«Улымны армиягә җибәрергә кот очып тора»

«Улымны армиягә җибәрергә кот очып тора»

Русиядә көзге чакырылыш бара. Хокук яклаучы Герман Алеткин бүген Русия армиясендә бөтен нәрсәнең дә акчага корылганлыгын, солдатларны җәзалау очраклары булуын белдерә.

Татарстан хәрби комиссариаты көзге чакырылыш вакытында дүрт меңнән артык егетне хәрби хезмәткә җибәрергә җыена. Республикадагы баш федераль инспекторның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 15нче октябрь көнне сәгать уннан көндезге бергә кадәр хәрби хезмәткә чакыруга багышланган «кайнар элемтә» эшләде. Бу элемтә вакытында белгечләр чакырылучыларга контракт нигезендә хезмәт итү турында аңлатмалар бирә, рухи-психологик яктан да теләктәшлек күрсәтә. Тынычлык һәм хокук яклау үзәге җитәкчесе, хәрби хезмәткә чакырылучыларның һәм армиядәгеләрнең хокуклары бозылганда ярдәм итүче Герман Алеткин әлеге чараның файдасыз, исем өчен генә үткәрелгәнен искәртте.

Хокук яклаучы армиядәге мыскыллауларның, көч куллануларның, газаплауларның бүген дә барлыгын әйтә. Аның рәвеше генә үзгәргән. Элек «дедовщина» булса, хәзер ул «офицеровщина»га әйләнгән. «Хәзер офицерлар солдатларны кыйный, җәзалый, акчаларын бирүне таләп итә. Яз көне Самара өлкәсендәге хәрби бүлектән бер татарстанлы качты. Командирлары аларның гел акчаларын алып торган, электрошокер белән җәзалаган», – ди Алеткин. Владислав Пастухов атлы әлеге егет, җәзалауларга түзә алмыйча, Казанга качкан.

Алеткин бу җинаятьне дәлилләп, җәзалаган командирны җавапка тарттыра алмауларын, ә Пастуховны башка хәрби бүлеккә күчерергә булышуларын әйтә. Хокук яклаучы сүзләренчә, майлы калҗага куллары сузылган иерархия хәрби бүлектәге взвод командирыннан башлап, Саклану министрлыгындагы иң зур түрәләргә кадәр барып җиткән.

Улы армия яшенә җиткән бер ханым «Азатлык»ка Татарстандагы хәрби комиссариатта да бөтен нәрсәне дә акча хәл иткәнлеге турында сүзләр йөрүен сөйләде. Әлеге ханым республикада чыга торган газета-журналларның берсендә эшли. Исемен һәм кайда эшләвен күрсәтмәүне үтенде.

«Хәзер без армия яшенә җиткән егетләре булган ата-аналар белән аралашып торабыз, алып калсаң, ничә сумга алып калып була икәнне дә белешәбез. 150 мең сум, диләр. Кайберәүләр, 130 мең сум тирәсе кирәк булачак, дип тә әйтә. Яхшы урында хезмәт иттерәсең килсә, анысы үзе бер бәя. Аны хәрби комиссариат аша хәл итү кирәк булачак. Бер танышым, 10 мең сум түләп, улларын Түбән Камадагы Эчке эшләр министрлыгының хәрби бүлегенә җибәрә алды», – ди әлеге ханым.

Татарстан хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге хезмәткәре «Азатлык»ка үзләрендә ришвәт юк дип белдерде.

Алеткин фикеренчә, хәрби комиссариат та армия дип аталган зур системаның бер өлеше. Анда да канун бозулар, җавапсызлыклар, хәрби хезмәткә чакырылганнарны кешегә санамаулар булып тора. Шундыйларның берсе – Кукмарадан Алексей Михайлов белән булган хәл.

Быел яз көне Михайловны хәрби хезмәткә чакыралар. Хәрби комиссариаттан алып китәсе көнне аның эче авырта башлый. Комиссариат башта ашыгыч ярдәм машинасы чакырырга уйлый, ахырда кирәксенмиләр һәм Михайловтан «хастаханәгә ятудан баш тартам» дигән язу яздыралар. Ике тәүлек поездда баргач, Михайлов аңын югалта. Аның сукыр эчәге шартлаган булып чыга. Юрга һәм Кемерово хәрби госпитальләрендә аңа биш тапкыр операция ясыйлар. Хәзер ул бишенче ай инде урын өстендә ята. Чираттагы операциягә Мәскәүгә җибәрергә тиешләр.

«Саклану министрлыгы фәрманын укыгач, аның хәрби җаваплылык турындагы канунга каршы килүен күреп алдым. Хәзерге түрәләр анда утырганда, башбаштаклыклар әле бик озак дәвам итәчәк», – ди Алеткин.

Русиядәге хөкүмәт телеканаллары, армия – илнең горурлыгы, анда барысы да тәртиптә, илеңне саклау – горурлык, дип тапшырулар алып барса да, армия яшендәге улы булган журналист ханым сүзләренчә, бүген күпләр баласын хәрби хезмәткә җибәрмәү ягында. «Армия хәзер ватанпәрвәрлек хисләре белән сафларда гына йөреп кайта торган урын түгел. Балаларыбызны җибәрергә куркып торабыз. Безне бигрәк тә кайнар нокталар куркыта», – ди ана.

* * *

Тынычлык һәм хокук яклау үзәгенең телефоны: +79178573657. Хәрби хезмәткә чакырылганда һәм армиядә хокук бозу очраклары булганда, әлеге телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Наил АЛАН.

Тоткарланган мөселманнар арасында «Раян» төркеме җырчысы да бар

ФСБ Казанда махсус операция уздырып сак астына алган мөселманнар арасында җырчы Азат Адиев та бар. Ул элек «Казан егетләре» төркемендә чыгыш ясаган булса, хәзер «Раян» дуэтында җырлый.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе тоткарланган «Хизб ут-Тәхрир» оешмасының сигез тарафдарын 9нчы декабрьгә кадәр сак астында калдыру карары чыгарды. Русия иминлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе махсус операция үткәреп, 36 яшьлек Азат Адиев, 19 яшьлек Әсгать Хафизов, 40 яшьлек Альберт Вәлиуллин, 26 яшьлек Рузил Дәүләтшин, 27 яшьлек Ленар Сәгыйтов, 24 яшьлек Тимур Үзбәков, 18 яшьлек Радик Зарипов һәм 28 яшьлек Павел Хевронинны тоткарлаган иде.

Азат Адиев белән «Раян» төркеменең икенче җырчысы Вәли Фазлыйәхмәтовның элегрәк тә тоткарланганы бар иде. 2012нче елның 19нчы июлендә Казанда дин әһелләренә булган һөҗүмнәрдән соң, өйләрендә тентүләр үткәрелеп, тоткарланган мөселманнар арасында «Раян» җырчылары да булды.

Егетләргә «террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм шундый оешма эшчәнлегендә катнашу» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу маддә буенча ун елга иректән мәхрүм итү каралган.

Азат Адиевның, «Вконтакте» сәхифәсендә күрсәтелгәнчә, дүрт баласы бар.

Илдар ГАБИДУЛЛИН.

«Новороссия»дә сугышкан башкорт агае революцияне Русиягә алып кайтырга тели

Украинаның Горловка шәһәрендә ополчение ягында сугышкан Ришат Исламшин, коррупциягә баткан Русиягә дә үзгәрешләр кирәк, чын халык идарәсе Русиягә Донбасстан киләчәк, дип белдерә.

Украинада солых килешүе төзелүгә карамастан, ара-тирә атышлар дәвам итә. Анда Русиядә хәрби контракт төзеп Украина көнчыгышына җибәрелгән гаскәриләр дә, шул ук вакытта үз теләкләре белән килеп сугышучылар да бар. Башкортстаннан Ришат Исламшин – шундыйларның берсе. Ул Донбасстагы инкыйлаб идеяләрен соңрак Русиягә күчерергә тели.

Исламшин башта Русиянең Ростов өлкәсенә, Украина чигендәге 53 мең тирәсе кеше яшәгән кечкенә бер шәһәргә килеп төшә. «Мин башта килеп качакларга булышырга теләдем. Бернинди ополчениегә дә кермәдем. Башта шунда, аннары Луганск өлкәсендәге качакларга, аларның балаларына китәргә ярдәм иттем. Ополчениегә (Мәскәү яклы сепаратистларга) киемнәр китерүдә дә булыштым. Менә бер айдан артык инде мин алар белән бергә, әмма сугышта катнашмыйм. Ни генә сөйләсәм дә, минем кулым канга буялмаган. Хәлемнән килгәнчә бу вәзгыятьне чишүдә ярдәм итәсем килә», – ди Исламшин.

Ул Украинаның сугыш җәелгән көнчыгышында хәзер чын халык хакимияте (народная власть) урнаша башлаганын белдерә һәм: «Русиядә моның турында әлегә хыялланабыз гына», – дип өсти.

Исламшинның Донбасста революция романтизмына нык бирелгәне сизелә: ​«Монда карак депутатлар да, кәпрәйгән мэрлар да, халык акчасын талап ятучы муниципаль оешмаларның директорлары да юк. Барысын да халык хәл итә. Монда шулай ук наркобароннар да, наркотик таратучылар да, притоннар да, ялган аракы ясаучылар да юк. Монда халык чистарына. Кануннар каты, әмма алар эшли. Бу кануннарны бер атнага Русиягә кертергә иде», – дигән фикердә Ришат Исламшин.

Аның сүзләренчә, Русиянең яңарышы нәкъ Украинаның көнчыгышыннан башланырга тиеш. Исламшин Русиядә бүген хакимияттә утыра торган түрәләрнең, Дума депутатларының мондый инкыйлаби үзгәрешләрне кабул итәргә теләмәвен, яңалыкка омтылмауларын әйтә.

«Әгәр Русиядә андый сугышка китә икән, ул тагын да канлырак булачак. Хәзер безнең белән идарә итә торган кешеләр моңа юл куя. Безгә хәзер берничек тә Русиядәге караклыкны бетереп булмый дип тәкрарлап торалар. Барысын да эшләргә була, моның өчен каты кул гына кирәк», – ди Исламшин. Ул илдә тәртип урнаштыра башлау өчен төрле иҗтимагый хәрәкәтләрдәге актив яшьләрне алга этәрергә кирәклеген әйтә.

Исламшин озакламый Башкортстанга ялга кайтып килергә җыена. Аннары Горловкага килеп, газета чыгарырга ниятли. Башкортстан артистларын да чакырырга теләге бар.

Наил АЛАН.

Кырымтатарлар дәүләтчелек таләп итмәкче

18нче октябрьдә Акмәчеттә Кырымтатар театрының кече залында «Намус» аксакаллар шурасы, Кырымдагы бүгенге вәзгыятьтә нишләргә, дигән сорауга җавап эзләп, бер төркем кырымтатарны җыйды.

Җыелышны «Намус» аксакаллар шурасы рәисе Дильшад Ильясов ачып: «Бүген кырымтатар халкы, нинди юл белән барырга, дигән сорауга җавап көтә. Марттан соң ярты ел узды, ә без нишләячәгебезне белмибез», – дип, сүзне Кырым Дәүләт Шурасы вице-спикеры Ремзи Ильясовка бирде.

Ремзи Ильясов кырымтатарларның 2004нче елдан башлап төрле сайлауларда ни дәрәҗәдә катнашканына анализ ясады. «2004нче елда, Украина Президенты итеп Виктор Ющенко сайланганда, сайлауда 120 меңгә кадәр кырымтатар катнашты, аларның 103 меңе Ющенко өчен тавыш биргән иде. Ә быелның 14нче сентябрендә Кырым Дәүләт Шурасына узган сайлауда 35-40 мең кырымтатар, ягъни халыкның 50 проценты катнашты. Димәк, даими сайлауда актив булган 70 мең кырымтатар сайлаучысының яртысы катнашты дигән сүз», – диде ул.

Кырымтатар Язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл: «Кырымтатарлар алдында чишеләсе мәсьәләләр күп, ләкин без кырымтатар дәүләтчелеге проблемасын хәл итмәсәк, бернәрсә дә барып чыкмаячак, без анысын-монысын таләп итеп торачакбыз, ә безгә төп мәсьәләне – дәүләтчелек мәсьәләсен хәл итәргә кирәк», –диде.

«Халкыбызны Русиядән сөрделәр, без Украинага кайттык, хәзер инде тагын Русиядә. Русиядә сөрген ителгән бөтен халыкларга автономияләре кире кайтарылды, димәк, безнең кырымтатар автономиясен дә кайтарырга тиешләр. Путин Мостафа Җәмилевне чакырды, ә Мостафа бу мәсьәләне күтәрмәде, ул Украинаны яклады. Путин тагын май аенда Сочида 14 кырымтатар белән очрашты, аларның берсе дә дәүләтчелек мәсьәләсен күтәрмәде. Кырымтатар телен дәүләт теле итеп игълан иттеләр – кайда мәктәпләр? Кырымтатар теленә атнага бер сәгать бирәчәкләр икән. Ни өчен без зур мәчеткә бирелгән урында аны төзи башламыйбыз? Төркияне көтәбезме? Мөфтиятнең мәчет урынын коймалап алырга гына акчасы бар», – диде ул.

Җыелышта «Кырымтатар халкының иҗтимагый хәрәкәте» исемле җәмәгать оешмасын барлыкка китерү, аны Русия кануннары нигезендә рәсмиләштерү турында карар кылынды. Бу оешма кырымтатарларның реабилитациясе буенча мәсьәләләрне әзерләү, Путин белән очрашып, кырымтатар дәүләтчелеген торгызу ниятен дә җиткерергә җыена.

Дилявер ОСМАН.

Комментарии