Татарча укытмаган авылларга килмешәкләр килеп тула башлады

Татарча укытмаган авылларга килмешәкләр килеп тула башлады

Иж-Бубый авылының да, андагы мәгарифнең дә тарихлары гасырлар белән санала. Авылда 1781нче елда беренче мәдрәсә салына. Иж-Бубыйдагы бүгенге мәктәп шул мәдрәсәнең дәвамчысы булып тора. Бүгенге шартларда милли мәгариф юнәлешендә тарихи мәктәпнең нигезләре беркадәр какшап килә.

Иж-Бубый мәктәбендә, заманында Раиф Гәрәев директор булып эшләгән. Соңгы вакытта мәктәптә география фәнен укыта. Бубыйлар мирасын саклау оешмасында да шактый эшләр алып барырга вакыт таба.

Раиф әфәнде әйтүенчә, моннан 238 ел элек бу авылда мәдрәсә салына. Тора-бара бу искергән мәдрәсәләрне авыл сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов яңартып тора. 1875нче елда ул Иж-Бубыйда ике мәдрәсә салдыра. Малайлар мәдрәсәсен 1920нче елда сүтеп, Әгерҗегә күчереп салалар. Бина озак еллар шифаханә буларак хезмәт итә. Икенче мәдрәсә бинасын октябрь инкыйлабыннан соң мәктәп итеп үзгәртәләр, ул 2000нче елларга кадәр белем бирү учагы була. Шунысын да искәртик: совет хөкүмәте, башка бик күп җирләрдәге кебек, бу авылда совет балаларына мәктәп салып бирә алмый. Бары шушы 2000нче елларда гына, берничә гасырлар элек татар байлары салган биналарны тузу-туздыру дәрәҗәсенә җиткергәч, мәктәп салу чарасын күрәләр.

Бертуган Бубыйлар исемен йөрткән бу мәктәптә татарча, ана телендә белем бирүнең торышы белән кызыксынабыз. «Дәһшәтле сугыш елларында да Иж-Бубый мәктәбендә укытулар тукталмаган һәм татарча алып барылган. Хәзерге вазгыять шундый: мәктәп рәсми төстә татар мәктәбе санала. Әмма ана телендә укыту кимеп бара», – ди Раиф Гәрәев һәм бар мәктәпләргә дә урыслашу процессы кереп баруын искәртә. Ул пенсиягә чыкканчы укучыларга география фәнен фәкать татарча гына укыткан. Фәннәрне ана телендә укытып була, дигән фикердә тора атказанган мәгариф хезмәткәре.

Рәсми хезмәттәгеләрдән чынбарлыкны белү кыен. Һәрберсенең өстәрәк утыручы түрәсе бар. Ул түрәнең тагын түрәсе бар. Иж-Бубый мәктәбендә татарча укытуның торышы начараю ягына барамы? Шушы сорауны без мәктәпнең бүгенге директоры Равил Бәдамшинга да бирдек. «Булган кыенлыкларга да карамастан, без мәктәптә татарча укытырга тырышабыз. 1-11нче сыйныфларның барысына да татар теле дәресләре керә. Сыйныфтан тыш чаралар, барлык түгәрәкләр барысы да татар телендә алып барыла. Кайбер авырлыклар булса да, фәннәрнең күбесен татарча укытырга тырышабыз», – ди мәктәп директоры.

Нинди авырлык-кыенлыклар икән ул? Равил Бәдамшин, артык тирәнгә кермичә генә, Иж-Бубыйда урыс, удмурт милләтләреннән, катнаш никахлардан булган балаларның саны арта баруын искә алып, «булган кыенлыкларга карамастан, татарча укытырга тырышабыз» дигән икән.

Чыннан да, Татарстанда соңгы елларда татар авылларына шәһәрләрдән урыс гаиләләренең күченеп килү күренеше күзәтелә. Әлбәттә, бу татар кешеләрен яки авылын ярату белән бәйле түгел. Авыр тормышта калган урыс гаиләләре шәһәр җирләрендә ниндидер сәбәпләр аркасында фатирсыз калалар. Ә риэлтор дигәннәре андыйларга очсыз бәягә тору урыннары тәкъдим итә. Очсыз бәягә тору урыннары авыл өйләре була ала. Әлбәттә, татар авылларында. Урыс авылында әйбәт кенә яшәрлек йортлар булса, урыс кешесе шул милләттәшләре авылын сайлар иде. Әмма нигәдер авыр тормышта калучылар татар авылларына килә башлады. Шушындый вазгыять сездә күзәтеләме, дип, Иж-Бубый авыл җирлеге рәисе Раиф Ваһаповка мөрәҗәгать иттек.

Аның әйтүенчә, бүген Иж-Бубый авылында 273 йортта 736 кеше яши. Шуларның 10 проценты – урыс, 4 проценты удмурт гаиләләре икән. Әле бер ун-унбиш еллар чамасы элек кенә бу авылда татарлар гына диярлек яшәгән. Дистә ел эчендә татар авылына йөздән артык урыс һәм башка милләт вәкилләре килеп урнашуга ни сәбәпче булган? Авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов сүзләренчә, район үзәге булган Әгерҗе шәһәре Иж-Бубый авылыннан 4 чакрымда. Удмуртия башкаласы Ижау – 35 чакрымда. «Шунда яшәүчеләрнең кайберләре ниндидер тормыш баткагына эләккәч, безнеке кебек татар авылларына күченүне хуп күрәләр. Андыйлар шәһәр җирләрендә ана капиталына фатирлар ала алмагач, турыдан-туры сату итүче риэлторлар аларга авылларда очсыз бәягә йортлар тәкъдим итә. Безгә хәбәр итүче юк. Кемнәр килгәнен белми дә калабыз», – ди Раиф Ваһапов. Ул шулай ук, авылга яхшы контингент килә, дип әйтмәс идем ди.

Безнең күзәтүләр буенча, татар авылларына күченеп килүчеләр арасында үзләрен төрлечә тотучылар, шул исәптән эшләмәүчеләр, эчкечеләр дә бар. Андыйларның түләмәгән өчен утларын һәм газларын да өзәләр. Күп очракта шәһәрләрдән татар авылларына килүче башка милләт кешеләренең гаиләсендә берничә яшь бала була. Ана капиталын кулланып, башка җирдә фатир алып булмаганлыктан, очсыз бәягә авыл йортларын сатып алалар.

Тарихи татар авылы Иж-Бубый мисалында да шуны күрәбез: соңгы елларда гына да бирегә җитмештән артык урыс, утызлап удмурт кешесе күченеп килгән. Шушы хәлгә карата милли хәрәкәт активисты Тәлгать Әхмәдишин фикерләрен белештек. Аның әнисе һәм абыйсы шушы авылда гомер кичерәләр.

«Иң куркынычы — бу вазгыять дәвам итә икән, Иж-Бубый дигән авыл юкка чыгарга да мөмкин. Менә күптән түгел әнкәй белән абыем торган йортның бер ягына урыс, икенче ягына удмурт гаиләләре килеп урнашты. Һәрберсендә өчәр бала. Белештем — сатылган йортларны ана капиталына алганнар. Шушындый гаиләләрнең балалары безнең авылның татар балалар бакчаларына, татар мәктәбенә йөриләр. Авылга мондый гаиләләрнең күпләп килә башлаулары авыл халкында да борчылу уята, бу хәл татар авылларын, татар мәктәпләрен сыегайта», – ди Тәлгать Әхмәдишин.

Аның сүзләренчә, авыл хәзер инде татар телен саклаучы була алмый, чөнки биредә дә урысча укыталар. Мисал итеп, ул Әгерҗе районында иң зур булган Тирсә авылын китерде. Бу авылда 1нче сыйныфтан башлап, 11нче сыйныфка кадәр урысча укытуга күчүләрен белдерде ул. «Татар авылларында татарча гына укыту булса, урыс гаиләләре бирегә күчеп килмәс иде. Авылларыбыз тарихи йөзен югалта бара. Борчылу зур. Авыл җирлеге идарәләре авылларга башка милләт кешеләрен кертмәү турында сөйләшүләр уздырырга, ниндидер юлларын табарга тиеш», – дип саный Тәлгать Әхмәдишин. Болар өстенә, абыйсы йортына күрше булып килгән урыс гаиләсе башлыгы даими рәвештә авылда юл начарлыгына, өенә су кермәгәнлегенә зарлана, хокуклар таләп итә, гел дәгъва белдерә икән.

Шушы язма әзерләнгәндә Чаллы янындагы Тукай районы, Казан тирәсендәге Биектау, Балык Бистәсе, Балтач һәм башка районнардагы татар авылларына да урыс гаиләләренең күченеп килүләре турында мәгълүматлар килде. Әлбәттә, кешенең теләгән җирдә яшәргә хокукы бар. Әмма татар җиренә хәзер күпләр үз «уставы» белән килә. Татар авылы, татар җире гореф-гадәтләре белән яшәргә теләүчеләр булса, халык андыйларга каршы да түгелдер.

