Базар янды. Сәүдәгәрләр нишли?

Базар янды. Сәүдәгәрләр нишли?

Узган атнаның дүшәмбесе сәүдәгәрләр генә түгел, гади халык өчен дә чын мәгънәсендә кара булды. Үткән көнне генә Каравай базары янса, дүшәмбе көнне халык телендә «вьетнам базары» дип йөртелүче сәүдә урыны да ут эчендә калды. Моңа кадәр ничә еллар буе арзан бәяләре, киң ассортименты белән кешеләргә хезмәт күрсәткән базарның 90 процент мәйданы һәм аңа шыплап тутырылган товарлары көл булды. 500гә якын эшмәкәр эш урыныннан, мөлкәтеннән колак какты. Базарны кайчан кабат торгызырлар – монысы әлегә билгеле түгел. Гади халыкка да киенү өчен башка урын эзләргә туры килә.

Базарның җитәкчесе Дао Тхи Кой исемле ханым янгын булырга мөмкин икәнлеген алдан ук сизгән. Аның сүзләренчә, шул көнне сәгать бердә Вьетнамның Русиядәге илчесе киңәшчесе шалтыратып, Казанда кайсы базар януы турында сораган. Мадам Кой «Караваево» дип җавап биргән һәм бер минут та әрәм итмичә, үз базарының сакчыларына шалтыраткан. «Сакчыларга, янгын системасын тикшерегез, электр приборларын өзегез, бинага беркемне дә кертмәгез, дидем.15 минуттан кире шалтыратып, тикшердек, бар да тәртиптә, диделәр. Ә инде ике сәгатьтән соң сакчылар базарның ут эчендә калуын хәбәр итте», – ди җитәкче. Янгын көнне базарда өч сакчы эшләгән. Шулай да, үзләре генә ут белән көрәшә алмаганнар. Алар исерек булган дигән фараз да бар.

ЯНГЫН ҮЗЕ ЧЫККАНМЫ, БУЛЫШКАННАРМЫ?

Янгын турындагы хәбәр кичке сәгать 4тә алынса да, аны тулысынча кичке тугыз тулып киткәч кенә сүндереп бетерә алдылар. Ул көнне базар территориясендәге хәлләрне мәхшәр дип атау гына аз. Товарларын коткарырга теләп, ут эченә ташланучылар да, йөрәген тотып егылучылар да булды.

Тикшерүчеләр ике фаразны алга чыгарды: янгын яки электр энергиясендәге кыска ялганыш, яки ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Әмма Мадам Кой башта ук бер фикерне кабатлады: «Безгә ут төрттеләр».

Моның шулай булуын аңлар өчен күп кирәкми дә. Былтыр «Тура» янды, быел «Каравай» һәм «Вьетнам». Өч очракта да ут дүшәмбе көнне, ягъни базар эшләмәгәндә һәм анда беркем дә булмаганда чыга. Әгәр дә эш көнендә яндырсалар, кешеләр утны шунда ук күреп алып сүндерергә мөмкин… Сүндерә алмыйча, янгында кешеләр үлсә, өзелгән кеше гомерләре бар дип, Мәскәүдән үк тикшерүчеләр килер һәм эш зурга китәр, гаеплеләрне табу мөмкинлеге бермә-бер артыр иде. Ә үлүчеләр булмагач, «базар янган» дип кенә карыйлар.

«Каравай» белән «Вьетнам»ның бер-бер артлы ут эчендә калуы очраклылык микән? Бездә шундый системалылык бар бит – әгәр бер җирдә янгын чыкса, андый урыннарның барысын да карап-тикшереп йөриләр. Каравайдагы янгыннан соң базарларны тикшерә башланганчы, мөгаен, кайберәүләр Вьетнам базарына да «ут ачарга» ашыккандыр.

Шулай булып чыкты да, тикшерүчеләр базарда янгын ут төртүдән башланганын әйттеләр. Бу уңайдан җинаять эше дә кузгатылды. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә.

«ФАТИР ДА ЯНДЫ»

Вьетнам базарындагы хәлләрдән соң тагын бер мәртәбә барып, барысын да күреп кайтырга уйладым. Кара дүшәмбедән соң 4 көн үткән булуга да карамастан, базар территориясенә якынлашуга, һавада әле дә зәһәр булып янган ис тора иде. «Девушка, а рынок закрыт». Базарның эчтән бикләнгән капкасы аша сакчы әнә шулай дип кычкырды. Эчке якта техника ярдәмендә янгын калдыкларыннан чистарту эшләре бара. 80нче елларда ук төзелгән панель бина утта шактый зыян күргән. Журналист булуымны әйтеп, янгын нәтиҗәләрен фотога төшерү өчен эчкә кертүләрен сорыйм. «Беркемне дә кертмибез. Югарыдан шулай куштылар. Монда тикшерү эшләре бара», – ди сакчы. Беркемгә ярамаса да, соңрак керттеләр үзе…

Сакчының исеме Евгений икән. Аның белән күмерләнгән биналарны карыйбыз. Кайчандыр сәүдә гөрләп торган павильонның идәнендә чүпрәк-чапрак, аяк киемнәре, кием элгечләре ауный. «Кемнеңдер интегеп алып кайткан товарлары инде бу», – ди Евгений.

– Бу янгынның шаһитләре булган хезмәттәшләрегез кайда соң? Телефон номерларын бирә алмыйсызмы?

– Мин – яңа кеше. Аларның кем булуын да белмим, янгыннан соң барысын да эштән кудылар. Бәлки, номерлары эшмәкәрләрдә бардыр – әнә алар капка янында бөтереләләр. Көн саен иртүк киләләр, басып торалар, кертмәгәч, елап кайтып китәләр. Уттан товарлары исән калмадымы икән дип карарга киләләр. Нәрсә калсын инде монда…

Урамга чыкканда, капка төбен саклаучы эшмәкәрләрдән җилләр искән иде. Күрәсең, бертуктаусыз явып торган яңгыр аларның капка төбен саклауларын кичектереп торырга мәҗбүр иткән. Шулай да, базар территориясендә йөри торгач, бу эшмәкәрләрнең якындагы кафега җылынырга кергән булуларын әйттеләр. Шунда киттем.

– Көтәбез менә, – ди бер эшмәкәр, пыяла төсле күзләрен төбәп. – Бәлки, нәрсәдер янмый калгандыр? Әле подвалда бераз гына товарлар калган иде, аларны чыгарырга кирәк. Акча гына да түгел, фатирыбыз янды безнең бу янгында. Әле генә фатирны сатып, 2 миллионлык товар алып кайткан идек. Бетте. Көйде. Ничек яшәргә хәзер…

– Исемегез ничек сезнең?

Эшмәкәр, еламсыраган күзләрен яшереп, йөзен куллары белән каплады…

ЯҢА УРЫН ОШАМЫЙ

Янгында зыян күргән эшмәкәрләргә шәһәр җитәкчелеге башка базарлардан 700ләп урын тәкъдим итте. «Ташламалар булыр», – дип ышандырдылар. Менә «Бик Зур» базарын гына алыйк. Анда «вьетнамлыларга» икенче каттан да, беренче каттан да урыннар биргәннәр. Билгеле, бушка түгел. Сәүдәгәрләрнең сүзләренә караганда, ярты ай өчен 6800 сум акча түләгәннәр.

– «Бик Зур» җитәкчелегенә рәхмәт инде, – ди Маргарита исемле ханым, – Башка базарларга урын сорап баргач, буш урыннарын арендага түгел, бары тик сатып кына бирәчәкләрен әйттеләр. Бер кечкенә генә сәүдә урыны өчен 150 мең сум акча сорадылар. Көләсезме, без янгында миллионлаган акчаларыбызны югалттык, безгә хәзер 50 сум да кызганыч дип китеп бардык.

– Ә кайсы базарлар ул?

– Яңа Тура, Адмирал базарлары. Кеше кайгысында акча эшләмәкче булалар. Без хәзер үзебез ярдәмгә мохтаҗ… Янгын чыккач, товарларыбызны коткару өчен утка ташландык. Товарларны алып чыга торабыз – алар юкка чыга тора – кайгыбыздан файдаланып, үтеп баручылар безнең соңгы малыбызга кадәр урлады. Янгыннан соң күпчелек эшмәкәрләр бизнесларын ташлап, белгечлекләре буенча эшкә урнашты. Болай да бик аз калдык без… – ди Маргарита.

Янгын вакытында берәүнең хәтта 5 миллион сум акчасы янган. Араларында энәсеннән җебенә кадәр бөтен товары янып бетүчеләр дә булган. Күргәнегезчә, югалтулар зур, ә менә эшмәкәрләргә финанс ярдәме күрсәтү турында сүз әлегә кадәр булмаган.

– Без Украинага булыштыкмы? Булыштык. Ә менә безгә нишләптер беркем дә булышмый. «Тишина у берега!». Ә кем налоглар түли? Депутатлар кем акчасына яши соң? Безнең акчага! Үз гаебебез белән дә түгел, кемдер ут төртүе аркасында ярык тагарак артында калдык бит без… – дип зарланды Оксана исемле туташ.

Эшмәкәрләрнең яңа урындагы сәүдәләре бармый икән – дүрт көн буе басып торсалар да, берсеннән бер товар алучы булмаган. Моның сәбәпләрен алар үзләренчә аңлата: «Бик Зур»га халык болай да аз йөри, җитмәсә безне иң соңгы рәткә урнаштырдылар», – диләр. Алар үзләренең янгын юк иткән павильоннарын сагына. Үзләре әйтүенчә, халык та Вьетнам базарын бөтен базарларга караганда да якынрак күргән. Сатучылар көненә дистәләгән кешегә хезмәт күрсәткән.

Бу эшмәкәрләргә карап аптырадым. Берсе дә еламый, каты сөйләшә, теше-тырнагы белән сәүдәсен кабат җайларга омтыла кебек. «Йөрәкләребез ташка әйләнде. Инде ничәнче мәртәбә яндырдылар бит безне. Вьетнамлылардан үрнәк алабыз. Алар беркайчан да хисләрен күрсәтми, депрессиягә бирелми, ә кырмыска төсле эшли дә эшли. Без дә алардан калышмаска тиеш», – ди әңгәмәдәшләрем.

Сүз уңаеннан, сәүдәгәрләр «Вьетнам»да чыккан янгын товарларының бәяләренә йогынты ясамаячак дип ышандыра. Киресенчә, сатып алучыларны җәлеп итү өчен, әйберләрнең хакларын шактый киметкәннәр.

АЯК КИЕМНӘРЕННӘН… ЧӘЙГӘ

Вьетнам базарында эш урынын югалтканнар тормышларын җайга салу өчен ни генә уйлап тапмый! Менә базардан юл аша гына яңгырда бөкрәеп бер әзәрбайҗан егете тора. Автобуслар туктый торган җиргә өстәл сыман бер нәрсә корып куйган. Өстәлдә берсеннән-берсе иске өч термос тора. Аларда – кайнар су. Шунда ук шешә белән сөт, пластмасс стаканнар һәм арзанлы чәй тәм-томнары салынган кәгазь тартма…

– Күпме халык эшсез калды! Нишләргә менә кешегә? Абыйларым белән минем дә үз бизнесым бар иде – аяк киемнәре саттык. Янгын көнне барыбыз да Мәскәүдә идек – товар алып кайтырга киткән идек. Бер генә пар аяк киемен дә коткарып кала алмадык. 3 млн 800мең сум акчабыз янды. Хәзер үткән-сүткәннәргә чәй сатам, – ди егет.

МАДАМ КОЙ

«Витарус» ҖЧҖ (Вьетнам базары) җитәкчесе Дао Тхи Кой янгыннан күрелгән зыянның күләмен миллиардлар белән исәпли. «Бинага килгән зыян 134 миллион, ә менә янган товарларның гомуми суммасы миллиардларга җитә», – ди ул. Әмма шулай да, җитәкче сүзләренчә, эшмәкәрләргә нинди дә булса финанс ярдәме күрсәтелүе икеле. Зыян күрүчеләргә компенсация булмаячагын ул эшмәкәрләрнең үз товарларын иминиятләштермәгән булуы белән аңлата.

Товар иминиятләштерелмәгән булган… Компенсация турында сүз чыккач, башка җитәкчеләр дә әнә шул сүзне кабатлады. Әмма товар ул автомобиль дә, сыер да түгел, аны ничек иминиятләштерәсең ди – әйберләр кайта тора, сата торалар. Эшмәкәрләр сүзенчә, товарны ике атна саен алып кайтып торганнар. Ә иминиятләштергәндә аның һәр партиясен аерым иминиятләштерергә кирәк булган. Болай иткәндә эшмәкәрләргә шактый чыгымланырга туры килгән булыр иде.

– Мадам Кой, сезнеңчә, ут төртү кемгә кирәк булган? Сезнең дошманнарыгыз бар идеме әллә?

– Утны кем төртүен төгәл генә әйтеп булмый. Казанда инде 27 ел яшим. Беркем белән дә беркайчан да ызгышканым булмады. Әмма миннән көнләшүләрен белеп, сизеп яшим. Бу янгын да көндәшлек аркасында килеп чыкты. Базар территориясендәге камералар бөтен булган хәлләрне төшереп торган. Язмалардан күренгәнчә, безгә чынлап та ут төрткәннәр. Бу бары тик көнчелек һәм көндәшлек аркасында гына килеп чыкты.

– Вьетнам базары 2006нчы елда да янган иде бит, ул вакытта да ут төрттеләрме?

– Ул елны без яңа павильон төзегән идек, күрәсең, электр чыбыкларын карап бетермәгәнбездер – тикшерүчеләр, кыска ялганыш булган, диде…

– Зыян күргән эшмәкәрләр алга таба нишләячәк?

– Әлегә вакытлыча сәүдә итү өчен төрле базарларга баралар. Әмма аларның моннан китәселәре килми, чөнки даими сатып алучылары бар. Бирегә халык күп йөри иде шул. Хәзер эшмәкәрләр миннән сату итү өчен базар территориясенә тимер контейнерлар урнаштыруны сорый. Башкарма комитет бу идеягә каршы түгел, әлегә шушы мәсьәлә буенча эш алып барыла. Киләчәктә янгын булган урынга элеккеге төсле кечкенә панель биналар түгел, сәүдә комплексы төзергә тырышачакбыз. Хәер, финанс мөмкинлекләре ничек була бит…

– Моның өчен күпме акча тотылачак?

– Әлегә берни дә әйтә алмыйм.

ЯНГЫННАР ДӘВАМ ИТӘ

Казандагы янгыннар ансат кына төгәлләнергә җыенмый, ахрысы. Бу атнаның дүшәмбесендә Колхоз базары территориясендәге бер ларекта да ут чыкты. Ә сишәмбе көнне иртән 5 тулганда Казанның зур Клыки бистәсендө сәүдә павильоны дөрли башлаган. Форумнарда һәм төрле социаль челтәрләрдә халык бу дүрт очракны да бер-берсенә бәйләп карый. Ә белгечләрнең моңа карата фикере нинди?

Сергей Ромадановский, «Соцпроф» профсоюзлар берлегенең Татарстандагы җитәкчесе:

– Бу янгыннарны үзара бәйләп, махсус ут төрткәннәрдер дип 100 процент ышанып әйтә алмыйм. Бәлки, бу очраклы туры килү генәдер. Моның белән тикшерүчеләр шөгыльләнә. Мондый көтелмәгән хәлләрдән, кызганыч ки, саклану алымы уйлап табылмаган әле. Вьетнам базарында янгын сигнализациясе урнаштырылган булган бит. Әмма ни сәбәпледер ул эшләмәгән. Базарлар яну сатып алучыларга әллә ни зыян салмас дип уйлыйм, чөнки сәүдә урыннары җитәрлек. Ләкин эшмәкәрләр зур югалтулар кичерде.

Рафил Нугуманов, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе Комитеты рәисе:

– Минемчә, бу – «нездоровая конкуренция» нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар. Вьетнам базары халык арасында бик популяр һәм уңайлы сәүдә урыны иде. Моны кемдер махсус эшләгәндер дип саныйм. Бу вакыйгалар челтәре 90нчы елларны искә төшерә. Ул елларда шулай төртеп яндырулар бар иде. XXI гасырга керсәк тә, җинаятьчеләр бар һәм булачак. Эшмәкәрләрнең үз товарларын иминиятләштермәгән булулары гына кызганыч. Елмаеп ук булмаса да, иминиятләштерү компанияләренә тыныч күңел белән акчаларын сорап бара алган булырлар иде…

Хәйдәр Хәлиуллин, ТР кече һәм урта бизнес ассоциациясе Президенты:

– Бу янгыннарның барысы да ут төртеп яндыру нәтиҗәсендә булгандыр дип уйлыйм . Әлеге күңелсез вакыйгалардан соң бөтен базарларда да көтелмәгән хәлләргә әзер булып торырга тиешләр. Эшмәкәрләр үз товарларын иминиятләштереп куйсыннар иде.

Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии