Рәхәт яшә, депутат!

Рәхәт яшә, депутат!

Быел сайлаулар алдыннан агитация эше элекке елларныкына караганда сүлпәнрәк барды. Элек кандидатлар үзара ызгышып, талашып бетә иде. Быел тынычрак булды. Ләкин бу тыштан гына шулай. Кандидатлар үзара «келәм асты» көрәше алып бардылар. Монда инде бер-берсен гаепләү, фаш итү, төрле пычрак ату гына түгел, хәтта кайберләрен сайлаулар үткәнче, төрмәгә ябу очраклары да булды.

Халык ахырга кадәр кемне сайларга белмәде. Элек кандидатларның портретлары подъездларда, кибетләрдә эленеп тора иде. Быел исә алар сирәк-мирәк кенә күренде. Күрәсең, Чаллы мэрының «Подъездларны чүп-чар, кәгазь белән чүпләмәскә», – дигән сүзләренең тәэсире булгандыр.

Агитация дигәннән, кандидатларга телевидениедә бер минутлык кына чыгыш ясарга рөхсәт бирелде. Шул бер минут эчендә пулеметтан аткан кебек үз программаларын аңлаттылар. Аларның ярты сүзен аңлап булмады. Кайберләрен сүзләрен әйттереп бетермичә дә өзделәр. Бу чыгышлар партия исеменнән булды. Ә бер мандатлы округлар кандидатлары һәм үз-үзләрен күрсәтүчеләрне халык бөтенләй күрмәде, ишетмәде.

Иң күп чыгыш ясаучы партия әлеге дә баягы «Бердәм Русия» булды. Бу партия кандидатлары халык күзенә тузан җибәрүдә барысыннан да уздырды. «Спектакльләрен» бик оста уйнадылар. Уйнарсың да: бик йомшак бит ул депутат кәнәфие. Йокымсырап утырган өчен 420 мең сум алгач, ник утырмаска соң әле шул кәнәфидә? Бер караганда, әллә ни күп тә түләмиләр инде. Ул 10 яшеннән 40 ел буена фермада эшләп, куллары бөгелмәс хәлгә җиткән, сугышта хәбәрсез югалган әтисен бер күрергә тилмереп үскән апамның пенсиясеннән йөз тапкырга гына күбрәк…

Ә менә үзебезнең Дәүләт Советы депутатларын «кимсеткәннәр». Аларга аена 240 мең сум гына түлиләр. Бу бит гаделсезлек! Ярамый, җан атып, борчылып, армый-талмый халык мәнфәгатен кайгыртучыларны шулай «әбижәйт» итәргә. Бу гаделсезлеккә бик борчылдым: йокым качты, ашаудан кала яздым. Әйдә, парламенттагы кешеләрнең яртысыннан артыгы татар булып та, татарча сөйләшмәсен, чурт с ним! Алар бит әле, авызына су капкан шикелле, русча да сөйләшмичә тик утыралар. Фәлән елга бер тапкыр да чыгыш ясамаганнары бар араларында. Бәлки, нинди генә закон кабул ителсә дә, эндәшмичә баш селкеп утыручыларның хезмәт хакларын тагын да күтәрергә кирәктер? Чөнки аларның эндәшмәүләре бу очракта, урыслар әйтмешли, алтынга тиң.

«Бердәм Русия» партиясе кандидатлары бик актив рәвештә халык арасында йөрделәр. Нәкъ менә элеккеге революционерлар, «народниклар» кебек. Нәрсә генә вәгъдә итмәде алар! Халык җыеннарын бик оста итеп, шомартылган сценарий буенча оештырулары гына да ни тора. Сайлаулар алдыннан авылга кандидат килә һәм биредә яңа төзелгән объектның, әйтик, фельдшер-акушерлык пунктының яки күпфункцияле үзәкнең кызыл тасмасын кисеп ача. Җыенда исә авылның берәр алдан билгеләнеп куелган активисты кандидатка «ә кайчан бездә клуб ачылачак?» дигән кебегрәк сорау бирә. Тегесе: «Менә быел ФАП төзедек, киләсе елда клуб та булыр. Акчасы инде бүленеп бирелде», – дип җавап бирә. Шунысы кызык: бу кандидатлар бер дә җимерелеп беткән, фермалары да, юллары да булмаган авылларга бармый, ә ФАПлары, мәдәни үзәкләре, асфальтланган юллары булган авылларга гына үзләренең иномаркаларында җилдереп килә. Нишләп әле ул депутат башы белән юлсыз авылга, резин итек киеп, саз ерып керсен?! Ә менә ялтыравыклы туфлиләрен пычратмыйча гына тантаналы рәвештә яңа клубны ачкач, халык шат, канәгать булып таралыша. Ә кандидат эшли, кайгырта, халык өчен тырыша…

Бер экономист дус егет белән сөйләшеп утырдык әле. Башлы егет: секунд эчендә компьютерда санап та күрсәтте. Аның әйтүенчә, әгәр Татарстан авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары шушы темп белән төзелсә, ике авылга берне төзегәндә 130 ел вакыт кирәк икән, ә дүрт авылга берәү төзелсә – 65 ел. Полиция участоклары, клублар, китапханәләр өчен күпме вакыт кирәклеген санап та тормады. Ә менә асфальт, таш юллар салу өчен йөз ел чамасы вакыт кирәк, диде экономист егет. Кешенең уртача 60-70 ел яшәгәнен исәпкә алсаң, хәзерге вакытта яшәүчеләргә «Бердәм Русия» партиясе вәгъдәләре күренми икән.

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии