- 22.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Безнең ише студент халкы кием-салымны базардан алырга гадәтләнгән. Студентның стипендиясе әллә ни түгел, әгәр инде укуың өчен түләсәң, акчаны тагын да кысарга туры килә. Универсиада алдыннан Казанны тәртипкә китерә башладылар. Шул исәптән базарларны да кеше күзеннән алып аттылар. Алып аттылар дию дөрес булып бетмәс, аларны Казаннан берничә чакрым ераклыкта булган Яңа Тура бистәсе янына күчерделәр. Сатучылар өчен дә, базардан кием-салым алучыларга да бу бер «кайгыга» әйләнде. Болай да кышкы салкында да, көзге җилдә дә, җәйге эсседә дә иртәдән алып, кичкә кадәр аяк өстендә сату итүчеләрнең эш урыннары шундый еракка күчерелү берәүгә дә ошамады. Тик өстәгеләргә гади халык каршы килә аламы соң инде?.. Шуңа да, зарлана-зарлана, сатучылар Яшел Үзән районы территориясендә урнашкан «Яңа тура» комплексына эшкә йөри башлады.
«ТУРА» №1. «ДӨЯЛЕ» АВТОБУСТА
«Яңа тура»ны күреп кайту теләге күптән бар иде инде. Бер шимбәдә, иптәш кызым Раилә белән сөйләштек тә, шунда юл тоттык. Яңа сәүдә комплексына Казаннан бушлай автобуслар йөрү турында инде ишетеп белә идек. Шуңа да алдан ук интернеттан карап, автобусның кайдан, кайчан китүен белдек. Яңа Тура-Казан арасында һәр сәгать саен автобус йөри булып чыкты. Безгә иң якыны һәм җайлы урын – «Кәҗә бистәсе» метро станциясе (автобуслар тагын Компрессорлар заводыннан, ЦУМ яныннан, Урман арты (Залесный) бистәсеннән, тимер юл вокзалыннан да китә). Автобус «Кәҗә бистәсе» яныннан китә дигәч, без метро станциясеннән чыккан җирдә көтеп тордык. Ә ул Энергетика университетына керә торган яктан китә булып чыкты, шуңа да беренче рейска өлгерми калдык. Икенче автобус нәкъ бер сәгатьтән соң гына килде. Бер җыенып чыккач, кире борылмадык инде, көн шактый ук суык булса да, автобусны көттек. Бер сәгать эчендә шактый кеше җыелды. «Кәҗә бистәсе»ннән кузгалып киткән автобус тагын Горький шоссесы тукталышында да шактый кеше утыртты. Автобусларны да бик үзенчәлекле эшләгәннәр. Утыргычларга махсус көрән төстәге материалдан япмалар киерткәннәр, автобусның тышкы ягында да дөя рәсеме сурәтләнгән. Утыз-кырык минут дигәндә, «Яңа тура»га барып та җиттек. Автобус сәүдә комплексының нәкъ ишек төбенә туктый, кире кайтканда да шуннан ук алып китә. Казанга да яңа базар яныннан автобуслар сәгать саен йөри.
МЕДАЛЬНЕҢ ИКЕ ЯГЫ
Сәүдә комплексына килеп кергәч, иң беренче күзгә ташланган нәрсә – һәр рәтнең өстендә язылып куелган элмә такталар. Без йөрергә күнеккән «Колхоз» базарында да андый күрсәткечләр бар иде үзе. Әмма монда алар зур, әллә каян күренеп торырлык. Барысы 16 сату рәте. Адашмыйсың да, буталмыйсың да. Бина зур, якты, чиста. Шимбә көн булуга да карамастан, башка базарлардагы кебек этелеп-төртелеп йөрүче юк. Гадәти сәүдә үзәкләрендәге кебек җаның теләгән әйберне рәхәтләнеп карый аласың.
Шунда кадәр килгәч, әйбер алып китми булмый инде. Без дә иптәш кызым белән кирәк-ярак кием-салым карый башладык. Мин язгы куртка алырга булдым. Эзли торгач, үземә ошаганын да таптым. Ике төрек егет, мактый-мактый, үзләренең товарларын сатып җибәрде. Икенче рәттә шундый ук куртканы мең сумга арзанракка очраттым. Мең тәңкәне суга саласы килми бит инде, беренче алган курткамны кире илтергә уйладым. Бер сатып җибәргән товарын кире алмас өчен сатучы төрек ни генә тәкъдим итмәде үземә. Ахырга таба талашуга кадәр барып җиттек. «Мин аена 100 мең сум арендага түлим, зинһар ал инде», ди бу миңа. Сатучыны кызгансам да, миндә дә «Әндрей казнасы» юк дип, китеп бардым.
Аренда өчен түләү чыннан да шул кадәр кыйммәтме икән дип, башка сатучылардан да сораштыргаладым. Хәтерем ялгышмаса, гыйнвар, февраль айларында «Яңа тура» сәүдә комплексында сату иткән өчен арендага түләү алмыйлар дип язып чыкканнар иде интернетта. Бу сатучыларны җәлеп итәр өчен булгандыр инде. Ә аннан, эшли башлагач, 15 мең сум түлисе диделәр. Сатучылардан сораштыргач, чыннан да шулай икәне ачыкланды. Әле бу соңгы чик түгел, түләүне тагын кыйммәтләтәселәр икән.
Сатучы өчен монда бөтен уңайлыклар да бар диярлек. Бина җылы, якты. Урамда сату иткәндәге кебек кар-яңгыр, салкын җил, кояш астында басып тормыйсың. Һәр рәт саен диярлек бушлай бәдрәф эшли. Сату урыннары да җайлы. Павильонның өске өлешендә исә кечкенә генә склад урнашкан. Сатучылар товарларының бер өлешен шунда саклыйлар. Бу кадәр җайлы урынга килеп үзең сату итәрдәй булырсың, арендага түләве шуның кадәр кыйммәт булмаса…
АКЧАСЫНА КҮРӘ БУКЧАСЫ
Сатып алучыны беренче товарның бәясе кызыксындыра. Без дә һәр товарның диярлек бәясен сорап, башка базарлардагы белән чагыштырып карадык. Ни генә юк монда! Әлегә 200 сумлык курткалар да, шул бәядәге футболкалар да, аяк киемнәре, сумкалар, төргәк-төргәк кулъяулык, сөлгеләр, күзлекләр, медицина халатлары, сазлыкта кия торган озын кунычлы резин итекләр, аллы-гөлле ясалма чәчәкләр, бизәнү әйберләре, юрганнар, келәмнәр, челтәрләр, шамаилләр, намазлыклар, түбәтәйләр, кыйммәтле туннар… Сатучылар гына нишләптер бик актив түгелләр. Колхоз базарында булсаң, Азәрбәйҗаннан килгән сатучы егетләр, товарларын үлеп китеп мактый-мактый, алмас нәрсәңне дә кулыңа тоттырып җибәрерләр иде. Әллә бу сату үзәгендә үз товарыңа реклама бирергә рөхсәт итмиләрме, әллә инде сатучылар үзләре шундый «культурный»га әйләнгәнме, белмәссең, күбесе бик сүлпән генә, йокымсырап диярлек утыра иде.
Товарларның бәясенә килгәндә, алар чагыштырмача арзан. Сайлау мөмкинлеге дә монда бик зур, сыйфатына гына бәя бирә алмыйм. Без сатып алган әйберләргә тел тидерерлек түгел үзе. Бәясенә күрә ярыйсы ук яхшы материалдан, сыйфатлы итеп тегелгән әйберләр шактый.
ТАМАК АЧСА
Күптәннән күзәтеп киләм, безнең халык берәр кая ял итәргә, кибет яисә театр-фәләнгә барса, иң беренче тамак ялгарга ашыга, ә аннан соң бәдрәф эзли башлый. Әле күптән түгел генә концертта булырга туры килде. Концерт залында урнашкан буфетта бәяләр шактый югары, ярты литрлы минераль су да 33 сум тора. Тик бу халыкны туктатып калмады, ишектән кергән берсе шул буфетка ябырыла торды.
«Яңа тура» сәүдә комплексында да тамак ялгар өчен урыннар булдырганнар. Базарның ике башында ашханә, уртада кафе бар. Чәй, тәм-томнар тәкъдим итеп йөрүче «көпчәкле» кафеларны да очратырга була. Шуңа да тамак ачса – нишләрмен дип кайгырасы юк.
Иптәш кызым белән без дә ашханәләрнең берсенә кереп карап чыктык. Бәяләре ярыйсы ук кыйммәт. Шуңа чәй генә алдык. Янәшә өстәлдә утырган урта яшьләрдәге ханым белән ирнең: «Икенче юлы термос белән чәй алырбыз инде», дип сөйләшеп утырулары колакка чалынды. Без дә Раилә белән бер-беребезгә карашып, шул фикерне хупладык.
Гомумән алганда, ераграк булса да, «Яңа тура»га барып, күңел бастырыр өчен бер йөреп, акча туздырып кайтсаң, ярый дигән нәтиҗәгә килдек.
«ТУРА» № 2. ЯНГЫННАН СОҢ
Мактап кына искә алган базарыбыз 13нче май көнне күккә көл булып очты. Янгын чыгуның сәбәпләрен төрлечә атадылар. Төп сәбәп – янгын сүндерү системасының эшләмәве. Базарда ул көнне ял булу сәбәпле, кешеләр арасында зыян күрүчеләр булмады диярлек. Берничә кеше газ белән агуланып хастаханәгә эләккәнен генә хәбәр иттеләр. Йөрәк өянәге белән дә эләгүчеләр булган дигән хәбәр булды. Алары сатучылар булгандыр инде, мөгаен. Әллә ничә йөз меңлек товарың янсын да, йөрәгең кузгалмасын әле!
Яңа сәүдә үзәгендә чыккан янгын хакында инде күп яздылар, күп сөйләделәр. Җитәкчеләрнең дә кайберләренә ярыйсы ук эләкте.
«ИСКЕ-ЯҢА» БАЗАР
Янгыннан соң базарны җәй буе төзекләндерделәр. Ачылырга тиешле яңа рәтләрне вакытыннан алданрак төзеп бетерделәр. Сату рәтләре шул ук диярлек, әллә ни үзгәреш юк. Товарлар да шул ук Кытайдан кайтартылган чүпрәк-чапрак кына. Әмма бер нәрсә үзгәргән. Беренчедән, бина янына янгын сүндерү машинасы куйганнар. Аның багында су бардыр дип ышанасы килә. Икенчедән, мин базар күрергә барган көнне, каршыма, янгын сүндерү җайланмасы (огнетушитель) тоткан әллә ничә сатучы очрады. Күрәсең, май аендагы янгыннан соң халык базар җитәкчеләренә генә ышанып ятып булмаганын аңлаган. Кызганыч, саклану чараларын без бары эш узгач кына күрә башлыйбыз шул. Күрәсең, безнең менталитет шундый инде…
Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии