып куелган мая акчалары зур тизлекләр белән кими башлаячак.
Яңа бюджетта гади халык өчен әһәмияткә ия социаль тармакларга: мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык һәм мәдәнияткә акчалар, гомумән алганда, хәзерге вакыт белән чагыштырганда, бер ярым тапкыр киметеләчәк.
Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире урынбасары Евгений Гонтмахер сүзләренчә, әлеге бюджетны төзүчеләр халыкны кайчанга кадәр түзә алыр икән, дип, чыдамлыкта сыный. Сәламәтлек саклауның хәлләре инде бүген үк шәптән түгел, чөнки быел ук тиеш акчаның яртысына якыны гына бирелә. Моның шулай икәнен Русия җитәкчелеге дә кире какмый. ФБК – аудитор-консалтинг ширкәтенең стратегик анализ департаменты мөдире Игорь Николаев: «Сайлаудан соң тормыш, йомшак итеп әйткәндә, авыр булырга мөмкин», ди.
Чынлыкта, инфляция 18%тан артык
Белгечләр, Русия җитәкчелегенең тормыш ипләп кенә тотрыклана, быел инфляция 7%тан югары күтәрелмәячәк, дип белдерүенә дә ышанмый. Госкомстатның статистика фәнни тикшеренү институтының элекке мөдире Василий Симчера, Русиядә гел ялган саннар күрсәтелгәнгә, туеп эштән киткәнлеген әйтә. Ул һавадан алган саннар янына хакыйкатьне тезеп бер таблицага салган.
Җитәкчелек инфляция 6-8% дип белдерә. Ә чынлыкта, ул Русиядә 18%тан артык. Беркемгә дә сер түгел, бөтен товарлар һәм хезмәт күрсәтүгә караганда, Русиядә беренчел кирәк-яракларга бәяләр күпкә тизрәк үсә. Шуңа күрә, байлар белән чагыштырганда ярлы катлау ала торган азык-төлек, кирәк-ярак инфляциягә күбрәк дучар була. Гаилә ярлырак булган саен, алар ала торган әйберләргә бәяләр дә зур тизлектә арта. «Сайлау алдыннан гади халыкның да тормыш хәле турында кайгырткан булып пенсияләрне, хезмәт хакларын арттырырга вәгъдә итү бер әйбер, әмма алар үтәлерме – менә монысы шик тудыра», ди белгечләр.
Мая саега, ә кораллануга акча ага
Русиянең резерв фондында җыелган акчасы да саекканнан-саега бара. Әгәр 2008-2009 еллардагы кризиска кадәр фондта 4,6 триллион сум акча булса, бүгенгә маяда 800 миллиардка якыны гына калган. Дөнья базарында нефть һәм газга бәяләр төшә башласа, яңа бюджетка салынган күрсәткечләр белән илдә тормыш алып барырга бөтенләй мөмкин булмаячак, ди белгечләр.
Сайлаудан соң Русиядә халык тормышына артык игътибар бирелмәячәге көн кебек ачык, әмма шул ук вакытта яңа бюджетта саклану, иминлек һәм хокук саклау эшчәнлегенә акчалар мулдан салынган. 2011 елда әлеге чыгымнарга бюджетның 27%ты бирелсә, 2014 елда аны 40%тан да арттырырга җыеналар.
«Кораллануга дип бирелгән акчалар урлана, икенчедән, көткән нәтиҗә бирми. Русиянең саклану комплексы – бюджеттан күп акчалар суырып ята торган төпсез кое кебек», ди Гонтмахер. «ТБК Капитал» ширкәте аналитигы Сергей Карыхалин әйтүенчә, саклану бюджетының күп өлеше хәрби сер булганлыктан, аны контроль итү дә мөмкин түгел. Карыхалин, әлеге акчаларның дөрес тотылмаганлыгын хакимиятләр үзләре дә таный, ди.
«Төпсез кое»га янә акча сорый
Хәрби җитәкчелек әлеге төпсез коега һәрдаим акча сорап тәкрарлап тора. Русия армиясенең баш идарәсе башлыгы Николай Макаров пәнҗешәмбе көнне Җәмәгать пулатында чыгыш ясаганда, ил чикләре янында атом сугышы куркынычы туарга мөмкин дип, янә акчага барып төртелде. Аның сүзләренчә, Русиянең Т-90 танклары, Израилнең «Меркава»сыннан күпкә калыша, чит илләрнең артиллерияләре дә яхшырак. Шулай ук галәмдәге Русиянең хәрби иярченнәре дә 3-5 ел гына эшли. Ә чит илләрнеке 15 ел хезмәт итә. Макаров, биш тапкыр күбрәк иярченнәр чыгару кирәк, аларның берсе-берсе иң арзан дигәндә 6-8 миллиард сум тора, бу акчаларны каян алыйк соң без, ди. Русиянең кораллануга зур акчалар бирүе, хәрбиләрнең, полициянең һәм иминлек хезмәтендәгеләрнең хезмәт хакларын арттыруы тиккә түгел, мөгаен. Белгечләр әйтүенчә, әлеге яңа бюджет нәтиҗәсендә халыкның тормыш шартлары начарланып, хөкүмәткә каршылык белдереп урамнарга чыгу була калса, корал һәм куәт аларга таба юнәлергә дә мөмкин.
Татарстан коммунистлары вәгъдәләр өләшә
Дума сайлауда коммунистлар Татарстанның кайбер шәһәрләрендә 30-40% тавыш алырга исәпли. Әлеге максатларына алар хакимият партиясе тәэмин итә алмаган гаделлек, дөреслек һәм альтернатива булдырып ирешмәкче.
Халык милкен халыкка кире кайтару, массакүләм мәгълүмат чараларының бәйсезлеге, урам җыеннары ирекле уздыруны, бушлай белем бирүне булдыру. 4 декабрь сайлаулары алдыннан коммунистлар әнә шундый вәгъдәләр бирә. 16 ноябрьдә Казанда Татарстан коммунистлары матбугат вәкилләрен үз эшчәнлеге белән таныштырды.
Республикадагы бер кеше теләге дә онытылмаска тиеш, әмма төбәкләрдәге керемнәрнең күпчелеген Мәскәү үзенә ала, дип белдерә Дума депутаты, флот адмиралы Владимир Комоедов, журналистларның сорауларын җаваплап.
Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов исә, безне элеккеге коммунистлар партиясе белән чагыштырмасыннар: хәзер шәхси, дәүләт милекчелеген тигез дәрәҗәдә күрәбез, ди.
«Без сайлау программасын Советлар Берлегендәге трагедияне хәтерләп, социализмның уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен истә тотып төзедек», дип белдерде ул. Миргалимов КПРФның яңа туган көнен 1993 елның декабре дип күрсәтә. Әмма бүгенге коммунистлар – КПССның дәвамы ул, дип тә өсти. «Безнең партиядә торучыларның 32%ы дини. Алар арасында мөселманы да, христианы да, яһүдие дә бар. Партиябез төрле авырлыклар аша узды. Моны хәтерлибез. Без – XXI гасырның яңа партиясе. 30-40нчы еллардагы хаталар булды, без бу хаталарны таныйбыз», ди белдерде Миргалимов.
Коммунистлар 1996 елдагы сайлауны сагына
Сез ничә процент тавыш алуны планлаштырасыз, дигән сорауга депутатлыкка кандидат Василий Лихачев анык кына җавап бирәсе итмәсә дә, Хафиз Миргалимов бу сорауны җавапсыз калдырмады. «Әгәр дә халык 1996 елдагы кебек килеп үз тавышын бирсә, Русиядә хакимият үзгәрәчәк. Дәүләт шурасы сайлауларында кайбер шәһәрләрдә без 40-45% тавыш алуга ирешкән идек. Ә хәзер исә 30-40% тавыш ала алырбыз дип уйлыйбыз», ди ул.
Оппозиция ни эшли ала?
Хакимият партиясе вәкилләренең, коммунистлар партиясе өчен әйткән, “алар гадәттә хакимиятне генә тәнкыйтьләргә ярата, үзләренең эшләгән эшләре күренми”, дигән фикер белән Миргалимов килешми. «Безнең реаль эшебез – 75 еллык Совет хакимияте. Алар менә шул социаль казанышларны тапсыннар һәм эшләп күрсәтсеннәр башта. Бу беренчедән. Икенчедән, без бит оппозиция. Хакимият, акчалар, салымнар безнең кулда булса, моның кадәр эшсезлек, тәртипсезлек булыр идеме? Безнең кулда телефон һәм каләм генә. Аларда исә бар мөмкинлек. Алар аны эшләргә тиеш», ди Хафиз Миргалимов.
Коммунистлар хакимияткә килсә…
«Без хакимияткә килсәк, беренчедән, бар кешенең эше, җитәрлек эш хакы булачак. Хастаханәләрдә дәвалану, мәктәпләрдә, югары уку йортларында белем алу бушлай булачак.
Безнең табигый байлыкларыбыз күп, халкыбыз да тырыш. Әмма дәүләт түрәләре халык мәнфәгате өчен түгел, үз ихтыяҗлары, үз мәнфәгатьләре өчен эшли. Без исә халык мәнфәгатен кайгыртачакбыз», дип белдерә Татарстан коммунистлары лидеры.
Миргалимов, татар халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып, ниләр эшләргә вәгъдә итәсез, дигән сорауга, нефть, газ кебек табигый байлыклар халкыбыз мәнфәгатьләре өчен юнәлтелгән булачак, ди.
Милли мәсьәләләр өлкәсендә ниләр эшләнәчәк?
«Бездә милли мәсьәләләрне чишү өчен министрлык булдырылырга тиеш, ди ул. Безнең паспортларыбызга безнең нинди милләттән икәнлегебезне күрсәтеп торган графа кайтырга тиеш.
Безнең сайлау программасының төп маддәләре арасында табигый байлыклар, төп завод һәм фабрикалар халык һәм дәүләт кулында булырга тиеш, дигән маддәләр урын ала.
Әнә Норвегиядә нефть һәм газ дәүләт кулында булгач, халкының тормыш дәрәҗәсе дә иң алгы урыннарның берсендә тора. Ни өчен күпмилләтле Татарстан халкы да яхшы яшәмәскә тиеш соң? Безнең мөмкинлегебез бар бит», дип белдерде коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов.
Райнур ШАКИР.
Комментарии