Гафиулла ГАЗИЗ

Казандагы бер урамга Путин исеме бирергә тәкъдим иттеләр

Казанда яшәүче Марат Халиков Татарстан башкаласында Владимир Путин исемендәге урам булырга тиеш дип саный. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә мөрәҗәгать язып, интернетка урнаштырган.

«Казанда Нурсолтан Назарбаев исемен йөртүче урам бар, ә безнең илебезнең чәчәк атуына шулкадәр күп көч куйган кеше исемендәге урам юк. Владимир Путин Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итәргә, Универсиада уздырырга акчалар бирде, шуның аркасында Казанның үсеше сизелерлек алга китте», – диелгән петициядә.

Автор Путин исемен хәзерге Театр урамына бирергә кирәк ди. Моны ул урамның Татарстан Хөкүмәте бинасына якын булуы белән дә, хәзерге исеме мәшһүр кешеләр белән бәйле булмавы белән дә аңлата. Театр урамы – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры белән Милли китапханә арасындагы урам. Ул кыска гына – Ленин бакчасыннан башлана да Ирек мәйданында бетә. Элегрәк Ирек мәйданы Театр мәйданы дип аталган, тарихи урамның исеме дә шуннан калган. Татарлар өчен бу урамның тагын бер әһәмияте бар: нәкъ менә шушында һәр елны 26нчы апрельдә шигырь бәйрәме үтә, чөнки Тукай һәйкәле опера һәм балет театрының Театр урамына караган ягында урнашкан.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова брифингта болай дип белдерде: «Республика халкы хупласа, бу идеяне кулланып була. Әйдәгез, карап карыйк, петициядән нәрсә килеп чыгар икән».

Әлегә петицияне 100дән артык кеше имзалаган.

Озак та үтми, change.org сайтында икенче бер петиция барлыкка килде. Ландыш Гыйззәтуллина «Казанда Путин урамы булмасын!» дип аталган петиция урнаштырды.

«Театр урамына Владимир Путин исемен бирү тәкъдиме белән төзелгән петициягә җавап итеп, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры урнашкан урамның атамасын үзгәртмәүне сорыйбыз», – диелә анда. Автор Путин идарәсе чорында «Русия икътисадының җимерелүен, пенсия реформасының уңышсызлыгын, коррупциянең моңарчы күрелмәгән масштабларын һәм аерым гаиләләрнең баюын», Путинның татар теленең дәүләт статусын юкка чыгарудагы ролен искә төшерергә чакыра һәм Татарстанның бер генә урамына да аның исемен бирмәскә кирәк, дип белдерә.

Путин исеме урынына, Казанның үзәк урамнарының берсенә Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итә.

Росстат: керемнәре ашауга һәм киемгә генә җиткән гаиләләр саны арткан

Керемнәре ашауга һәм киемгә генә җитә торган гаиләләр саны 49,4 процентка җиткән. Бу хакта, Росстат мәгълүматларына сылтама белән, РБК яза. Җиһаз яки смартфон кебек озак кулланылышлы әйберләр алырга әлеге гаиләләрнең акчалары җитми.

Былтыргы белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 0,6 процентка арткан. Озак кулланылышлы әйберләр ала алмаучылар арасында эшләмәүче пенсионерлар, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр күп.

Шулай ук машина, фатир яки дача сатып алуда финанс авырлыклары кичерүче гаиләләр өлеше дә арткан. Ел башында андыйлар 29,8 процент булса, хәзер – 32,6 процент.

Шул ук вакытта кием сатып алуда һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүдә авырлык кичерүчеләр саны 2,6 процентка кимегән һәм 14,1 процентны тәшкил иткән.

Росстатта моны уңай күренеш дип бәялиләр. Шулай итеп, аз керемле халыкның югарырак керемлеләр төркеменә күчүе күзәтелә, дип белдерәләр.

Быел апрельдә Росстат Русия гаиләләре финансына багышланган бер хисап чыгарган иде. Анда гаиләләрнең 35,4 процентының һәр ел фасылына ике пар аяк киеме алу мөмкинлеге юк, диелде. Кремльдә әлеге саннарны аңлатырга куштылар. Росстат бу тирәнтен тикшерүләрнең берсе иде, 2016нчы елдан ике пар аяк киеме алырга мөмкинлеге булган гаиләләр саны 50,3 проценттан 63,8 процентка артты, дип белдерде.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии